XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятында телне саклау мәсьәләләренең чагылышы
материал на тему

Исламова Айсылу Хакимулловна

Татар теле — һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. Белгәнебезчә, татар тел — ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге утыздан артык төрки телдән мондый югары бәягә, күркәм дәрәҗәгә ия булганнарыннан бердәнбере. Бу заманында безнең телебезнең дәһшәтле һәм дәртле тел булуы турында сөйли. Ил белән ил, җир белән җир кайчандыр шушы телдә сөйләшкән. Әгәр дә билгеле сәясәтче Афанасий Никитин татар телен белмәгән булса, Һиндстанга барып җитә алмаган булыр иде, җиткән булса, кайта алмаган булыр иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сохранение языка39.2 КБ

Предварительный просмотр:

Питрәч муниципаль районы Екатериновка гомуми белем бирү мәктәбе

XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятында

телне саклау мәсьәләләренең чагылышы

(фәнни эш)

Фәнни эшнең авторы:

Питрәч муниципаль районы

Екатериновка гомуми белем бирү мәктәбенең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ислаvова Айсылу Хәкимулловна

ЭЧТӘЛЕК

Кереш                                                                                                  3

§1. XIX гасыр татар әдәбиятында туган телне саклау мәсьәләсенең

куелышы һәм хәл ителеше ..........................................................................             5

§2. К.Насыйри эшчәнлегендә телне саклау һәм үстерү мәсьәләләр   ...........       10

     

Йомгаклау.......................................................................................................           13

Файдаланылган әдәбият..................................................................................          15

К Е Р Е Ш

Татар теле—һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. Белгәнебезчә, татар тел — ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге утыздан артык төрки телдән мондый югары бәягә, күркәм дәрәҗәгә ия булганнарыннан бердәнбере. Бу заманында безнең телебезнең дәһшәтле һәм дәртле тел булуы турында сөйли. Ил белән ил, җир белән җир кайчандыр шушы телдә сөйләшкән. Әгәр дә билгеле сәясәтче Афанасий Никитин татар телен белмәгән булса, Һиндстанга барып җитә алмаган булыр иде, җиткән булса, кайта алмаган булыр иде.

        Теманың актуальлеге. Татар әдәбиятында телне саклау мәсьәләләренең  чагылышын өйрәнү һәм тикшерү проблемалары һәрвакыт актуаль булып кала бирә, чөнки телнең тарихы барлык дәверләр буенча да канәгатьләнерлек дәрәҗәдә тигез ачылган дип әйтә алмыйбыз. Мондый күренеш аеруча XX гасыр башына кадәр булган әдәбиятка хас. Әлеге ихтыяҗның үтәлмәвенә күп төрле иҗтимагый һәм сәяси вәзгыятьләр сәбәп булып торган. Аларның барысына да тукталуны бурыч итеп куймыйча, фәкать әдәбиятта телне саклау мәсьәләренең чагылышын яктырткан әсәрләрне  тирәнрәк өйрәнүгә ярдәм иткән чыганакларны ачу, аларны текстологик эшкәртү һәм анализ ясау юнәлешенә генә игътибар юнәлтелде.

       Әдәбиятта телне саклау мәсьәләренең чагылышын яктырткан әсәрләрне  тирәнрәк өйрәнүгә ярдәм иткән чыганакларны ачу, аларны текстологик эшкәртү һәм анализлау фәнни эшнең максаты булып тора.

           Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

1.Әдәби әсәрләрнең язылу тарихын ачу, аларның  таралышын, яшәешен һәм система буларак чагылышын өйрәнү;

2. XIX йөз ахыры XX йөз башы әдәбиятында телне саклау мәсьәләләре чагылыш тапкан кайбер әсәрләрне барлау, бәяләү;

Хезмәтнең методологик нигезе.  Хезмәтне язганда чагыштырма-тарихи, чагыштырма типологик һәм социологик, концептологик,  тасвирлау, анализ, квалификацияләү методлары файдаланылды. Әдәбият белеме буенча танылган фәнни-теоретик принципларга нигезләнеп эш ителде.Тәкъдим ителә торган хезмәтнең теоретик нигезе булып  студентның мәктәп һәм студент еллары  дәвамында укыган әдәби китаплары, язма әдәби чыганаклар һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан чыгарылган “Татар әдәбияты тарихы” китабы тора. Ярдәмче чыганаклар буларак, Ф.Ф.Харисовның  “Милли мәдәният : сораулар һ. җаваплар”. һ.б.башка галим-язучыларның телне саклау мәсьәләләренә караган хезмәтләре  кулланылды.

Хезмәтнең теоретик һәм гамәли әһәмияте. Туган телләрне саклап калу мәсьәләсе — хәзерге вакытта иң актуаль, иң җитди  проблема булып тора. Милләтне, аның телен саклап калу өчен яшь буыннан да, һичшиксез, Тукайлар, К.Насыйрилар, Н.Исәнбәтләр һәм татар әдипләренең эшен дәвам итүчеләр чыгарга тиеш.

Фәнни  эшнең структурасы. Хезмәт кереш,  ике параграф һәм йомгактан гыйбарәт:

“XIX гасыр татар әдәбиятында туган телне саклау мәсьәләсенең куелышы һәм хәл ителеше” параграфында XIX гасыр әдәбияты турында кыскача белешмә би-релде. Татар хал¬кы рухына, мәдәниятенә, сүз сәнгатенә уңай йогынты яса¬ган иҗтимагый-тарихи факторлар күрсәтелде. Бу параграфның эчтәлеге түбәндәге план нигезендә язылды:

1. XIX гасыр татар әдәбияты – Яңарыш башлангычы.

2. XIX   гасырның икенче яртысында әдәбият—яңа әдәбиятка күчеш чоры.

3. XIX   йөзнең икенче яртысында поэзия.

4. Татар драматургиясенең беренче адымнары. Бу тема эчендә Г.Кандалый әсәрләрендә һәм Г.Ильяси, Г.Исхакый, Ф.Халиди драма әсәрләрендә күтәрелгән милли проблемалар күрсәтелде.

5. “Татар әдәбиятының милли әдәби мирасы” темасы буенча Муса Акъегетнең  “Хисаметдин менла”  әсәрендә мәгърифәтчелекнең чагылышы урын алды.

“К.Насыйри эшчәнлегендә телне саклау һәм үстерү мәсьәләләре” параграфында мәгърифәтче галим—К.Насыйриның тел белемен үстерүгә, туган телебезнең мөмкинлекләрен  тагын да арттыруда, аны тагын да камилләштерүдә, баетуда керткән аерым хезмәтләре  турында сүз барды.

Материал һәм чыганаклар.   IХ-ХХ гасыр татар әдәби әсәрләре һәм татар  эпиграфикасы текстлары һ.б. файдаланылды.

Йомгаклау өлешендә, хезмәтнең эчтәлегеннән чыгып, гомуми нәтиҗә -ләр ясалды. Файдаланылган әдәбият исемлегенә эш барышында кулланылган әдәбият татар алфавиты тәртибендә теркәлде.

§1. XIX гасыр татар әдәбиятында туган телне саклау мәсьәләсенең

куелышы һәм хәл ителеше

XIX гасыр әдәбияты турында кыскача белешмә. Татар хал¬кы рухына, мәдә- ниятенә, сүз сәнгатенә уңай йогынты яса¬ган иҗтимагый-тарихи факторлар:

1)1812 елгы Ватан сугышы, 1825 елгы Декабристлар восстаниесе, гасыр ба- шында ук татарча китаплар басыла башлау, 1804 елда Казан университеты ачылу.

2)Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте формалашу һәм аның тарихи җир- леге, формалашу сәбәпләре.

     3)Мәгърифәт¬челекнең әдәбиятны үзенә үтемле корал итүе, шуның нәтиҗәсе буларак татар әдәбятының тормышка якынаюы, мәгърифәтчелек идеяләре гәү-дәләнгән реалистик юнәлеше туу.

XIX гасырның беренче яртысы татар әдәбиятының урта га¬сырлар әдәбия- ты белән дә, капиталистик үсеш, яңарыш белән дә бәйле. Бу чор поэзиясе ике юнәлештә үсә. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмседдин Зәки иҗатлары мөнәҗәтләр, мәдхия, назыйрәләр һ.б. төрле жанрларда иҗат итәләр. Соци¬аль яктан гадел җәмгыять турында уйланулар, шуңа бәйле классик суфи- чылык идеяләренең яңаруы сизелә.

Җәмгыятьтәге гаделсезлекләр һәм кешеләрнең бозык эш-гамәлләре нәти- җәсендә туган ризасызлык һәм борчылу хисләре кичергән, дини һәм дөньяви тойгылар конфликты гәүдәләнгән, шәхес буларак уянган лирик геройлар һәм башка  шагыйрьләр тарафыннан уңышлы файдаланылган шигъри бизәкләр, синтаксик чаралар Г.Кандалый иҗатын да читләтеп үтми.

XIX   гасырның икенче яртысында әдәбият—яңа әдәбиятка күчеш чоры. Бу чор язучыларының иҗатларына хас үзенчәлекләр, заман проблемала- ры:  икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үсешне, җитештерү көчләренең алга ки- тешен тоткарлаган феодаль-крепостной тәртипләрне бетерүгә бәйле реформа- лар; татарлар оешып яшәгән төбәкләрдә капиталистик мөнәсәбәтләр формала- ша башлау; иске тәртипләрдән ризасызлык, демократик уй-фикерләр, аң-белем- гә, һөнәр үзләштерүгә омтылыш көчәю¬нең  иҗтимагый   хәрәкәтне активлаш- тыруы; татар халкының милләт буларак уянуы, яңару процессы белән бәйле рә- вештә мәгърифәтчелек хәрәкәте җәелү.

XIX   йөзнең икенче яртысында поэзия.

Халык тормышындагы һәм үзаңындагы үзгәрешләр: та¬тар халкының үт- кәне, бүгенге хәле һәм киләчәге, аның башка халыклар арасында урыны турын- да уйланулар чагылыш таба. Милләт һәм шәхес, шәхесне тәрбияләп, халыкны үстерү, аның уй-кичерешләре, иҗтимагый багланышлары мәсьәләре үзәккә куе- ла. Гаилә, бала тәрбияләү, ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләрен яңача яктырту; со- циаль мотивлар, тормышка тәнкыйди караш, публицистик аһәң көчәя. Реаль тормыш, иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне үзәккә куйган шигъри әсәрләр белән беррәттән, әкияти, романтик рухлы жанрлар ак¬тивлаша.

Бу дәвер шигъриятенең идея-тематик, жанр җәһәтеннән байый, төрлелә- нә. Лирикада мөнәҗәт, робагый, фәрд, хат, мәдхия, мәрсия формалары иркен кулланыла. Тел-стиль, сурәтлелек, поэтик яктан Урта гасыр әдәбиятына хас сыйфатлар чагылыш таба.

Татар драматургиясенең беренче адымнары.

XIX гасырның соңгы чирегендә матур әдәбиятның яңа төре-драма форма-лаша башлый. Драма һәм комедия жанрла¬ры мәйданга чыга. Татар әдәбияты- ның, бу чорында беренче драматурглар Г.Ильяси, Ф.Халиди, Г.Камал, Г.Исха- кыйның һ.б. сәхнә өчен әсәрләре туа. Г.Ильясиның “Бәхетсез егет”, “Бичара кыз”, Ф.Халиднең “Рәдде бичара кыз” дигән драма әсәрләре дөнья күрә. Г.Ка- малның “Бәхетсез егет”, “Өч бәдбәхет”, “Хафизаләм  иркәм”, “Өч тормыш”, “Күзсез мастерлар” дигән драма әсәрләре  сәхнәләрдә дә яратып куела. Г.Исха- кыйның “Кәләпүшче кыз”, “Кыямәт”, “Мөгаллимә”,  “Алдым-бирдем”, “Җан Баевич” һәм “Зөләйха” трагедиясе халык арасында зур шау-шу куптара.

Үз дәүләтчелеген XVI гасыр уртасында югалтканнан бирле татарның мәдәнияте, язма мирасы коточкыч эзәрлекләүгә дучар булып килгән. XX гасыр 30 нчы елларына кадәр Русиядә мөселманнарга карата уздырылган кысулар нә-тиҗәсендә, мирас саклау урыны булып хезмәт иткән мәчет-мәдрәсә биналары да туктаусыз җимертелеп торган. Шунлыктан, археографын материалларга тас- вир язу процессында, кулъязма мирасыбызның нисбәте 1770 елга кадәргесе ча-гыштырмача аз, ә XIX гасырга караганы шактый бай булып күренә. Эчтәлек ягыннан кулъязма мирасыбыз шактый төрле. Бу рухи хәзинә мирасы, аның ху- җасы булган халыкның күп кенә халыклар белән мәдәни бәйләнештә яшәгәнле- генә дәлил булып хезмәт итә. Татар халкының бабалары - төркиләр, татарлар үзләренең мәдәниятларын бик борынгы чорларда Кытай, Һиндстан, соңрак мөселман илләре, Византия, Аврупа халыклары рухи казанышлары белән дә баета килгәннәр. Читтән алынган мәгънәви хәзинәләр татар тарафыннан механик күчерү юлы белән булмыйча, иҗади эшкәртү аша кабул ителгәннәр.

Татар әдәбиятының милли әдәби мирасы.

XIX йөзнең соңгы чирегендә татар әдәбиятында аеруча үсеш күренә. Яңа темалар, яңа жанрлар барлыкка килә. Мәгърифәтче язучылар матур әдәбият яр-дәмендә халыкны тәрбияләү бурычын куялар. Иҗтимагый һәм әхлакый зарарлы күренешләрне, наданлык һәм фанатизмны тәнкыйть иткән, аң-белем һәм һөнәр кирәклекне пропагандалаган әсәрләр языла.

Муса Акъегет яңа әдәбиятның беренче сандугачы булып тора. Ул — та-тар тормышын яктырткан беренче реалистик роман авторы. Аның “Хисаметдин менла” повесте 1886 нчы елда Казанда университет типографиясендә басылып чыга. Повесть заман темасына язылган. М. Акъегет яңа чор прозасының ориги-нал әсәре “Хисаметдин менла” белән татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реа-лизмының метод буларак яши башлавын раслый.

Мәгърифәтчелек реализмы — реалистик сәнгатьнең бер этабы ул. Дидак-тик тенденциялелек, публицистик рух белән язу, уңай персонажларны идеал-лаштырып бирү — шулай ук мәгърифәтчелек реализмы әдәбияты өчен хас бил-геләр. Без бу билгеләрне “Хисаметдин менла”  повестенда ачык күрәбез, һәм шуның өчен дә аны мәгърифәтчелек реализмы методы белән язылган әсәр дибез.

“Хисаметдин менла” әсәре татар мәгърифәтчелек реализмы прозасы туу-ның төп закончалыгын— аның, заман тормышына борылып, чынбарлыкны мәгърифәтчелек карашларында торып гәүдәләндерүдә башка әдәбиятлар тәҗри- бәсен милли әдәбият һәм халык иҗаты традицияләре белән бергә файдалануын күрсәтә. Болар XIX гасырның соңгы чирегендә татар әдәбиятында яңа проза-ның үзенә тулы хокук алып яши башлавы турында сөйли. Муса Акъегетнең “Хисаметдин менла”  повесте әдәби сөйләмнең эзлекле, сәнгатьчә яңгырашлы һәм эмоциональ булуы белән аерылып тора. Әсәрдә татар халкының көнкүре-шенә, милли гадәтләренә бәйләнешле тасвирлауларга игътибар ителә. Язучы көндәлек тормыш һәм мәхәббәт мәсьәләләрен сурәтләгәндә кешеләрнең эчке кичерешләрен ачык чагылдыра торган тел-стиль чараларына мөрәҗәгать итә, шул чорның язма сөйләменә хас үзенчәлекләр җанлы сөйләм элементлары бе-лән кушыла.

“Теләнче Мохтарның өстендә кырык ямаулы сары чикмән, пычрак чаба-талары паркетлы идәнне пычратмышлар вә чуарламышлар. Хисаметдин мен-ланың өстендә яхшы сукно бишмәт, аягындагы читекләре яхшы килешерләр иде. Сорамак мөмкин ки, бу өч, бер-берсеннән аерылып торган кешеләр нидән берләшкәннәр соң? Бере бәк, гимназист, бере укымышлы менла, берсе гади теләнче. Нидән алар бер-беренә ярашканнар? Нидән дуслашканнар? Сәбәбе будыр ки, бәк илә Хисаметдин менланы милләт, тел мәнфәгатен кайгыртуда булган уртак сыйфат якынайткан иде. Алар, татарны наданлык дәрьясыннан коткарып, гыйлемнәр илә нурландыру кирәк икәненә һәр икесе бер үк дәрәҗәдә ышаналар иде.

Ышану һәм фикер уртаклыгы булган кешеләр арасында якын дуслык бар-лыкка килүе билгеледер. Сәүдәгәр сәүдә уенда булган башка сәүдәгәр белән бе-лешер, игенче игенче илә катнашыр һәм башкалар. Мохтарга килгәндә, бу зат үзе галим булмаса да, боларның милләт өчен, телне саклау өчен тырышып йөрүләрен аңлады” .

Бу романның тарихи әһәмияте — барыннан да бигрәк татар прозасының милли тормышын сурәтләүгә йөз белән борылып, мәгърифәтчелек реализмы баскычына күтәрелүен күрсәткән беренче әсәр булуында. Повесть үз заманы-ның актуаль, прогрессив идеяләрен чагылдыра, феодаль-патриархаль яшәешкә, тормыш-көнкүрештәге, уку-укытудагы иске тәртипләргә каршы күтәрелеп кил-гән хәрәкәтне әдәби образларда гәүдәләндерә. Моңа үз вакытында рус матбуга-ты да игътибар иткән.

“Хисаметдин менла” үзенең тарихи әһәмиятен бервакытта да югалтмый торган әсәр. Күп кенә әсәрләр өчен ул үрнәк, өлге булып хезмәт иткән. Роман-ның үзәгенә куелган халык язмышы, тел мәсьәләсе, милли прогресс идеяләре хәзерге заман проблемалары белән дә бик аваздаш. Милләт язмышын, искелек һәм яңалык көрәшен, мәгърифәтчелек фикерләрен үзәккә куйган әсәр үзенең тормышчанлыгы, яңа тип каһарманнары, тәнкыйди рухы белән татар әдәбия-тында яңа тормыш ачып җибәрә.

Әдәбият тарихыбыздагы шушындый багланыш эзләрен аныклау өчен, тарихта бабаларыбыз белән аралашкан халыкларның әдәби-мирасын белү  за-рур булып тора.

М. Акмулланың дөньяга, җәмгыятькә мөнәсәбәтендә чикләнгәнлек тә нык сизелә. Көнчыгыш мәгърифәтчеләренең күбесенә хас булганча, ул прогрессны, җәмгыять үсешен диннән башка күз алдына китерә алмый. Ислам динен бу үсешкә ярдәмчел көч дип таный. Динне олылау, аллага табыну мотивлары да шуннан килә. Ул динне киләчәк тормышка, прогресска җайлаштыру, камил-ләштерү кирәклеген яклый. Аның кайбер шигырьләрендә остазлары — суфи шагыйрьләр алга сөргән дөнья фанилыгы, фатализм мотивлары да күренгәләп куя. Әмма Акмулланың кайсы заманда һәм нинди шартларда иҗат иткәнлеген, шул чорда хөкем сөргән иҗтимагый һәм идеологик атмосфераны искә алганда, аларның табигый булуы аңлашыла. Шулай итеп, Акмулла наданлыкны, җаһил-лекне камчылый, мәгърифәткә дан җырлый, халыкның язмышы, киләчәге өчен борчыла. Шагыйрь артта калган халыкка фән, культура, мәгърифәт кирәклегенә басым ясый:

“Башка илне без күрәбез: тауга чыккан,  

Һич кайчан ил уңалмас түбән баккан.

Мәгърифәт дәрьясы күпкә уртак,

Онытылып хур калмайдыр кулын тыккан.

Тормышы башка илләрнең көн шикелле,

Тормышы надан илнең төн шикелле.

Үзеңез уйлап караңыз, мигә салып,

Күренә ушы җире миң шикелле.”

Акмуллада акыл шигърияте халыкчан үткен формада чагылыш таба. Аның шигырьләре мәкаль һәм афоризмга бай булу, шагыйрьлек белән хакимлек бергә кушылу белән аерылып тора. Мондый шигырьдә фикер гомумән акыл чагылышы булып кына түгел, шагыйрьнең мөнәсәбәтен ачык чагылдырган рә-вештә ала. Шуңа күрә акыл шигъриятендә лиризмның яңа сыйфатлары шәхес-нең үз-үзен тирәнрәк тану нәтиҗәсе буларак ачыла бара.

Шагыйрь тел-сурәтләү чараларын да югары поэтик яңгырашлы итеп кул-лана. Беренче карашка үгет-нәсыйхәткә корылган хикмәтләр дә эмоциональ-шигъри төс ала. Акмулла әйтергә теләгән фикерен күчерелмә мәгънәдә бирергә ярата, әсәрнең төп идеясен төрле поэтик чаралар ярдәмендә ачарга омтыла. Мәсәлән, шоңкар образы анда яңа идеяләр өчен көрәшеп, яктыга, бөеклеккә ом-тылучы мәгърифәтле, азат кеше символы булып килә. Шагыйрь тулпар, йолдыз кашка, мәргән кебек чагыштыруларын да халык авыз иҗатыннан алып, үстереп, баетып, киң картина рәвешендә бирә. Традицион поэзиядә мәхәббәт символы булып йөргән сандугач образы — Акмуллада хөр фикер, оста сүз сөйләүче чи-чән символы: “Дөньяда тулып яткан газизләр бар, телләрен сандугачтай акча кискән”—Акмулла дүртьюллыклары афористик, үткен, кыска, халык мәкаленә якын. Хикмәт лирикасында шагыйрь үзен “иске, китап сүзе”ннән яңа поэтик мәгънә тудыручы новатор итеп таныта. Китап чагыштыруларын исә Акмулла шулай киң кулланмый. Алар, күрәсең, аның фикерен, хыялын уятмыйлар. Ир-кен казакъ даласында яшәүче шагыйрьгә халыкның җыр байлыгы якынрак бул-са кирәк.

...Акмулла кирәк икән — татарча, кирәк икән — башкортча, хаҗәте кил-гәндә саф казакъча сөйли алган, яза алган; ихтыяж булса, аларның өчесен бергә кушкан...

Шул ук вакытта Акмулла хакында бары стихияле рәвештә “катнаш” телдә язучы шагыйрь сыйфатында хөкем йөртергә дә ярамый. Төрле телләрне кызык итеп куша алган кебек, ул аларны, кирәген тапса, эзлекле рәвештә аера да бел-гән. Шуңа күрә аның бер төркем әсәрләре саф иске татар әдәби телендә, икенче-ләре бөтенләй диярлек казакъча язылган. Бу шагыйрьнең конкрет аудиториягә аңлаешлы телдә язарга омтылуыннан килә. Акмулла, мәгърифәтче трибун ша-гыйрь буларак, әсәрләрен үзе яшәгән төбәкләрдәге катнаш телле кешеләргә ад-реслый, шуңа күрә аның шигырьләре иске татар әдәби теленең демократлашуы процессындагы үзенчәлекле бер күренеш булып тора.

Шагыйрь гомере буе шәкертләргә дәреснең “мәгънәсен үз теленчә төшен-дерергә”  тырыша, башка мөгаллимнәрне дә “үзеңезнең телеңезчә анык кылып, баласы мөселманның аңлагандай”  итеп белем бирергә чакыра. Акмулла ши-гырьләрендә гарәп-фарсы сүзләре дә еш очрый. Бу, беренчедән, ул чордагы әдә-би телнең лексик байлыгына һәм мәдрәсәләрдә тел укытуның торышына, икен-чедән, шагыйрьнең катлаулы фәлсәфи проблемаларны чишкәндә гарәп-фарсы терминнарыннан файдалануына, өченчедән, күп кенә әсәрләре консерватив ру-ханиларга атап язылуга бәйле. Шул ук вакытта Акмулла фарсы-гарәп сүзләрен бик белеп, сайлап ала, урынлы куллана, еш кына алар шигырь тукымасының ка-миллегенә, ритмиканың музыкальлегенә хезмәт итә. “Хатимә” газәлендә ул бо-лай яза:

“Син химар дип хурлаганың заты толпар улмасын...  

Син гораб дип уйлаганың аслы шоңкар улмасын...

Гъәйбе изһар улса улсын, гъәйбе мазһар улмасын!

Калыбы әгъяр улса улсын, къәлбе әгъяр улмасын.

        XIX гасыр татар әдәбияты – Яңарыш башлангычы. Ул киң катлау масса-ларны яңа мәдәният югарылыгына күтәрүгә хезмәт итә. Ихтимал, мәсьәләнең шул гадәттән тыш катлаулылыгы, һәртөрле сәяси хокуктан мәхрүм ителгән, икътисадый мөмкинлекләре дә бик чикле булган колониаль халыктан бар көчне яңарту бурычларының иң зарурларын туплауны сорагандыр. М.Акъегет, Ак-мулла һ.б. шул чор язучыларының әсәрләрендә милләт хәлен һәм телен кай-гырткан, уңышларына сөенгән, кимчелекләренә сызланган вакыйгалар сурәтлә-нә. Әдәбиятта үтә мөһим булган белем, фән, телне саклау мәсьәләләре, милләт, халык язмышы турында кайгыртуга багышланган әсәрләр дөнья күрү-шуның ачык мисалы.

§2. К.Насыйри эшчәнлегендә телне саклау һәм үстерү мәсьәләләр

   

XX йөз башында татар әдәбиятында яңа иҗади юнәлешләр һәм әдәби ысуллар барлыкка килә. Моңарчы яшәп килгән жанрлар камилләшә, әдәбият мәйданында яңалары пәйда була, әсәрләрнең тематикасы киңәя, вакыйгаларны сәнгатьчә мавыктыргыч һәм кызыклы итеп тасвирлау төп урын ала, әдәби тән-кыйть әдәбиятның зарури бер өлешенә әверелә.

      Элек-электән сәясәтчеләр буйсынган халыкларны ассимиляцияләүне (бер халыкны тел һәм гореф-гадәтләр ягыннан икенче халыкка якынайту, әйләндерү-не) аларның телен юкка чыгарудан башларга кирәклекне яхшы аңлаганнар. Шу-ңа күрә дә татар халкы, аның фидакарь уллары — Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Мирсәет Солтанга-лиев,  Әбрар Кәримулин һәм башка бик күпләр — милләтне, телне саклап калу өчен күп гасырлар дәвамында көрәш алып баралар. Каюм Насыйриның әдәби иҗат эшчәнлеге дә күпкырлы. Анын күпсанлы тәрҗемәләре, үз язмалары, фоль-клор материаллары әдәбиятыбызның кыйммәтле хәзинәләре. Халкыбызның го-реф-гадәтләре, этнографиясе, тарихы да галим игътибарыннан читтә калмаган. Әдип һәм галимнең медицина, музыка, җыр сәнгате буенча әйткән фикерләре дә татар тарихын өйрәнүчеләрдә зур кызыксыну уята.

                                      Иҗатының нинди тармагы юк:

                                     Җәгърәфия дисәң... тәрбия,

                                     Татарның ул – Ломоносовы, дип,

                                     Чит милләтләр хәтта баш ия! –

дип шагыйрә  Эльмира Шарифуллина бик дөрес әйтә. Без, яшь буын аның хез-мәт җимешләрен өйрәнергә, файдаланырга, саклап калырга тиешләр.

         К. Насыйри − тел белемен үстерүгә искиткеч зур өлеш керткән галим. Ул Шиһабетдин Мәрҗани, Габдрахман Ильяси  кебек укымышлылар белән Казан  университеты  каршындагы  Археология, тарих, этнография, жәмгыяте  утыры-шына йөри, докладлар ясый, дәреслеклэр, китаплар яза, гаризалар язып бирә,  тәржемә итә, китаплар сата, сүзлекләр төзи. Татар теленең беренче фәнни грам-матикасы да аның хезмәте.

Каюм Насыйри  үзенең  гыйльми  эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында ук башлап жибәрә. Аның үзе исән вакытта ук татар hәм рус телләрендә төрле зур-лыктагы 40 лап китабы hәм дәреслекләре дөнья күрә. К.Насыйри язган китап-ларның шактый өлеше татар телен һәм  аны өйрәнү турында:

1.        Аның  иң беренче хезмәте – “Нәхү китабы”, ягъни татар теле синтаксисы. Текстлар татар һәм рус телендә бирелгән. Халыкта милли үзаңның форма-лаша баруы туган телгә игътибарны арттыра, нәтиҗәдә К. Насыйри шикелле эшлеклеләре дә мәйданга килә.

2.         “Буш вакыт ”. Анатомия, табигать белеменнән кыскача мәгълүматлар белән таныштыра .

3.        “Һавагыйде китабы ” (язу кагыйдаләре).

4.         «Мәҗмәгыль әхбар»

5.        Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (“Ләhжәи татари ”. Бу – татар теленең фәнни  грамматикасына нигез салучы икәнлеген күрсәтә) .

6.        Элек гарәпчә булганнары урынына Каюм Насыйри сан, бүлү, калдык кебек терминнар кертә. “Кыйрәте рус”, “Нәмүнә яки Әнмүзәҗ” (рус теле грамма-тикасы, русча-татарча сүзлекләр ).

Каюм Насыйриның әдәби иҗат эшчәнлеге дә күпкырлы. Анын күпсанлы тәрҗемәләре, үз язмалары, фольклор материаллары әдәбиятыбызның кыйммәт-ле хәзинәләре. Халкыбызның гореф-гадәтләре, этнографиясе, тарихы да галим игътибарыннан читтә калмаган. Әдип һәм галимнең медицина, музыка, җыр сәнгате буенча әйткән фикерләре дә татар тарихын өйрәнүчеләрдә зур кызык-сыну уята. К.Насыйриның югарыда телгә алынган хезмәтләре турыдан-туры тел мәсьәләләрен күтәрмәсә дә, милләтне, телебезне саклап калуда һәм үстерүдә бетмәс-төкәнмәс чыганак булып кала бирә. Телебездә булган бәетләр, шигырь-ләр, мәкальләр, табышмаклар, башваткычлар гаять төзек ритмлы hәм рифмалы итеп төзелгәннәр; мәгънәне тулы hәм матур бирүдә башка  телләрдән  hич тә ким түгел. Каюм  Насыйри: “Без-татарлар, телебез-татар  теле, мөстәкыйль hәм төзек кагыйдәле камил  тел  ул”,- дигән.

Ул татар теленең әдәбият hәм фән теле була  алуын hәм шуңа хаклы  икәнле-ген дә исбат итә. Каюм Насыйри  татар теле гыйлемен  үстерүдә  hәм  сүзлекләр төзүдә әhәмиятле  эшләр башкара. Татар теленең анлатмалы сүзлеген төзи, рус-ча-татарча, татарча-русча сүзлекләр  бастырып  чыгара. Математика,  геогра-фия, грамматика  фәннәреннән киң массага  аңлаешлы терминнар  булдыру  өчен тырыша. Татар теленең фәнни-терминологик  эшенә күп хезмәт  куя.Ул та-тар теленең үз җирлегенә  нигезләнгән терминнарны булдыру белән беррәттән, халыкара  гомуми  терминнаны  русча  кулланылганча  алу ягында була.

Тел-укыту, тәрбия бирүнең, милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкъ менә шуңа күрә дә “олуг мөгаллим” төп игътибарын  телгә  юнәлтә. “Татар теле ул – урам теле, ломовойлар теле, әдәби  гыйльми   тел булырга сәләте  юк аның”, дигән карашлар яшәгән заманда, К. Насыйри халкыбызның туган телен  кайнар яклап чыга: “Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел. Бүтән телләрдән бер дә ким тү-гел, эшләмәгәнлек сәбәпле генә ул шулай артта калган ”, – дигән ялкынлы фи-керләре белән эш алып бара. Татар теленең фән теле була алуын, моңа аның ту-лы хакы һәм мөмкинлекләре барлыгын исбат итә. К.Насыйри, телебезне гыйль-ми һәм гамәли яктан өйрәнеп,  татар лингвистик фәнен тудыруга үзеннән зур өлеш кертә.

Әмма ул моның белән генә чикләнмичә, китапларын татарча язып, төрек, гарәп, рус, фарсы телләреннән күп кенә ядкярләрне тәрҗемә итеп, туган теле-безнең мөмкинлекләрен  тагын да арттырган, аны тагын да камилләштергән, баета төшкән. Хәлбуки, бер канаты белән талпынып, оча алмаган кош кебек, та-тар теле дә шушы бер тармагы, бер канаты белән генә югары күтәрелә алмас иде. К. Насыйри туган телнең киек канатын да үстерү һәм ныгытуны бергә алып бара. Икенче канаты исә – төрле фәннәрдән дәреслекләрне татар телендә язу, терминнарны татарча эшләү, орфографияне яңарту була.

Тел байлыгының мул чыганагы халыкның җанлы сөйләмендә, авыз иҗа-тында икәнлеген яхшы аңлаган К. Насыйри фольклор әсәрләрен җыю һәм гыйльми нигездә бастырып чыгаруда зур тырышлык куя. Бу – аның фольклор өлкәсендәге эшчәнлегенең мөһим бер тармагы. Икенчедән, К. Насыйри татар халкының тарихи риваятьләре, борынгы мифологик ышанулары, гореф-гадәт-ләре, дөньяга карашлары һәм башкалар белән башка халыкларны, фән дөнья-сын таныштыру буенча эш алып бара, рус телендә хезмәтләр чыгара. Өченче-дән, галим Көнчыгыш халыклары фольклорын өйрәнә, аның үрнәкләрен, татар-ча тәрҗемә итеп, бастырып чыгара. Шул рәвешле К.Насыйриның фольклор фә-нендәге эшчәнлеге төп өч юнәлештә бара. Үзе чыгарган календарьларда, сүз-лекләрдә һәм җыентыкларда К. Насыйри халык иҗатын урнаштыруга зур игъ-тибар бирә. Телебездә булган бәетләр, шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар,  башваткычлар  гаять  төзек  ритмлы  hәм  рифмалы  итеп  төзелгәннәр; мәгънә-не тулы hәм матур бирүдә башка телләрдән hич тә ким түгел.  Каюм Насыйри: “Без-татарлар, телебез-татар  теле, мөстәкыйль hәм төзек кагыйдәле камил тел ул ”,- дигән.

К.Насыйри ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә.Ул дауламый да,шауламый да, дәгъвалар  да куймый, бәхәс-конфликтка да керми – халыклык ның нәкъ  үзе кебек – меңләгән кыенлыкларны сабыр гына, тавышсыз-тынсыз гына җиңә-җиңә эшли дә эшли. Аның өчен байлык та, дан-шөһрәт тә мөһим түгел. Каюм бабаны тырышлыгы белән мәсәлләргә кергән кырмыска белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Әмма кырмыска кышын ял итә, үз “җыйганын” үзе ашый. Каюм бабаның исә җәе генә түгел, кышы да урак өсте кебек. Аның “җыйганы”, аның хезмәт җимеше – барыннан да элек, башка-лар өчен, милләтнең киләчәге, татар телен саклау һәм үстерү өчен. Галим туп-лаган халык җәүһәрләре әдәбиятны, телебезне үстерүдә бетмәс-төкәнмәс чыга-нак булып кала бирә. Алар безгә белем hәм тәрбия бирә, туган телебезне яра-тырга , татар булуыбыз белән горурланырга өйрәтә.

Йомгаклау

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Фәнни эш әдәбията  телне саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләренең чагылышы турында.  

“Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы” дигән безнең халык. Белем-гә, үсешкә омтылучы барлык халыклар да туган телне өйрәнү һәм үстерүгә нык игътибар бирәләр. Киләчәктә дә максатыбыз шуны саклау гына түгел, ә тагын да үстерү. Юкка гына камиллекнең чиге юк димиләр бит.

 Телсез милләт була да алмый. Менә шул күзлектән караганда, телебезне үстерүдә, мили аңыбызны саклауда әдәбият әһәмиятле роль уйный.

Тукайлар, Исхакыйлар заманында сөйләм теле белән китап теле шактый ук якынлаша, ягъни мәктәп, мәдрәсәләрдән укып чыккан кешеләрнең артуы нә-тиҗәсендә, шулар аша сөйләм телгә дә китап сүзләре дә күп керә башлый. Бу әйбәт күренеш — сөйләм белән китап теле бер-берсен шулай баетырга тиеш тә. Әйе, безнең алдынгы кешеләребез рус һәм Европа культурасына омтылганнар, иллә-мәгәр телебезне дә, мәдәниятебезне дә руслаштыру өчен түгел. Киресенчә, саф үз телебездәге милли мәдәниятне үстерү өчен булган ул омтылыш. Һәм та-тар халкы кыска гына вакыт эчендә бу максатына ирешә дә. Әдәби телебез саф-лана, чарлана, гарәпчәлектән шактый арына, ләкин кирәк кадәресе сакланып ка-ла да. Рус культурасыннан файдалану көчәйсә дә, телебезне рус сүзләре белән чүпләүгә юл куелмый. Рус сүзләрен күп кыстырып сөйләргә яратучылардан әдипләребез әче көләләр.

Хәзерге “руслашу” тенденциясе сакланса, үз телен югалткан, тик татар дигән исеме генә калган бер халыкка әверелмәбез микән? Әнә Польша яки Литва татарлары шикелле.

Тел мәсьәләсе ул—безнең язмыш мәсьәләсе. Татар халкының гасырлар буена җыела килгән рухи байлыгын, мәдәни казанышларын, әдәбиятын югалт-мавы турыдан-туры туган телен саклап калуы белән бәйләнгән. Тел проблемасы ул хәзерге көндә иң актуаль мәсьәлә булып тора.  

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: телебезне саклау һәм үстерүгә игътибар-ны арттырырга, телебез чуарланмасын өчен, ике телне дә яхшы үзләштерергә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен өйрәнергә; татар теленә ихтыяҗ булдырырга, ана телендә белем алырга күбрәк мөмкинлек тудырырга, татар мәктәпләрен, авылларын бетерү - Туган телнең тамырына балта чабу, шуңа күрә татар авылларын һәм мәктәпләрен саклап калырга, аларның үсешенә күб-рәк мөмкинлекләр тудырырга иде. Бүгенге көндә яшьләребез, укучыларыбыз күп вакытларын интернеттта үткәрәләр, шунлыктан интернет челтәрендә та-тар телендә төрле уеннар, фильмнар, видеороликларны күбрәк урнаштырырга, татарча электрон дәреслекләр, татарча сайтларны булдырырга кирәк. Татар-стан  районнарында халык арасында төрле очрашулар, чаралар, җыелышлар татар телендә алып барылсын иде. Мәктәп программасында гореф-гадәтләре-безне, тормыш-көнкүрешебезне чагылдырган әдәби әсәрләр күбрәк булса ничек яхшы буласы.... Эшкә алганда да ике телне дә камил белгән кешеләргә өстенлек бирелсен иде.

Җандай кадерле гүзәл, Туган тел! Киләчәктә сине саклап, яклап кала ал-сак иде! Һичшиксез, яшь буын борынгыдан ядкарь булып калган туган телне - татар телен кадерләп саклар, үзебеннән соң килгән буынга әманәт итеп тап-шырыр дип ышанасы килә. Алдагы көннәрдә дә ерак бабалар рухын рәнҗет-мичә, туган телебезгә тап төшермичә яши алсак иде.

       

Файдаланылган әдәбият

1.        Абилов. Ш.  Урта гасыр татар әдәбияты. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1963.

2.        Борынгы татар әдәбияты. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1963.

3.         Вәлиева З. Теле барның – иле бар // Мәгариф, №2, 2003.

4.        Вилданов Э.Х. Акмулла – яктылык йолдызы. Уфа китап нәшрияты, 1981;

5.        Вәлиев Р. Сайланма әсәрләр:4 томда/Вәлиев Р.-1 том. Шигырьләр, җырлар-Казан:Милли китап.-1999.-280 б.

6.         Вәлиди Җ. Телебезнең иң иске хәзинәләреннән.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1960.

7.        Ганиева Р.К. Классицизм/ Р. К. Ганиева// Əдəбият белеме

8.        Госманов М.К. Каурый каләм эзеннән. – Казан: Татарстан китап нәшрияты,  1994.

9.         Госманов М.Г.Каурый каләм эзеннән. Тулыландырылган икенче басма. – Казан: Татарстан китап нәшрияты,  1994.

10.         Гафури. М.Әсәрләр. Дүрт томда. 1том. Казан- Татар.кит.нәшр.,1980.

11.         Гайнуллина Р.Ш. “Ил корабын җил сөрә: XX йөз башы поэзиясе. Казан: Милли китап.-2001.-479 б.

12.        Исхакый Г. Татар әдәбияты турындагы доклад / Г.Исхакый // Исхакый Г. Әсәрләр: 15 томда. - I том. - Казан:. Татарстан китап нәшрияты, 2005.

13.         Насыйри.К.Г. Сайланма әсәрләр (II том). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1975.

14.         Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы. Беренче җилд. Борынгы дәвер. - Казан: Татарстан җөмһүриятенең дәүләт нәшрияты, 1922. - Б. 71-72.

15.        Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. 2 т. XIX йөз татар әдәбияты./М.Акъегет. Хисаметдин менла. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. – 564 б.

16.         Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре:Укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 2003.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәп башы - матур гадәт.

2 класста әдәби укудан йомгаклау дәресе "Әдәп башы -матур гадәт"...

Әдәп башы - матур гадәт

2 сыйныфта әдәби укудан дәрес презентация...

Синең каршыңда башым иям, Муса Җәлил! (презентация)

Синең каршыңда башым иям, Муса Җәлил! (презентация)...

Урманны саклау - ул табигатьне саклау.

Башлангыч классларда үткәрү өчен тәрбия сәгате планы. Экология елы уңаеннан урманнарны саклауга багышланган  тәрбия сәгате планын тәкъдим итәм....

Бала үз туган телен камил белсә генә, башка телне үзләштерә алыр.

Милли гореф-гадәтләрне саклаган-үз юлында адашмаган....

Татар теленнән "Телнең лексик берәмлекләре" темасы буенча ачык дәрес

3 нче сыйныфта үткәрелгән әлеге дәрестә синоним. антоним, омоним,  фразеологизмнарны кабатлау һәм ныгыту каралган...

Выступление “Габдулла Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы”

Выступление “Габдулла Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы&rdquo...