УРОК МАТЕМАТИКИ В 1 КЛАССЕ (НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ)
методическая разработка по математике (1 класс) по теме
УРОК МАТЕМАТИКИ ПРОВОДИТСЯ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ РАЗВИВАЮЩЕЙ ТЕХНОЛОГИИ. УМК "ШКОЛА РОССИИ".АВТОР УЧЕБНИКА МОРО.
Тема:□ +3,□-3 тибында кушу һәм алу
Максат:1) укучыларның 3 не өлешләп кушу һәм алу күнекмәләрен ныгыту;
2)балаларның исәпләү, мәсьәләләр чишү һәм фикерләү сәләтен үстерү;
3) фән белән кызыксыну тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tema1.docx | 19.9 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема:□ +3,□-3 тибында кушу һәм алу
Максат:1) укучыларның 3 не өлешләп кушу һәм алу күнекмәләрен ныгыту;
2)балаларның исәпләү, мәсьәләләр чишү һәм фикерләү сәләтен үстерү;
3) фән белән кызыксыну тәрбияләү.
Материал: математика (96-97 бит), төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар, өстәмә дәфтәр, дәфтәр №1(26 бит).
Җиһазлау: аю (йомшак уенчык), кәрзин, җиләк-җимешләр (муляж),күрсәтмәлек, туп.
Дәрес планы
Дәрес барышы.
- Исәнләшү.
- -Балалар табигатьтә елның кайсы фасылы?
-Көз.
- Әйе балалар, көзнең соңгы көннәре. Кошлар җылы якка киттеләр. Җәнлекләр кышка әзерләнә. Кайберләре кышкы йокыга тала. Кышкы йокыга талганчы, сезнең белән саубуллашып китим дип, аю бүген безгә кунакка килгән. Әйдәгез, аны кунак итик, җиләк-җимешләр белән сыйлыйк. Ләкин, җиләк-җимешләр гади түгел, биремле. Биремнәрен үтәгәч кенә аюга биреп була. Тырышырсызмы, укучылар?
- Саннарның күршеләрен ата!
□3□,□7□,□ 5□,□ 8□.
(аюга алма бирелә)
- Нинди мисал язып була? (тактада яфраклар)
- 7+3, 10-3
- 3 нинди саннардан төзелә?
- 2 һәм 1
- Шулай булгач 3 не ничек алабыз?
- Башта 2 не, аннары 1не.
- Димәк, без дәрестә нәрсә өйрәнәчәкбез?
- 3 не алырга һәм 3 не кушарга.
(аюга груша бирелә)
(аюга җиләк бирелә)
- Балалар, бу мисалларның барысында сумма дип әйтеп буламы?
- Юк
- Сумма дип кайсыларын гына әйтеп була?
- Кушу гамәле булган мисалларны гына.
(аюга бүләк)
- И, балалар күрәмсез,
Тышта әнә килде көз.
Йә, әйтегез, сөйләгез,
Ничек килә инде көз?
-Кошлар очты көньякка
Канат кагып еракка.
Аюлар өн казыды
Бик тирән итеп базны.
Балыклар да тындылар,
Су төбенә чумдылар.
Агачлар ялангачлар
Җилләрдә чайкалалар.
Мәсьәлә №3 (укучы мәсьәләне укый)
- Балалар мәсьәләнең өлешләрен искә төшерик әле.
- Мәсьәләнең шарты, соравы, чишелеше, җавабы була.
- Бу мәсьәләдә нәрсә турында әйтелә?
- мәсьәләнең шартын укыгыз.
- Нәрсә дип сорый?-
- Соравын укыгыз.
- Схемасын ясагыз (тактада)■■■
- Мәсьәләнең чишелешен языгыз (тактада) 3-1=2
- Мәсьәләнең җавабын языгыз.
- Җавап: 2 пар оекбаш
( аюга бүләк)
- Мәсьәлә № 4
-Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара?
- Мәсьәләнең шартын укыгыз.
-Мәсьәләнең соравын укыгыз.
- мәсьәләнең схемасын ясагыз (өстәмә дәфтәрдә)
-чишелешен һәм җавабын языгыз (өстәмә дәфтәрдә)
( аюга бүләк)
- № 6. Кисемтәләрнең озынлыгын үлчә. Шундый ук озынлыктагы кисемтәләр сыз.(өстәмә дәфтәрдә)
(аюга бүләк)
- № 7. Бер кисемтә икенчесеннән ничә сантиметрга озынрак? Рәсемнән файдаланып сөйлә.
(аюга бүләк)
Ял минуты.
-Ә хәзер балалар, әйдәгез ял итеп алабыз. Аюның да сезнең белән уйныйсы килә.( Туп белән уйнау һәм берүк вакытта 1 әрләп, 2 шәрләп арта һәм кими бару тәртибендә санау)
5. Зирәклеккә мәсьәлә.
(аюга бүләк)
- Дәфтәрдә эш:
- мисалларны исәплә һәм тиешле төскә буя
4 кызыл 5 зәңгәр
6 сары 7 яшел
(аюга бүләк)
- һәр рәсемгә үз язылышы
(аюга бүләк)
- Төрле дәрәҗәдәге биремнәр.
(аюга бүләк)
- Балалар, сезгә дәрес ошадымы?
- Дәрестә нәрсәләр белән шөгыльләндек?
- Нәрсәгә өйрәндек?
Балалар, аю сезгә бик зур рәхмәт белдерә. Тырышып укуыгызны теләп, урманына йокларга кайтып китә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок по математике 4 класс (на татарском языке)
Хәрәкәткә мәсьәләләр чишү.Ныгыту.“Хәрәкәткә мәсьәләләр “темасы буенча белем һәм күнекмәләрне ныгыту, төркемнәрдә эшләүне дәвам итү.ИКТ кулланып эшлекле уен-дәрес....
Тематический план в 4 классе по татарскому языку (на татарском языке)
Можно использовать на тат. школах....
Конспект урока "Антоним һәм синоним сыйфатлар" в 3 классе (на татарском языке)
Готовый конспект урока по татарскому языку в 3 классе....
Конспект урока 3 класса по татарскому языку
Учайщимся 3-его класса дать понятие о местоимениях....
Конспект урока для 1 класса по татарскому языку по теме " Новый год"
Конспект урока на татарском языке для 1 класса....
Отзывы по урокам математики 3 класс и русского языка 1 класс
Краткая характеристика уроков, отзыв об уроках....
Комментарии
спасибо)))