Әйләнә тирәдән технологик карталар
учебно-методический материал по окружающему миру (1 класс) по теме

Сабирзянова Нурзиля Бариевна

Технологик карталар 1 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_klass_yln-tir_tekhnologik_karta.doc75 КБ

Предварительный просмотр:

Әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән

1нче класс өчен

технологик карталар

Әйләнә-тирә дөнья.  А.АПлешаков; М.Ю.Новицкая. УМК “Перспектива”

Технологик карта

Тема ”Кеше һәм әйләнә-тирә дөнья” (5 дәрес)

Тема

Кеше һәм әйләнә-тирә дөнья

Дәреснең максаты

Һәр кешенең  үзенчәлекле шәхес булуы һәм аның үз туган иленең   мәдәнияте һәм тарихы белән тыгыз бәйләнештә булуы турында күзаллау булдыру    

Теманың төп эчтәлеге, терминнар һәм төшенчәләр

Кеше - табигать һәм мәдәният белән  бербөтен.  Һәр кеше - иҗади шәхес. Кеше матур, зур дөньяның бер кисәге.

Мәдәният, иҗади шәхес, эчке дөнья, тышкы кыяфәт.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУЭ

Кешенең  тышкы кыяфәте белән эчке дөньясы арасындагы бәйләнешне күрү,  һәр кешенең  үзенчәлекле шәхес булуы һәм аның үз туган иленең  мәдәниятеһәм тарихы белән тыгыз бәйләнештә булуына төшенү; кешенең тормышында була торган эмоциональ-эстетик халәтенең төрле ел фасылларындагы табигать күренешләре белән чагыштыру, тәңгәлләштерү,  төрле яшьтәге кешеләрне хөрмәт итү.

Шәхси:кешенең башкаларны ничек бар шулай кабул итүе, аңлавы;  табигать, мәдәният һәм якын - тирәдәге  кешеләрнең “мин” образын  формалаштыруга  йогынты ясавы.

Регулятив:максатка ярашлы итеп биремнәрне үтәү, әңгәмә кору,бәйләнешле сөйләм, бирелгән  сорауларга җавап бирү.

Танып-белү:кешенең  тышкы кыяфәтенең эчке дөньясына туры килүенә төшенү;

үзеңнең   дөньяны яхшы якка үзгәртә алырдай иҗади шәхес булуыңны аңлау.

Коммуникатив:дөньяны танып  белүне һәм кичерешләрне эмоциональ сөйләм, музыкаль авазлар, төсләр аша  күрсәтә алу.

Эшләү киңлеге булдыру

Предметара

бәйләнешләр

Эш формалары

Ресурслар

Төп

Өстәмә

Әйләнә-тирә дөнья, татар теле, татар әдәбияты, музыка, сынлы сәнгать.

Фронталь, кечкенә группаларда,  индивидуаль, парлап.

Әйләнә-тирә дөнья дәреслеге

Эш дәфтәре

Күрсәтмә һәм таратма материал, портретлар, музыкаль әсәрләрдән өзекләр, презентация.

I этап.Эшчәнлеккә мотивация

Максат : укучыларда  “Кеше һәм әйләнә-тирә” темасы белән  кызыксыну  уяту

Проблемалы ситуация

Җыр тыңлау:”Юкка түгел, юкка түгелдер” Н.Нәҗми сүзләре, Р.Хәсәнов көе.

Безнең өчен җиргә карлар ява,

Гөлләр үсә , җилләр исәләр

Син ышанма үзе өчен генә

Әгәр җирдә яши дисәләр.

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул

Яшәү,  күкрәү, җырга тиң гомер,

Бу дөньяда без яшибез икән

Юкка түгел, юкка түгелдер.

  • Кеше җир йөзенә ни өчен килә?(Әйләнә-тирә дөньяны ,матурлыкны  күрергә)
  • Кеше үзе өчен генә яшәргә тиешме?
  • Дус-тату яшәү өчен нәрсә кирәк?
  • Кешеләрнең кәефләренә игътибар итмичә генә аралашып, дуслашып буламы?
  • Аларның характерларын, күңел халәтен ничек күреп була? Моңа ничек өйрәнеп була?

II этап. Танып-белү эшчәнлеге

Өйрәнү эзлеклелеге

Белемгә (Б), аңлауга (А), күнекмәгә (К) юнәлтелгән биремнәр һәм  күнегүләр

Диагностик биремнәр

  1. Кешегә күз сал!

Максат: укучыларда тышкы кыяфәт белән эчке дөньяарасында-гыбәйләнеш турында күзаллау булдыру

Дәреслек,2 нче кисәк,59 бит.

  • Дәреслектән яңа тема битен карагыз әле.

Бу фотографиядә сурәтләнгән  кешеләр һәм аларның холыклары, характерлары турында нәрсә әйтә аласыз? Моны нәрсә аңларга ярдәм итә?(Кешенең мимикасы, йөзе)

Бирем 1(Б)Дәреслек,2 нче кисәк, 60-61нче бит.

  • Элекке фотографиядә сурәтләнгән  кешеләрнең кайсысын ничек атарга  мөмкин?
  • хыялый, уйчан;
  • талантлы, кызыксынучан;
  • игътибарлы;
  • кыю, батыр, максатчан;
  • эшчән;
  • тыныч, ягымлы.
  • Бабай янында басып торган балалар  нәрсә  турында уйлый икән?
  • Кызның хыялын әйтеп карагыз?
  • Яшь ханым эш арасында нәрсә уйлый?
  • Глобусны караучы ир-атлар нәрсә турында сөйләшер икән?
  • Хәзер инде безнең замандашларыбызның фотографияләренә карагыз?  Охшаганмы алар?  Кешеләр үзгәргәнме?  Үзгәрешләр нәрсәдә?

А.Вивальдиның

“Ел фасыллары”

музыкаль циклыннан  өзек тыңлагыз.

-Музыкаль әсәрнең характерына  туры килә торган  пейзаж

ясагыз.

  • Кулларына таянып  утырган ике  хатын-кызның фотографиясенә карагыз һәм чагыштырыгыз.
  • Бу поза нинди халәт турында сөйли? Бу хатын-кызларның һәркайсы нәрсә турында уйлар икән?
  • Бу уйга баткан хатын-кызларга капма-каршыхаләттәге кешене күрсәтегез.
  • Мичтән  яңа гына пирог  алган хатын-кызның халәте нинди?
  • Түбәндәге сүзләр кемгә туры килер микән?( Оялчан, көлкеле, шаян, игътибарлы, тынгысыз)
  • Музыка, сынлы сәнгать аша кешенең күңел халәтен биреп буламы?
  • “Һәр нәрсәнең үз вакыты  бар” дигән әйтемне ничек аңлыйсыз?

Бирем 2  (БА) Дәреслек,2 к. 62-65 нче бит.

  • Кеше сурәтләнгән картинаны ничек атыйбыз?  (Портрет)
  • Портретларда кемнәр сурәтләнгән?(Малайлар,ир-атлар)
  • Рәсемнәрдә нинди аермалык  бар?  (Яшьләре буенча аерылалар)

Укучылар мәкальләрне укыйлар һәм үзләре ясаган пейзажлар белән чагыштыралар.

  • Кешенең тормышындагы төрле этаплар белән  ел фасыллары арасында  охшашлыкны күрәсезме?
  • Ир-атның  тормыш мәгънәсе нәрсәдә? (Тормышта үзенең күңеле теләгән  һөнәрле булу һәм уңышка ирешү, мәдәният үсешенә нинди булса да өлеш кертү,балалар  үрнәк алырдай кеше булу.)

Бирем 3(К) Эш дәфтәре №2,49б.2 нче бирем.

Бирем 4(К) Эш дәфтәре №2, 48-49б. 1-3 нче бирем(өйдә зурлар белән үтәргә)

  • “Һәр нәрсәнең үз чираты  бар” дигән әйтемне ничек аңлыйсыз?

Бирем 5(БА) Эш дәфтәре№2, 65-66 б.

  • Түбәндәге сүзләрнең кайсысы хатын-кыз портретын сурәтләгәндә кулланыла? (Матурлык, мәрхәмәтлелек, кайгыртучан, ягымлы, әни, әби, ярату,  шатлык,  яктылык)
  • Рәсемнәрдәге кешеләрнең  кием-салымына, чисталыкка, пөхтәлеккә, күзләрендәге карашка, йөзләренә игътибар итегез. Кемнең кайгыртучан  куллары бүлмәдә тәртип һәм чисталык урнаштырган, чәчәкләр куйган?  Пөхтәлек   булмаса, әйберләр төрле якка ташланган булса, кешегә  бу өйдә рәхәт булырмы?
  • Сезнеңчә өйдәге  матурлык нәрсәдән тора?(Чисталыктан, пөхтәлектән)
  • Өйдәге матурлык безгә үзебезне рәхәт һәм сәламәт хис итәр өчен кирәк дип әйтә алабызмы?
  • Һәр портретка туры килгән мәкаль сайлап карыйк әле.
  • Өлкән яштәге кешенең  эчке матурлыгы тышкы кыяфәтендә  чагылуны матурлык дип саный алабызмы?
  • Хатын-кызның яшәү мәгънәсен нәрсәдә күрәсез? (Хатын-кыз - әни, ул ягымлылык, мәрхәмәтлелек чыганагы)
  • Хатын-кыз  милли  мәдәнияткә нинди өлеш кертә ала?(Баласына туган телен өйрәтә, гореф -гадәтләр белән таныштыра)

Бирем 6(К) Эш дәфтәре №2, 51 б.№2

Бирем 7(К) Эш дәфтәре №2, 50-51 б.№1,3(зурлар  белән  өйдә  эшләргә)

  1.  Мин - дөньяның бер өлеше

Максат: укучыларда һәр кешенең дә зур, матур дөньяның бер кисәге булуы турында күзаллау булдыру.

Проблемалы ситуация

Укытучы Зөфәр Шәйхетдиновның “Туган җирем” шигыреннән өзек укый:

Туган җирем, яратам мин сине,

Әниемдәй өзелеп яратам.

Иксез-чиксез киңлегеңә карап,

Күңелемдә илһам яңартам.

Бирем  1 (А) Эш дәфтәре №2. 52 б.1,2 бирем

Бирем  2 (БА) Дәреслек,2к.70-71 бит

Җөмләне тәмамлагыз:

  • Кеше-ул...

3. Танып- белү эшчәнлеген диагностикалау

Максат:укучыларның”Кеше һәм әйләнә-тирә дөнья” темасын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.

Бирем( группаларда)

-Портретка туры килгән пейзажны сайлап ясагыз.  Хикәя төзегез.

Укучының үз фикерен ачык итеп әйтеп бирә алуы һәм өйрәнгән төшенчәләрне сөйләм телендә куллана алуы бәяләнә.

                                                         III этап. Интеллектуаль-үзгәртеп кору эшчәнлеге

Максат: уку эшчәнле-ген мөстәкыйль  башка-ра алу күнекмәсен  һәм иҗади  фикерләү сәләтен  үстерү.

Биремнәр

Репродуктив бирем(үрнәк буенча) Җырның сүзләрен искә төшерегез һәм рәсемдә сурәтләгез. Аңлатып бирегез.

Импровизацияле бирем

-Үзегезне дөнья белән бербөтен итеп күзалдына китереп  рәсем ясагыз, аңлатыгыз

.

Эвристик бирем

  • “Мин һәм дөнья” темасына эмблема ясагыз. Аңлатыгыз.

Уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкару

  • Биремне үтәргә әзерлән, аны үтә, эшеңне тәкъдим ит һәм үзбәялә.

IV этап. Эшчәнлеккә контроль һәм бәя

Контроль эш төрләре, контроль биремнәр

  1. Үзеңнең тышкы кыяфәтеңне карый белү;
  2. Кеше һәм табигать дөньясы арасындагы бәйлелекне рәсемнәрдә чагылдыра алу.

Эшчәнлек нәтиҗәләрен билгеләү

Укытучының үзбәясе

Катнашучының бәясе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

технологик карта

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча бер дәрескә технологик карта....

Математикадан технологик карта

математика дәресенә технологик карта...

1нче сыйныфта "1санын алу" темасына математика дәресенең технологик картасы

“Математика” дәреслеге, 1класс, А. Л. Чекин; УМК "Перспективная начальная школа"...

Технологик карталар

Математика.1 класс өчен технологик карта.Г.В.Дорофеев,Т.Н. Миракова дәреслеге буенча.УМК "Перспектива"....

Технологик карталар

Технологик карта...