Тема: "Әйләнә-тирәдә ориентлашу", 3 класс
план-конспект урока на тему

Галиева Ляйля Финарисовна

3 класста  психомоторикадан һәм сенсор процессларны үстерү шөгыленнән "Әйләнә-тирәдә ориентлашу" темасына план-конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yln-tir_orient._dres.docx16.03 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әйләнә-тирәдә ориентлашу.

Максат:

1) Әйләнә-тирәдәге предметлар һәм бер-берең янында ориентлаша өйрәтү.

 2) “Уң-сул, ал-арт, арада, артта” төшенчәләрен дөрес куллану.

3) Күреп истә калдыруны, игътибарлылыкны, уйлау, фикерләү сәләтләрен,                    сөйләм телләрен үстерү.

4) Халык әкиятләренә карата кызыксынучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: “Шалкан” әкиятендәге геройларның рәсемнәре, компьютерр, яшелчә рәсемнәре, ковер, бау, боҗра.

Дәрес барышы.

Психогимнастика.

Танып-белүне, игътибарлылыкны үстерүгә уен.

Кызыл кофта кигән кеше утыра. ( озын чәчле, матур бантиклы, кара чалбар һ.б.)

Организмның энергетик потенциалын күтәрүгә күнегүләр.

а) Сулыш гимнастикасы. “Җил”( Җиңелчә сулышны чыгарганда бармаклар белән авызны каплап җил авазы, индеецлар кычкыруы, кош сызгыруын чыгарырга)

б) Массаж.

- “Минем баш”

- “Маймыл чәчен тарый.”

- Җылы куллар”

- “Җылы аяклар.

      4. Гәүдәнең тонусын яхшырту.

“Үләннәр җилдә”.

(Балалар идәндә утырган килеш үләнне сүрәтлиләр. Җил исә башлый һәм үләннәр җиргә башын ия. Җил тына, үләннәр турая һәм кояшка үрелә.)

        5. Яңа тема.

– Балалар, бүген без сезнең белән әкиятләр иленә кунакка барырбыз. Ә нинди әкияткә икәнен сез компьютердагы рәсемнәргә карагач белерсез.

– Исегезгә төшерегез әле, болар кемнәр?

– Шалканны тартырга кем артыннан кем чыккан?

Әйдәгез хәзер уйнап алабыз. Мин әкият геройларының урыннарын алмаштырам, ә сез нәрсә үзгәргәнен әйтергә тиешсез.

Бабай     әби     онык    песи

 Бабай    тычкан      онык    песи

Эт        тычкан   бабай    песи

Балалар, бабай нинди яшелчә утырткан?

Дөрес, шалкан. Менә бу рәсемнәр арасыннан шалкан рәсемен табыгыз әле.

( кабак, чөгендер, редиска, ачы торма, кыяр)

Шалкан нинди төстә? Нинди формада? Ә нәрсәсе белән шалкан башка яшелчәләргә охшаш? Ә нәрсәсе белән аерыла?

Әйдәгез бабайның шалканны ничек үстерүен карыйк. ( Орлыктан алып шалканның зур булып үсүенә хәтле рәсемнәр җыелмасы дөрес итеп тезәргә кирәк.)

 Хәзер әйдәгез бакчага барып бабайның шалканын карап кайтыйк. (Балалар тезелеп баралар, атлаганда аякларын икенче тезгә тигереп алып атлыйлар.)

Карагыз әле шалкан нинди зур булып үскән.

/ Балалар әкият геройлары булып уйныйлар/

Бабай белән онык арасына кем баса?

Ә әби белән песи арсына?

6 . Ныгыту.

Без шалканның зур булып үсүенә сөенеп торганда, бабайның яшелчәләре бакчада буталып беткәннәр, Бабайга яшелчәләрне дөрес итеп утыртырга булышыйк инде. Ә нинди яшелчәләр утыртачагыбызны, сез табышмакларның җавапларын белерсез.

 Иң башта бакчаның уртасына утыртырбыз.

/Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (кыяр)

Кыярның уң ягына нинди яшелчә утыртырбыз, уйлагыз әле.

/Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә/ (кишер)

-Кыярның сул ягына утыртабыз.

/ Ите симез- мае юк,

Тиресе калын –йоны юк./ (шалкан)

-Ә шалканның алдына нәрсә утыртабыз?

/ Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур

Аны кем әйтер? (помидор)

-Ә помидор белән шалкан арасына нәрсә утыртабыз?

/Ормый, сукмый,

Үзе кешене елата. (суган)

Кыярның сул ягында үскән яшелчәләрне әйтегез.

Шалканның уң ягында үскән яшелчәләрне әйтегез.

7. Йомгаклау.

Балалар, без  нинди әкияттә кунакта булдык?

Бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Сезгә аеруча нәрсәләр ошады?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Лексико-спортивные игры. Повторение лексики на тему «Школа». Введение темы «Спортивные игры народов Англии». 1 класс

Работа выполнена в соавторстве: Рубцовой Анной Анатольевной, учителем английского языка, Прогимназии НГДУ «Ямашнефть» г. Альметьевск и Косовой Марией Петровной, учителем физкультуры, Прогимназии НГДУ ...

Технологическая карта урока русского языка по теме "Обобщение по теме «Части речи». Проверочная работа". 2 класс УМК "Школа России"

Технологическая карта урока русского языка по теме "Обобщение по теме «Части речи». Проверочная работа". 2 класс. УМК "Школа России"...

Наш проект по теме «Разнообразие животных», как подготовительный этап к рассмотрению темы «Кто что ест» в 3 классе КРО.

Однодневный проект по предмету Окружающий мир на тему "Разнообразие животных", как подготовительный этап к уроку на тему "Кто что ест"...

Тема: Контрольная работа по теме "Письменное сложение и вычитание". 2 класс. Программа: Школа России.

Предмет: математикаКласс: 2еТема урока: Контрольная работа по теме «Письменное сложение и вычитание»Цели урока: проверить, как у учащихся сформированы вычислительные навыки, умения сравнивать выражени...

План-конспект урока по иностранному языку (3 класс) на тему: Технологическая карта урока по теме "My favourite animal" в 3 классе

План-конспект урока по иностранному языку (3 класс) на тему: Технологическая карта урока по теме "My favourite animal" в 3 классе  План-конспект урока по иностранному языку (3 класс) на...

Тема: Урок русского языка в 4 классе по теме: «Обобщение по теме «Имя прилагательное».

Тема: Урок русского языка в 4 классе по теме: «Обобщение по теме «Имя прилагательное»....