Воспитательный урок для 3-4 класса
план-конспект урока по окружающему миру (4 класс) по теме

Гайнутдинова Фарида Талгатовна

Бережное отношения к водным ресурсам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok.doc79.5 КБ

Предварительный просмотр:

      Әтнә муниципаль районы Сибгат Хәким исемендәге  

Күлле-Киме урта гомуми белем мәктәбенең Үртәм филиалы

          3-4 нче сыйныф укучылары өчен тәрбия  сәгате

        Тема:   “Зәңгәр күл” буенда.

                                              Башкарды: Башлангыч сыйныф укытучысы        Гайнетдинова Фәридә Тәлгатовна

                                            2013ел.

 ТЕМА:   “Зәңгәр  күл”  буенда.
МАКСАТ: 1.Укучыларны күренекле татар композиторы С.Сәйдәшевның  тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.

2.Елга -күлләрдәге тормышның кешеләр өчен дә мөһим булуын аңлату, табигатькә сак караш  тәрбияләү.

3.Укучыларда  С.Сәйдәшевның  тормыш юлына,  иҗатына ,туган ил, туган якка багышланган әсәрләренә күзәтү аша эстетик зәвык  һәм ватанпәрварлелек тәрбияләү.

ДӘРЕС ТӨРЕ: Информацион технология ярдәмендә әңгәмә -дәрес үткәрү. Иҗади биремнәр.

УКЫТУ МЕТОДЫ: Мәгълүмат бирү, хәбәр итү, аңлату һәм уен элементлары белән эзләнүләренә ирешү.

ТӘРБИЯ МЕТОДЫ: Конкрет мисаллар аша табигатькә сак караш, эстетик зәвык тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:Кояш һәм болыт рәсемнәре, магнитофон, “Сулыкларны саклау” плакат, сулыкларда яшәүчеләрнең рәсемнәре, Россиянең географик картасы, ”Зәңгәр күл”күренешләренә видео, С.Сәйдәшевка карата видео- презентация .

                                 ДӘРЕС ПЛАНЫ.

1.ОЕШТЫРУ. УҢАЙ ПСИХОЛОГИК ХАЛӘТ ТУДЫРУ.

2.АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ,

1)Классны дәрескә әзерләү. С.Сәйдәшевның “Каршылау”маршы  яңгырый.

Клара Булатованың “Таныш көйләр”шигыре укыла.

2)Дәрес темасын ачыклау.

3.ЯҢА БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР ФОРМАЛАШТЫРУ,

  1. Карта буенча күлләргә сәяхәт.(  Россиядәге,Татарстандагы күлләр буенча картада эш.)
  2. Күлдәге тереклек ияләренең үзара бәйләнеше турында әңгәмә.

4.ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

Салих Сәйдәшевның “Җәйге әкият” җыры җырлана,  көенә карап  хәрәкәтләр ясала.

5.ТЕМАНЫ НЫГЫТУ.

  1) Сулыкларда экологик проблемалар (төркемнәрдә эш)

  2)“ Балык тоту” уены (Күлләр турында сораулар бирелә, укучылар җавап бирәләр)

   

 6. ЙОМГАКЛАУ.

1) Тема буенча  нәтиҗә ясау.

2) Г.Насыйри сүз.,С.Сәйдәшев көе.”Зәңгәр күл”җырын җырлау.

                                     ДӘРЕС БАРЫШЫ.

 1.ОЕШТЫРУ. УҢАЙ ПСИХОЛОГИК ХАЛӘТ ТУДЫРУ.

-Исәнмесез, укучылар! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул безнең бүлмәбезгә дә кергән: безгә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат һәм кәефе яхшымы икән?(Укучылар кояш һәм болыт рәсемнәре арасыннан үзләренең хисси халәтләрен сайлап ала.) Бер-беребезгә карап елмайыйк та дәресебезне башлап җибәрик.

.

2.АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.

С.Сәйдәшевның ”Каршылау” маршы яңгырый. Клара Булатованың “Таныш көйләр”шигыре укыла.                                                                                                                                                Бу    – Шопен да,Бетховен да түгел,
Шулар заты, шулар кардәше.
Бу – татарның җир-табигать биргән
Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше.


Бу көйләрдә -көнбатыш та, көнчыгыш та түгел,
Үз аһәңе шушы якларның.
Бу көйләрдә мин тарихын укыйм,
Кан тибешен тоям татарның.


Туган якның табигатен таныйм
Бу көйләрдән – Сәйдәш моңыннан.
Кыйгачлатып әнә киек кошлар
Күтәреллә Кандыр буеннан...


Туган якның болыннарын күрәм:
Шул көйләрдә җайга тирбәлеп,
Яшь егетләр әнә печән чаба,
Изүләрен чишеп җибәреп.


Бу көйләрдә бөтен тулылыгы,
Матурлыгы туган якларның.
Бу – Шопен да,Бетховен да түгел,
Бу – Сәйдәше безнең татарның.

 -Укучылар,әле генә сез Салих Сәйдәшевның “Каршылау”маршын тыңладыгыз. Халкыбызның йөрәк түренә, күңеленә кергән шатлыклы бәйрәм  көннәрендә генә түгел, ачы хәсрәтләрендә дә, шулай ук тыныч хезмәт көннәрендә дә бер изге хис булып яшәгән һәм куандырган Сәйдәш моңнары чын мәгънәсендә могҗиза ул.

- Сәйдәш тә Сәйдәш дибез, кем соң ул  Салих Сәйдәшев? (Укучылар җавабы тыңлана.)

-Әйе,дөрес.

-Ә хәзер укучылар С.Сәйдәшевның тормыш юлы турында  слайдлар карап үтик.

 Слайд буенча чыгыш.

 Салих Сәйдәшев  1900 елның 3 декаберендә Казанда туа.  Әнисе  Мәхүпҗамал, әтисе Җамалетдин, апасы Әминә исемле  була. Малае туганчы ук  Җамалетдин каты авырудан үлеп китә. Сәйдәшның әтисе Җамалетдин урта хәлле бай була. Аның үзенең ике катлы йорты була. Беренче катында кибете, ярдәмчеләре, икенче катында аларның гаиләләре торалар. Әтисе үлгәч, аларның эшләрен Насретдин Хәмитов исемле кеше алып бара. 8 яшендә Сәйдәшне мәдрәсәгә укырга бирәләр. Ул анда 4 ел белем ала. 6 яшендә гармунында    көйләр чыгара  башлый.                                                                                         11 яшенә кадәр Сәйдәшевлар гаиләсе   Насретдиннәр гаиләсенә нык бәйле  була. Бу йортта барлыгы ике гаиләгә 6 бала үсә. Әнисе   Сәйдәшне  сату-алу   эшенә, әтисенең  һөнәренә өйрәтергә тели. Ләкин  улының күңеле гел музыкага  тартыла. Йортта  тыгыз булганлыктан алар  икенче  Камал  йортына яшәргә  күчәләр. 1912 нче елда Сәйдәшнең апасы Әминә Шиһаб Ахмеров исемле кешегә кияүгә чыга. 11 яшьтән соң Сәйдәшнең яшьлек еллары апасы Әминә,  җизнәсе Шиһаб Ахмеровлар гаиләсендә уза. Ул Шиһабны әтисе урынына  күрә. Бу вакытларда җизнәсе күренекле җурналист булып санала. Ул иң  беренче "Мәктәп" җурналының баш редакторы. Бу журналның бүгенгесе  көндәге исеме Мәгариф" журналы, шулай  ук  бик  күп  китаплар авторы  да  була.  Җурналист кеше буларак Ахмеровлар гаиләсенә күренекле кешеләр, композиторлар, язучылар белән аралашырга туры килә. Сәлих әкеренләп , сәнгать кешеләре белән аралашып , үз юлын таба. 13 яшендә үк Сәйдәш ныклап рояльдә бик матур моңлы көйләр чыгара башлый. Аларга кунакка килгән кешеләр җыелышып аңың әсәрләрен тыңлыйлар.

Жизнәсе аны төрле клубларга, кичәләргә очрашуларга роялдә, гармунда уйнарга ияртеп йөртә торган була. Салих Сайдашевка күренекле композитор Заһидулла Яруллинга музыка белемнәрен бирә. Яшьлек  еллары әкренлән узып китә.

 1929 нчы ел. Сәлих Сәйдәшевка 29 яшь. Һәр тантанада Сәлих Сайдашев ижат иткән Кызыл Армия маршы яңгырый башлый. Армия аңа зур хөрмәт күрсәтә, аңа "Почетлы Кызылармеец" дигән исем бирелә. Полк клубында Салих Сәйдәшев концертларын оештырырга, үзен хәрби кием белән тәэмин итәргә, аның маршын һәр бәйрәмдә уйнатырга дигән приказ чыгарыла. Салих Сәйдәшев зур сөенеченнән Армиягә бүләк итеп тагын бер марш "Каршылау маршын" яза. Кызыл Армия маршын язган өчен аңа Алтын сәгать бүләк итәләр. Бу марш Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән парадларда яңгырый. Бүгенгесе көндә дә һәр бәйрәм тантанасы шушы марш белән башлана.

 Салих  Сәйдәшев  күп  төрле  уен  коралларында уйный белгән. Иң беренче булып ул гармунда уйнарга өйрәнә. Курай, фартепиано, труба, трамбон, валторна, саксафон, маракас, виолончель. Иң яратып уйный торган уен кораллары -скрипка һәм кларнет.С. Сәйдәшев шулай ук балалар өчен дә бик күп җырлар иҗат иткән. Шулар арасыннан "Килде яз", "Чияләр чәчәк атсын", "Ямьле җәй", "Яшь туристлар җыры", "Зәңгәр күл", "Укучылар вальсы" хәзерге вакытта да бик популяр һәм балалар тарафыннан яратып башкарыла.

Салих Сәйдәшев балаларның якын дусты иде. Аның замандашы һәм хезмәттәше, артист Хәким Сәлимҗанов болай ди: 
“Мин үз гомеремдә балаларга “сез” дип эндәшкән ике кешене беләм. Берсе шагыйрь – Дәрдмәнд, икенчесе – Салих Сәйдәшев. Безнең ишек алдында бала-чага һәрчак тулып ята иде. Салих аларның барысы белән дә исәнләшер иде”.. Билгеле инде,  С.Сәйдәшев балаларны яраткан  һәм  аларга
 бик күп җырлар иҗат иткән. Ә сез аның нинди җырларын яратып башкарасыз? (Укучылар җавабы тыңлана)

-“Зәңгәр күл” җыры.

-Укучылар “Зәңгәр күл” белән якыннанрак танышыйк.(  Видеофильм карау.) Димәк, сүзебез бүген су хакында икән,  С.Сәйдәшев көенә язылган “Яшь туристлар “ җырын башкарып, Зәңгәр күл”буена юл алыйк.

3.ЯҢА БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘР ФОРМАЛАШТЫРУ.

 Карта буенча күлләргә сәяхәт. .

   -Бертөрле матурлыгы өчен аларны кайчак Җирнең” Зәңгәр күзләре” дип атыйлар. Россиядә барлыгы 2 миллионнан артык зур һәм кечкенә күлләр исәпләнә. Иң зур  күл- Каспий. Бик зур булганга күрә, аны  диңгез-күл яки диңгез дип атыйлар. Бу дөньяда иң зур күл.Ә  Россиядә һәм дөньяда иң тирән күл-Байкал. Аның иң тирән урыны 1637 метрга җитә. Россиянең Европа өлешендә  иң зур күлләр Ладога һәм Онега. Ладога күле –Европада иң зур күл .Онега күле зурлыгы буенча  Европада икенче урында тора.

 Татарстан республикасында 3700 елга бар, күлләрнең саны- 8500 дән артып китә.

  -Укучылар, ә  сезнең районыгызда, авылыгыз  тирәсендә нинди  күлләр    бар ? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Әйе, укучылар безнең районда тугай, карст, суффозия һәм казылма  күлләр  очрый. Тугай яки иске үзән күлләре Ашыт  елгасы  үзәнендә бар. Су сеңеп иңүдән барлыкка килгән сай гына суффозион  күлләр  басу урталарында, субүләрләрдә була. Гадәттә мондый күлләрдә су яз көне генә була, җәй кибеп бетә. Ары авылы уртасында бик матур карст һәм суффозия күлләре бар. Элек  район   елгаларында  су режимын көйләп торучы бик күп су тегермәннәре, буалары булса, хәзер дә кайбер  елгаларда  сугару өчен төзелгән буаларны күрергә мөмкин.

 -Ә бу күлләрдә нинди тереклек ияләре яши ?(Укучылар җавабы тыңлана)

  1. Әйе укучылар , су төбендә- сөлекләр, вак балыклар, үсемлекләр.  Үсемлекләр арасында - әкәм – төкәм, энә карагы, төрле балыклар.  Су өстендә -төнбоеклар, үрдәкләр, аккош. Яр буенда- бакалар. Алар үзара тыгыз элемтәдә яшиләр. Әгәр бер төркемдә төрләр саны кимесә, ул икенче төрнең санын киметә.

– Уйлап карагыз әле, күлләрдә үсемлекләр нинди роль уйный ?

  1. Үсемлекләр суны кислородка баеталар.
  2. Вак кына бөҗәкләр артык үләннәрне ашап суны чистарталар.  Вак балыклар, чукмарбашлар, бөҗәкләр шул вак җан ияләрен ашыйлар.
  3. Ә балыклар ?
  4. Балыклар суалчаннарны.
  5. Бакалар ?
  6. Бакалар чебен – черкиләрне тота.
  7. Елга- күл буенда яшәүче кош һәм җәнлекләр ничек туклана ?
  8. Алар балык һәм бакалар тоталар.
  9. Димәк,укучылар,күлләрдә яшәүче тереклек ияләре бер-берсе белән тыгыз элемтәдә торалар икән.

4.Физкультминутка.

Укучылар әйдәгез “Зәңгәр күл”буенда ял итеп алабыз.( С.Сәйдәшевның “Җәйге әкият”җыры   җырлана , көй буенча төрле  хәрәкәтләр ясала.)

5. Теманы ныгыту.

  1. Укучылар,бүген табигатьне, кешелекне, гомумән җир шарын саклап  калу-иң мөһим проблемаларның берсе. Мәшһүр композиторыбыз Салих ага Сәйдәшев  балаларга язган “Зәңгәр күл” җыры аша безгә ни әйтергә тели ? (Укучылар җавбы тыңлана)
  2. Укучылар, сулыкларда, күлләрдә тагын  нинди экологик проблемалар бар? (Төркемнәрдә эш ) Һәр төркем  укытучыга экологик проблемаларны саный. Төркемнәрнең җавабы тыңлана.
  3. Әйе,укучылар дөрестән дә безнең күлләрдә ,сулыкларда экологик проблемалар күп икән. Татар халкы: “Коега төкермә, суын эчәрсең”, “Кулын пычранса,су белән юарсың; су пычранса, ни белән юарсың?”- ди. Әлбәттә, бу мәкальләрдә экологик проблемалар ярылып ята, алар суны, аның чисталыгын саклау кирәклеген янә бер кат искәртә. Басу-кырларда алтын-башаклар, су буйларында зифа камышлар үссен, иркен болыннарда нәни колыннар йөгереп йөрсен өчен табигатьне, аның иң зур байлыгы- суны сакларга кирәк. Табигатьне, суны саклау ул - Ватанны саклау дигән сүз. Ә безнең Ватаныбыз- Татарстан.  

  1.   ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕНЕҢ 55 нче статьясында  “ТАБИГАТЬКӘ САКЧЫЛ КАРАШ- ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ҺӘР ГРАЖДАНЫ БУРЫЧЫ” диелгән .

  22 нче март –“Бөтендөнья сулыкларны саклап калу көне”.

 2013 ел - Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы  дип игълан ителде.

 Татарстанда табигать  саклауны оештыру нәтиҗәсендә барлыгы 25 тыюлык төзелә.   1997 елда күп кенә елга  һәм күл үсемлекләре азаю нәтиҗәсендә  Әтнә районында  “Ашыт тыюлыгы”төзелде.

“ Балык тоту” уены (Күлләр турында  балыкларга сораулар языла, укучылар җавап бирәләр)

Сораулар:

1.Россиядә иң тирән күл?

2.Байкал күленең тирәнлеге күпме?

3.Әтнә районында нинди күлләр очрый?

4.Россиянең Европа өлешендәге иң зур күлне әйтегез.

5.Татарстан Республикасында барлыгы ничә елга һәм күл бар?

6.Сулыкларда нинди тереклек ияләре яши?    

Йомгаклау.

-Укучылар,  сөйләгәннән чыгып нинди нәтиҗә ясый алабыз ?

-  Димәк, без табигатьне сакларга, якларга бурычлы. Шуңа да, әйдәгез, суга багышлаган бүгенге әңгәмәбезне табигатьнең гүзәл почмагы- “Зәңгәр күл” (Г.Насрый сүзләре, С.Сәйдәшев көе)җыры белән тәмамлыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План воспитательной работы во 2-м классе

Интеграция образовательной, воспитывающей и развивающей деятельности....

Планирование воспитательной работы в 1-4 классах

Задачи воспитательной работы, органы самоуправления, воспитательная работа с 1 по 4 класс...

Диагностика воспитательной системы в 4 "А" классе

Диагностическая карта составлена мною на 2011-2012 учебный год для работы в 4 "А" классе...

Анализ воспитательной работы в 1-3 классах за 2012-2013 учебный год учителя начальных классов

Воспитательная работа в классном коллективе сложна и многообразна: это воспитание в процессе обучения, воспитания в обществе и коллективе, семье и школе, это самовоспитание и перевоспитан...

Анализ воспитательной работы в 1 «Е» классе учителя начальных классов Ниневской Л.В. за 2013-2014 учебный год

Воспитание является одним из важнейших компонентов образования в интересах человека, общества, государства. Основными задачами воспитания на современном этапе развития нашего общества явля...

Качество воспитательного образования Анализ воспитательной работы в 1 «в» классе

Младший школьный возраст- это период, наиболее благоприятный в нравственном становлении личности. Именно, в этот период ребенок осознает отношения между собой и окружающими, осваивает новые социальные...

план воспитательных мероприятий по направлениям 5 класс, 1 класс

план мероприятий для воспитательного плана...