Эссе. Мин - укытучы.
статья по теме
Эссе. Мин - укытучы. Бадертдинова З.Б.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Эссе. Мин - укытучы. Бадертдинова З.Б. | 26.07 КБ |
Предварительный просмотр:
Мин - укытучы.
Укытучы! Белем дөньясына
Ишекләрне Сез бит ачучы.
Сикәлтәле тормыш юлларында
Үрнәк булып безгә торучы!!!
Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы. Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган-укытучы турында . Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек, акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер - гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.
Укытучы - җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы - зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче чиратта укытучыларына бурычлы.
Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Математика укытучым Әминов Мөдәрис абыйның , физкуьтура укытучым Миннеханов Рәфис абыйның дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Алар безгә терәк булды, җил - яңгыр тидермичә, үз баласыдай якын күреп, һәрвакыт ярдәм кулын сузды. Безнең өчен киңәшчебез дә, сердәшчебез дә иде. Мин аларга бурычлы һәм рәхмәтлемен. Укытучыларымның яхшы сыйфатлары мине тагын да ныграк мөгаллим булырга дәште.
Мин һәрвакыт : “Физкуьтура укытучысы булсам, иң зур бәхет шул булыр !” - дип уйлый торган идем. Әлбәттә, бәхет - күпкырлы төшенчә. Бар көчеңне, булдыклылыгыңны яраткан һөнәреңә багышлау, уңышларыңа куану, методик табышлар белән эшчәнлекне яңарту, балаларның рухи дөньясын баету бәхет түгелме?
Әнә шул балачак хыяллары, 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Яр Чаллы педагогия институтына китерде. Әллә тәҗрибәм җитмәде, әллә язмыш шулай кушканмы, мин баллым җитмәгәнгә күрә, әлеге уку йортына керәлмичә калдым. Шуннан культура училищесына юл тоттым. Анда китапханәче һөнәрен алып Чат авылы китапханәсенә эшкә кайттым.
Хәзерге вакытта Актаныш районы Чат авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. Бу һөнәргә килүемнең сәбәпчесе - олы җанлы, җылы карашлы укытучы –Фәттәхов Сәетҗан абый. Минем укытучы һөнәрен үзләштерергә булган теләгем соң булса да тормышка ашты. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлап диплом алдым. 14 ел нәни кулларны язарга, нәни күзләрне хәреф җыярга өйрәтәм. Укучыларыма яшьтәш , дус булырга тырышам. Алар белән бергә аларның уңышларына куанам, алар белән бергә янам - көям.
Әгәр балаларны яратмыйсың икән, беркайчан да укытучы була алмыйсың. Балалардан үзеңне бик өстен тоеп, масаеп, тәккәберләнеп сөйләшү дә сине баладан ерагайта гына. Ә инде балага тавыш күтәрү ул укытучының көчсезлеге, дип саныйм мин. Янәшәдә торган кешеләр үзара кычкырыша икән, бу вакытта аларның йөрәкләре ераклашкан була, диләр. Балага тавыш күтәргән укытучы белән бала арасында да зур упкын пәйда була. Бу мохиттә укыту - тәрбия эшен алып бару турында сүз урынсыз. Бала белгәнен дә әйтеп бирә алмаячак. Без һәр балага шәхес итеп карарга тиеш. Тавыш күтәрүдән, бала шәхесен кимсетердәй сүзләр әйтүдән сакланырга кирәк. Түбәнсетелгән кешенең башы аска иелә,ул югарыга таба күтәрелеп тә карамый, аның хыяллары да чикле була. Андый кеше тормыш агымына ияреп йөзә, әйтерсең лә, диңгездәге бер йомычка. Тәрбия процессында менә шушындый хаталар кылынмаса иде. Югары уку йортларында юкка гына безгә - укытучыларга - психология фәнен укытмадылар. Ярый да зур мәктәпләрдә психологлар эшли, безнеке кебек кече мәктәпләрдә, авыл мәктәпләрендә баланың рухи халәтен тоеп, психологик ярдәм күрсәтү сыйныф җитәкчесе һәм фән ияләре өстендә. Бигрәк тә, мәктәпкә яңа гына килеп кергән беренче сыйныф укучысы безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Алар яңа дөньяга килеп кергән кебек, бар да ят була. Шул вакытта сыйныф җитәкчесе аларның ышанычлы терәгенә, киңәшчесенә, саклаучысына һәм яклаучысына әйләнә. Алга таба балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен ачыклыйсың һәм сәләтләрен үстерүгә булышасың. Башлангыч сыйныфларда дүрт ел буе укучыларның үсешен күзәтәсең, алар үз балаларың кебек күңелеңә кереп урнаша. Ни кызганыч, дүртенче сыйныфны тәмамлауга, алар китә дә бара. Икенче елны, беренче сентябрьдә бу балалар тудырган бушлык хисен, үзләренең кызыксыну тулы күзләре белән мөлдерәтеп караган, риясыз, самими, “беренче”ләр тутыра. Менә шулай еллар арты еллар уза. Шунысы сөенечле, балаларыбыз укып чыгып төрле үрләр яулый, һәркайсы тормышта үз урыннарын таба баралар. Безнең хезмәтебез җилгә очмый, димәк. Михаил Светлов “Чын укытучы – сине һәрчак тәрбияләп торучы түгел, ә сиңа үз -үзең булып калырга ярдәм итүче ул” , - дигән. Мин бу сүзләр белән килешәм. Без балаларны төрле төстәге кәефләре белән, төрледән - төрле холык - фигыльләре һәм темпераментлары белән, ничек бар - шулай кабул итәбез. Бер балага ярамаган тәрбия чарасы,икенче балага туры килмәскә мөмкин. Укытучы, шуңа күрә, һәрчак эзләнүдә, үз - үзен үстерүдә. 21нче гасыр баласын укыту - тәрбия кылу укытучы алдына бик зур бурычлар куя. Укытучы да заман белән бергә атларга, бер адым да артка калмыйча, яңа алымнар, методлар, технологияләр үзләштерергә бурычлы. Шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Башлангыч класслар программасында каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.
Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, презентация-дәресләрне ешрак үткәрергә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Шул максаттан оештырылган экскурсияләр, рольле уеннар кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле була. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп, индивидуаль бирергә тырышам.
Әлеге технологиягә нигезләнеп эшләү укучыларны иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль уйларга өйрәтә. Бу өлкәдә минем укучыларым арасында уңышларга ирешүчеләр дә бар.
Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да ,иген үстерүче дә аның боек исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык - аналар сабырлыгына тиң.
Уйлап карасаң, укытучы булу бик җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!
...Хәтер йомгагымны сүтеп, күпме хатирәләрне яңарттым... Бэхетлемен! Искә алып сөйләр сүзләр бар, яраткан хезмәтем, газиз балаларым, иң зур терәгем - тормыш иптәшем.
”Тормыш йомгагын яңадан җыя аласың, үзгәртәсең килсә, үзгәрт язмышыңны”, - дисәләр, беләсезме нишләр идем? Беләсез, билгеле. Бернәрсәне дә үзгәртмәячәгемне. Бу җир йөзенә укытучы булып хезмәт итәр өчен туганмын. Укытучылык - тормышым бүләк иткән мактаулы хезмәтем. Шуның белән яшим, сулыйм, яратам. Минем өчен иң зур бүләк – белемле укучымның җылы карашы.
Яшермим, бик авыр мизгелләр дә була. Әмма сыйныфка килеп кереп, балаларның самими йөзләрен күрүгә, бөтен авырлыклар онытыла. Кайвакыт: “Укытучы һөнәрен сайламаган булсам, кем булыр идем икән?” - дигән сорау килә. Юк, гомеремне яңадан башларга туры килсә дә, яңадан шушы авыр да, искиткеч җаваплы да, ләкин бик кирәкле дэ хезмәт юлыннан үтәр идем.
Хезмәт эшчәнлегем дәверендә берничә чыгарылыш булды. Барлык укучылар да үз юлларын таптылар. Мәктәпне тәмамлаган укучыларым арасында шушы юнәлештә училищеда белем алучылар да бар. Моның өчен, әлбәттә, бик тә сөенәм . Димәк, хезмәтем бушка китмәгән.
Мин - укытучы! Бу сүзне курыкмыйча, горурланып әйтә алам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эссе. Мин - укытучы.
"Мин - укытучы" темасына эссе....
Эссе.Мин-укытучы.
Эссе.Мин-укытучы....
Эссе "Мин-укытучы"
Эссе учителя начальных классов Шайхелмардановой Н.А....
Эссе "Мин-укытучы".
Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кеч...
Эссе.Мин- укытучы
Эссе...
Эссе "Мин-укытучы"
Кешенең якты хыяллары, иң матур истәлекләре балачагы яки үсмер еллары белән бәйләнгән. Мин кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Бала вакытта бертуганым белән гел “укытучылы” уйный идек....
Эссе "Мин-укытучы"
Укытучы – иң гүзәл кеше. Укытучы исемен йөртү – үзе бер горурлык ул. Гомер-гомергә укытучы һөнәре – иң күркәм, хөрмәткә лаек һөнәрләрнең берсе булып саналган. Укытучы һәрвакыт тормыш...