Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (4 сыйныф). Сыйфат сүз төркеме.
план-конспект урока (4 класс) по теме

Минуллина Мадина Сулеймановна

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Сыйфат сүз төркеме

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сыйфат

Слайд 2

Нинди матур минем туган илем, Җир шарында тиңдәш юк аңар! Киң кырларда үсә мул игеннәр, Шаулап ага чиксез елгалар. Ал чәчәкләр үскән болыннарда Уйнап, көлеп йөри балалар... (Әхмәт Исхак)

Слайд 3

матур, туган киң мул а л чиксез илем кырлар и геннәр ч әчәкләр елгалар балалар

Слайд 4

Салкын кыш килде. Җ ирне ак кар каплады . Ул агачларны ак шәлгә төрде. Елгаларны көмеш боз каплады. Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизәде. Биек кар таулары өйде. Шома шугалаклар ясады.

Слайд 5

Салкын кыш, ак кар, ак шәл, көмеш боз, матур бизәкләр, биек кар таулары, шома шугалаклар

Слайд 7

Т әмен: Төсен: Формасын: Материалын: Күләмен: Характерын: тәмле, баллы, ачы ак, зәңгәр, шәмәхә туры, түгәрәк, яссы алтын, агач, тимер зур, кечкенә, озын юмарт, хәйләкәр

Слайд 8

Т әмен: Төсен: Формасын: Материалын: Күләмен: Характерын: тозлы, баллы, ачы юмарт, хәйләкәр, зур, кечкенә, озын алтын, агач, тимер ак, зәңгәр, шәмәхә туры, түгәрәк, яссы



Предварительный просмотр:

4 сыйныфта татар теле дәресе.

Тема: Сыйфат

Максат:         1) дидактик: сыйфатның грамматик мәгънәсе, морфологик һәм берәмлекләре турында төшенчә бирү; гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту

2) психологик: фәнгә карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру;

3) тәрбияви: туган якның матурлыгына мәхәббәт уяту.

Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге 69-71 битләр, презентация, компьютер, проектор.

Дәрес технологиясе: иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Дәрес тибы: уку мәсьәләсе кую һәм чишү.

Бүген безнең гадәти дәрес түгел. Без алдан өйрәнелгән белемнәрне кабатларбыз. Яңаларын өйрәнербез. Без бүген сәяхәткә чыгабыз

1. Уку эшчәнлегенә мотивация тудыру (3 слайд)

Нинди матур минем туган илем,

Җир шарында тиңдәш юк аңар!

Киң кырларда үсә мул игеннәр,

Шаулап ага чиксез елгалар.

Ал чәчәкләр үскән болыннарда

Уйнап, көлеп йөри балалар...

(Әхмәт Исхак)

  • Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
  • Безнең туган илебез нинди?
  • Сез туган ил турында нәрсә әйтә аласыз?

Башта без алдагы дәрестә өйрәнгән теманы искә төшерик әле.

Без нинди сүз төркемен өйрәндек? (Исем сүз төркемен)

Шушы шигырьдән исемнәрне табыйк әле. (Балалар исемнәрне табалар) (4 слайд)

- 2. Белемнәрне актуальләштерү.

Бу исемнәр турында нәрсә әйтә аласыз? (Б-р җавабы)

Менә безнең беренче тукталыш.

1)  Беренче тукталыш – “Танышу” тукталышы.

Тактадагы шигырьдә без тапкан  исемнәргә нинди сүзләр бәйләнеп килгәннәр?

Киң кырлар, мул игеннәр, ал чәчәкләр, чиксез елгалар (4 слайд)

-Бу сүзләр нәрсә белдерәләр?  

(Алар шушы сүзләрнең билгеләрен белдерәләр).

Предметның билгесен белдергән сүзләрне ничек дип атыйлар?

Сыйфат турында без нәрсә беләбез?        

Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?

Көтелгән җавап: Сыйфат сүз төркеме. Предметның билгесен белдерә. Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә.

- Балалар, сез аңлагансыздыр дип уйлыйм. Без бүген  “Танышу” тукталышында  сыйфатлар белән таныштык? Димәк, без “Сыйфат” иле буйлап сәяхәткә чыгабыз.  Сәяхәт авыр булмас, әгәр дә без бердәм булсак. Бер-беребезгә ярдәм итсәк. Бер-берсенә ярдәм итә торган кешеләрне нинди кешеләр дип йөртәләр? (Ярдәмчел, мәрхәмәтле, кешелекле, шәфкатьле)

3. Уку мәсьәләсен кую.

2)  Безнең  икенче тукталыш -  “Эзләнү” тукталышы. Сыйфат илендә елның кайсы фасылы дип уйлыйсыз? (Әйе, кыш икән. Миңа сыйфат иленнән хат килгән иде. Менә хатның өзеген укыгыз). (5 слайд)

1. Тактага алдан язылган җөмләләрне уку, күчереп язу. Җөмләдән сыйфатларны табу, асларына сызу. (6 слайд)

Төркемнәрдә эш. Үрнәк буенча сыйфатларны табарга:

а) сорау куярга

ә) мәгънәсен ачыкларга

б) кайсы сүзне ачыклавын әйтергә

в) җөмләдәге ролен билгеләргә. (Җөмләне матурлый. Предметларны бер-берсеннән аера.)

4. Уку мәсәләсен чишү

“Бүленеш” тукталышы

Сәяхәткә үзебез белән нәрсәләр алдык соң? Тактага карагыз. (Тактада рәсемнәр күрсәтелә. Күләгәдә сүзтезмәләр. Балалар предметларны сыйфатлары белән әйтәләр). (7 слайд)

Түгәрәк  ипи, яшел кыяр, агач кашык, майлы ботка, ачы лимон, яшел чәй, кышкы кием, зур казан.

-Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерәләр? (8 слайд)

-төсен: яшел, кара, сары;

-тәмен: ачы, тәмле,

- зурлыгын: зур, биек,

- формасын: түгәрәк, озынча,

 - материалын: агач, тимер (чуен),

- вакытын: кышкы, иртәнге,

Модельгә таянып кагыйдә чыгару. (Кагыйдәне әйттерү. Сыйфатлар предметның төрле билгеләрен белдерәләр. Сыйфат ачыклап килгән сүз сыйфатланмыш дип атала.)

Физпауза

“Ял  итү” тукталышы

5. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

Бирелгән исемнәргә сыйфатлар уйлап яз.

Табигать, елга, урман, юл, юлдаш.

6.Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.

Чираттагы тукталыш - “Уйлану” тукталышы.

Алда карап кителгән билгеләрне истә тотып, тәкъдим ителгән сүзләргә сыйфатлар табарга.

Менә шушы исемнәргә ( кеше, ипи, агач, кыш) сыйфатлар уйлап табарга. (Төркемнәрдә эшләү).

кеше                   ипи             агач            кыш

мәрхәмәтле           кадерле            яшь                 озын

көчле                     кайнар              юан                буранлы

(төркемнәрнең җавабы тыңлана).

 “Иҗади” тукталыш

Балалар, әйдәгез әле бер-беребезгә һәм кунакларга сыйфатлар кулланып матур сүзләр әйтик.

Мәсәлән: Рамил,  син  бик тыйнак һ.б.

8. Яңа белемнәрне үзләштерү, кабатлау.

“Кабатлау” тукталышы

Сыйфат нәрсәне белдерә?

Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

Кайсы төркемдә сыйфатлар гына бирелгән

а) уңган, иркен, кайнар;

ә) кояш, ямьле, болытлы;

б) баллы, барам, сабыр.

Күктә ак болытлар йөзә дигән җөмләдә сыйфатланмыш –

а) күктә;

ә) ак;

б) болытлар.

Антоним сыйфатлар булган рәтне тап.

а) кечкенә-бәләкәй;

ә) авыр-җиңел;

б) җылы-эссе.

Татар телендә сыйфатларның кушымчалары  бармы?

9. Рефлексия.

-Без бүген дәрестә нинди сүз төркемен искә төшердек?(сыйфат)

-Ул нинди сорауларга җавап бирә?(нинди?кайсы?)

-Сыйфат нәрсәне белдерә?(предметның билгесен)

-Ягъни,нинди билгеләрен белдерә(санап үтәләр)

-Сыйфат ачыклаган исем нәрсә була?(сыйфатланмыш)

-Сыйфатлар тагын ни өчен кирәк?(алар җөмләләрне тулыландыралар,сөйләмне матурлыйлар).

10. Өй эше. 174 нче күнегү. Сыйфатлар кулланып табышмак төзеп язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Сыйфат- сүз төркеме. 2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат турында мәгълүмат бирү.Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы  куллану.Логик фикерләү сәләтләрен үстерү ....

3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары

3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....

1 яртыеллыкка татар теленнән контроль тест (4 сыйныф, рус төркеме)

хәйдәрова дәреслеге буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест...

Татар теленнән рус төркемнәренең 1 нче сыйныфы өчен презентация 1-10 га кадәр санарга өйрәнәбез"

Р.З.Хайдарова дәреслеге  белән эшләүчеләргә өчен саннарны өйрәнтү өчен презентация....

Татар теленнән рус төркемнәренең 1 нче сыйныфы өчен презентация "Ашамлыклар"

! нче сыйныфның рус төркемендә "Ашамлыклар" темасын өйрәнгәндә куллану өчен презентация....

Татар теленнән рус төркемнәренең 1 нче сыйныфы өчен презентация "Җиләк- җимешләр"

атар теленнән  рус төркемнәренең 1 нче сыйныфы өчен  презентация "Җиләк- җимешләр"...