Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. У.-в. килеше.
учебно-методический материал (3 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Актаныш районы Чат башлангыч мәктәбе.
Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Урын-вакыт килеше.
3 класс.
Төзеде: Чат башлангыч мәктәбе укытучысы
Бәдертдинова Зөһрә Баязит кызы
Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Урын-вакыт килеше.
Максат: 1) исем темасы буенча өйрәнгән белемнәрен искә төшерү; исемнәрнең урын-вакыт килеше белән төрләнешен аңлату, сораулары, кушымчалары белән таныштыру, исемнәрнең кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру; 2) иҗади фикерләү сәләтен, танып-белү активлыгын үстерү; 3) эшкә мәхәббәт тәрбияләү.
- Оештыру.
- Исәнләшү.
- Өй эшен тикшерү
- Матур язу
- Актуальләштерү.
- Ребус чишү.
- Нәрсә ул исем?
- Сүз төркеме.
- Исем нинди сорауларга җавап бирә?
- Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә.
- Исем дип нинди сүзләргә әйтәбез?
- Предметны белдергән сүзләргә.
- Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?
- Зат, сан һәм килеш белән төрләнә.
- Татар телендә ничә килеш бар?
- Алты килеш бар. (Килешләрне сораулары белән искә төшерү)
- Яңа теманы аңлату.
- Ә хәзер табышмак укыйбыз.
Көндә бар, төндә юк,
Кояшта бар, Айда юк.
- Нәрсә ул?
- К хәрефе.
- Ә хәзер исемнәргә сораулар куегыз.
- Көндә (кайда?), төндә (кайда?), кояшта (кайда?), айда (кайда?).
- Предметның нәрсәсен белдерә?
- Предметның урынын белдерә.
- Нинди килеш була?
- Урын-вакыт килеше.
- Без бүген нинди килешне өйрәнербез?
- Урын-вакыт килешен өйрәнәбез.
- Димәк, урын-вакыт килеше нинди сорауларга җавап җавап бирә?
- Дәреслектән кагыйдә уку.
Урын-вакыт килешендә урын мәгънәсен белдергән исемнәргә кайда? , вакытны белдергән исемнәргә кайчан? сораулары куела. Кайда? – урманда, мәктәптә, кайчан? – мартта, майда.
- 134 нче күнегү – сынамышны хәтердән язабыз. Урын-вакыт килешендәге исемнәрне үрнәктәгечә тикшерәбез.
Үрнәк: каенда – уртаклык исем, берлек санда, кайда? соравына җавап була, урын-вакыт килешендә.
Эшләрне алмашып тикшерәбез, нәтиҗә ясыйбыз.
- 135 нче күнегү – ребусларны чишәбез. Җавапта килеп чыккан исемнәрне тактада килеш белән төрләндереп язабыз.
- Ял минуты.
Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек.
Сузылдык –киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам итик.
IV. Белемнәрне ныгыту.
- Ә хәзер уен уйнап алабыз. Мин сүзләр әйтәм. Ә сез урын-вакыты килешендәге сүзләрне әйткәндә утырасыз, ә башка килештә килгән сүзләргә басасыз.
Мәсәлән: агачлар, кышны, китапта, дәфтәрнең, авылда, дуска, капканың, юлга, күршедә, апаны, абыйның, әнигә, урманда һ.б.
- Мәкальләрдәге исемнәргә урын-вакыты килеше кушымчаларын өстәп язарга.
Сүз... мактанма, эш... мактан.
Акча бакча... үсми.
Эш беләк... түгел, теләк... .
Эш - акча... , гөл – бакча... .
- Тикшерү эше. Исемнәрнең килешләрен билгеләргә
- 1. УРМАНГА
2. БАЛАНЫ
3. ДИВАНДА
4. АПАДАН
5. АВЫЛДА
6. АКЧАНЫҢ
7. БАЛАН
8. УРАМНЫ
9. БОЛЫННАН
10. КОШ
- “Кыш” исемле рәсем буенча җөмләләр төзегез. Урын-вакыт килешендәге исемнәргә сораулар куегыз.
- Исемнәргә урын-вакыт килеше кушымчаларын өстәп языгыз.
Кемдә? | Кайда? |
Апа - | Актаныш - |
Әти - | Дәфтәр - |
Туган - | Ручка - |
Азат - | Өй - |
Укытучы - | Мәктәп- |
- Рефлексия.
- Без бүген нинди килеш турында сөйләштек?
- Ул нинди сорауларга җавап бирә?
- Нинди кушымчалар ялгана?
- Билге кую.
- Кемгә нинди билге куябыз?
- Өй эше.
а) Кагыйдә ятларга – 73 бит;
б) 133 нче күнегү – 72 бит.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
конспект урока Саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...
Татар теле дәресе: "Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.",4 сыйныф
Максатлар:Күплек сандагы исемнәрнең килеш белән төрләнешен аңлатуОрфографик дөрес язу, исемнәрнең килешләрен билгеләү,бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.Әти-әнигә карата ярату, мәрхәмәтлеле...
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
Презентация урока татарского языка, 3 класс...
"Исемнеӊ килеш белән төрләнеше" тест
Әлеге материалны 3 нче сыйныфта "Исемнеӊ килеш белән төрләнеше" темасын ныгыту максатыннан бик отышлы кулланырга була....
Татар теленнән дәрес конспекты Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
Дәрес темасы: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше;Максат: Исемнәрнең килеш белән төрләнеш үзенчәлекләрен ныгыту,; сузык авазга, яңгырау,саңгырау тартыкка, , борын авазына беткән исемнәрнең килеш белән тө...
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Дәрес планы
Сингапур технологиясен кулланып 3 класс өчен дәрес планы....
Ачык дәрес. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше
исемнәрнең килеш белән төрләнешен үзләштерү; сөйләм телен, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү; укучыларда аралашу культурасы һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....