Конспект урока татарского языка
план-конспект урока (4 класс) на тему

Конспект урока татарского языка.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_drese._4_syynyf.doc109.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле

4 сыйныф  (рус төркеме)

Тема: БИЛГЕСЕЗ ҮТКӘН ЗАМАН ХИКӘЯ ФИГЫЛЬ

Максат:

1. –ган, -гән, -кан, -кән формалы фигыльне актив сөйләмгә кертү;

2. Үткән заман фигыль кушымчаларын дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру;

3. Әхлаклылык сыйфатларын тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлау: мультимедия аша күрсәтү өчен материаллар (кроссворд,  Г. Тукай портреты, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” китаплары), музыка,  Белмәмеш, “Ак чәчәк”, карточкалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. ХАЙ ФАЙ - тынычлану сигналын куллану.

  1. Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;
  • Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:
  • Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)
  • Хәлләр ничек?(җиңелчә җилкә кырыена кагу)
  • Кайда булдың?(кул уйнату)
  • Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
  • Син килдең! (кулларны җәю)
  • Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)
  1. Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Максат:   Укучыларның белгән белемнәрен искә төшереп, тагын бер кат кабатлап, яңа темага кереп китү. Күрсәтмәлек  кулланып, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Методлары: укытучы сүзе, әңгәмә, презентация.

1. Кроссворд чишү. Ребус чишү.

 Укытучы: Кроссвордны дөрес чишсәгез, дәреснең темасы килеп чыгар.

(рәсемнәр күрсәтелә, балалар язып бара)

Укытучы: Бу нәрсә?(дәфтәр, китап, бетергеч, укучы, көндәлек, портфель)

д

ә

ф

т

ә

р

к

и

т

а

п

б

е

т

е

р

г

е

ч

у

к

у

ч

ы

к

ө

н

д

ә

л

е

к

  п

о

р

т

ф

е

л

ь

2. Әңгәмә

Укытучы: Укучылар, нинди сүз  язылды?

Укучы: Фигыль.

Укытучы: Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

Укучы:  Нишли? нишләде?

Укытучы:  Какие аффиксы мы прибавляем, когда говорим о действиях, которые уже произошли?

Укучы: Сказать о действиях, которые уже произошли, помогают аффиксы

-ды, -де, -ты, -те, которые присоединяются к начальной форме: барды, килде.

(Укчылардан җөмләләр төзеттерү)

3. Күнегү башкару

Тэйк оф- тач даун - (Встать-сесть)-обучающая структура для получения информации)

Укытучы: Укучылар,  хәзер мин сезгә сүзләр әйтәм. Бу сүзләр фигыль дип уйласагыз басасыз,  минем фикер белән килешмәсәгез,урыннарыгызда каласыз.

Дәфтәр, язган, уйнаган, китап, укучы, укыган, укытучы, баскан, барган, малай, әни, киткән, биргән, килгән, җырлаган. 

Укытучы: Укучылар, дәфтәрләрне ачыгыз, число, сыйныф эше, дип языгыз. Экранда карагыз. Фигыльләрне дәфтәрегезгә языгыз.

Укучылар яза:

 Язган, уйнаган, укыган, баскан, барган,  киткән, биргән, килгән, җырлаган. 

III. Яңа материалны үзләштерү

Максат: 1. Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне танып белергә өйрәтү.

            –ган, -гән, -кан, -кән формалы фигыльне актив сөйләмгә кертү;

2. Үткән заман фигыль кушымчаларын дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру;

3. Укучыларда игелекле, игътибарлы, кешелекле булуга омтылыш уяту.

Бар-ган, чик–кән, укы-ган, кайт-кан, уйна-ган, укы-ган, яз-ган, эшлә-гән, сөйлә-гән, ятла-ган.

1.  Билгесез үткән заман хикәя фигыль турында белешмә бирү (кагыйдә)

Укытучы:  А если мы хотим сказать о событиях, которые мы сами не видели, то употребляем аффиксы: -ган, -гән, -кан, -кән. После глухих согласных мы пишем -кан/-кән.

После гласных и звонких согласных пишем -ган/-гән.

2. В городе шёл снег. Шәһәрдә кар яуган.

Мальчик читал книгу. Малай китап укыган.

Девочка ходила в библиотеку. Кыз китапханәгә барган.

3. Портрет белән эш

 Укытучы:  Укучылар, бу кем?

 Укучы:  Бу – Габдулла Тукай.

Укытучы:  Габдулла Тукай кем ул?

Укучы:  Г. Тукай – бөек шагыйрь.

 Укытучы: Ул нәрсәләр язган?

Укучы: Ул шигырьләр һәм әкиятләр язган.

 Укытучы: Сез аның нинди әкиятләрен беләсез.

Укучы: “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”

Укытучы: Кайсыгыз берәр әкиятен сөйләп күрсәтә?

4. Әкиятне сөйләү (русча да ярый)

5. Өйрәнелгән сүзләрне искә төшереп, кабатлау  

Укытучы:  Чтобы было интересно нам надо вспомнить слова.  Релли Тэйбл (Бер кәгазь битендә янәшә утыручы партнёр белән эшли, сүзләрне тоташтыралар)

Су анасы – Водяная

Су буе – возле реки

балык тота – ловит рыбу

курка – боится

орыша – ругает

шатлана – радуется

карак – вор

кеше әйбере – чужая вещь

Физминут

МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы

Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

Татар халык бию көенә йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр:

  • Хикәя фигыльнең ничә заманы бар? (3)
  • Чиккән сүзендә ничә хәреф? (6)
  • Елның ничә фасылын беләсез? (4)
  • Сыйныфта ничә укучы бар? (11)

       Укучылар бер-берсен көтеп торалар һәм эшләп бетергәч ТИМ ЧИР кулланалар (феерверк ясап, пш-ш-ш тавышы чыгаралар).

IV. Белем  күнекмәләрен ныгыту.

Максат: Укучыларны яңа теманы үзләштерү дәрәҗәсеннән чыгып, төрле төрдәге биремнәр эшләтү. Төрле ситуация буенча сөйләшү оештыру. Кызыксыну өлеше итеп “Су анасы” мультфильмы күрсәтү.

1. Әңгәмә оештыру

Укытучы:  Укучылар, карагыз әле безгә кунакка кем килгән?

Укучы:  БЕЛМӘМЕШ

Укытучы:  Белмәмеш Г. Тукайның “Су анасы” әкиятен укыган һәм, язып,  хат белән безгә җибәргән. Әйдәгез әле, укыйбыз.(Берәр җөмлә укыйлар)

2. Раунд Тэйбл Команда эшли

Текстны уку

Җәй көне.

Малай балык тотарга барды.
Су буенда ул Су анасын күр
де.
Малай курык
ты.
Ул Су анасының тарагын ал
ды.
Малай авылга йөгер
де.

 Укытучы:  Укучылар, карагыз әле, Белмәмеш үзе күргәнме? Ул дөрес язганмы?

  • Юк. Димәк, ничек язарга кирәк?

Укучы:  -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары белән

Укытучы:  Әйдәгез, хаталарны төзәтәбез. Карточкаларда кушымчаларны языгыз.

3. Карточкалар белән эш.

Җәй көне.

Малай балык тотарга барган.
Су буенда ул Су анасын күр
гән.
Малай курык
кан.
Ул Су анасының тарагын ал
ган.
Малай авылга йөгер
гән.

 

Укытучы:  Хаталарны төзәттек.

Укытучы:  Белмәмеш дөрес язганмы?

Укучы:  Юк.

Укытучы:  Әйе, дөрес.  Әкият ничек тәмамлана, искә төшерик әле.

Бу әкият нәрсәгә өйрәтә?

 Кеше әйберен алырга ярамый. Сез дә кеше әйберен сорамыйча алмагыз.

5. “Ак чәчәк” уены. (чәчәкнең  таҗларына фигыльләр язылган (бар, кил, укы һ.б.), аларга -ган, гән, -кан, -кән кушымчаларын ялгарга кирәк)

V.  Дәрескә йомгак.

Максат:  Дәреснең үтелеш дәрәҗәсеннән чыгып, балаларның ничек җавап бирүләреннән дәрескә анализ ясау.

1. Әңгәмә

 - Без бүген дәрестә нинди фигыльләр өйрәндек?

-  Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең нинди кушымчалары бар?

 (-ган, гән, -кан, -кән кушымчалары)

   -  Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

  • Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.5555555
  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым.
  • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

2. Билгеләр кую.

V. Өй эше.

Максат:  Укучыларның белем дәрәҗәләренә карап, өч төркемгә бүлеп бирү. Өйрәнелгән теманы истә тотып, кагыйдәне өйрәнү. Игътибарлы буллу.

 Укытучы:  Көндәлекләрне ачабыз. Өй эшен язабыз.

Укучылар, -ган, -гән, -кан, -кән кушышчаларын кулланып, 3 җөмлә төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока татарского языка обобщение по теме "Имя существительное"

План-конспект урока татарского языка в 4 классе "Обобщение по теме имя существительное". Так как урок обобщения знаний, на уроке используется различные задания развивающего характера....

План - конспект по татарскому языку в 4 классе

План конспект по татарскому языку в 4 классе на тему :" Тиңдәш кисәкләр"...

конспект урока татарского языка 1 класс

Разработка урока татарского языка, тема "Звук и буква н"...

Конспект урока татарского языка для 1 класса (рус.группа)

1 нче сыйныф өчен дәрескә план-конспект (рус балалары өчен)...

Статья для учителей татарского языка и литературы "Современные технологии обучения на уроках татарского языка и литературы"

  Информационные технологии рассматриваются как один из компонентов целостной системы обучения. Они не только облегчают доступ к информации, открывают возможности вариативности учебной дея...

План-конспект урока татарского языка на тему "Предметны белдергән сүзләр"

План-конспект урока татарского языка на тему "Предметны белдергән сүзләр"...

Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".

Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации...