Выступление “Габдулла Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы”
материал на тему
Выступление “Габдулла Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы”
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
vystuplenie_gabdulla_tukay_izhaty_hm_eshchnlegend_pedagogik_karashlarnyn_chagylyshy.docx | 27.15 КБ |
Предварительный просмотр:
“Татарстан республикасы “Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе
“Габдулла Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы”
Низамиева Фирая Фарук кызы
I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
2016 ел
Тукай – милләтнең милли хисен уятучы халык шагыйредер...
Тукай – татар мәдәниятенә онытылмаслык байлыклар
бирүче бер татар төзүчеседер.
Г.Исхакый.
Габдулла Тукай турында ХХ йөз башы татар җәмгыяте энциклопедиясе дип бик хаклы әйтәләр. Ул татар тормышына бәйле бөтен проблемаларны гына түгел, гомумән Россиядә һәм дөньяда булган иҗтимагый вакыйгаларны яктыртырга, бәяләргә омтылды. Ул – халык «күңеленең иң нечкә кылларын тибрәткән» лирик шагыйрь дә, җәмгыятьнең төрле золымнарын аяусыз фаш иткән сатирик та, сәяси вакыйгаларны яктырткан ялкынлы публицист та. Татар халкының киләчәге, өмете булган яшь буын, аны дөрес тәрбияләү мәсәләләре дә шагыйрь иҗатыннан, эшчәнлегеннән читтә калмады. Тукай – балалар тәрбияләүгә зур өлеш керткән талантлы педагог та әле. Филология фәннәре докторы, ТДГПУ профессоры, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галимуллин Фоат Галимулла улы Казанда Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап уздырылган “Милли мәдәниятлар контекстында Габдулла Тукай мирасы” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә Тукайның татар әдәбиятын укытуга зур игътибар бирүен, методик киңәшләрен калдыруын, дәреслекләр төзүен билгеләп үтте. Аның максаты бер генә була: халкын, милләтен пәкълау”. Ул шуның белән иҗатына нәтиҗә дә ясап куя, - дип белдерде галим.
Мөгаллимлеккә Тукай бик яшьтән, Җаек мәдрәсәсендә укыган елларда ук керешә. «Тукай үсеп буйга җиткәч тә, 10–11 яшьлек вак шәкетләрне җыеп, аларга әкият сөйләргә ярата иде. Ул әкиятне бик матурлап, тәмләп, образлы картиналар белән сөйли иде», – дип искә ала шәкерт Шәриф Каюмов. Мәдрәсә белән беррәттән рус мәктәбендә дә бик теләп белем алган Габдулла, картрак шәкертләргә русча да укыткалый. Ә 1902 елда, Оренбург Каргалысында укып кайткан Нурый хәлфә белән бергәләп, 4 ай чамасы мәктәп балаларын да укыткан. Укыту парталар, кара такталар белән җәдитчә булган. Хәтта бервакыт Гомәр Хөсәенов дигән хәлфә мәдрәсәдән китеп торганда, Тукай аның шәкертләрен дә укыткан. Ул вакытта мәдрәсәдә җәдитчә укытылмаса да, Тукай шәкертләрне мәктәптәгечә кара тактага яздырып укыткан. Заманында мәдрәсәдә Тукайдан укыган Шәриф Каюмов болай дип яза: «Тукай безне укыткан вакытта бигрәк тә язуга, телгә һәм хисапка нык әһәмият бирә иде. Шәкертләрне бик күп яздыра һәм аларның язуларын бик дикъкатьләп укып төзәтә. Шәкертләр стенадагы зур кара такта алдында күбесе идәнгә утырып яки ятып язалар иде. Тукайның тактага язган һәрбер сүзен без аныңча язарга тырыша идек». Шәкертләргә яңа методлар, яңа алымнар кулланып Габдулланың дәрес бирүләре бик ошый. Ул укыту тәҗрибәсендә балаларның мөстәкыйль эшләрен оештыруга, уку һәм язуга, укыганны сөйләтүгә, аерым темалар буенча фикер алышу оештыруга зур әһәмият бирә. Тукай мондый чараларның балаларда фәннәрне үзләштерү өчен кызыксыну тудыруда, активлыкларын, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә ярдәм итүләрен күрә. Габдулла Тукай дөньяви тәрбия һәм белем бирү яклы була, балаларны яңа европача мәктәпләрдә укытырга өнди. Шагыйрь иске татар мәдрәсәләренә каршы чыга, татар мәктәпләрендә реформа үткәрүне таләп итә. 1907 елда Казанда татар мәктәпләрендәге мәгариф системасын үзгәртүне максат итеп куйган «€л-ислах» («Реформа») газетасы чыга башлый. Аның беренче номерында ук иске татар мәдрәсәләре тәнкыйтьләнә. Казанга кайту белән Тукай бу газетаның иң актив хезмәткәре булып китә. Ул татар революцион-демократлары белән бергә мәктәпләрне чын мәгънәсендә гомуми белем бирү мәктәпләре итеп үзгәртеп кору өчен көрәш башлый. Тукай-педагог та, танылган татар галим-педагогы К.Насыйри кебек, халык бәхете өчен көрәшүче мәшһүр җәмәгать эшлеклеләре булырлык кешеләр тәрбияләү бурычын алга куя. Ул безнең милләтне дә алга җибәрү өчен Пушкиннар, граф Лев Толстойлар, Лермонтовлар, чын мөхәррирләр, рәссамнар, милли шигырьләр, музыкалар кирәклегенә басым ясый. Тукай бөек рус педагогы К.Д.Ушинскийның педагогик хезмәтләрен өйрәнә, аның гуманлылык, халыкчанлык, туган телдә белем алуның зарурлыгы кебек алдынгы педагогик идеяләренә таяна. Шагыйрь Ушинскийның «Родное слово, «Детский мир» кебек уку китапларын бик җентекләп өйрәнгән, андагы әсәрләрне тәрҗемә иткән. Шул ук «Хиссияте миллия» мәкаләсендә ул белем алуны яшьләрнең иң изге, иң беренче бурычы булуын да әйтә.
Туган телдә белем алу мөмкинлеге өчен көрәш аеруча мөһим була. Чөнки мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә әле татар теле түгел, гарәп теле өйрәнелә. Белем алудагы уңайсызлыкларны бетерү өчен яңа татар әдәби теле төзергә кирәк була. Бу эшне мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри башлап җибәрә. Ул татар теленең мөстәкыйль бер тел булуын, аның әдәби һәм гыйлем-фән теле булырга да сәләтле икәнен ачып бирде. Ә Габдулла Тукай аның юлын дәвам итеп, җанлы халык телен әдәби җирлек итеп билгеләде. Тукай иҗатында татар теленең матурлыгы, байлыгы тулысынча ачылды.
Г.Тукай ана телендә гомуми белем бирү мәктәпләрен булдыру, ана телен тулы хокуклы итеп торгызу өчен көрәшеп кенә калмады, яшь буынны рус халкы культурасына якынайтырга омтылды, татар һәм рус халыклары арасындагы бәйләнешләрне үстерергә тырышты, туган халкын тугандаш рус халкыннан өйрәнергә өндәде.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү методлары Г.Тукайның педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә генә түгел, бәлки аның поэтик әсәрләрендә, бөтен әдәби мирасында киң чагылышын тапты.
Г.Тукай балаларга дөньяви белемнәр бирү белән бергә аларда намуслылык, кешелеклелек кебек гүзәл сыйфатлар тәрбияләргә, аларда патриотик һәм интернациональ тойгылар формалаштырырга омтыла. Тукайның күп әсәрләре Туган җирне, аның матур табигатен, сөекле Ватанны, туган халкыңны ярату хисләре тәрбияләү теләге белән язылган. Хезмәт кешесенә сокланган шагыйрь яшь буынны хезмәт белән тәрбияләүнең әһәмияте турында онытмады, иҗатында кеше чын мәгънәсендә намуслы тырыш хезмәттә бәхетле була, дигән фикерне алга сөрде. Үзенең «Эш», «Япон хикәясе», «Ике сабан», «Эш беткәч уйнарга ярый» кебек әсәрләрендә Г.Тукай кеше тормышында хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлата, балаларны тырышып укырга өнди.
Шулай ук шагыйрь яшь буынга эстетик тәрбия бирүгә җитди игътибар итте. Ул матур әдәбиятны, халык авыз иҗатын, сәхнә әсәрләрен, рәсем сәнгатен, музыка һәм җырны бик мөһим эстетик тәрбия чарасы дип атады. Г.Тукай «Халык әдәбияты» исемле хезмәтендә халык җырларының, көйләренең искиткеч зур тәрбияви әһәмиятен күрсәтте. Ул рус классик музыкасына, аның яшьләрне тәрбияләүдәге роленә югары бәя бирде, туган як табигатьнең гүзәллеге дә яшь буынга эстетик тәрбия бирүдә әһәмиятле чара булуын язды.
Баланың сәламәтлеге һәм физик яктан нормаль үсеше шәхес формалаштыруда бик әһәмиятле булуын да онытмый талантлы педагог. Шагыйрь ата-аналарга һәм тәрбиячеләргә балаларның куелган режимны төгәл үтәүләрен күзәтеп торырга киңәш итә. Балаларның капризларына юл куеп, аның барлык теләген үтәү буенча гына барырга ярамавын кисәтә.
Укытучы хезмәтенә Г.Тукай тирән хөрмәт белән карый. Ул укымышлы һәм культуралы кеше булырга, үз халкын яратучы патриот та булырга тиешле дип саный. «Милләт аталарга, аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәббиләргә (тәрбиячеләргә) вә мөрәббияләргә, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәляхиятьләренә (сәләтләренә) мохтаҗ», – дип язды Г.Тукай. Тәрбия эшендәге уңышларның, нигездә, укытучының белем дәрәҗәсенә, укыту осталыгына бәйлелеге бәхәссез. «Бала тәрбияләүдә яхшы нәтиҗәләргә барып җитү өчен, – ди Г.Тукай, – иң элек баланың табигатен, әхлагын һәм йөреш-торышын нечкәлекләп белергә кирәк. Менә иң читене – баланың ушбу хасиятләрен аңламактыр... Баланың рухын бик ачык аңлау өчен, һаман аның хәрәкәтләрен күзләп, аның яхшы вә яман холыкларының һәммәсен дә аерып белергә тырышырга кирәк. Балага үзең теләгән рәвешне бирергә теләсәң, бик озак вакытлар чыдарга вә сабыр итәргә һәм акрын гына эш йөртергә тиештер».
Үзенең «Ана мәктүбләре»ндә: «Чын мәгънәсе белән тәрбияче булган кеше генә балаларны ярата, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итә, яшь буынның якын дустына әйләнә», – дип язды Тукай. Баланы дөрес тәрбияләү – ата-ананың гына изге бурычы түгел, ә җәмәгатьчелек эше дә булуына басым ясады ул.
Туган телебездә балалар өчен төрле дәреслекләр һәм уку китаплары төзүдә дә Г.Тукайның хезмәте аеруча зур. Ул остазлары К.Д.Ушинский, Л.Н. Толстойлар эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм дәреслекләр һәм уку китаплары төзегәндә аларның хезмәтләреннән күп файдаланды. 1909 елда ул укыту-тәрбия материаллары бер системага салынган «Яңа кыйраәт» («Яңа уку») дигән беренче дәреслеген дөньяга чыгарды. 64 хикәя, проза белән язылган берничә мәсәл һәм 16 шигырь кертелгән бу дәреслектә шагыйрьнең «Туган тел», «Пар ат», «Туган авыл», «Шүрәле» кебек әсәрләренең дә урын алуы максатка бик ярашлы. Балаларны туган илне, туган җирне, туган якны, туган телне сөяргә өйрәтү ягыннан алар аеруча әһәмиятлеләр. Бу дәреслектә урын алган «Чыршы», «Җил илә кояш», «Җәй», «Яз» кебек һәм башка фәнни-популяр характерда табигатькә багышланып язылган мәкаләләр, хикәяләр балаларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләргә һәм тирә-якны танып белергә булышлык итәләр. Аның «Кояш», «Яңгыр», «Һава», «Су», «Елның дүрт фасылы» һәм башка мәкаләләре балаларга галәм турында дәрес, фәнни белем бирү, яшь буында дөньяга материалистик караш формалаштыру ягыннан бик әһәмиятле. Ул замандагы алдынгы укытучылар тирән эчтәлекле һәм методик күрсәтмәләргә бай булган бу дәреслеккә югары бәя бирделәр. Аның ел саен басылып чыгуы да күп нәрсә турында сөйли. 1913 елны Уфада уздырылган укытучылар киңәшмәсендә «Яңа кыйраәт» дәреслеге беренче премиягә лаеклы була һәм мәктәптә кулланылырга тиешле тулы хокуклы дәреслек дип билгеләп үтелә.
Бу дәреслек балалар өчен татар телендә китаплар бастырып чыгару өлкәсендә беренче адым, беренче карлыгач була. Укыту методикасын камилләштерүдә Г.Тукайның хезмәте шулай ук зур. Ул дәрестә яңа материалны үзләштерүнең балаларның белемен үстерүдә әһәмиятле шарт булуын билгеләп үтте. Дәреслеккә язган сүз башында текстны укыганнан соң, балалар алдында аларны тирән уйланырга мәҗбүр итәрлек сораулар куярга кирәклеген, балаларның укыган текст эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләп бирергә тиешлекләрен укытучыларга кисәтеп үтте. Мондый методик тәкъдимнәре белән Г.Тукай иске мәктәпләрдә кулланылып килгән ятлау-схоластика методикасына кискен һөҗүм ясады.
Г.Тукай, К.Д.Ушинский үрнәгендә татар мәктәбе тарихында беренчеләрдән булып, аңлатмалы укуның әсәр эчтәлеген тирән аңларга ярдәм итүе турында төшендерде. Укытучыларга, аңлатмалы уку методикасын тизрәк үзләштерергә ярдәм итү максатыннан чыгып, «Картайган арыслан» хикәясе буенча әңгәмә үткәрү үрнәген бирде. «Яңа кыйраәт» дәреслегенең уңышы белән дәртләнгән Г.Тукай әдәбият буенча уку китабы төзүгә зур көч сала. 1910 елда аның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле китабы дөнья күрә. Татар культурасы тарихында әдәбияттан беренче уку китабы булган бу хезмәт шактый еллар татар әдәбияты буенча бердәнбер дәреслек буларак хезмәт итә. Дәреслекнең кереше Г.Тукай тарафыннан язылып, анда китап белән эшләү буенча укытучыларга шактый методик киңәшләр бирелә, балалар әдәбияты турында төпле фикерләр әйтелә. Әдәбиятның тәрбияви әһәмиятен тирән аңлаган шагыйрь дәреслеккә кертелгән әсәрләр ярдәмендә яшь буынга тирән белем, дөрес тәрбия бирү мөмкинлекләрен чагылдырырга омтылды. Әдәбият буенча төзелгән хрестоматиянең гади, җанлы, образлы тел белән язылырга тиешлеген аңлата. Хрестоматиягә язылган кереш сүзендә Г.Тукай балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, аларга аңлаешлы булган, сәнгатьчә эшләнгән әсәрләрне генә кертергә киңәш итә. Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укып үскән балаларның күңелләре дә матур булып, гүзәл нәрсәләрне генә сөючән буладыр, – дип яза ул. Г.Тукай яшь буында әдәбиятка, китапка мәхәббәт тәрбияләргә омтыла.
Хрестоматиягә туган илгә, хезмәт халкына тирән мәхәббәт белән сугарылган шактый гына әсәрләр кертелгән. Гомумән, бу дәреслектә дә автор балаларга эстетик, әхлакый, патриотик тәрбия бирүне беренче планга куя. Ул балаларның белемне укытучы ярдәмендә үзләре табарга тиешлеге, милли әдәбият дәресләрен педагогиканың җиңелдән авырга бару принципларына нигезләнеп төзелүе шарт булуы турында кисәтеп үтә.
Г.Тукай яшәгән чорда мәктәп һәм мәдрәсәләрдә балаларга белем һәм тәрбия бирү, туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү мәсьәләсе аеруча йомшак була. Моны тирән аңлаган шагыйрь балаларның өйдә китап укуларын юлга салырга омтыла. Зур булмаган вакыт эчендә Г.Тукайның төрле яшьтәге балалар өчен язылган 80 шигыре, 8 поэмасы һәм әкияте, 50 проза әсәре дөнья күрә.
Г.Тукай җыентыклары балаларның сөйләм культурасын, фикерләү сәләтләрен үстерүгә шактый ярдәм итте. Алар татар милли культурасын, педагогик фикерен баетуда шулай ук кыйммәтле чараларның берсе булып тордылар.
Г.Тукайның күп сандагы педагогик фикерләре, аерым алганда яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпнең роле һәм бурычлары турындагы карашлары, ул төзеп чыгарган дәреслекләр, класстан тыш уку китаплары үз чорында гаять зур әһәмияткә ия булсалар, татар халкы педагогикасы фәне үсешендә дә алар зур роль уйнадылар. Бөек фикер иясенең педагогик карашлары безнең көннәрдә дә үзләренең актуальлекләрен саклый, укытучыларның методик осталыкларын үстерергә, дөньяга карашларын киңәйтергә, яшь буынны гуманистик рухта тәрбияләргә ярдәм итә.
Г.Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә...
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. Айдар Юзеев «Тукай – просветитель». «Эхо веков». – 2011.– ¹ 1/2. – С 124–132.
2. Алсу Шәмсутова “Хәзерге татар әдәбиятында яңарыш” Б. 175.
3. Татар поэзиясе антологиясе.– Казан, 1992. – Т–1. – Б. 399. Б. 410.
4. Габдулла Тукай. Әсәрләр. 2 т. – Казан, 1976. – Т–2. – Б. 49.
5. Тукай. Новые переводы. 1994. Н.Ахмеров. – С. 35.
6. Габдулла. Тукай. Избранные стихи и поэмы. – Казань. – 2006. Р.Бухараев. С. 37.
5. Габдулла Тукай. – Москва, 2003. – В.Думаева-Валиева. С. 28.
6. Тукай. Москва. 1971, С.Липкин.С. 61–62.
7. Зөфәр Мөхәммәтшин “Ил йолдызы. Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай” Б. 3
8. Резеда Гыйззәтуллина http://tat.tatar-inform.ru
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая
Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая...
Презентация " Габдулла Тукай"
Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...
Презентация " Габдулла Тукай"
Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...
Ко дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (материал на татарском языке)
Габдулла Тукай является самым любимым поэтом татарского народа. Дети очень много знают о нем. Урок музыки обобщает знания детей о поэте....
Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"
Урок на тему Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк” был проведен в 1 классе с рускоязычными учащимися. На уроке использовались мультфильмы, с сайта http://balarf.ru/о-бала....
Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....
: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....