Кыргый хайваннар. 1 нче сыйныф әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе
план-конспект занятия (1 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

 

Тема: Кыргый хайваннар. 1 нче сыйныф, рус төркеме.

       Максат: укучыларның “Кыргый хайваннар” темасы буенча белемнәрен      

                       ныгыту, коммуникатив сәләтләрен үстерү, тел өйрәнүгә  

                       кызыксыну тәрбияләү, текст өстендә  эш алып бару, үзара дус, 

                      тату  булырга омтылу.

       Җиһазлау: кыргый хайваннар рәсемнәре, темага караган презентация,    компьютер, мультимедиа проекторы, таратма материал. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon кыргый хайваннар38 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                 175 нче урта гомуми белем бирү                              

                                                            мәктәбенең 2 нче квалификацион                

                                                                  категорияле татар теле һәм әдәбияты                            

                                                       укытучысы: Ахтямова Гөлназ Мингали кызы.

Тема: Кыргый хайваннар. 1 нче сыйныф, рус төркеме.

       Максат: укучыларның “Кыргый хайваннар” темасы буенча белемнәрен      

                       ныгыту, коммуникатив сәләтләрен үстерү, тел өйрәнүгә  

                       кызыксыну тәрбияләү, текст өстендә  эш алып бару, үзара дус,  

                      тату  булырга омтылу.

       Җиһазлау: кыргый хайваннар рәсемнәре, темага караган презентация,    компьютер, мультимедиа проекторы, таратма материал.

                                                           Дәрес барышы

Оештыру  өлеше. Исәнләшү.

 Фонетик  күнегү

Ә-әни  [ә н и],                      бәрәңге   [б ә р ә ң г е]

Ө- төлке  [т ө л к ө],            өйдә  [ө й д ә]  

Ү- бүре  [б ү р е],                 үрдәк  [ү р д ә к]

Җ-  җиләк  [җ и л ә к],         җыя   [җыйа]

ң- яңа  [й а ң а],                   синең  [с и н е ң]

           Һ- һәйкәл  [һ ә й к ә л],        шәһәр   [ш ә һ ә р]

          Балалар, без  кыргый хайваннарны өйрәндек.

-Әйдәгез, мин сезгә табышмаклар  әйтәм, сез җавапларын уйлап әйтерсез. (укучылар  җавапны әйткәч,  презентациядә  хайваннар рәсемнәре күрсәтелә) 

Ул соры, куркак. Урманда яши. Кишер ярата. Бу нәрсә? (куян)

Ул матур, хәйләкәр. Урманда яши. Балык  ярата. (төлке)

Ул соры, усал, зур. Урманда яши. Ит ярата. (бүре)

Ул  зур. Урманда яши. Бал ярата. (аю)

Ул кечкенә. Агачта яши. Гөмбә ярата. (тиен.)

Ул кечкенә. Энәле. Алма ярата.(керпе)

Әйдәгез, бу сүзләргә  күплек кушымчасы ялгыйбыз. Кагыйдәне искә төшерик әле.

Куян- куяннар

Төлке-төлкеләр

Бүре- бүреләр

Аю- аюлар

Тиен- тиеннәр

Керпе- керпеләр

Парлап эш. “Син - миңа, мин - сиңа” (Укытучы  сораулар  бирә, укучылар җавап бирә)

- Бу тиенме? (укытучы  керпе рәсеме күрсәтә )

- Юк, бу тиен түгел, бу керпе. Ул зурмы? Ул матурмы? Керпе алма яратамы?

- Бу бүреме?  Бүре кишер яратамы? һ.б

Физкультминут.

Без урманга барабыз,

Җиләк, гөмбә җыябыз.

Карыйбыз: аю, бүре юк микән ,

Әгәр булса, чабабыз.

Төп өлеш.

Бүген кыргый хайваннар турында текст укып китәрбез. Яңа сүзләр өстендә эш.

Кыргый хайваннар- дикие животные

Һәр көн- каждый день

Төремкәй- теремок

Җый!- Собирай!

Ул җыя.- Он собирает.

Текст өстендә эш.

Урманда кечкенә, матур төремкәй бар. Төремкәйдә төлке, куян, бүре, керпе яшиләр. Алар кыргый хайваннар.

Керпе һәр көн суга йөри, урманда җиләк, гөмбә җыя. Куян һәм бүре бакчада эшлиләр: бәрәңгегә, суганга, помидорга, чәчәкләргә су сибәләр. Төлке өйдә эшли: идән юа, аш пешерә. Аның ашлары бик тәмле.

Дәреслек белән эш. 136 биттәге текстны чылбырлап  уку һәм  тәрҗемә итү.

Сорауларга җавап  бирү.

-Хайваннар урманда яшиләрме?

-Төремкәй нинди?

-Төремкәйдә нинди хайваннар яши?

-Керпе   нишли?

-Куян һәм бүре кайда эшлиләр?

-Куян су сибәме?

-Төлке  идән юамы?

-Төлке аш пешерәме?

-Аш нинди?

-Как вы думаете, они дружно жили?

-Әйе, без дә бу хикәядәге дуслар кебек дус булырга тиешбез.

Ныгыту.Мин сезгә җөмләләр таратам. Текст белән чагыштырабыз. Кайсы  җөмләләр дөрес “ +” тамгасы куябыз, ә дөрес булмаса “–“тамгасы куябыз.

Урманда зур төремкәй бар.

Төремкәйдә төлке, куян, бүре, керпе яшиләр.

Алар кыргый хайваннар.

 Керпе урманда җиләк, гөмбә җыя.

Фил  бакчада эшли: бәрәңгегә, суганга, помидорга, чәчәкләргә су сибә.

Аю өйдә эшли: идән юа, аш пешерә.

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация Тема "Кыргый хайваннар"

Презентация составлена для изучения детьми названий животных на татарском языке. Использованы изображения зайца, лисы, волка, медведя, ежа,...

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

презентация по окружающему миру...

Кыргый һәм йорт хайваннары. 1 класс

Укучыларның кыргый һәм йорт хайваннары турында күзаллауларын булдыру; йорт хайваннарын караганда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру; үзләренең күзәтүләреннән чыгып сөйли, уйлап фикер йөртә бел...

Тема Кыргый хайваннар. Дикие животные

Занятие по теме Дикие  животные...

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсе Тема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика.

2 нче класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес эшкәртмәсеТема: Кыргый һәм йорт хайваннары. Туган як хайваннары, аларның исемнәре, күзәтүләр буенча кыскача характеристика....