Эссе "Мин-укытучы"
статья на тему

Кешенең якты хыяллары, иң матур истәлекләре балачагы яки үсмер еллары белән бәйләнгән. Мин кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Бала вакытта бертуганым белән гел “укытучылы” уйный идек.Курчакларны тезеп утыртып,алларына дәфтәрләр куябыз,үзебезчә нидер аңлаткан булабыз,хәтта билгеләр дә куябыз. Балачак хыяллары матур хатирәләр булып истә калган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min-ukytuchy_esse.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

                                              Мин-укытучы.

   Кешенең якты хыяллары, иң матур истәлекләре балачагы яки үсмер еллары белән бәйләнгән. Мин кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Бала вакытта бертуганым  белән гел “укытучылы” уйный идек.Курчакларны тезеп утыртып,алларына дәфтәрләр куябыз,үзебезчә нидер аңлаткан булабыз,хәтта билгеләр дә куябыз. Балачак хыяллары матур хатирәләр булып истә калган.

    Кем генә беренче укытучысын сагынып искә алмый икән? Минем беренче укытучым-Хисматуллина Равилә апа.. Ул бик төгәл, таләпчән, мәрхәмәтле. Беренче тапкыр укырга, кулларымнан тотып язарга өйрәтүче дә Равилә апа булды.

    Мәктәпне бетергәч, әнием киңәшен  тотып, мин Казан педагогия училищесына,тәрбиячеләр әзерли торган бүлегенә укырга кердем. Чөнки 1990 елларда кечкенә авылларда да балалар бакчалары ачыла башлаган иде.Авылга үз яныбызга кайтырсың,ярдәмчем булырсың дип киңәш бирде әнием. Әйе,авылда эш җитәрлек,әнигә һәрвакыт ярдәм кирәк. Кулыма  диплом алгач, мин туган якларыма эшкә  кайттым. Шулай итеп 18 ел вакыт кечкенә балалар арасында узып та киткән.  Ә бит укытучы булу теләге бер генә минутка да күңелдән чыкмаган.

    Менә бит  мин көткән көн...    Башта төрле уйлар... “Балаларга ныклы белем бирә алырмынмы? Аларның күңеленә ачкыч табып булырмы?” Парта артында балкып утырган балаларны күргәч, бу шикләр юкка чыкты. Менә инде бишенче елымны шау-шулы мәктәп тормышы белән янып яшим.

     Ләкин һич кенә дә үкенмим. “ Бала күңеле ак кәгазь, ни чәчсәң шуны урырсың”, - дигәннәр өлкәннәр. Башлангыч сыйныф укытучысы баланы укырга, язарга, аңлаешлы итеп сөйләм төзергә, кешелекле, игелекле , сәламәт балалар тәрбияләргә  тиеш. Шул ук вакытта әхлак тәрбиясе бирү, өлкәннәргә хөрмәт, туган җиргә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү- минем төп  бурычым.

     Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. . Алар дәрестә уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар дип тырышам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам...      

 Мин укучыларыма чын дус, сердәш, киңәшче булырга тырышам.  Шул ук вакытта укучыларның булган барлык сорауларына җавап табучы, барысын да аңлатып, җайга салучы да була алсам иде дип  телим.Укучыларымның  уңышлары өчен чын күңелдән сөенәм. Шулар белән горурланып, үземә бетмәс көч алып яшим.

        Без балаларга нинди белем һәм тәрбия бирәбез, киләчәгебез дә шундый булачак. Заман укытучысы һәрдаим үз өстендә эшләргә, белемен арттырырга, заман белән бер сафта атларга, гел эзләнеп  яшәргә тиеш. Бары тик үз һөнәреңне  яратсаң гына, эшеңә бар көчеңне биреп эшләсәң генә син чын укытучы булачаксың.

Миңа сорау бирсәләр:

   Бәхет ни ул? – дисәләр,

      Бәхет – шушы: укучылар

Кеше булып үссәләр.

                                                                                     К.Булатова



 

Комментарии

Сайтын белән таныштым,бик яхшы.Афәрин!!!

Фаткырахманова Кадрия Анасовна

Бик эчтәлекле эссе язгансың!