: Белем сыйфатын күтәрүдә кулланылган чаралар.
статья на тему

Гайфуллина Гильсина Махмутовна

МәктМәктәп - искиткеч дөнья. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул  балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья.

   Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

       Һәркемгә белем алуга мөмкинлек арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә реаль ярдәм итүче чараларның иң үтемлесеннән берсе - информацион-коммуникатив технологияләрне файдалануны киңәйтү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon pedsovetta_chygysh.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә  муниципаль  районы   Комыргуҗа урта  мәктәбе

Яңа Җөлби филиалы

Тема:   Белем   сыйфатын  күтәрүдә  кулланылган  чаралар.

Башлангыч  сыйныфлар укытучысы: Гайфуллина Г.М.  

      Мәктәп - искиткеч дөнья. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул  балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья.

   Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

       Һәркемгә белем алуга мөмкинлек арттыруга һәм белемнең сыйфатын күтәрүгә реаль ярдәм итүче чараларның иң үтемлесеннән берсе - информацион-коммуникатив технологияләрне файдалануны киңәйтү.

    Компьютер, күрсәтмәлекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә. Дәресләрдә мөмкин булган кадәр   Интернет – технологияләр кулланып белем бирү – көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп бара. Бүгенге көндә  кабинет  Интернет челтәренә тоташкан.

    Информацион технологияләрне куллану баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен үстерә, кул чукларын камилләштерә,  пространствода ориентлашуны ныгыта.

  Мәктәпнең башлангыч укытуда яңалыклар көн саен туып тора. Аларны иҗади файдалану –һәр укытучының мөһим бурычы. Бу безгә дәресләрнең нәтиҗәлеген күтәрүдә, укучыларга ныклы белем һәм күнекмәләр бирүдә зур бурычлар йөкли.   Балаларның акыл һәм фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү, башка төр сәләтләрне үстерү кебек, даими алып барылырга тиеш. Ул күнегүләрне даими үтәгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Бу проблеманы хәл итү өчен, мин педагог-новаторларның алдынгы  тәҗрибәсен өйрәнүне, аларны үз практикамда куллануны максат итеп куйдым.

Һәр дәрес башында  пышылдап уку өчен укучыларның өстәлләрендә әдәби китаплары бар.

Амонашвили  тәҗрибәсенә нигезләнеп, дәресләрдә уен элементлары кулланам. Чөнки кече яшьтәге мәктәп баласының укуга омтылышын ныгытуга, күзәтү эшчәнлеген арттыруда, танып – белү активлыгын үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Дәресләргә кунак булып килгән әкият геройлары дәрескә тагын да җанлылык өсти. Укучылар урмандагы дуслары, Кыш бабай, почтальон алып килгән биремнәрне кызыксынып һәм нәтиҗәле итеп башкаралар. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: дәресне сюжетлы уеннарга, әкиятләргә нигезләнеп үткәрү  тагын да отышлы. Мәсәлән, “Килешләр иленә сәяхәт”, “Татар халык авыз иҗаты”, “Әдәплелек иленә сәяхәт” дәресләрен әйтә алам. Шулай ук дидактик уеннардан файдаланам: алма җыю, зоопаркта һ.б.ш.

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген оештыруда укытуның актив формаларын куллану төп факторларның берсе булып тора. Шуны истә тотып, үз практикамда әкият – дәрес, сәяхәт – дәрес, ярыш – дәрес кебек формаларны кулланам.

 Дәресләрдә укучыларга проблемалы сораулар бирү аеруча отышлы. Чөнки бала әзер мәгълүматны түгел, ә бәлки үзе фикер йөртү аша кирәкле белемнәрне эзләп таба. Проблемалы сорауларга җавап бирү өчен укучыга уйланырга, эзләнергә, элек алган белемнәренә мөрәҗәгать итү кирәк.

Башлангыч сыйныфта укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә игътибар зур булырга тиеш. Шуңа күрә мин һәр дәрестә укучыларның сөйләмнәрен үстерүгә игътибар итәм. Балаларның фикерләре белән кызыксынам: “Синеңчә ничек?”, “Син ничек уйлыйсың?” кебек сораулар бирәм, үз җавапларын дәлилләргә кушам.

Укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, дәресләрдә дифференцияле биремнәр бирәм. Аларны гаҗәеп кызыклы “Нәни ачышлар аланына”, “Серле хәзинә”дөньясында туган телебезнең кыйммәтле энҗе бөртекләрен табарга өйрәтәм. Мәсәлән, билгеле бер темага табышмаклар табып килергә бирәм, китапчык ясап, табышмаклар тупларга  яки бер  темага карата табышмак иҗат итәргә.

Укучыларның мөстәкыйльлеген һәм иҗади активлыгын үстерү максатыннан дәресләрдә укучыларның мөстәкыйль эшләүләренә зур игътибар бирәм. Мәсәлән математика дәресендә телдән исәпләүне тикшерү һәм ныгыту өчен Аделгә баганалап бүлүгә мисаллар бирсәм, Мөслимәгә баганалап тапкырлауга; Рафиска арефметик гамәлләрнең эшләнү тәртибе буенча, цифрларны дөрес язу күнекмәләрен ныгыту өчен биремнәр бирелә.  Шулай ук мөстәкыйль рәвештә тәҗрибәләр, күзәтүләр ясау, фикерләү таләп итүче мәсьәләләр чишү, хикәя язу өчен үзлекләреннән план төзү һ.б. биремнәр дә бирәм.  Өй эшләрен биргәндә дә балаларның мөмкинлекләреннән чыгып һәм истә тотып эш төрләрен бүләм. Литературное чтениедән шигырь ятларга икән, икесенә тулысы белән ятларга, ә Рафиска   авыррык текстларның яртысын яки үзе булдыра алганча да мөмкин. Татар теленнән дә  Рафиска  һәрвакыт башкалар белән бер үк төрле өй эшен биреп булмый. Аңа җиңелрәк күнегүләр бирелә яки өй эшен эшләгәндә иптәшләренә ярдәм итүләрен үтенәм. Болай эшләгәндә алар тагын да бер-берсенә якынаялар, үзләренең белем күнекмәләрен ныгыталар.

Дәресләрдә хәтер диктантлары язу, геометрик фигураларны чагыштыру, “Игътибарлы бул!”, “Кайсы артык?” уеннарын куллану укучыларның фикерләвен, күзәтүчәнлекләрен арттырырга ярдәм итә. Математика дәресләрендә бу юнәлештә күнегүләр эшләтәм:

а) саннар рәтен дәвам итәргә: 1, 3, 5… 5, 10, 15…

б) ишетеп истә калдырырга: 20, 30, 40…

в) логик мәсьәләләр чишү.

  Укучылар мавыктыргыч формадагы күнегүләрне дә яратып чишәләр: кроссвордлар, ребуслар, логик лото, математик лото һ.б.

  Күрсәтмә ярдәмлекләр куллану дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә. Дәрес темасына кагылышлы төрле проблемалар китереп тудыру аркасында, укучылар кызыксынып проблеманы чишү юлын эзлиләр. Дәресне кызыклы, эшлекле теләк белән алып барам. Яшь үзенчәлекләренә карап физкультминутлар үткәрәм.

Мисал өчен татар  теле дәресен алыйк. Дәрес темасы - “Сыйфат”. Укучылар белән сүзлек диктанты язабыз. Беренче үзләренең эшләрен тикшерәләр, аннан  бер-берсенең эшен тикшерәләр. Соңыннан артык сүзне табып астына сызарга кушам. Укучылар үз җавапларын дәлилләп күрсәтергә тиешләр, ягъни, ни өчен шул сүзне артык дип саныйлар. Шулай итеп дәрес темасын укучылар үзләре китереп чыгаралар. Кагыйдәсен искә төшерәләр,сорауларын әйтәләр һәм мисаллар китерәләр. Шул сүз белән җөмләләр төзеп әйтәләр. Иң матур җөмләне дәфтәрләргә язалар. Үзләре үк нәтиҗә дә ясыйлар.

Без сыйныф белән табигатькә экскурсиягә чыгарга яратабыз. Табигатькә чыккач, кыш көне табигатьнең әкияттәгедәй сихрилегенә,  көз көне һәр агачның үзенә бер төрле төскә ия булуына игътибар итәбез. Мәктәпкә кайткач, бу турыда хикәяләр язабыз, иллюстрацияләр ясыйбыз. Ә яз көне дару үләннәрен танырга өйрәнәбез. Алар турында мәгълүмат туплыйбыз, гербарийлар ясыйбыз.

Гомумән, нинди генә эш төре алсаң да, бала өчен аңлаешлы, кызыклы булырга тиеш.

      Без,  сыйныф җитәкчеләре,  мәктәптә үз фәннәребез  буенча белем бирүдән тыш,  укучылар белән төрле чаралар үткәрәбез,  балаларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнәбез,  әти - әниләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Гомумән, бала күңеленә иң якын торучылар да алар бит. Бу урында Илдар Юзеев шигырен искә аласы килә: "..Кояш мәңге нур чәчәр... Ә менә Кеше күңелендә Кояш батса, Җир ничек яшәр?” Эшлекле, булдыклы, тәвәккәл яшьләр тәрбияләүдә армый – талмый эшлик һәм балаларыбыз күңелендәге җылы, якты кояшны сүндерми саклап калыйк.

     Балалар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында  конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз.

 Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим.

   Чыгышымны Фəнис  Яруллинның шигырь юллары  белəн  тəмамлыйсым  килə.

Укытучым!   Яшəгəн һəр  көнең,

Эшлəгəн һəр эшең   Сузылсын  якты бер нур булып.

Сайлаган  юлыңа  Гомерең  буена   Рəхмəтлəр өелсен тау булып.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения "Тема семьи в русской народной сказке "Белая уточка"

Представлен конспект урока чтения во 2 классе по программе «Начальная школа ХХIвека». Целью урока является анализ сказки, раскрытие темы семьи, добра и зла, воспитание нравственных качеств: дружбы, чу...

Урок литературного чтения В.Белов "Малька провинилась"3 класс УМК "Школа России"

Урок литературногочтения по теме В.Белов "Малька провинилась"составлен с целенаправленным и систематическим использованием приема антиципации для усиления субъектной позиции младших школьников....

тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь"

Тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь" для учащихся 2 класса по УМК"Перспективная начальная школа" можно провести с целью проверки осознанности прочитанного....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

Белое на белом

Белое на белом...