Сер тотмас – дус тапмас.
классный час (2 класс) по теме
Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру; фикерләү сәләтен үстерү; әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү; матурлыкны күрә белергә өйрәтү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sertotmas_urdk_achyk_dres.docx | 13.74 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Сер тотмас – дус тапмас.
Максат: сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру; фикерләү сәләтен үстерү; әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү; матурлыкны күрә белергә өйрәтү;
Материал: дәреслек, А. Алиш әкиятләре, рәсемнәр.
Дәрес барышы:
- Үткән дәрестә без кем иҗаты белән таныштык?
- 1 слайд
1. - Искә төшереп китик әле, кем ул А. Алиш?
- (бер укучы сөйли)
2. - Ә хәзер без “Сертотмас үрдәк” әкияте турында сөйләшербез. Монда нинди вакыйга сурәтләнгән? 2 слайд
- Ни өчен йорт хайваннары Хуҗаны эзләргә нәкъ менә Үрдәкне җибәргәннәр?
- Сертотмас нинди хайваннар белән очраша?
- (Керпе, Куян, Аю, Бүре, Төлке)
- Әкияттә иң акыллы сүзләрне кем әйтә? Бу сүзләр Үрдәккә генә кагыламы?
- Хайваннарның кайсы Үрдәкне тиз алдауга ирешә? Ни өчен?
3.- Хәзер тактада язылган сыйфатларга игътибар итәбез, әлеге сыйфатлар кайсы хайваннарга хас? 3 слайд
телдән җавап бирәләр һәм дәфтәргә язып куялар. Керпе, Бүре, Төлке
- Укучылар, әле тагын икейөзлелек дигән сыйфат бар, бу нәрсәне аңлата?
Әсәрдә кайсы хайваннар икейөзле итеп тасвирланганнар? Бу яхшы сыйфатмы?
4. - Сез өйдә яраткан хайваннарыгыз яки кошларыгыз турында рәсем ясарга тиеш идегез, әйдәгез тикшереп карыйк. - (Балалар үзләренең рәсемнәре турында сөйлиләр).
Физкультминут.
Су буенда бакалар
Баталар да калкалар.
Уңга да бөгеләләр,
Сулга да бөгеләләр.
Алга да иеләләр,
Артка да иеләләр.
Ә аннары барысы бергә
Сикерешеп алалар.
- Хуҗа турында нәрсә әйтә аласыз? Аның тапкырлыгы сезгә ошадымы?
-
5. Дәреслектән Төлке белән Үрдәк диалогын табабыз. Рольләргә бүлеп уку.
6.- Хәзер әсәрдән сурәтләү чаралары эзлибез. Без нинди сурәтләү чаралары белән таныш әле?
Чагыштырулар көлтәдәй койрыклы-59б 4 слайд
көзге төсле матур, кыр төсле зур күл-58б
Эпитетлар сертотмас Үрдәк 56б
тәмле җиләк 57б
симез тычкан 57б
усал елан 57б
корыч балта 59б
усал бүре
7 Табышмакларга җавап табу.
8. Дәрескә нәтиҗә ясау.
- Без бүген нәрсәгә өйрәндек? Үзебез өчен нинди яңалык алдык?
- Әйе, без дәресебезгә Керпе сүзләре белән нәтиҗә ясыйбыз. 5слайд
9. Өй эше бирү. Яраткан хайваныгыз турында хикәя төзергә.
Билгеләр кую.