"Предметның билгесен белдерүче сүзләр" 2 сыйныф
план-конспект урока (2 класс) по теме

Каримова Гульзиля Махмутовна

Разработка урока по татарскому языку на тему "Предметның билгесен белдерүче сүзләр" для 2 класса. Урок построен по учебнику Файзрахмановой К.Ф. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТЕЛӘЧЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ  ОЛЫ НЫРСЫ УРТА МӘКТӘБЕ

2 СЫЙНЫФ

ТАТАР  ТЕЛЕННӘН  ДӘРЕС ПЛАНЫ

ТЕМА:  ПРЕДМЕТНЫҢ  БИЛГЕСЕН БЕЛДЕРҮЧЕ СҮЗЛӘР.

Төзеде: беренче квалификация

категорияле башлангыч

сыйныфлар укытучысы

Каримова Голзилэ

2013 ел

Тема:  Предметның билгесен белдерүче сүзләр.

    Максат: предметның билгесен белдерүче сүзләр белән якыннан танышу; матур сөйләм телен үстерү; аңлы эшчәнлекне активлаштыру; яз елның  иң матур, иң ямьле вакыты икәнен, яз айларында төрле-төрле йола бәйрәмнәре күплеген, аларның берсе Нәүрүз бәйрәме икәнен аңлату; аның йолалары белән татар халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру;  туган төбәгебезнең матур табигатенә сакчыл караш, ихтирам хисе, экологик культура тәрбияләү.

   Җиһазлау: ноутбуклар; карточкалар; дәреслекләр; Нәүрүз бәйрәме күренеше белән рәсемнәр; модельләштерү өчен таблица; яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары; кошлар һәм хайваннар рәсемнәре.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.   Эмоциональ халәт тудыру.

Укытучы:

-   Исәнмесез укучылар?    Кәефләрегез ничек?  (Балаларның җаваплары)  

- Әйдәгез,   тирә-юньдәгеләргә хәерле иртә теләп дәресебезне башлап җибәрик. (1 слайд)

Хәерле иртә, агачлар,

 Хәерле иртә,  кошлар,

Хәерле иртә, табигать

Хәерле иртә,  дуслар!

  1. Актуальләштерү.

  Укытучы:

-  Балалар, бүген мәктәпкә килгәндә әйләнә-тирә табигатькә игътибар итүегезне сораган идем. Нәрсәләр күзәттегез инде?  (балалар җаваплары тыңлана) 

-  Ә хәзер әйдәгез әле әйләнә-тирә дәресеннән үткәннәрне искә төшереп үтик. Соңгы дәресләрдә нинди темаларга сөйләштек? (балалар җаваплары тыңлана) 

- Нинди кошлар безнең якларда кыш чыгалар?  (балалар җаваплары тыңлана) 

- Нинди хайваннар кышны йоклап үткәрәләр?  (балалар җаваплары тыңлана) 

- Безнең сулыкларда нинди балыклар яшиләр?  (балалар җаваплары тыңлана) 

  Укытучы:

-  Балалар, сез булдырдыгыз. Дәрестә үткәннәрне яхшы истә калдыргансыз. Тагын берничә көннән  яз җитәр, табигатьтә,  хайваннар тормышында нинди үзгәрешләр  күзәтербез?   (балалар җаваплары тыңлана) 

-  Әйе балалар. Һәр җанлы предмет уянуга бара. Кояш ныграк яктырта һәм җылыта, күк йөзе көннән-көн биегәя бара.

 -  Балалар, кайсы ай язны  алып килә? (балалар җаваплары тыңлана)

  - Март аенда нинди бәйрәмнәр була? (балалар җаваплары тыңлана)

 (2 слайд)

  - Март аенда, балалар, тагын бик матур бер бәйрәм була. Ул “Нәүрүз” дип атала. (3-6 слайд)  

Текст белэн эшлэу.  (Балалар текст укыйлар)

Нәүрүз...

   Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме. Ул   -  көн белән төн тигезләшкән вакыт. Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага — 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.  (балаларның телдән аңлатуы)

(7 -9слайд)  (һәр укучы берәр куплет укый)

1.Чип-чип чибарук

   Йомыркасы югары ук.

   Ак тавык, күк тавык.

   Ходай бирсен күп тавык,

   Менә-менә рәхим итеп алыгыз.

   Бер түгел йөз күкәй.

2.  Елгада бозлар кузгалды...

     Елмая, көлә кояш.

     Урамнар буйлап атлый

     Ямьле һәм күңелле яз!

3.Кояшлы көннәре белән

   Ямьле яз килеп җитте.

   Бу җырны безгә бәйрәмгә

   Яшел яз бүләк итте.

  1. Матур язу.

Укытучы: 

- Балалар,  хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язабыз һәм матур язуга тактада бирелгән ике җөмләне дөрес итеп күчереп язабыз.

Яз җитте.                         Ямьле яз җитте.

 - Нинди бәйрәм белән таныштык?  Әйдәгез “Нәүрүз” сүзенең мәгънәсе белән  дә танышыйк һәм язып  куйыйк.   “Нәүрүз” сүзе фарсы-таҗик телендә “Яңа көн” дигән мәгънәне аңлата.     (10слайд)

  1. Дәрес темасы буенча эш.

Укытучы: 

- Балалар, без нинди бәйрәм белән таныштык?  (балалар җаваплары тыңлана) 

- Нинди такмаклар укыдык?  (балалар җаваплары тыңлана)

- Мин сезгә бүген нинди сорауны гел бирәм?   (балалар җаваплары тыңлана)

  Димәк без сезнең белән бүгенге дәрестә нинди темага эш башкарырбыз?  (балалар җаваплары тыңлана,  дәрес темасын әйтәләр)

Укытучы: 

- Әйе укучылар, без бүген сезнең белән нинди? кайсы? сорауларына җавап бирүче, предметның билгесен белдерүче сүзләр турында сөйләшербез, төрле биремнәр башкарырбыз, күнегүләр эшләрбез.

     Карточкалар буенча биремнәр башкару. (Һәр укучыга бер куплет шигырь бирелә, предметның билгесен белдерүче сүзләрне табып астына сызарга)

1.Чип-чип чибарук

   Йомыркасы югары ук.

   Ак тавык, күк тавык.

   Ходай бирсен күп тавык,

   Менә-менә рәхим итеп алыгыз.

   Бер түгел йөз күкәй.

2.  Елгада бозлар кузгалды...

     Елмая, көлә кояш.

     Урамнар буйлап атлый

     Ямьле һәм күңелле яз!

3.Кояшлы көннәре белән

   Ямьле яз килеп җитте.

   Бу җырны безгә бәйрәмгә

   Яшел яз бүләк итте. (мөстәкыйль эшлиләр, аннан бер-берсенә укып күрсәтәләр, фикерләрен әйтәләр, хаталары булса, төзәтәләр)

  1. Дәреслек буенча эшләү. 67 күнегү  (бергәләшеп башкаралар)

Әмир белән Әминә арасындагы әңгәмәне укып танышу.

Тылсымчы кагыйдәсе белән танышу.

68 күнегү. Билгене белдерә торган сүзләргә карап, җиләк-җимешнең исемен табарга. Башта телдән аннан соң дәфтәрләрдә язмача эшлиләр. (муляжлар кулланыла)

Физкультминут

6.  Ныгыту. 

 Укытучы: 

  • Балалар, сез табышмаклар яратасызмы?   Әйдәгез табышмаклар әйтеп алыйк әле.

Табышмаклар: Сырлы-сырлы ул,

                             Безнең кулда җырлый ул.  (гармун)                

Аягын-башын кистем.

Корсагын тиштем,

Эченә өрдем,

Моңайганын күрдем.  (курай)  

  Нинди җаваплар алдык? (музыка уен кораллары)

  Укытучы: 

  • Табышмакларда билгене белдерүче сүзләр очрамадымы? (балалар җаваплары)

- Хәзер бу сүзләрне дәфтәрләргә билгесен белдерүче сүзләр белән язып куябыз.

Тактада эшләү.  Баганалап сүзләр язылган.  Һәр баганада артык сүзне табарга.  

                күлмәк               арбада                кәҗә

                бабайга              әти                     бәбием

                чүлмәктә           чирәмле             китапны

                юлның               башлык             сары

                апаны                 күлдән               кырда

                яшел                   дәфтәргә            урман

Укытучы: 

  • Балалар, әйдәгез, уйнап алабыз. Уен “Исеңдә калдыр” дип атала.

Мин сезгә кошлар, хайваннар рәсемнәрен күрсәтәм, ә сез аларны истә калдырып, мин күрсәткән тәртиптә  дәфтәрләрегезгә язарсыз.

  Аю,    куян,   бүре,   сыерчык,   кара карга, күгәрчен, поши. (карточкаларда күрсәтелә)

Балаларның җаваплары тыңланыла. Бер-берсенең хаталарын төзәтәләр, эшләрен бәялиләр.

  • Хәзер укучылар бу кошлар һәм хайваннар турында нәрсәләр беләсез? Ниндиләр алар? Шул турыда кыскача әйтеп үтәрсез. (балалар җаваплары тыңлана)

Укытучы:  

- Балалар, хәзер сез шушы сүзләрнең икесе белән җөмлә төзеп язасыз.  Билгене белдерүче сүзләр белән җөмләләрегезне тулырак итеп языгыз. Тиешле сызыклар белән исем, фигыль, сыйфатны күрсәтегез.

Мәсәлән:  Хәйләкәр төлке бүрене алдады.

  1. Модельләштерү.  Таблица буенча.

Укытучы: 

-  Балалар, мин сезгә таблица бирәм, сез хәзер шуны тутырасыз.

Димәк, без бүген нинди сүзләр белән таныштык? Ул сүзләрне ничек атыйбыз?  Нинди сорауларга җавап бирә? Бу сүзләр ярдәмендә предметның кайсы якларын белә алабыз? (балалар сорауларга җавап бирәләр, таблицаны тутыралар)

Сыйфат

Кайсы?

Нинди?

Төс

Тәм

Характер

Форма

Вакытны

           

  1. Рефликсив кабатлау. Гомуми үзбәя.

Бүгенге дәрестә без нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек? Һәр баланың өстәлендә бирелгән рәсем (малай, кояш, ай) һәм һәр укучыда түгәрәк (фишка)

Дәрестә кем бар эшне дә аңлап, үз-үзенә ышанып эшләде,  түгәрәгегезне шат йөзле малайга куегыз.

Әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан булсагыз кояшка куегыз.

Сезгә эшләр бик авыр тоелган һәм сез биремнәрне үти алмаган булсагыз айга куегыз.

  1. Өй эше: Дәреслек, 51 бит, 69 күнегү.

                  Тизрәк кил безгә, җылы яз,

                  Тизрәк-тизрәк кил!

                  Куяннар туңып беткәндер,

                  Иссен җылы җил.

Укытучы: 

  •  Балалар, без тагын бер уен уйнап үтәрбез. Уен “Билгесе буенча  исемен тап” дип атала.  Мин сезгә бер предметның билгеләрен атыйм, ә сез аның нәрсә икәнен әйтерсез.
  1. Җилле, салкын, аяз   ... .  (көн)
  2. Йолдызлы, тыныч, айлы ... .  (төн)
  3. Тирән, киң, зур ... .   (елга)
  4. Акыллы, тыйнак, чибәр ... .   (кыз)
  5. Кыю, көчле, батыр ... .   (малай)
  6. Хәйләкәр, җитез, җирән ... .   (төлке)

Билгеләр куела.

Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгене белдерә торган сүзләр

Татар мәктәбе өчен татар теле дәресе....

Тартык в хәрефен [w] авазы белән белдерү.

Презентация к уроку татарского языка в 1 классе....

Билгене белдерә торган сүзләр темасы

2 сыйныфта билгене белдерә торган сүзләр темасына ныгыту биремнәре. Нинди? кайсы?...

Перспектив башлангыч мәктәп 2 сыйныф Татар теле Тема :Предметны белдергән сүзләр. Интерактив тактага презента

татар теленнән 2 сыйныф өчен ясалган презентация "Предметны белдергән сүзләр" темасын ныгытырга ярдәм итә...

Ғаилә. Шәжәрә. Шартлылыҡты белдереү.

Башҡорт теленән асыҡ дәрес өлгөһө....

Билгене белдерә торган сүзләр темасын кабатлау

Билгене белдерә торган сүзләр...