Табигать – яшәү чишмәсе.
статья на тему

Статья на экологическую тему

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Табигать – яшәү чишмәсе.35 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Табигать – яшәү чишмәсе.

       Саф һава, чиста су, зәңгәр күл, яшел үлән....  Табигатьнең менә шундый гүзәл почмагында яшәүчәләр үзләрен бәхетле хис итә ала торгандыр.

      Табигатьне аңларга, яратырга өйрәнү – укучыларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә мондый тойгылар тәрбияләү – бик кыен эш. Әйе, табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый белергә дә кирәк. Ә моңа табигатьне белү-аңлау, ярату нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә ата-ана баласын яшьтән үк табигатьне саклаучы, яклаучы, хөрмәт итүче итеп тәрбияләргә тиеш. Балалар бакчасында һәм мәктәптә экологик белем һәм экологик тәрбия бирү ата-аналар ярдәмендә тәрбияче  һәм укытучы шөгыльләнергә тиеш. Башлангыч класс укытучысы буларак, берничә ел элек бу эшкә керештем. “Табигать һәм без” дип исемләнгән түгәрәк оештырдым.

       Эшне авылның үзенчәлекле табигате, урманы, елгасы, чишмәсе белән таныштырудан башладым. Аларга сакчыл караш тәрбияләү үзеңә иң якын булган туган якның матурлыгын күрә белүдән, аны сакларга өйрәнүдән башлана дип уйлыйм. Шул максаттан “Авылым елгалары”, “Авылым чишмәләре”, “Минем яраткан агачым” , “Минем яраткан хайваным”, “Минем яраткан кошым” һ. б. темаларга әңгәмәләр үткәрелә. Кеше исемнәре булган кебек тау битләренең, елгаларның, чишмәләрнең дә исемнәре бар. Мәсәлән безнең авылда: “Клара Булатова”, “Айгөл” һ. б. исемле чишмәләр; “Кәҗә”, “Бүре”, “Морат” һ. б. исемле таулар; “Дөмәй”, “Морат” һ. б. исемле  елгалар бар. Укучылар аларның тарихы белән таныша.

        Безнең авыл әрәмәгә якын тора. Шуңа да анда экскурсиягә еш чыгабыз. Укучылар төрледән-төрле үсемлек, чәчәк, агачлар, бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр белән танышалар. Урманга барыр алдыннан әчтәлекле һәм мавыктыргыч әңгәмәләр үткәрелә, кеше тормышында табигатьнең әһәмияте, байлыгы, юмартлыгы, файдасы турында сөйләнә, анда үзеңне әдәпле тоту кирәклеге турында (шауламаска, чәчәкләрне өзмәскә, кошларны куркытмаска, шырпы белән шаярмаска һ. б.) аңлатыла. Бу чара балаларның сәламәтлеген ныгытырга, табигатькә соклану хисләре тәрбияләргә, аны сакларга омтылыш булдырырга ярдәм итә. Экскурсия ахырында укучыларга өйдә урманның әһәмияте турында рәсем ясарга, хикәя яки шигырь язарга тәкъдим итәм.

      Укучылар үсемлекләр белән тәҗрибәләр үткәрәләр. Тәҗрибәләрнең темалары: “Чөгендер, кишер  үсентеләрен сирәкләндерүнең уңышка тәэсире”, “Бәрәңге бүлбеләрен шыттырып утыртуның уңышка тәэсире”, әрҗә-тартмаларда үсентеләрен орлыктан шыттыру, яз көне мәктәп тирәсенә күчереп утырту һ. б. Укучылар үзләренә тапшырылган эшләрне кызыксынып башкаралар. Үсемлекләргә зыян килсә, борчылалар, уңышларга шатланалар. Күңел биреп башкарылган хезмәт – ул тәрбия эшләренең нигезе; аннан башка әхлакый, эстетик, экологик һ. б. тәрбия юнәлешләрен оештырып булмый.

      “Алтын көз”, “Сөмбелә бәйрәме”, “Яз – тормыш башлангычы”, “Кошлар – безнең дусларыбыз”, “Нәүрүз” һәм башка шундый чаралар укучылар, укытучы, әти-әниләр белән бергә  әзерләнә һәм үткәрелә. Моңа чыгышлар әзерләнә, газета чыгарыла, альбом төзелә, рәсемнәр ясала. Табигать турында табышмаклар, әкиятләр, шигырьләр укыла.

       Кошларга ярдәм итү дә күздә тотыла. Һәр укучы җимлек ясый. Аңа һәрвакыт җим сала, көн дә күзәтә. Нинди кошлар җимлек янына килгән?  Ничә кош килгән? Кайсы вакытны күбрәк килә? һ. б. Яз көне укытучы белән берлектә кошларга оя ясала. Ел дәвамында  анда яшәүче кошлар күзәтелә. Нинди кошлар килгән?  Алар ничәү? һ. б. Бу чара укучыларда кошларга сак караш, соклану хисе тәрбияләргә ярдәм итә.

     Экологик атналар уздырыла. Укучылар авыл урамнарын, чишмә, елга тирәләрен чүптән чистарталар. Яшь агач үсентеләрен мәктәп, балалар бакчасы тирәсенә утырталар. Класста чисталык булдыралар, бүлмә гөлләрен үстерәләр, аларның исемнәре белән танышалар. Бу эшләр аңлап башкарылган очракта балаларның актив эшчәнлегенә көчле йогынты ясый торган гамәли хезмәтенә әйләнә.

   Шулай итеп, табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү, аның байлыкларын арттыру һәм матурлыгын саклауда балалар белән күптөрле чаралар үткәрәм, экология буенча ныклы, тирән һәм тотрыклы белем һәм күнекмәләр бирәм. Табигатьне ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый, минемчә. Балаларыбыз шәфкатьле, мәрхәмәтле, киң күңелле булып үссен иде.    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чишмәләр моңы!

Коспект....

"Китап - белем чишмәсе"

Башлангыч сыйныфлар өчен үткәрелгән класстан тыш чара...

"Мәңгелек чишмә"

Мәңгелек чишмә...

«Приобщение детей к национальной культуре в фольклорном кружке « Чишма» (« Родник»)»

Системообразующая идея развития духовно-нравственной и творческой личности гимназистов моего класса определяется этнокультурным содержанием образования, которое реализуется в моей авторской программе ...

Приобщение детей к национальной культуре в фольклорном кружке « Чишма» (« Родник»)

Включение национально-регионального компонента в музыкальное воспитание учащихся создает в гимназии, на мой взгляд, определенную музыкальную среду и дает положительные результаты: из года в год ...