.[п] авазы,П п хәрефләре
план-конспект урока (1 класс) на тему

1сыйныфта әдәби укудан п авазы ,Пп хәрефләре белән танышалар. Авазны ишетә, әйтә белергә, п хәрефе кергән сүзләрне укырга өйрәнәләр. Дәрестә сөйләм теле, фикерләү күнекмәләрен үстерү өстендә эш алып барыла. Экологик тәрбия бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_p_avzy_pp_hr_word.docx20.16 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.[п] авазы,П п хәрефләре.

Максат: П п хәрефләре, [п] авазы белән таныштыру;

Пп хәрефләренең график формасын үзләштерү; аваз кушылмалары, сүз, җөмлә уку күнек

мәләрен формалаштыру.

Бурычлар:

-Укучыларның уку  күнекмәләре булдыру

- безнең якларда кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү;  

-логик һәм иҗади фикерләү, хәтер, игътибар һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү;

-балаларда табигатьне ярату хисе һәм кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

УУГ формалаштыру:

Шәхси: укуга кызыксыну уяту.

 Регулятив:сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру? Үзеңә бәя кую.

Танып-белү: аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау. Коммуникатив: иптәшеңне, укытучыны ишетә һәм тыңлый белергә, үз фикереңне төгәл әйтә белергә өйрәнү.

Дәрес тибы: яңа белем бирү һәм күнекмәләр формалаштыру.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья .

Эш формалары: фронталь, парлап, индивидуаль.

Җиһазлау. Кисмә хәрефләр, җимлек, компьютер , кош рәсемнәре, презентация                

Материал. И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова”Әлифба”68-69 бит

                    Методик ярдәмлек “Әлифба белән ничек эшләргә?”

                    Т.Р.Шакирова “Кошлар” 24-25 бит

Дәрес этабы

Максат

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.Оештыру өлеше (укучылар

ның эшчәнлеккә кереп китүләре)

Укучылар

ны эшчәнлек

кә кертеп җибәрү

- Балалар, карагыз әле,безгә бүген күпме кунаклар килгән.Әйдәгез,алар белән исәнләшик әле.

- Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле иртә, балалар

  Кәефләрегез ничек соң?

Әлифба дәресен башлыйбыз. Без бүгенге дәресебезгә кунаклар  чакыр-дык. Әйдәгез, алар алдында үзебезнең булганлыгыбызны, тырышлыгы-бызны, белемле булуыбызны күрсәтик әле.

Исәнләшү.

 -Исәнмесез, саумысез?

- Имин үтсен көнегез!

-Кояшлы иртә кебек

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек

Белемнәрне актуальләштерү

“Яңа белем ачу” өчен кирәк булган материалны табу.

1.     Кыш турында кереш әңгәмә.

-   Укучылар, хәзер нинди ел фасылы?

 - Кыш көне табигать нинди була?

- Кышкы айларны санап чыгыгыз әле

- Сез кышны яратасызмы?

- Кышын нинди уеннар уйныйсыз?

2.   Ә хәзер сезнең белән бер уен уйнап алыйк. Ул: “Плюс”, “Минус”дип атала. ( Укытучы укыган җөмләләр дөрес булса, “+”, ә дөрес булмаса, “-“ куела.)

·  Кыш җитүгә җир өсте ап-ак кар  белән капланды

· Тупыл һәм миләш агачлары яфракларын әле һаман коймадылар.

·   Балалар тауга чана шуарга йөриләр.

·   Барлык үсемлекләр дә кышын кибеп сулдылар.

·   Кошлар җылы якларга китеп беттеләр.

·  Безнең якларда да кайбер кошлар кышларга калдылар.

3.    Җаваплар тикшерелә. Укучылар  нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә кала икән соң?

-Кышын алар өчен нәрсә куркыныч? Слайд 2

-Алар  ничек тукланалар?

- Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

-Ә кайсыларыгыз җимлекләр куярга өлгердегез инде?

-Менә рәхмәт , балалар, сез бик җитез икәнсез. Бик дөрес эшләгәнсез, кошлар - безнең дусларыбыз, ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк. Слайд3

 

Кыш

Салкын, кар ява.

.декабрь, гыйнвар, февраль

Чана, чаңгы шуабыз

(+)

(-)

(+)

(-)

(-)

(+)

чыпчык, ала карга, пес-нәк, саескан, карабү-рек, тукран, үрмәләч, сызгырак чыпчык, миләш чыпчыгы

- салкыннар, ачлык

-җимлекләр куя алабыз

Ф  и  з   м  и  -к  а

Әкрен генә басабыз.

Әзрәк уйнап алабыз.

Тиз-тиз чүгеп алабыз

Аннан туктап калабыз.

Уңга таба бөгелик,

Сулга таба бөгелик.

Салмак кына әйләник.

Җайлап кына утырыйк.

( укучылар торып баса-лар, кара-каршы басып, чәбәк-чәбәк уйныйлар)

.Яңа белем ачу

Мәсьәләне ачыклау, чишү юлларын табу.

Укучылар мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын табыйк әле:

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен-кышын

Салмый сары

Алъяпкычын

-Нәрсә булыр икән?

Әйе, укучылар сез бик тиз җавап бирдегез.(Рәсеме күрсәтелә) Хәзер песнәк сүзендәге безгә таныш булган  авазларга  анализ ясыйк әле.

[Э]-

[С]-

[Н]-

[Ә]-.

[К]-.

Укучылар , бу сүздә сезгә нинди аваз таныш түгел?

Әйе, [п] авазы безнең өчен таныш түгел.

Димәк, укучылар без бүгенге дәрестә [п] авазы һәм П п хәрефләре белән танышырбыз. Песнәк сүзен берничә тапкыр кабатлагыз

Хәзер [п] авазы белән сүзләр уйлап карагыз слайд 4

2.[П] авазы белән таныштыру.

  -Бүген без нинди яңа аваз өйрәнәбез?

 

Авызларыгызны фонетик күнегүгә әзерләгез. Кулларыгызга көзгеләрегезне алыгыз

Песнәк

 нечкә сузык аваз

саңг. тартык аваз,  парлы яңг. тартык аваз, парсыз нечкә сузык аваз

саңгырау тартык аваз, парлы

-[п] авазы

балалар кабатлыйлар

укучылар п авазы кергән сүзләр әйтәләр)

- [П] авазын өйрәнәбез.

һәр укучы яңа авазны көзгедән карап әйтергә өйрәнә.

. Беренчел ныгыту.

Яңа белемне ныгыту, кабатлау.

Фонетик күнегү.

   па-па-па-     пар

   пә-пә-пә-     пәке

пу-пу-пу-    пумала

 по-по-по     поши слайд

Хәзер уң кулыгызны авызыгызга куеп, [п] авазын кабатлагыз һәм тартыкмы, сузыкмы икәнен билгеләгез.

 Бу авазны әйткәндә , авызда һава тоткарлана. Ул сузыклар янында гына укыла. Димәк, П тартык аваз .[П] авазы саңгыраумы, яңгырау тартыкмы?. Таблицага карыйк әле парлымы яки парсызмы? Димәк, [П] авазы саңгырау, парлы тартык аваз.-Без танышкан [п] авазының исеме пэ дип атала

“Кем тизрәк?” уены.

    Тактада предмет рәсемнәре ясалган таблица. Мәсәлән, китап, дәфтәр, шкаф, пенал, ручка. Шул рәсемнәр арасыннан п авазы булган предметларның исемнәрен тиз генә әйтеп,күрсәтеп барырга кирәк.(Бу уен п авазын танып-белүгә, аны ныгытуга бик зур ярдәм итә)

П п  хәрефләре белән таныштыру. Сүзләрне уку өчен авазларны дөрес әйтә, ә уку, язу өчен хәрефләрне танып дөрес яза белергә кирәк. Мин сезгә [п] авазы хәрефләрен күрсәтәм. Баш П ( җөмлә башында, кеше исемнәрендә языла), юл п.слайд слайд 5

Укучылар укытучы артыннан кабатлый

Саңгырау тартык

Парлы.

Пэ

Укучылар п авазы булган предметларның исемнәрен табып әйтәләр

.Яңа белемне белемнәр системасына кертү,кабатлау,ныгыту.

. Парларда эш: элементлардан П п хәрефләрен җыю.

Дәреслек белән эшләү.

Дәреслектә бирелгән рәсем буенча предмет исемнәрен атау, шул сүзләргә иҗек аваз анализы ясау,  җөмләләр төзү. Хор белән“ачык” һәм “йомык” иҗекләрне уку. Слайд 6,-9

Укучылар парларда эшлиләр

Ф  и  з   м  -к  а

Нәни дусларым” җыры-на бию элементлары башкару

Ныгыту

1.“Чылбыр тәртибендә уку.

2. Серле таяк сүзләрен уку: бар-пар, бот-пот, арба-арпа, бәке-пәке.Бу сүзләр ничек ясалган?

3.Текст өстендә эш

Экранда җимлеккә килгән кошлар рәсеме .Укучылар җимлеккә килгән кошлар арасында исемендә п хәрефе булган кошларны табып әйтәләр

        Песнәкләр – бик хәрәкәтчән кошлар. Алар бер агач ботагыннан икенчесенә сикереп уйныйлар, башаркан торырга яраталар, ботакта атыналар, хәтта иң нечкәсендә дә асылынып кала алалар. Бу очракта аларга озын һәм очлы тырнаклары ярдәмгә килә. Хәзер сезнең белән песнәкләр турында бер текст укып алырбыз.Игътибар белән тыңлагыз һәм түбәндәге сорауга җавап әзерләгез:

-Балалар канатлы дусларына ничек ярдәм итәләр?

1 укучы укый.. Нәтиҗә чыгару: әсәр безне нәрсәгә өйрәтә?

1 хәрефне алышты-рып ясалганнар.

б-п хәрефләре алышынып яңа сүзләр ясалган.

Песнәк, чыпчык

Җаваплар тыңлана Без кошларның дус-лары, аларга ярдәм итәргә, җимлекләр куярга, җимнәр салырга тиеш-без.Безнең бурыч - табигатебезне, кошлар-ны,әйләнә-тирәбезнең иминлеген саклау.

Эшчәнлекне бәяләү.

Укучылар

ның эшчән-лекне ничек башкару-ла-рын, белем-нәрне үз-ләштерүлә

рен аңлау-лары.

Балалар дәресебез ахырына якынлашты.

-Сез бүген нинди аваз белән таныштыгыз?

-Нинди хәреф белән таныштык?

 Дәрес ошадымы?

Нинди яңалыклар алдыгыз?

 Кәефләрегез ничек?

Дәрестә бик теләп катнаштыгыз. Рәхмәт.

.

[п] саңгырау, парлы тартык авазы

П п хәрефләре белән

смайликлар ярдәмендә күрсәтәләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

[з] авазы, З, з хәрефләре

I сыйныфта әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе...

Тема:[д ]авазы Д,д хәрефләре

Дәреслек:Әлифба.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина....

ТАРТЫК (Ч) АВАЗЫ, Ч, ч ХӘРЕФЛӘРЕ

Ч хәрефен, (Ч.ч) авазын өйрәнү....

Тартык [ч] авазы, Ч, ч хәрефләре

1 сыйныфта ӘЛИФБА дәресе...

Әдәби уку дәресенә технологик карта. Тема: [ч] авазы, Ч,ч хәрефләре.

                 Укучыларны тартык[ ч] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру ,язырга өйрәтү; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе форма –...

[р]авазы һәм Рр хәрефләре

Дәрес укчыларның иҗади эшчәнлеген, фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм телләрен баетуга, универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга  юнәлдерелгән....