Ел фасыллары
презентация к уроку по окружающему миру на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ
Максат: Табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәнү.
Ел да килә дүрт батыр, Дүртесе дә ят төсле, Дүртесе дә бик матур .
Ел фасыллары - шартлы рәвештә елның дүрт фасылга бүленеше . Яз Җәй Көз Кыш
Яз - елның дүрт фасылыннан берсе. Кыш һәм җәй арасында .
Сынамышлар Яз көне елга кырыйларында боз калса , ашлык уңмас . Яз көне елгаларда су артмаса , ашлык уңмас . Яз көне тамчы бозлары озын булса , сабан ашлыгы озын булыр ; әгәр кыска булса , сабан ашлык кыска булыр . Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә , карабодай яхшы булыр . Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса , бодай, арпа , арыш , борай уңар. Яз көне терлекләр башлап көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр кабып кайтсалар , терлекләргә ул җәй азык начар булыр .
Яз турында шигырьләр
Яз көне (М. Җәлил ) Яз көне карга Бала чыгара . Көн дә җим эзләп, Авылга бара. Авылда әби Чебешләр саклый , Карга урлар дип , Йокларга ятмый . Ахрысы,әби Хәйләсен тапты : Барлык чебине Келәткә япты . - Каргалар монда Очып керә алмас , Чебешләремне Хәзер кыра алмас .
Җәй — яз һәм көз арасындагы е фасылы . Өч айдан тора: төньяк ярымшарында июнь, июль һәм август;
Җәй турында шигырьләр
Тәмле җәй ( Ш.Галиев ) Аланнарда – җиләк исе , Басуларда – иген исе , Җәйләүләрдә – сөт исе … Тагын аллы-гөлле чәчәк, Кайнар кояш өстисе – Шушы булыр җәй төсе! Бу кайчак була ? (Г.Тукай) Ашлыклар үсте, Башаклар пеште . Кояш пешерә, Тиргә төшерә . Халык ашыга , Китә басуга , Урагын ура, Бу кайчак була ?
Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну . Күзәткәнегез бармы икән ? Шулар арасында көз − иң матуры . Бу айларда урманнар бик матур . Нинди генә төсләр юк анда ?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде . Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала , алар инде киләсе ел өчен орлык бирә . Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана . Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр . Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш , бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр , аннары , канатларын ныгытыр өчен , төркем-төркем булып очып алалар .
Кыш - елның дүрт фасылыннан берсе. Яз һәм көз арасында . Кышның үзенчәлеге - түбән температура Өч айдан тора: төньяк ярымшарында декабрь, гыйнвар , февраль
Сынамышлар Кыш бәс , томан булса , җәй иген уңа . Кыш көне яңгыр яуса , икмәк булыр . Кыш сыкы булса , җәй алма була . Кыш томан булса , җәй юкәдә бал була .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ел фасыллары
Башлангыч сыйныф укытучыларына ярдәмлек материал...
Ел фасыллары бездә кунакта
2 класста " Ел фасыллары бездә кунакта"- әдәби уку дәресе....
Ел фасыллары темасына презентация.
Презентация по окружающему миру....
Ел фасыллары
Табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәнү....
"Ел фасыллары"
2нче сыйныф өчен әйләнә-тирә фәненнән дәрес планы...
Ел фасыллары белән таныштыру
Дәрес җиһазы: Р.З.Хәйдәрованың “Татар теле “4 сыйныфлар өчен дәреслеге, методик кулланма, презентация «Ел фасыллары »...
"Ел фасыллары бездә кунакта"
2нче сыйныф "Ел фасыллары бездә кунакта" темасына дәрес планы...