Упражнение в правильном построении предложении и оформлении их на письме
план-конспект урока (2 класс) на тему
Ознакомление с ролью главных и второстепенных членов предложения, развитие и умения устанавливать связь слов в предложении.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
2nche_syynyf.doc | 31.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Казан шәһәре
Яңа Савин районы
170 нче мәктәп
Тема: Җөмлә төзү күнегүләре.
(2нче сыйныф)
Эшне башкарды:
Фәйзуллина Равия Әгъзам кызы
170 нче урта мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Казан -2016
Максат: Сүзләрне мәгънәләре буенча бәйләп, җөмлә төзү күнекмәсен формалаштыру; фигыльнең берлек һәм күплек саннарын кулланып, җөмләләр төзү; хатасыз һәм пөхтә язу күнекмәләре өстендә эшне дәвам итү;
укучыларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә:
- шәхескә кагылышлы – укучыда телнең байлыкларын үзләштерү күнекмәсе формалаштыру;;
- предмет – татар телендә дөрес җөмлә төзү күнекмәсен булдыру;
- метапредмет – бердәм эшчәнлектә уртак кызыксынулар табып, уртак фикергә килү.
Җиһазлау: дәреслек,рәсем, тикшерү өчен җөмләләр.
Дәрес барышы:
I. Дәресне оештыру.
II. Психологик уңай халәт тудыру.
III. Актуальләштерү.
- Җөмләләрне укыгыз.
- Кайсы җөмлә ошый?
- Ни өчен?
Укучылар укый кызыклы китап.
Укучылар кызыклы китап укый.
(Икенче җөмлә , чөнки җөмлә дөрес.)
- Җөмләнең дөреслеген кайдан белдегез? (Фикернең ачык әйтелүеннән,сүзләр бәйләнешеннән.)
- Ә сүзләрне бәйләү өчен, нәрсә эшләргә кирәк?(Бер – берсенә бәйләнсен өчен, аларны үзгәртергә кирәк.)
- Язылышлары үзгәрмәгән ич, ничек үзгәртергә?(Урыннарын алыштырырга.)
Җөмләдә сүзнең урыны аның тәртибе була.
- Димәк, нишләтергә кирәк? (Җөмләдәге сүзләрнең тәртибен үзгәртергә кирәк.)
- Бу күзәтүләрдән чыгып, бүгенге дәрескә уку мәсьәләсе куегыз.
Уку мәсьәләсе.Җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибен өйрәнербез.
IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
1 нче бирем.
- Тактадагы нәтиҗәне укыгыз.Истә калдырыгыз.
1нче нәтиҗә. Җөмләдә сүзләрнең билгеле бер тәртибе була.
2нче бирем. Парлап эшләү.
- Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?
Парларда киңәшеп,рәсем буенча сөйләгез.
Моның өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
2 нче нәтиҗә. Рәсем буенча сөйләр өчен төп вакыйгага игътибар итәргә кирәк.
3нче бирем. Җөмләләрне эчтәлеге ягыннан текст итеп төзе.
Ул әнисенә булыша . Кер чиста була. Алсу зур үсте. Алсу кер уа. Алсу куана.
Дәфтәрдә эш.
V.Ял итү.
VI. Рефликсив бәяләү этабы.
- Нәрсә белдек?
- Ничек белдек?
VII. Өй эше.1.Фигыль турында өйрәнгәннәрегезне гаиләгездә сөйләгез.
2. Сез әниегезгә ничек булышасыз? (2 җөмлә төзеп яз)
3. Хикәя яз, рәсем яса.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Упражнение в правильном построении предложений с однородными членами
Закрепить понятие “Однородные члены”; развивать умение правильно употреблять в речи предложения с однородными членами; отрабатывать умение строить предложения с однородными членами; развивать орфограф...
Упражнение в правильном построении предложений с однородными членами
Данная презентация поможет качественно и интересно провести урок....
Презентация "Наблюдение за структурой текста и структурой предложения, их оформление на письме", 1 класс, русский язык.
Учебник Т.Г.Рамзаевой "Русский язык" 1 класс, тема:" Предложение и текст- единицы речи (сопоставление)". Наблюдение за структурой текста и структурой предложения, их оформление на письме на примере уп...
схемы построения предложений в Present Simple Tense
схемы для построения утвердительнх, отрицательных, вопросительных предложений в простом настоящем времени...
Технологическая карта урока "Предупреждение ошибок в построении предложений с однородными членами"
Тип урока: урок комплексного применения знанийЦель: продолжать вести наблюдение за предложениями с однородными членами; учить правильно строить данные предложения; развивать умение обнаруживать р...
Конспект урока «Обучение выбору союза и построению предложений с однородными членами» 4 класс УМК "Гармония"
laquo;Обучение выбору союза и построению предложений с однородными членами»...
Конспект урока "Построение предложений с однородными членами. Различение простых и сложных предложений"
Программа "Планета знаний " Русский язык 4 класс . Материал включает в себя технологическую карту урока, презентацию, раздаточные карточки для детей с заданиями....