Й хәрефен язу
план-конспект урока (1 класс) на тему
Предварительный просмотр:
1.12.2016
Тема | Баш һәм юл Й й хәрефләрен язу. |
Максаты | Балаларны Баш һәм юл Й й хәрефләрен язарга өйрәтү; ойрэнгэн хэрефлэрне кабатлау, хәреф диктанты язу |
Көтелгән нәтиҗә | Й й хэрефлэрен язарга ойрэну, ойрэнгэн хэрефлэрне кабатлау |
Предметара бәйләнеш | Татар теле, уку, әйләнә -тирә белән таныштыру |
Ресурслар | Элифба дәреслеге, дәфтәр,проетор, ноутбук. |
Класс белән эш | Фронталь эш, индивидуаль эш |
Планлаштырылган нәтиҗә:
Шәхескә юнәлтелгән УУЭ: укытучы ярдәмендә хезмәттәшлек итүнең гади һәм гомуми кагыйдәләрен әйтеп бирү; укытучы тәкъдим иткән ситуацияләрдә фикер алышып, хезмәттәшлек итеп чишү юлларын эзләү һәм сайлау; танып-белүне, кызыксынуны үстерү; уку эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәяли белү.
Предметлы нәтиҗәләр: й хәрефен язарга өйрәнү,
Метопредмет нәтиҗәләр:
Регулятив УУГ: максат кую һәм формалаштыра белү, контроль, бәяләү, үз- үзеңне ихтыяр буенча көйләү.
Танып белү УУГ: гомуми уку, логик проблема кую һәм чишү, танып - белү максатын билгеләү ,үткәндә өйрәнгәнне яңасыннан аера белү;дәфтәр белән эшләү, нәтиҗә ясый һәм йомгаклый белү
Коммуникатив УУГ: бергәләп уку эшчәнлеген планнаштыру,сораулар куелышы, конфликтларны чишү,иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итүе , иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү,үз фикереңне телдән матур итеп әйтә белү, башкаларны ишетә һәм тыңлый белү
Үткәрү технологиясе | Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре | Һәр этапның диагностик биремнәре |
1 этап.Оештыру өлеше. Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру | 1 этап. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру - Без сезнең белән хәзер язу дәресе үткәрербез. - Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик. Хор белән әйтү: Хәерле иртә миңа, Хәерле иртә сиңа, Хәерле иртә безгә, Хәерле иртә сезгә! Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә,аларның ни өчен кирәкле кабатлана. - Кояш үзенең елмаюы, нурлары белән безгә яхшы кәеф бүләк итә | Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация ясап,уңай атмосфера тудыралар. Шәхес буларак блок(әхлакый-этик бәяләү) |
2 этап.Белемнәрне актуальләштерү. Максаты : ойрэнгэн хэрефлэрне атап чыгу. Көтелгән нәтиҗә: Хэрефлэрне дорес итеп атап чыгу | этап.Белемнәрне актуальләштерү. Дәреслектәге рәсем буенча эшлибез. Менә бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез әйдәгез бергәләп тылсымлы сүзләр кабатлыйбыз: Белемле кеше югалмас! Белем бәхет ачкычы. Белем кояштан яктырак. | 2 этап.Белемнәрне актуальләштерү. Регулятив эшчәнлек (укчылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү) Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку) Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы,информация табу,иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү) |
3 этап. Яңа тема өстендә эш. Максаты: Й хэрефлэрен язу. Сүзлек диктанты Көтелгән нәтиҗә: Ш,ш хэрефлэрен язарга ойрэну. Хэрефлэрне аера белүгә ирешү. - схемаларга карап авазларны төзи белү. | этап. Яңа тема өстендә эш. - Бу нәрсә? -бу сузлэрдэ нинди уртак аваз ишетелэ? ш авазынын сангырау тартык икэнлеген ачыклау “Иптәшемне тап!” уены Т, Ү, УП, ЛАН, БА, ЛӘН, ЛЫК иҗекләре буташтырылып бирелә. Т УП Ү ЛӘН БА ЛЫК БА ЛАН -Әгәр иҗекләр дөрес сайланса, карточкаларның артында шул сүзгә туры килгән рәсем килеп чыга. 3.Матур язу кагыйдәләре язылган презентация күрсәтү Физкультминутка. | 3 этап.Яңа тема өстендә эш. Регулятив эшчәнлек(алдан фаразлау,контроль) Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү) Коммуникатив эшчәнлек(сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү,тикшерү,коррекцияләү) Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү |
4 этап. Ныгыту. Максаты: алган белемнәрне ныгыту Көтелгән нәтиҗә: май сүзенҽ иҗек-аваз анализы ясау, сүздҽн [й] авазын аерып алу. - май сүзендә ничә иҗек бар? (Бер.) Нинди авазлар ишетәсез? [м], [а], [й]. Бирелгэн сузлэрнен хэреф-аваз схемасын тозу | 4 этап. Ныгыту. Уз парталарында мостэкыйль эшлилэр - Дөреслеген тикшереп алыйк әле. | 4 этап. Ныгыту. Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль) Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү) Коммуникатив эшчәнлек (сораулар куелышы, иптәшеңнең үз - үзен тотышы белән идарә итү,фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу) Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү,мәгънә төзелеше) |
5 этап.Тикшерү күнегүләре. Максаты:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү Көтелгән нәтиҗә: Й,й хэрефлэрен язарга ойрэну. Хэрефлэрне Аера-яза белү | 5 этап. Тикшерү күнегүләре. Хәреф диктанты язу | 5 этап.Тикшерү күнегүләре Танып-белү эшчәнлеге Шәхес буларак эшчәлек |
6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау Көтелгән нәтиҗә Й,й хэрефлэрен язарга ойрэну. Хэрефлэрне аера белү | 6 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү. -Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез? -Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз? | 6 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Шәхес буларак эшчәлек(мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре) Регулятив эшчәнлек (бәяләү) Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү) |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тартык в хәрефен [w] авазы белән белдерү.
Презентация к уроку татарского языка в 1 классе....
Баш П хәрефен язу
1 класс укучыларына баш П хәрефен язуны аңлату,өйрәтү ...
ӘЛИФБА I КЛАСС. ТЕМА: ЧЧ Өн-хәрефен тамғалау.
Методическая разработка урока по Букварю в I классе. ТЕМА: ЧЧ өн-хәрефен тамғалау....
Баш П хәрефен язу.
1 класста язу дәресе эшкәртмәсе....
Юл һәм баш ёЁ хәрефен язу
конспект урока для 1 класса...