1 нче сыйныфта татар теле дәресе
план-конспект урока (1 класс) на тему
"Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр" темасы буенча кабатлау дәресе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
1 нче сыйныфта татар теле дәресе. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр | 25.9 КБ |
Предварительный просмотр:
Столбище урта мәктәбенең беренче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камалиева Мәдинә Салихулла кызының
1 нче В сыйныфындаүткәргән татар теле дәресе
Тема. Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр (кабатлау дәресе)
Максат: яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен кабатлау, аларны сөйләмдә
куллана белү;
әңгәмәдәшеңә сорау һәм җавап бирә белү;
табигать биргән байлыкларга сакчыл караш тәрбияләү.
Кулланылган материал: “Күңелле татар теле” дәреслеге һәм эш дәфтәре,
Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева;
укытучылар өчен методик кулланма Р.З.Хәйдәрова;
диск “Күңелле татар теле”;
татар теленнән интерактив дәреслек
Җиһазлау: яшелчә һәм җиләк-җимешләр(муляжлар), аларның рәсемнәре, “Яз һәм
бетер” тактасы, кәрзиннәр, һ.б.
- Дәресне оештыру.
а) сәламләү (исәнләшү) музыка яңгырый, балалар бер-берсенә карап елмаялар, исәнләшәләр
б) телдән аралашу
-Исәнме, Шамил!
-Исәнмесез, укытучы апа!
-Исәнме, Анжела!
-Исәнмесез, укытучы апа!
-Хәерле көн, укучылар!
-Хәерле көн!
в) Смайликлар белән кәефне күрсәтү
-покажите ваше настроение в виде различных смайликов
II .Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
- Фонетик зарядка
а-ә, у – ү, о- ө, ы-е(э),
-га/-гә, -ка/-кә, -ко/-кө, -кы/-ке(э);
-җы/-җе(э), -җи, җил, җиләк, чиләк
2.Кереш әңгәмә.
-Укучылар, сез дәрескә әзерме? Алайса, әйдәгез, сәяхәткә чыгабыз.1 минутка гына күзләрне йомыйк әле.
(Вы готовы к уроку? Тогда мы с вами будем путешествовать. Закрыли все глазки. Открыли. Куда мы попали?)
-Без кайда?
-Без бакчада.
-Бакчада нәрсәләр үсә?
-Бакчада кыяр........................................................... үсә.
-Рәхмәт,үскәнем.
2. “Нәрсә артык?” уены. (Тәлинкәдә яшелчәләр һәм бер җиләк.)
1) кыяр, помидор, шалкан, суган, сарымсак, борыч, җиләк
-Нәрсә артык? Ни өчен?
- Җиләк
-Җиләк нинди? (Обсудите в парах)
-Җиләк тәмле, кызыл, зур, баллы, файдалы.
-Җиләк кайда үсә?
-Җиләк бакчада үсә.
Молодец! Давайте мы с вами напишем это слово на своих досках.
Җи-ләк
Проверим, правильно ли написали?
-Проверь соседа по парте.
-Афәрин.
Игътибар!
2) Нәрсә артык? (Тәлинкәдә җиләк- җимешләр һәм бер суган)
Алма, җиләк, груша, банан, әфлисун, суган, виноград.
-Суган!
Суган нинди? тәмле, сары, әче, файдалы.
-Напишем су-ган.
-Тикшерәбез.
-Проверим соседа.
-Молодец!
-Запомните, ребята, как пишется слово суган.
-Почему надо запомнить?
-Чтобы писать без ошибок.
-Молодцы! Рәхмәт,балалар.
- Күнегүләр эшләү
-Игътибар! Тактага карыйбыз. Кем матур утыра?
Бирем 1. (Рәсем астына туры китереп сүзләр урнаштырырга)
-Подбери надписи к рисункам.
-Кем белә? (Балалар чиратлашып интерактив тактада эшлиләр)
-Молодцы! Давайте, сейчас читаем по порядку.
-Суган, кабак, бәрәңге, кәбестә, шалкан, кыяр, помидор, кишер (1-2 бала укый)
-Ай, рәхмәт. Афәрин.
-Кем әйтә? Бу нәрсә?
-Шалкан.
-Шалкан нинди? (Обсудите в парах – релли робин)
-Шалкан кайда үсә?
-Ә бу нәрсә?
-Кәбестә.
-Кәбестә нинди?
-кәбестә кайда үсә?
4.Физкульт минутка для глаз (Слайдта бирелгән күнегүләр белән күзләрне ял иттерәләр).
5.Аудирование
Бирем 2.
№1 Прослушайте (Обсудите в парах по 15 секунд - таймд пэа шэа) и укажите слова со звуком [к] :
кишер, кыяр, бәрәңге, суган, кабак, чөгендер (морковь, огурец, картофель, лук, тыква, свекла)
№2 Прослушайте и укажите слова состоящие из двух слогов:
№3 Вам надо найти слова, отвечающие на вопрос нинди? (подумай те, запишите и обсудите в парах – финк-райт-раунд робин)
матур, казый, тәмле, кыяр, бәрәңге, зур, кечкенә
№4 Прослушайте и скажите, кто не является персонажем сказки «Репа»
бабай, әби, әни, кыз, эт, песи, тычкан
Молодцы! Рәхмәт!
6. Бирем 2.
-Син нәрсә яратасың?
-Мин алма яратам.
-Анжела, спроси у соседа, любит ли она яблоко?
-Алсу, син нәрсә яратасың?
-Мин җиләк яратам.
Алсу, спроси у Амиры, любит ли она огурцы?
-Амира, син кыяр яратасыңмы?
-Ты хочешь поесть помидоры. Как ты спросишь у мамы, есть ли он (помидор)
-Әни, помидор бармы?
7.Бирем 3.
Спроси у друга, нужны ли ему эти овощи?
-Как ты скажешь, что тебе нужен помидор!
-Миңа помидор кирәк.
-тебе нужен виноград.
-тебе нужен огурец.
-Анжела, как ты спросишь чтоб тебе дали яблоко?
-Мә (алма урынына башка яшелчә бирелә)
-Юк, бу алма түгел. Бу кыяр.
(Балаларга кирәк яшелчә, җиләк-җимешләр бирелә)
-Рәхмәт. А теперь расскажите , что у вас на руках, какие они?
А теперь разложите фрукты и овощи в две корзины.
-Бу кәрзиндә яшелчәләр, икенче кәрзиндә җиләк-җимеш.
Әйдәгез, тикшерәбез.( 2 командага бүленәбез, 1 команда яшелчәләр турында, икенчесе җиләк-җимешләр турында сөйли).
-Бу кәрзиндә нәрсәләр?
-Яшелчәләр.
-Икенче кәрзиндә нәрсәләр?
-Җиләк-җимешләр.
А кто мне ответит нужны ли нам овощи и фрукты?
Правильно, овощи и фрукты нам всем нужны, потому что у них очень много витаминов. Когда мы растём, нам важно употреблять в пищу фрукты и овощи.
III.Нәтиҗә ясау
Сегодня вы мне ответили отлично. Молодцы, ребята. Покажите смайликами какое у вас настроение? Поделитесь, пожалуйста, с гостями свои впечатления.
-Рәхмәт, балалар.
-А теперь мы с вами оставшиеся время будем отдыхать и поиграть.
1)“Күрсәт әле, үскәнем!” (күмәк җырлы уен)
2) Пазлы-домино (группаларга бүленеп, яшелчә, җиләк-җимешләрдә пазлы җыялар, рәсемгә туры килгән җөмлә төзиләр.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.
Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...
3нче сыйныфта татар теле дәресе
ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә ...
"Фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы" 4 сыйныфта татар теле дәресе
4 сыйныф укучыларын татар телендә фигыльләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү өчен телебезнең хәзинәләреннән файдалану яхшы һәм үтемле булачак. Шул максатны күздә тотып бу дәрестә предметның хәрәкә...
3 нче сыйныфта татар теле дәресе "Зат алмашлыклары"
Татар телендәге “зат алмашлыклары” төшенчәсен рус телендәге “местоимение” төшенчәсе белән янәшә куеп, чагыштырып өйрәтү; зат алмашлыкларын сөйләмдә куллана белү күнекмәсе булдыру....
"Урман мәктәбендә кунакта" 4 сыйныфта татар теле дәресе эшкәртмәсе.
Укучыларның сүз төркемнәре турында алган белемнәрен ныгыту максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе ....
3 сыйныфта татар теле дәресе "Кушма һәм парлы сүзләр"
Кушма һәм парлы сүзләрне аера, дөрес яза белергә өйрәтү.Укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү. Белем алуга омтылыш,табигатькә,үсемлекләргә сакчыл караш ...