1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы
рабочая программа (1 класс) на тему
1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
1_nche_syynyf_dbi_uku_esh_programmasy_rus_ttsrkeme_urmancheeva_r.e.docx | 41.1 КБ |
Предварительный просмотр:
Каралды МБ җитәкчесе: Рәхиева Ә.Н. МБ утырышы беркетмәсе № “ 25” август 2014 ел | Килешенде Уку – укыту һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары: Хәмидуллина М.З. “26” август 2014 ел | Расланды Мәктәп директоры Урманчеева Ә.Г. Приказ № 273 “27” август 2014 ел |
Казан шәһәре Идел буе районы
“78 нче гомуми белем бирү мәктәбе” нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Урманчеева Розалина Эльбрус кызының
1 СЫЙНЫФНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Укытучыларның педагогик киңәшмәсендә
каралды
Беркетмә № 1
“ 27 ” август 2014 нче ел
2014-2015
Тематик планлаштыру
Әдәби уку
Класслар 1 “Б” “В” “Г” “Д”
Укытучы: Урманчеева Розалина Эльбрус кызы
Сәгатьләр саны:
Барлыгы 35 сәгать; атнага 1 сәгать
Төп бүлекләр буенча
Бүлекләр | Сәгатьләр саны |
Әйдәгез танышабыз! | 1 |
Урман дусларыбыз | 2 |
Спорт бәйрәме | 2 |
Мәктәптә | 2 |
Йорт хайваннары һәм кошлары | 2 |
Бакчада | 2 |
Сәламәт бул! | 1 |
Ел фасыллары | 1 |
Безнең гаилә | 1 |
Кыш | 2 |
Татар халык ашлары | 1 |
Кунакта | 2 |
Кибеттә | 3 |
Без шәһәрдә яшибез | 1 |
Бәйрәмнәр | 3 |
Җәй | 9 |
Барлыгы: | 35 |
Планлаштыру түбәндәге программа нигезендә башкарылды:
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар. Р.З. Хәйдарова, Г.М. Әхмәтҗанова - Казан:ТКН, 2011.
Өстәмә әдәбият:
1. Р. З. Хәйдәрова, Л. Ә. Гыйниятуллина: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 1 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: 2012.
2. Р.З. Хәйдәрова Күңелле татар теле: Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (Рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 1сыйныф – Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.
3. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газетасы.
Әдәби уку буенча эш программасы (1 нче класс)
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:
- Төп гомуми белем бирү буенча Федераль Дәүләт Белем Стандарты;
- “Россия Федерациясендә Мәгариф турында” ФЗ 29.12.2012 нче ел, № 273;
- “Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасының башка телләре турында Закон” РТ Законы (28.07.2004 нче ел);
- “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча” Дәүләт Программасы, Министрлар кабинеты карары белән расланган, 25.10.2013 нче ел, № 794
- Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программа: Р.З. Хайдарова, Г.М. Ахметзянова, . - Казан: ТКН, 2011.
- Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районының “78 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең Төп белем бирү программасы.
- Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районының “78 нче урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең 2014-2015 нче уку елы өчен Уку планы.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм “Татарстан республикасы халыкларының телләре турындагы” Закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар. Татар теле, таянып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.
Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:
- башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;
- укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
- татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.
Укыту-методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Гомуми дидактик максатлардан тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларынтормышта телне куллану шартларына якынлаштыру);шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннәнһәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү принцибы да зур әһәмияткә ия.
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре “Татар теле һәм әдәби уку” предметы буенча 1 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:
- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Татар теленә өйрәтүнең предметара (регулятив, коммуникатив, танып белү) нәтиҗәләре:
- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
- дәрестә эш урының мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
- әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
- парларда һәм күмәк эшли белү;
- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, давам итә, тәмамлый белү;
- үрнәк буенча эшли белү;
- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
- аңлап укый белү;
- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.
- Сөйләшү.
Диалогик сөйләм.
1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80%ын сөйләшергә өйрәтә алу. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
- сайлаган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм:
- җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
- өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.
- Ишетеп аңлау (аудирование)
Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:
- нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
- ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
- Уку
Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
- татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү;
- транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру;
- интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү.
- сәнгатьле дөрес уку күнекмәләрен формалаштыру;
- уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмофкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.
- Язу
- 1 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләне дөрес язарга өйрәнү;
- иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру;
- дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.
- Күрсәтмәлелек әсбаплары:
- Фотосурәтләр.
- Язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, рәссамнар портретлары.
- Матур әдәбият китаплары.
- Таблицалар
- Карточкалар
- Информацион – коммуникатив чаралар:
- Аудио һәм видеоязмалар, мультфильмнар җыентыклары.
- http://www.irort/ru
- http://gabdullatukay.ru
- http://kitap.net.ru
- http://www.tatknigafund.ru
- http://belem.ru
- http://www.balarf.ru
- http://sabantuy.net
- http://www.tatar.kz
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3нче сыйныфның рус төркемнәре өчен контроль эш биремнәре
3нче сыйныфның рус төркемнәре өчен контроль язма эш биремнәре ике вариантта бирелгән....
1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы
Татарстан Республикасынын Мәгариф министрлыгы тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба» (а...
1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән календарь-тематик планлаштыру
Календарь- тематик планлаштыру Хайдарова Р.З. дәреслегенә нигезләнеп, атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде....
4 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен "Хәзерге заман hәм билгеле үткән заман хикәя фигыль формаларын кабатлау" темасының дәрес эшкәртмәсе (рефлексия дәресе)
ФГОС таләпләренә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсе....
1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы
1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча...
2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы
2 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча...
2 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән контроль эш
2 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән контроль эш биремнәре....