Сөйрәлүчеләр. Әйләнә - тирә . 2 класс ПНШ.
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) по теме
2 нче класста әйләнә - тирәдән " Сөйрәлүчеләр" темасы буенча дәрес.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 21.45 КБ |
Предварительный просмотр:
Әйләнә-тирә дөнья 2 класс
Тема : Сөйрәлүчеләр
Максат :1. Крокодил, кәлтә, елан һәм ташбакаларның охшаш һәм аермалы якларын ачыклау. Сөйрәлүчеләрнең туклануы һәм тормышлары турында белемнәрне арттыру.
Кара һәм тузбаш еланның аермаларын ачыклау. Еланнар белән очрашканда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнү.
2. Укучыларның танып- белүләрен камилләштерү.
3.Сөйрәлүчеләргә, гомумән табигатькә сак караш тәрбияләү.
Материал : дәреслек 2 класс, 18-20 нче битләр, эш дәфтәре 2 класс, 13-15 нче битләр, сөйрәлүчеләр турында табышмаклар
Җиһазлау: компьютер, презентация “Сөйрәлүчеләр”
Дәрес тибы : яңа материалны аңлату
Дәрес барышы
- Классны дәрескә оештыру
-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез яхшымы? Хәзер безнең әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе. Дәресне мин – Флүсә апагыз алып барырмын. Барыгызга да уңышлар телим. Слайд
II. Дәрес проблемасын кую.
- Укучылар, сез табышмаклар яратасызмы?
- -Әйдәгез,экрандагы табышмакларны укыйк та, җавапларын табыйк. Слайд
- 1.Живу на суше и в воде
- Мой панцирь очень нужен мне.
- Я этим домом дорожу
- Хоть очень медленно хожу.
- -Дөрес, черепаха. Татарчасы- ташбака. Слайд
- 2. Я вовсе без ног,
- Но двигаюсь ловко
- По земле и в воде
- Помогает сноровка.
- Змея. Татарчасы – елан Слайд
- 3. Вот лентяй
- С зелёной кожей,
- Он всегда гуляет лёжа.
- Крокодил Слайд
- С последней буквы алфавита
- Я начинаюсь. Не беда-
- Зато быстро и деловита,
- Лишь хвост теряю иногда
- Ящерица. Татарчасы – кәлтә. Слайд
- Укучылар, ә болар нәрсәләр?
- -Сөйрәлүчеләр. Слайд
- III. –Укучылар, нинди тема өйрәнәчәкбез инде?
- Сөйрәлүчеләр.
- Нәрсәләр керде сөйрәлүчеләргә?
- Ташбака, елан, кәлтә, крокодил.
- Ә ни өчен аларны сөйрәлүчеләр дип атыйлар?
- Дөрес , аяклары булганнары, булмаганнары да сөйрәләләр, шуышалар. Ә тәннәре коры кабык яки панцирь белән капланган. Слайд
- Безнең якларда кайсылары яши?
- Безнең илебездә кәлтәләрнең берничә төре яши. Ә безнең үзебездә яшел кәлтәне очратып була. Ул сазлыклы урыннарда яши.Шулай ук тузбаш еланны, сирәк кенә кара еланны очратырга була. Слайд
- Бездә хәзер кыш. Сөйрәлүчеләрне очратырга мөмкинме?
- Юк. Алар агач төпләрендә качып йоклыйлар. Ә яз җиткәч кояшта җылынырга чыгалар.
- Калган сөйрәлүчеләр кайда яши дип уйлыйсыз?
- Җылы, эссе, кыш булмый торган якларда.
- IV. Ял минуты.
- Укучылар, тиз генә елан ясагыз әле. Һәм елан үзенең койрыгын тотарга тырыша.
- V.Теманы ныгыту.
- 1. Дәреслек белән эш.
- -Укучылар, ә сөйрәлүчеләр ничек туклана дип уйлыйсыз? Слайд
- Безнең якларда нинди еланнар яши дидек әле?
- Тузбаш һәм кара (зәһәр) елан.
- Ә аларны ничек аерырга?
- Тузбашның баш өлешенең ике ягында сары түгәрәкләре була.Кара еланның сыртында зигзаг формалы сызык, башында х тамгасы була. Слайд
- Аларның кайсысы кеше өчен куркыныч дип уйлыйсыз?
- Кара елан .
- Ни өчен куркыныч?
- Дәреслектән уку . Ания укып күрсәтсен әле.
- Нәтиҗә ясыйбыз инде.
- Кара еланны очратканда тавышланма, кычкырма, кискен хәрәкәтләр ясама, таяк болгама. Тыныч кына бу урыннан китәргә тырыш. Слайд
- 2. Эш дәфтәрендә эш. Төркемнәрдә эш.
- Укучылар эш дәфтәрләрен ачыгыз әле.
- 13 нче биттәге табышмакларның җавапларын табыйк әле. Слайд 11(табышмак, җавабы языла)
- 19 нчы биремне карыйк әле Слайд
- Экранда ярдәмче сүзләр язылган. Сайлап язып аласыз .
- Слайд (дөрес җавап языла)
- Килешәсезме?
- 20 нче биремне үтибез.
- Слайд (дәфтәрдәге таблицаны яса)
- Дәфтәрләргә язып куябыз.
- -Укучылар ә сөйрәлүчеләрне таптарга, юк итәргә ярыймы?
-Экранга карагыз әле .Алар безгә ничек ярдәм итәләр икән? Слайд
- VI.Билге кую.
- 1 нче төркемнең дөрес җавап бирүчесе
- 2 нче төркемнең дөрес җавап бирүчесе
- VII. Йомгаклау.
- Уен “Әйе, юк” Слайд
- Кош балалары йомыркадан чыга. Кәлтәнекеләр дә. Кәлтә дә кошмы?
- Кәлтәнең тәне коры кабык белән капланган. Балалары йомыркадан чыга. Ул – сөйрәлүче.
- Кыш. Сазлыкта кәлтә очратырга мөмкин.
- Авылыбыз янындагы күлдә крокодиллар күрергә була.
- Кара еланның башының ике ягында сары тамгасы бар.
Ата-аналар өчен әйләнә-тирәдән ачык дәрес
Тема :Сөйрәлүчеләр,
Укытучы : Гәрәева Ф.С.
2012-2013 нче уку елы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2012/02/13/picture-58850.jpg)
Урок литературного чтения в 3-4 классах по темам "Мари калык муро. Мыскара влак." (3 класс), "Мари калык муро. Такмаквлак." (4 класс)
Урок проводится в малокомплектной школе на марийском языке. Урок посвящен использованию культуры, обычаев, традиции марийского народа в учебно-воспитательной работе. Культурно- педагогическое наследие...
![](/sites/default/files/pictures/2014/07/06/picture-58381-1404636611.jpg)
Мастер-класс по технологии. Изготовление поделки "Весёлая обезьянка". Мастер-класс предназначен для детей начальных классов
Мастер-класс по созданию поделки из разных материалов "Весёлая обезьянка" в форме презентации...
![](/sites/default/files/pictures/2012/04/03/picture-74180.jpg)
Разработка урока литературного чтения во 2 классе Автор Пушкарных Людмила Ивановна, учитель начальных классов МОУ «СОШ № 17» г. Палласовки Волгоградской области 2 «А» класс 2010/2011 учебный год УРОК ЛИТЕРАТУРНОГО ЧТЕНИЯ (2 КЛАСС, СИСТЕМА Л.В. ЗАНКОВ
Разработка урока литературного чтения во 2 классеАвтор Пушкарных Людмила Ивановна,учитель начальных классовМОУ «СОШ № 17»г. Палласовки Волгоградской области2 «А» класс 2010/2011 учебный год...
![](/sites/default/files/pictures/2022/02/09/picture-53185-1644432204.jpg)
Конспект урока по русскому языку в классе комплекте (1-2 класс) Тема урока: 1 класс Прописная буква З. 2 класс Проверяемые и не проверяемые гласные в корне слова
Конспект урока по русскому языку в классе комплекте (1-2 класс). По теме: 1 класс Правописание буквы З. 2 класс Проверяемые и непроверяемые гласные в корне слова. Поможет учителю при работе с двумя кл...
Рабочая программа учителя начальных классов по изо в 1 классе по УМК "Начальная школа XXI века"Изобразительное искусство: 1 класс: • Изобразительное искусство: 1 класс: учебник для учащихся общеобразовательных учреждений / Л.Г.Савенкова, Е.А. Ермолинска
Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование....
![](/sites/default/files/pictures/2020/03/03/picture-1224213-1583214487.jpg)
Примеры математических ребусов: 1 класс, 2 класс, 3 класс, 4 класс, в картинках, с ответами
Родина ребуса — Франция. Именно в этой стране в 16 веке был издан первый сборник ребусов, составленный Этьеном Туаро. В переводе с латинского rebus означает — «при помощи вещей». К настоящему времени ...
![](/sites/default/files/pictures/2023/06/19/picture-1217697-1687177166.jpg)
Технологическая карта изучения темы по математике "Разряды и классы. Класс единиц и класс тысяч" 3 класс
Технологическая карта изучения темы по математике "Разряды и классы. Класс единиц и класс тысяч" 3 класс...