КИМ татарский язык 4 класс
тест (4 класс) по теме

КИМ татарский язык 4 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kim_tat_4kl.rar112.16 КБ

Предварительный просмотр:

Эшне башкару өчен кулланма

Татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәрне башкаруга 45 минут вакыт бирелә. Тәкъдим ителгән эш 2 өлештән тора.

Беренче өлеш 20 биремне үз эченә ала (А1-А20), сез алар арасыннан дөрес дип уйлаган җавапны сайлап алырга тиеш.

Икенче өлеш В1-В6 биремнәреннән тора. Әлеге биремнәр текстка бәйле рәвештә башкарыла. В1-В6 биремнәренә җавапны сез мөстәкыйль рәвештә формалаштырырга һәм язып куярга тиешсез.

Беренче һәм икенче өлеш бирем җавапларын бланкларга күчергән вакытта хата җибәрсәгез, дөрес җавапны язу өчен аста “Замена ошибочных ответов” баганасы тәкъдим ителгән. Компьютер эшне тикшергәндә соңгы төзәтелгән вариантны кабул итә.

Биремнәрне тәкъдим ителгән тәртиптә үтәгез. Аларны үтәү барышында сезнең өчен кыенлык тудырганнары килеп чыкса, әлеге биремне калдырып торып, алдагыларына күчәргә киңәш итәбез. Сез бу биремнәргә, вакытыгыз калган очракта, кабат әйләнеп кайта алачаксыз. Беренче өлештәге биремнәргә якынча 2 минут вакыт бирелә. Икенче өлештәге һәр биремгә 3-4 минут вакытыгызны сарыф итегез.

Дөрес җаваплар, катлаулылыкларыннан чыгып, 1 яки югарырак баллар белән бәяләнәләр. Әлеге балларны бергә кушканнан соң, сезгә гомуми балл чыгарыла, шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җаваплар бирергә һәм күбрәк баллар җыярга тырышыгыз.

Игътибар! Вариант саны латин хәрефе белән билгеләнгән.

Сезгә уңышлар телибез !

Вариант А

1 өлеш (А)

Әлеге өлештәге биремнәрне (А1-А20) үтәгәндә, 1 нче номерлы җавап бланкында эшләнә торган биремнәр аста урнашкан, дөрес дип табылган җавап шакмагына «х» билгесе куегыз.

А1. Бер генә иҗектән торган сүзне табыгыз?

      1) ай

      2) алма

      3) китап

      4) ярма

А2. Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә?

      1) Вәкил, ватык, вакыт, валчык

      2) вагон, витамин, вокзал, Владимир

      3) җавап, витрина, волейбол, Вәли

      4) веранда, вакыт, паровоз, тавыш

А3. Кайсы сүздә ь билгесе аеру билгесе булып тора?

1) төньяк

2) ямьле

3) сәгать

4) руль

А4. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

     1) 10

     2) 11

     3) 12

     4) 9

А5. Татар телендә генә булган сузыкларны табыгыз:

     1) [ы], [э/е], [и]

     2) [у], [а]

     3) [ә], [ө],[ү]

     4) [и], [о], [ы]

А6. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгеләгез:

      1) гө-л-ләр-гә, әйт-егез

      2) гөл-ләр-гә, әй-те-гез

3) кайт-ып, к-үреп

4) ү-скән, ки-теп

А7. Сүзләрне тәрҗемә итәргә ярдәм итүче сүзлек:

  1) синонимнар сүзлеге

  2) орфографик сүзлек

  3) татарча-русча сүзлек

  4) антонимнар сүзлеге

А8. Фигыль:

     1) предметның билгесен белдерә

     2) предметның эшен белдерә

     3) предметны белдерә

     4) предметның санын, исәбен белдерә

А9. Кушма сүзләр булган рәтне билгелә:

  1. әти-әни, исәп-хисап
  2. үги ана яфрагы, кура җиләге
  3. һәрбер, тузбаш
  4. авылдаш, сыйныфташ

А10. Бирелгән мәкальдә ничәнче зат алмашлыгы бар?

“Мин яман” дигәнне һичберәүдән ишетмәссең.

  1. I зат
  2. III зат
  3. II зат
  4. зат алмашлыгы бирелмәгән

А11. Аның зат алмашлыгы кайсы килештә килгән?

          1) баш килештә

          2) юнәлеш килешендә

          3) иялек килешендә

         4) төшем килшендә

А12. Исем:

        1) предметның билгесен белдерә

        2) предметның эшен белдерә

        3) предметны белдерә

        4) предметның санын, исәбен белдерә

А13. Дәр...я  сүзендə нинди хəреф төшеп калган? 

    1) ы                

    2) и                

    3) ь        

    4) ъ

А14. Кушма сүзләрдән генә торган рәтне күрсәтегез:

     1) ап-ак, савыт-саба, Зилә

     2) ашъяулык, Айнур, төнбоек

     3) карабодай, дөнья, кәгазь

     4) ямь, яз, Агыйдел

А15. Кайсы рәттәге сүзләр III зат, берлек сандагы боерык фигыльләрдән генә тора?

     1) кайтсын, ашасын, күрсен

     2) кайта, ашый, күрә

     3) кайтсыннар, ашасыннар, күрсеннәр

     4) кайтам, ашыйм, күрәм

16. Юклык формасындагы фигыльләргә кайсы кушымча ялгана:

     1) –ма (–мә), –мый (–ми)

     2) –лар (–ләр), –нар (–нәр)

     3) –да (–дә), –ты (–те)

     4) –сыз, –сез

А17. Ташкабак сүзенең ясалышын күрсәтегез:

    1) ясалма сүз  

    2) кушма сүз

    3) тезмә сүз  

    4) тамыр сүз

А18. Дөрес язылышны тап:

    1) бермең җиде йөз илле

    2) бер мең җиде йөз илле

    3) бер мең җидейөз илле

    4) бер мең җиде йөзилле

А19. Кайсы җөмләдә тиңдәш кисәкләр бар:

   1) Тырышкан тамчы ташны тишкән. (М.)

   2) Укытучылар һәм укучылар театрга киттеләр.

   3) Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс. (М.)

   4) Көзге урман табигате бик матур була.

А20. Антонимлыкка нигезләнгән парлы сүзләр кергән рәтне билгеләгез:

   1) Берәм-берәм, көлә-көлә, кызып-кызып

   2) Көн-төн, вакытлы-вакытсыз, яше-карты

   3) Аң-белем, алай-болай, йөгерә-чаба

   4) Савыт-саба, бала-чага

2 өлеш (В)

Әлеге өлештәге биремнәрне, тәкъдим ителгән текст ярдәмендә үтәгәндә, җавапларыгызны 1 нче номерлы җавап бланкында В1-В6 саннарының уң ягына беренче шакмактан башлап языгыз. Һәр хәреф яки цифр аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар, санап үтелгәндә, аерым шакмакка куелган өтерләр белән аерыла. Җавапларны язганда буш шакмаклар калдырырга ярамый.

(1)Аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде.(2)Ул балага күтәрелеп карады. (3)Бала  зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. (4)Бу караш Зарифның икеләнүен өзде.  (Ә.Еники)

В1. Икенче җөмләдәге нечкә әйтелешле сүзне языгыз.

В2. Рус теленнән кергән алынма сүзне языгыз.

В3. Сыйфат булган җөмләнен санын күрсәтегез.

В4. Дүртенче җөмләнең  иясен языгыз.

В5. Икенче җөмләнең төрен билгеләгез.

В6. Күзләре сүзенең ясалышын языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по Русскому языку и по татарскому языку в татарской школе

Рабочая программа по русскому языку и татарскому языку  для 1 класса в татарской школе...

Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой

Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...

календарь- тематик план по татарскому языку для 1 класса татарской группы

Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбендә 1нче сыйныфта татар балаларын укыту өчен татар теленнән календарь- тематик план. Атнага 2 сәгать исәбеннән....

календарь- тематик план по татарскому языку для 1 класса татарской группы

Рус телендә башлангыч белем бирү мәктәбендә 1нче сыйныфта татар балаларын укыту өчен татар теленнән календарь- тематик план. Атнага 2 сәгать исәбеннән....