Светофорны хөрмәт ит.
материал (окружающий мир) по теме
Предварительный просмотр:
Светофорны хөрмәт ит.
КВН.
Программа эчтәлеге:юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча ал-
ган белемнәрен ныгыту,кагыйдәләрне төгәл аңлап
үтәүләренә ирешү,светофор функциясе һәм аның
төсләре турында алган белемнәрен кабатлау,ябык
пространстводаүз-үзеңне тоту күнекмәләрен бирү,
җитезлек,тапкырлык,бер-береңне тыңлый белү ,
бердәмлек хисе тәрбияләү.
Сүзлек өстендә эш:светофор.
Әзерлек өстендә эш:шигырләр өйрәнү Ш.Галиев шигыре “Све-
тофорның өч күзе”, Музыка шөгылендәҗырлар өй-
рәнү:”Светофор” В.Валиев муз,Г.Шарифуллина сүзе,
“Шофер буласым килә” Л.Батыр-Болгари көе,
Э.Шарифуллина сүз.
Җиһазлар:дидактик уен:”Светофорны төзе” уены,”Машиналарның
өлешләрен җый” пазл,туннель,медальләр,эмблема-
лар.
Алып баручы: Исәнмесез кунаклар!Саумысыз барчагыз да?
Сезне күрүгә без бик шат,шушы бакча залында.
Бүген бездә тапкырлар һәм зирәкләр клубы.
Ярышларны башлыйбыз,барыбыз да тапкыр без.
Барыбыз да зирәк без,сынашыйк көчебезне.
Ә хәзер ярышларга нәтиҗә ясап ,бәя бирү өчен
хөкемдар составы сайлап үтәбез.
Балалар,сез ярышка әзерме?
Алайса,ярышларны башлыйбыз!
Кызыл мәкләр командасы:
Безнең исем: Кызыл мәкләр.
Безнең девиз:Һәр җирдә дә,һәр кайда да
Белик юл кагыйдәсен.
Күбәләкләр командасы:
Безнең исем:Күбәләкләр.
Безнең девиз:Юлда булсаң бул өлгер,
Юл кагыйдәсен нык бел.
Алып баручы: командалар белән таныштык.Ә хәзер сенең зирәклекне
сынап карыйк әле.
Табышмаклар: Ике аяклы үгез
Маңгаенда куш мөгез.(велосипед)
Канаты бар-йоны юк,
Үзе бара,юлы юк.(самолет)
Тимер ат җир сөрә,
Ашарга сорамый.(трактор)
Арбасы бар аты юк,
Утырсаң алып китә,
Көче йөз атка җитә.(машина)
Бер аяклы үзе,
Маңгаенда өч күзе.(светофор)
Гомер буе яшәгән
Беркемгә сүз дәшмәгән.
Ләкин аңа карыйлар,
Бер сүзсез дә аңлыйлар.(светофор)
Алып баручы:сез бик тапкырлар икән ,табышмак җавапларын
дөрес әйттегез.
Залга Әби белән Бабай килеп керә.
Әби: Исәнмесез,балалар.
Бабай: Исәнмесез!
Әби: Сезнең бакча яныннан үтеп барганда тәрәзәдән шат
авазларны ишеттек тә ,сезнең янга туктамый китәсе килмәде.
Бабай: Сез нишлисез соң монда?
Алып баручы:Беләсегез килсә,бүген бездә тапкырлар һәм зирәкләр
бәйрәме,Безнең балалар юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү
буенча ярышалар.
Әби:Әй,бик белеп килгәнбез икән сезнең янга.
Бабай: Без дә сезнең җитезлегегезне ,белемегезне тикшереп карыйк
әле.
Әби: Безнең сумкада уен бар.Әйдәгез безгә ярдәм итеп карагыз әле.
Бабай: Без карт булгач,хәтеребез дә чуалды,светофорның төсләрен
ялгыш куеп,юл тәртибен бозарбыз.
Әби: Балалар,карагыз әле,монда светофорның төсләре юк.Әйдәгез,
ике команда да аның төсләрен дөрес итеп төзик.
Уен:”Светофорны төзе”.
Әби: бик дөрес итеп төзедегез.
Бабай: Бик акыллы балалар икәнсез.
Әби: Балалар,без дә сезгә светофор турында шигырь сөйләп китик
әле.
Светофор – тәмлетамак.
Светофордан сорадым бүген:
Нигә кып-кызыл синең бер күзең?
Елмаеп,миңа ул болай диде:
-Кызыл помидор ашаган идем.
Светофордан сорадым тагы:
Икенче күзең нигә сап-сары?
Елмаеп ,янә ул болай диде:
-Иртән лимонлап чәй эчкән идем.
Сорамый тагы булмады түзеп:
-Нигә ям-яшел өченче күзең?
Балкып елмаеп һәм әйтте аннан:
-Ашаган идем ям-яшел алма.
Шаярта ла ул,беләм ич инде!
Шулай да торам ялмап ирнемне.
Киңәш.
Светофорның өч күзе,
Ул шундый көчле үзе,
Ташкындай машиналарны
Туктата кызыл күзе.
Сарысы:-Әзерлән!-ди.
Кара да як-ягыңа.
Карап кына үтәрсең
Яшел утым януга.
Тротуардан гына атла,
Олы юлда уйнама.
Тубың тәгәрәсә юлга
Тотам диеп уйлама.
Кагыйдәләрне үтәсәң,
Исән-имин йөрерсең.
Көн саен әнкәң янына
Көлеп кайтып керерсең.
Алып баручы: Балалар,Әби белән Бабай бигрәк матур шигырләр сөйләделәр Әле светофор турында безнең җырыбыз да бар бит ,әйдәгез шуны җырлап алый әле.
Светофор.
Авылларда юк ул,ләкин
Син ашыкма ,туктап тор.
Белик әле,нәрсә икән
Ул әйбер бит-светофор.
Кара-кара як-ягыңа,
Уңга-сулга,артыңа.
Әнә бит ул нәк каршыңда-
Баганада алдыңда.
Шәһәрләрдә һәр чат саен
Туктап хәлдән таясың.
Ярый әле светофор бар
Яшел янгач чыгасың.
Кайвакытта машиналар
өеләләр бер җиргә,
Ватык светофор яныннан
Китеп булмый кирегә.
Әби: Балалар,сезнең янда безгә бик күңелле булды.
Бабай: Инде без юлыбызны дәвам итәрбез,сау булыгыз,дусларым.
Әби белән Бабай чыгып китәләр.
Алып баручы: Ә хәзер ял итеп уйнап алабыз.
Уен:”Җир,су,һава,ут”
Җир – атлыйлар, су- куллар янга,
Һава – куллар өскә,ут – кул чабу.
Кычкырып Әтәч керә.
Әтәч: Исәнмесез,дусларым.Ай-яй-яй.Монда икән минем чебиләрем.
Килегез ,кил минем яныма.Кикрикүк!
Алып баручы:Ялгышасың бит син Әтәчкәй,монда безнең кызыл мәк-
ләр һәм күбәләкләр ярыша.Әйдә син дә рәхим ит,ярышыбыз-
ның кунагы булырсың.
Әтәч: Ярый,ярый.Мин бит сезгә буш кул белән килмәдем,сумкамда
бер уен да бар әле(карый да аптырап кала)
-Дусларым,ялганчы булдым ахрысы,сумкага салган бүләгемне
кемдер алган.(тычканнар тавышы ишетелә).
-Әһә,белдем,бу тычканнар эше.Ялкауланып йөрүләре җитмәгән
инде бүләгемне дә алганнар.Чыгыгыз,бирегез тизрәк.Сез бит балаларның бәйрәмен бозасыз.(тычканнар төрткәләшеп чыгалар).
Тычканнар чыга.
1 нче тычкан:Мин алмадым ,ул алды.
2 нче тычкан: Мин түгел,ул алды.
Әтәч: Я,я төрткәләшмәгез,ичмасам гафу үтенегез.
Тычканнар: Гафу итегез безне.
Әтәч:Ярый,бу юлга гафу итәрбез.Бүтән алай кеше әйберенә тимәгез.
(уенны ала)Балалар,монда машиналар ның өлешләре бар .
Алардан машиналар төзергә кирәк.
Ике командага да пазллар бирелә.
Әтәч: Бигрәк җитез балалар икәнсез.
Алып баручы: Безнең балалар җитез дә ,матур итеп шигырләр дә
сөйли беләләр әле.
Гөлшан Светофорның сигналы бар,
Тыңла аны карусыз.
Кызыл төс әле куркыныч,
Тукта,көтеп тор дия.
Алмаз Сары әйтә,әзерлән ди,
Хәзер юл ачылачак.
Яшел әйтә әйдә кузгал,
Юлдан чык курыкмыйча.
Айнур Игтибарлы бул урамда,
Кагыйдәләрне нык бел.
Бер дә истән чыгарма
бәләләрдән саклар ул.
Сәйдәш Басып тора багана,
Бер аяклы багана,
Өлкәннәргә эндәшә,
Эндәшә һәр балага.
Гөлназ Багананың өч күзе,
Өч күзендә өч сүзе,
берсе аның-кызыл күз,
Икенчесе – сары күз,
Өченчесе-яшел күз.
Нияз Өчкүздәге өч сүзне
Һәр бала да беләдер.
Безнең песи дә белә,
Сезнеке дә беләдер.
Гүзәл Урамнарны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп,
Чатта тора светофор,
Сакта тора светофор.
Әдилә Гомер буе яшәгән,
Беркемгә сүз дәшмәгән.
Ләкин аңа карыйлар,
Бер сүзсез дә аңлыйлар.
Фәрит Юлда игтибарлы бул,
Сулга,уңга да кара,
Иң куркыныч нәрсә шул-
Йөгереп чыгу кызылга.
Назилә Юл йөрү кагыйдәләрен
Төгәл үтәп йөрсәгез,
Юл чатында басып торган
Светофорны күрсәгез,
Шул чагында бәла-каза
Сезне читләтеп үтәр.
Кара кайгы ,күз яшләре
Сездән мәңгегә китәр.
Алып баручы : Балалар,шигырләрне матур сөйләдегез.Әйдәгез,Әтәч һәм тычканнарның белемнәрен сынап карыйк әле,юл йөрү кагыйдәләрен беләләр микән?
1.Кисәтүче билгеләрнең рамкалары нинди төстә?(кызыл).
2.Җәяүлеләр юлны аркылы чыга торган урын халыкта ничек атала?(зебра).
3.Юлның җәяүлеләр йөри торган өлеше ничек дип атала?(тротуар).
4.Светофор сүзе нәрсәне аңлата?(яктылык китерүче).
5.Урам аша чыкканда башта кайсы якка карыйлар?(сулга).
6.Тротуар булмаганда җәяүлеләр юлның кайсы ягыннан йөрергә тиеш?(машинага каршы якка).
Алып баручы: бик дөрес җавап бирдегез бит әле сез.
Әтәч :балалар,бик күп шигырләр беләсез икән.Безгәкитәргә кирәк.
Камыр куйган идем,хәзер ипи пешерәм,тычканнарым да миңа
булышыр.Ә сез соңа калмагыз,барыгыз да тәмле мич ипие
белән чәй эчәргә килегез.Сау булыгыз.
Әтәч һәм тычканнар чыгып китә.
Алып баручы:Балалар,менә сез бик күп ярышларда үзегезнең көчегезне күрсәттегез.Әле мин сезне тагын сынап карарга телим.Хәзер без җир асты юлы буйлап барырбыз.Бу уенда кайсы команда өлгерлек күрсәтер икән?
Уен:Җир астыннан чыгу.
Алып баручы: Булдырдыгыз,балалар.Ә хәзер барыбыз да матур итеп тезелеп бастык һәм өйрәнгән җырыбызны җырлап үтик.
“Шофер буласым килә.”
1.Үскәч кем буласың дип сорыйсорыйлар.
Әллә нинди һөнәрләр саныйлар да юрыйлар.
Минем менә белсәгез шофер буласым килә,
Капка төбенә кайтып җырлыйсым килә.
К:Биб,биб.биб.Мин бу,мин.
Кем бар анда,кайсыгыз?
Чыгып капка ачыгыз,
Юл өстендә тормагыз.
2.Озын юллар үтәсем,ерак китәсем килә.
Сөт,суганын калага төяп илтәсем килә.
Авыл күчтәнәче бу әби,бабай,малайга.
Юлда тыз-быз йөрсәләр,кычкыртам җайга.
Алып баручы: Менә ,дусларым,безнең ярышлар тәмам.Ә хәзер сүзне хөкемдарларга бирәбез.
Хөкемдар уенга нәтиҗә чыгара,балаларны мактый һәм медальләр
тапшыра.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация по ПДД--" Школа светофорных наук."
Самостоятельно выполненная презентация к проекту по правилам дорожного движения....
Школа светофорных наук
Шуточная викторина для младших школьников на знание правил дорожной безопасности...
Тест "Школа Светофорных Наук
Тестирование нацелено на выявление уровня знаний ПДД обучающихся начальных классов. Класс: 1 - 4 класс...
Тест "Школа светофорных Наук"
Тест для обучающихся начальных классов поможет определить уровень знаний ПДД Для обучающихся 1 - 4 классов...
"Школа светофорных наук"
Познакомить детей с основными ПДД. Формировать правила правильного поведения на улице....
Игра-эстафета «Школа светофорных наук»
Игра-соревнование на знание правил дорожного движения для учащихся начальных классов. Дети разделены на три команды. Игра сопровождается презентацией. Презентация с музыкой, чт...
Презентация к сценарию игры "Школа светофорных наук"
Презентация к игре-соревнованию "Школа светофорных наук"....