"Ел укучысы"бәйгесе
план-конспект занятия (2, 3, 4 класс) на тему

Башлангыч сыйныф укучылары арасыннан иң  белемле, зирәк , сәләтле баланы ачыклау.

Бәйгедә 2-4 нче класслардан 2 шәр укучы  катнаша. Катнашучы укучыларның алдан презентацияләре эшләнә. Укучы үзе белән таныштыра,  һөнәрләрен күрсәтә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon el_ukuchysy_bygese.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Әхмәтова Гөлфия Мөхәммәт кызы

Биектау муниөипаль  районы Коркачык башлан гыч мәктәбе укытучысы

                                        2014 ел

Максат : башлангыч сыйныф укучылары арасыннан иң  белемле, зирәк , сәләтле баланы ачыклау.

Бәйгедә 2-4 нче класслардан 2 шәр укучы  катнаша. Катнашучы укучыларның алдан презентацияләре эшләнә. Укучы үзе белән таныштыра,  һөнәрләрен күрсәтә.

Сораулар экранда слайдларда яктыртылып бара.

Алып баручы:

Бүген була зур ярыш

Ә ярыш ул-бик зур эш.

Дусларыбыз ярыша

Җиңү өчен тырыша.

Уңган , булган балалар

Укый безнең мәктәптә.

Иң-иңнәрен барлау өчен

Чыгып тора сәбәп тә.

“Ел укучысы” бәйгесе

Уздырабыз бүген без.

Ярышларда кем җиңгәнен

Һәммәбез дә күрербез.

Инде ярышны башлыйбыз ,

Сүзне сезгә бирәбез.

Бүгенге уеннарда

Сынатмассыз дип беләбез.

I тур.

Сүз катнашучыларга бирелә. Һәр укучы үзе белән таныштыра , һөнәрен күрсәтә. (Экранда укучының презентациясе күрсәтелә)

  Жюри бәя куя.

II тур.

Тапкырларга табышмак

2 слайд.

Алып баручы:

Кем табышмак күп белә

Сорап карыйбыз әле.

Тапкырлыкта , зирәклектә

Сынап карыйбыз әле.

-Безнең бәйгебезнең икенче туры “Тапкырларга табышмак” дип атала.

2 слайд.

1.Исе юк ,төсе юк .

Аннан башка тормыш юк. (һава)

2. Мич тулы пәрәмәч , уртасында бер калач. (йолдызлар һәм ай)

3. Зәңгәр ашъяулык бөтен дөньяны каплаган. (күк йөзе)

4. Төнлә баксаң –күк тулган ,

Иртә баксаң-юк булган. (йолдызлар)

5. Акыра да бакыра ,

Бөтен җирне тутыра.(буран)

6.  Агач бөгә , кулы юк ,

Йөри торган юлы юк.

Ачуланса –сызгыра,

Тузаннарны туздыра. . (җил)

7. Кулсыз , күзсез, буяусыз

Ясый ул төрле бизәк.

Беркем аны өйрәтми,

Ул үзе шундый зирәк. (суык)

8. Элек үзе судан туды,

Хәзер үзе су тудыра ;

Ак мамык кебек ,

Ялтырый алмаз кебек. (кар)

9. Тоз түгел - ак,
   Бал түгел- татлы. (песок)

10. Лампа түгел -  яктырта,
Мич түгел- җылыта. (кояш)

11. Аягы юк , кулы юк ,
Ишек ачкач , өй эченә керә. (җил)

12. Җәен киенә , кышын чишенә. (агач)

                   

III тур.

Уйла! Эзлә! Тап!

Тапкырлыкка , зирәклеккә

Без бирербез сораулар.

Җанатарлар дусларына

Зур көч биреп торырлар.

3 слайд. Һәр укучыга берәр сорау бирелә

    2  нче класс  1. Бүлмәдә 3 лампочка яна. Берсен сүндерәләр. Бүлмәдә ничә    лампочка кала ? ( 3 лампочка)

                          2.Өстәлдә 3 стакан чия бар иде. Бер стакан чияне ашадылар  . Өстәлдә ничә стакан калды ? ( 3 стакан)

 3 нче класс 1.  Күл өстеннән кошлар  оча : күгәрчен , чуртан , ике песнәк , ике карлыгач , биш бөҗәк. Барысы ничә кош оча ? (5 кош)

  1. Бүлмәнең 4 почмагы бар.Һәр почмакта берәр мәче утыра. Һәр мәче өч мәчене күрә. Бүлмәдә ничә мәче бар ? (3 мәче)

4 нче класс 1. Өстәлнең 4 почмагы бар. Әгәр бер почмагын кисеп алсак , ничә почмак

була ? (5 почмак)

                     2.Әгәр төнге 11 дә яңгыр яуса , 24 сәгатьтән соң кояш чыгамы ? Ни өчен? (юк, төн була)

IV тур

Әкиятне таны

4 слайд.  Һәр укучыга 2 шәр сорау бирелә.

1. Урман эче бик якты ,

 күктә айлар калыкты.

Көлдән күмәч аламын,

Әбиләргә барамын. (“Гөлчәчәк”)

2. Тычкан  песигә , песи  эткә , эт кызга , кыз әбигә , әби бабайга ябышты .Әй тарталар, әй тарталар. (“Шалкан”)

3. Бәтиләрем , балакайларым!

    Ачыгыз ишекне , ачыгыз!

    Сезнең әнкәгез кайтты-

     Сезгә сөт алып кайтты.(“Бүре һәм кәҗә бәтиләре”)

4. Аның янына дуслары җыела.

-Кем кысты ? Дип сорыйлар.

-Былтыр кысты ,-ди. (“Шүрәле”)

ө5. Әнисе кызына өр-яңа киез итекләр алып биргән:

-Аякларың туңмасын, сызламасын ,-дигән. (“Куян кызы”)

6. Ми-ки-кики! Ми-ки-кики!

   Капчыктагы бит бүре башы бит унике! (“Кәҗә белән Сарык”)

7. Бура төбеннән себерделәр,

Каймак белән тугладылар,

Май белән бастылар,

Тәрәзә төбендә суыттылар.(“Йомры икмәк”)

8. Борын-борын заманда булган , ди бер ярлы,

өе булган ди саламнан. (“Саламторхан”)

9. Борын-борын заманда бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр. (“Бикбатыр белән Биккуркак”)

10. Әни, алтын тарак таптым!

Сусадым, ардым , әни, мин бик озак чаптым,-дидем. (“Су анасы”)

11. Бер әбинең ике әтәче булган . Аларның берсе- ак, икенчесе кара булган. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр икән. (“Чукмар белән Тукмар”)

12. Кече кыз әнисен бик караган. Үзе дә рәхәт яшәгән. Кешеләр дә аны бик яратканнар, ди.

(“Өч кыз”)

V тур

Мәкаль-сүзнең җимеше.

Эш турында мәкальләр

- Ә хәзер мәкаль әйтешле уйнап алабыз. Мәкальнең яртысы миннән , ә яртысын сез әйтәсез.

  • Эш сөйгән үкенмәс.
  • Хезмәт төбе- хәзинә.
  • Агач- җимеше белән  , адәм – эше белән.
  • Эшләгән үлмәс , эшләмәгән көн күрмәс.
  • Хөрмәт сөйсәң , хезмәт сөй.
  • Кем эшләми , шул ашамый.
  • Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
  • Һөнәре бар үргә йөзәр.
  • Күңел курка, кул эшли.
  • Ялкауга йомыш кушсаң, ул сиңа акыл бирә.
  • Агачны яфрак бизәсә , кешене хезмәт бизи.
  • Эшлекленең авызы ашка тисә, эшлексезнең авызы ташка тияр.
  • Эшлекле таш күтәрә , эшлексез көн үткәрә.
  • Эш беткәч , уйнарга ярый.
  • Җир – уңышның әнкәсе, хезмәт – аның әткәсе.
  • Эшсезләргә аш юк , белемсезгә эш юк.
  • Тирләп эшләсәң , тәмләп ашарсың.
  • Калган эшкә кар ява..
  • Бергә ашаган аш – тәмлерәк , бергә башкарган эш-  ямьлерәк.
  • Эшләгән ашый , эшләмәгән башын кашый.
  • Башланган эш-беткән эш.
  • Эшләгәнем кешегә, өйрәнгәнем үземә.

р-яңа-Инде бәйгебез ахырына да якынлашты.  Күргәнегезчә, безнең укучыларыбыз тырыш, уңган , белемле, зирәк һәм сәләтлеләр. Жюри әгъзалары аларның һәр чыгышын игътибар белән тыңлады һәм түбәндәге урыннар  чыгарды. (“Иң зирәк  укучы”, “Иң сәләтле укучы”, “Иң белемле укучы”, “Иң тырыш укучы”, “Иң мәдәниятле укучы”һәм “Ел укучысы “билгеләнә, аларга Мактау кәгазе һәм истәлек бүләкләр тапшырыла)

Сезгә, укучылар, зур уңышлар һәм яңадан -яңа үрләр яулавыгызны телибез.

 киез итекләр алып биргән:

-Аякларың туңмасын, сызламасын ,-дигән. (“Куян кызы”)

6. Ми-ки-кики! Ми-ки-кики!

   Капчыктагы бит бүре башы бит унике! (“Кәҗә белән Сарык”)

7. Бура төбеннән себерделәр,

Каймак белән тугладылар,

Май белән бастылар,

Тәрәзә төбендә суыттылар.(“Йомры икмәк”)

8. Борын-борын заманда булган , ди бер ярлы,

өе булган ди саламнан. (“Саламторхан”)

9. Борын-борын заманда бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр.(“Бикбатыр белән Биккуркак”)

10. Әни, алтын тарак таптым!

Сусадым, ардым , әни, мин бик озак чаптым,-дидем. (“Су анасы”)

11. Бер әбинең ике әтәче булган . Аларның берсе- ак, икенчесе кара булган. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр икән. (“Чукмар белән Тукмар”)

12. Кече кыз әнисен бик караган. Үзе дә рәхәт яшәгән. Кешеләр дә аны бик яратканнар, ди. (“Өч кыз”)

V тур

Мәкаль-сүзнең җимеше.

Эш турында мәкальләр

- Ә хәзер мәкаль әйтешле уйнап алабыз. Мәкальнең яртысы миннән , ә яртысын сез әйтәсез.

  • Эш сөйгән үкенмәс.
  • Хезмәт төбе- хәзинә.
  • Агач- җимеше белән  , адәм – эше белән.
  • Эшләгән үлмәс , эшләмәгән көн күрмәс.
  • Хөрмәт сөйсәң , хезмәт сөй.
  • Кем эшләми , шул ашамый.
  • Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
  • Һөнәре бар үргә йөзәр.
  • Күңел курка, кул эшли.
  • Ялкауга йомыш кушсаң, ул сиңа акыл бирә.
  • Агачны яфрак бизәсә , кешене хезмәт бизи.
  • Эшлекленең авызы ашка тисә, эшлексезнең авызы ташка тияр.
  • Эшлекле таш күтәрә , эшлексез көн үткәрә.
  • Эш беткәч , уйнарга ярый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Озын толым" бәйгесе

"Озын толым" бәйгесе...

4 нче сыйныфта сүз төркемнәрен йомгаклау дәресендә үткәрелгән "Зур узыш" бәйгесе.

Бу бәйге - исем, сыйфат, фигыльне сүзләр арасыннан, җөмләләрдә дөрес аерып күрсәтә белүне камилләштерү максатыннан үткәрелде....

Беренче сыйныф укучысы.

Укытучылар өчен ата- аналар җыелышында куллану өчен методик кулланма....

Ел укучысы- 2013 конкурсы.

Ел укучысы-2013 конкурсы эшкәртмәсе....

Беренче сыйныф укучысы-Нәбиев Рүзәлнең фәнни-тикшеренү эше

ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ“ Нәбиевлар- укытучылар династиясе &rdquo...

Беренче сыйныф укучысы Кадырова Нәзиләнең фәнни-тикшеренү эше

ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ “ Гади бер кыз-Олимпия чемпионы ”                                ...

Икенче сыйныф укучысы Гарипов Таһирнең фәнни-эзләнү проекты

Фәнни -эзләнү проект:«Кристаллар дөньясы»...