Открытый урок на тему "Дару үләннәре"
видеоурок по окружающему миру по теме
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре Совет районы 79нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Имаева Римма Рәүф кызы
Дәрес темасы: Дару үләннәре
Дәрес төре: Яңа теманы аңлату дәресе
Максат:
1. .Дару үләннәре белән таныштыру ,танып белергә өйрәтү,аларның сәламәтлек өчен файдасы турында өстәмә белем бирү.
2.Үтелгән грамматик материалны искә төшерү,сүзлек байлыгын арттыру, текстны укып эчтәлегенә төшенү. 3. Табигатькә , үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау:
Мультимедиа проекторы, компьютер.
Дәреслек: Хәйдәрова Р. З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк – Казан: Мәгариф, 2014, 45-46 б.
Дәрес барышы.
1Исәнләшү -Исәнмесез, укучылар. -Хәерле көн. -Дәресебезне башлыйбыз.
2Дежур укучы белән әңгәмә
- Бүген сыйныфта кем дежур? -Сыйныфта кем юк? -Бүген ничәнче октябрь? -Бүген атнаның нинди көне?
II. Актуальләштерү
1Сорау-җавап әңгәмәсе
-Урамда кайсы ел фасылы?
-Урамда көз.
-Бүген урамда көн нинди?
-Бүген урамда көн салкынча.
-Кар явамы?
-Әйе кар ява.
2Фонетик күнегү ( слайд№1)
Ү – үс - үсә - үсәләр
Ү - үлән – үләннәр
- Бик яхшы. Әйдәгез, бу сүзләрнең русчага тәрҗемәсен искә төшерик.
- Укучылар, бу сүзләр белән сүзтезмәләр,җөмләләр уйлап әйтегез.
III. Өй эшен тикшерү
43 нче бит,7нче күнегү (рәсемнәр урынына сүзләр куеп,иптәшең белән сөйләшергә)
- Хәзер елның кайсы вакыты.?
- Табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
IV. Яңа тема белән таныштыру
- Укучылар алдына максат кую. (слайд №2)
- Укучылар, сез “Табигать – яшел даруханә” дигәнне ничек аңлыйсыз?
- Әйе, безнең бүген өйрәнеләчәк тема : “Дару үләннәре”. Без бүген аларның татарча атамаларын өйрәнербез, аларның файдасы һәм аларның кайда үскәннәре турында белербез. Чыннан да, күпчелек витаминнар һәм дарулар үсемлекләрдән әзерләнә. (слайд №3)
(слайд №4) ( Кычыткан рәсеме,русча тәрҗемәсе)
(слайд №5) Июньнән көзгә кадәр чәчәк ата.Яфракларын июнь-июль айларында чәчәк аткан вакытта җыялар.
Медицинада 17 гасырдан ук яфрагын дару үсемлеге итеп файдаланалар. Кычыткан яфрагы кан агуны туктату өчен, анемиядән, ашказаны-эчәк авырулары булганда кулланалар.
Кычыткан суы чәчне ныгыту өчен менә дигән. Берничә сабак кычыткан өзеп, яхшылап салкын суда юалар да, өстенә кайнар су агызып, 1 сәгать тоталар. Бераз су кушып чәчне чайкасаң, ул матур булып ялтырап торыр.
(слайд №6)( Бака яфрагы рәсеме,русча тәрҗемәсе)
Июнь уртасыннан көзгә кадәр кадәр чәчәк ата.
Медицинада яфраклары кулланыла. Яфракларыннан ясалган сыек ботканы яраларга, шешләргә, фурункулларга, сөялләргә, экземаларга ябалар. Төнәтмәсен бронхит, бронхиаль астма, коклюш, туберкулёздан файдаланалар. Препаратларын холецистит, дизентерия, колитлар, малярия, дерматитны дәвалаганда кулланалар.
Үг
(слайд №8)( Үги ана яфрагы рәсеме,русча тәрҗемәсе)
(слайд №9)Апрель-майда чәчәк ата.
Дару итеп яфраклары һәм чәчәк кәрзиннәре кулланыла. Фурункулез һәм яраларны төзәтү өчен яңа өзелгән яфракларын авырткан урынга ябалар. Яфраклар төнәтмәсен һәм кайнатмасын үпкә авыруларыннан файдаланалар
( Мәтрүшкә рәсеме,русча тәрҗемәсе)
Июль-августта чәчәк ата.
Дару итеп үләнен файдаланалар. Аны чәчәк аткан вакытында чәчәкле өске өлешен кисеп җыялар.Аның препаратлары тынычландыралар ашкайнату һәм бронх бизләре эшчәнлеген көчәйтәләр. Йокысызлыктан, аппетитны ачу өчен, гастриттан файдаланалар.
Мәтрүшкә аш тәмлеткеч буларак та, төрле авыруларны: үзәк нерв системасын, сулыш юлларын, эч авыртуларын, салкын тигәнне дәвалаучы буларак та хезмәт итә. Шулай ук аны чәй, сабын, духи һәм одеколон ясаганда да бик теләп кулланалар
, “Мәтрүшкәләр” җыры яңгырый
V. Физминут
VI.Ныгыту. Дәреслек белән эш.
1Сүзлек эше (слайд №12)
туган як –родной край
болыннар-луга
урманнар-леса
сәламәтлек-здоровье
файдалы-полезный
2 “Дару үләннәре” хикәясе
а) текстны тыңлау
б) текстны чылбырлап уку һәм тәрҗемә итү
-Яхшы,балалар,хәзер 45нче биттәге 6нчы күнегүне язмача эшлибез.Хикәядән дару үләннәренең исемнәрен табып,дәфтәргә язабыз,тәрҗемә итәбез.1укучы тактада эшли.(тикшергәндә укучылар арасында үз тикшерү була-партадаш дуслар бер-берсенең дәфтәрен тикшерә),тактада эшләүченеке тикшерелә,тактадагы дөрес җавап белән чагыштырыла,
8нче күнегү язмача эшләнә. Укучылар ,8нче күнегүдәге рәсемдә сез нинди дару үләннәрен күрәсез?
- Беренче рәсемдә - кычыткан
- Икенче рәсемдә - бака яфрагы
- Өченче рәсемдә - үги ана яфрагы
- Дүртенче рәсемдә - мәтрүшкә
Яхшы,бу сүзләр белән җөмләләр төзибез,кем авырсына сүзтезмә төзи.
- Ә хәзер берничә диалог укып алабыз.Бу диалоглар 46 биттә. (укучылар парлап диалогларны укыйлар)
VII Йомгаклау (сорау-җавап әңгәмәсе)
-Балалар, дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Нинди яңа сүзләр өйрәндек?
Дару үләннәрен үз вакытында җыярга, аларны күләгәле җиләс урында киптерергә кирәк. Аннан соң тамыр, яфракны вакларга кирәк. Чәчәкләр шул килеш кенә кулланыла. Аларны саклауның билгеле вакыты бар: үлән, яфрак һәм чәчәкләр – 1-2 ел, җимеш – 2-3 ел, тамыр 3-5 елга кадәр саклана.
Табигать безгә сәламәтлегебез өчен күп төрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә, аларның кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә генә кирәк.
Мин сезгә биремнәр таратам,нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз.
Урманнарда ...үләннәре күп.Дару үләннәре ... өчен файдалы.Дару үләннәрендә...күп.Без бу дәрестә дару... өйрәндек.Алар... ,... ,..., ...
Укучыларга билгеләр куела
VIII. Өй эше
Сыйныф 4төркемгә бүленә,һәр төркем өйрәнгән дару үләнен алып проект эшли.
Слайд
Беркайчан да рәнҗетмәгез,
Табигать ул – Җир Ана.
Табигатьнең якын дусты
Булсын иде һәр бала.
Балалар,дәрес тәмам,игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Открытый урок, проведённый в рамках «Дня открытых дверей» для родителей по теме «Урок здоровья» «Be healthy, wealthy and wise!» Советы, как быть здоровым и успешным.
Тип урока:Закрепление знаний(рекомендация, советы по режиму дня)Цели: - развитие коммуникативных умений в говорении, чтении, ау...
Открытый урок по математике по учебнику Л.Г.Петерсон (4 класс, 2 часть, урок № 3) по теме: «Сложение дробей с одинаковыми знаменателями». Урок открытия новых знаний. в 4 классе
Урок построен в соответствии с технологией деятельностного метода....
Конспект открытого урока на районный конкурс-фестиваль « Открытый урок».
Конспект открытого урока по окружающему миру во 2 классе на тему " Вокруг света с фотоаппаратом" с использованием передовых педагогических технологий....
Открытый урок во 2 классе по теме " Clothes" УМК" Forward",открытый урок в 1 классе по теме " Моя семья"
Певый урок апробировался на экспериментальной площадке с 2010-2013...
Конспект открытого урока русского языка. 4 класс. Конспект открытого урока русского языка. 3 класс.
Тема «Правописание окончаний имён существительных в дательном падеже». Тема «Упражнения в правописании слов с проверяемыми безударными гласными в корне»...
5 раздел. Мероприятия. Дни открытых дверей (открытые уроки). Урок математики в 1 классе по теме:"Обобщение изученного". Султанова С.В.
5 раздел. Мероприятия. Дни открытых дверей (открытые уроки).Урок математики в 1 классе по теме: "Обобщение изученного". Султанова С.В....
3.3.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков на МО муниципального уровня (экспертный лист , протокол посещения первого открытого урока).
3.3.Совершенствование методов обучения и воспитания через проведение открытых уроков на МО муниципального уровня (экспертный лист , протокол посещения первого открытого урока )....