Әйләнә-тирә– уку (2 сыйныф)
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) по теме

 сәньгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен камильләштер

табигатьне игътибар белән күзәтергә өйрәтү;

 табигатькә сакчыл караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uku_-_tabigat.doc77.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                      Әйләнә-тирә– уку (2 сыйныф)

ТЕМА:Әйләнә-тирә – «Кыргый хайваннар кышын».

             УКУ - «Сез кайда кошкайлар?»

МАКСАТ: 1) сәньгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен камильләштерү;

                  2) табигатьне игътибар белән күзәтергә өйрәтү;

                  3) табигатькә сакчыл караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ: кышкы урманны сурәтләгән, тактаны биләп торган картина,  кыргый хайваннарның рәсемнәре, видеоязмалар, П.И.Чайковскийның портреты, сынамышлар язылган плакат, кышкы күренешләр төшкән картиналар, магнитлар.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Дәресне оештыру. Эшлекле халәт тудыру.

II. Үткән дәресне кабатлау.

а) Картина буенча эш. (Кышның матурлыгын сурәтләгән картиналар карау.)

- Елның кайсы вакыты сурәтләнгән? Кышның билгеләрен санап чыгыйк. (Балараның җаваплары тыңлана.)

б) Балалар үзләре язган шигырьләрне укыйлар.

Матур булып кар яуган,

Күк йөзе дә агарган.

Агачлар йомшак бәстә,

Бөтен җир ап-ак төстә.

Әкрен генә кыш килде.

Бөтен җир ак шәлен киде,

Кыш бабай буранын бирде.

Балаларны эшләтә:

Балалар кар көриләр,

Шатланалар, көләләр.

Йөгереп чыктык урамга,

Кар атышып уйнарга.

Әй уйнадык, уйнадык,

Әллә нигә туймадык.

в) «Кар бөртеге» җырын җырлау. Р.Харис сүзләре, Р.Ахиярова көе.

г) Укытучы сүзе:

- Әле гыйнвар ае. Гыйнвар ае кышның уртасы. Инде көчле салкыннар да, котырган бураннар да шаккаттырмый. Табигать, кар юрганына төренеп, тынычлап калган сыман. Тукай әйтмешли «Җир йоклый тыныч, күреп тәмле төш». Гыйнвар ае турында сынамышлар да күп. (Такта янына эленгән плакаттан укыйбыз)

- Январь башында көн җылы булса, арыш уңар.

- Алтысында тулы ай-

  Язгы ташу суга бай.

- 20сендә салкын булса, җәй эссе булыр.

- 24ендә бәс тотса, җәй яңгырлы килер.

- Бөек композиторыбыз П.Чайковский гыйнвар ае турында искитеч матур музыка язган. Аның исеме «Ел фасыллары. Гыйнвар.» дип атала. Хәзер шул әсәрдән өзек тыңлап китәбез.

д) «Кем күбрәк?» дигән уен уйнала.

 - Шушы кышкы көннәрдә кошлар нәрсә эшли икән?  (Сыйныф ике группага бүленә. Һәр группага чиста кәгазь бите бирелә. 1группа – җылы якларга очучы кошлар; 2 группа – кышлаучы кошларның исемнәрен яза. Кайсы группа күбрәк  яза, шул җиңгән була.)

- Ни өчен кайбер кошлар кышларга монда калалар? Кайсы кош кыш көне бала чыгара? Кошларга без ничек ярдәм итә алабыз? (Җимлекләр ясыйбыз, …)

- Ә җылы якка киткән кошларның хәле ничек икән? «Сез кайда кошкайлар?»  шигырен укып, белик әле. (Балалар шигырьне укый, җылы як күренешләре төшкән видео күрсәтелә.)

 - Шундый матур җирләр булса да, барыбер туган якларын сагынып кайталар икән кошкайлар.

Физминутка

III. Яңа дәрес материалын өйрәнү.

а) Тактага эленгән картина буенча эшләү. (Укытучы, сөйләү барышында кыргый хайван рәсемнәрен, магнит ярдәмендә, тактага эленгән зур картинага  беркетә бара. Мәсәлән: тиенне сөйләгәндә - агачка, керпене – кар астына, балыкны су төбенә.)

- Кыргый хайваннар нишли икән кыш көне?

Урман көрткә чумды, җимешләр һәм орлыклар карга күмелде, аеруча үсемлекнең тамыры тирәндә калды. Яфраклар да, үлән дә юк. Бөтен җир ап – ак кар. Шул ак кәгазьгә хайваннар кулларын куйганнар кебек. Әнә куян. Ак тунын кигән. Ул агач кайрылары белән туклана. Аның аяклары бик көчле. Ул дошманнарыннан чабып кына котылмый. Мәсәлән кырда аны карчыга куа башласа, ул аркасына ята да аяклары белән тыпырчына башлый, тагын чаба, тагын ята. Шулай итеп агачлыкка кадәр чабып котыла ала.

 Менә тагын эзләр. Төлке эзе.Ул урман чокырлары һәм кырлар тирәсендәге җирләрне ярата. Ул тирән көрттән йөри алмый, шуңа урман читләренә, авыл кырыйларына килә. Төлке куяннар, кошлар, тычканнар белән туклана. Ул шундый сизгер. Кар астындагы тычканның тавышын 100 метрдан ишетә.Сикереп төшә дә, ак тузаннар туздырып, карны казырга тотына, тычканны эләктереп тә ала.

Бүреләр. Алар һәрвакыт ач йөриләр. Кыш көне көтүләре белән йөриләр. Алай ризык табуы җиңелрәк була. Суыкта алар бик усаллар.

Пошилар. Пошиның зур эзләрен башка эзләр белән бутау мөмкин дә түгел. Ул, чыннан да урманда яшәүче иң эре хайван. Аның авырлыгы 400 килограммга җитә. Мондый гәүдәгә ашау да күп кирәк. Пошилар, тирән карда акрын гына йөреп, яшь агачларның ботакларын, ылысларын ашыйлар, ауган усакларның кайрасын яратып кимерәләр.  Бу җәнлекләр барысы да кыш көне үзләре азык таба торганнар.

Әнә тиен эзе. Куян эзенә охшаган. Җирдән йөрергә бик яратмый. Агачтан – агачка сикерә. Куянга караганда аңа яшәве җайлырак. Оя табып, мамык, йон ташып җылыта. Нык суыкта ишеген дә ябып куя. Шишка, чикләвек, гөмбә җыя. Гөмбәне чыбыкка куеп киптерә. Майлы гөмбә, каен гөмбәсе бигрәк ярата. Димәк тиен запас җыя торга җәнлек.

Керпе, яфраклар җыеп, үзенә өн ясый.Тән темпиратурасы 34-35ºt тан 2-4ºt ка кадәр төшә.

Бурсык. Ул кыш көне йоклый. Уянып запасларын ашый да, яңадан йокыга китә. Бурсык бик чиста хайван.

Иң көчле, зур хайван – аю. Җәй көне күп итеп ашап симерә. Хәзер ятып йокласа да була. Өнен алдан әзерләп куя. Җил берәр агачны сындырган булса, шундый җирне ярата. Тагын да ныграк чокый. Арткы аякларына басып мүк ташый. Ботаклар да ташый. Билгеле үләннәр ашап, йоклар алдыннан эчен чистарта. Кайбер чакта йөреп, кар яуганын сизми калырга мөмкин. Ул чагында аю, куян кебек өне тирәли әйләнеп йөри дә, өненә сикерә. Димәк керпе, бурсык, аю кышны йоклап уздыра.

Балыклар исә су төбенә үк чумалар. Кайберләре, елга төбендә бер – берсенә елышып, калын катлаулар булып яталар. Кышкы йокы вакытында җәйге дошманлык бөтенләй онытыла. Җәен балыгы – җәй көне карпның иң куркыныч дошманы. Ә кышын алар бергәләп йоклыйлар: елга төбендә - җәеннәр, алар өстендә - карплар. Әмма барлык балыклар да кышны йоклап үткәрми, балыкчылар белә: күп кенә балыклар кышын да кармакка яхшы эләгә.

IV. Белемнәрне ныгыту.

Г. Хәсәновның «Куян» хикәясен уку, эчтәлеге буенча фикер алышу.

V. Рефлексия. (Тактадагы картинада куелган кыргый хайван рәсемнәрен  

3 группага бүләбез.)

- ризык эзли торганнар;

- йоклый торганнар;

- запас әзерли торганнар. 

VI. Дәресне йомгаклау. Белемнәрне бәяләү, үзбәя.

Өй эшен аңлату:

       ярым иҗади бирем: кыргый хайваннар турында табышмаклар алып килергә,

       иҗади бирем: табышмакларны  үзең уйлап табарга.

        

                                                   

ТАТАР ТЕЛЕ – УКУ  (3 сыйныф)

ТЕМА: ТАТАР ТЕЛЕ:  Хикәя җөмлә.

              УКУ: Г.Х.Андерсен «Патшаның яңа киеме».

МАКСАТ: 1) хикәя җөмлә турында гомүми төшенчә бирү;

                    2) дөрес интонация белән уку һәм дөрес язу  күнекмәләрен камильләштерү;

                    3) Һ.К.Андерсен иҗатын өйрәнүне дәвам итү.

ҖИҺАЗЛАР: «Хикәя җөмлә» - таблица, Г.Х.Андерсен портреты, «Әкиятләр» җыентыгы.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

-Укучылар, бүген татар теле һәм уку дәресендә без җөмлә турында алган белемнәребезне тагын да тирәнәйтербез, җөмлә төрләреннән берсе – иң киң таралганы – хикәя җөмлә турында мәгълүмат алырбыз, Г.Х.Андерсенның әкияте белән танышырбыз.

II. Үткән дәресне кабатлау.

а) сорауларга җавап бирү:

- Нәрсә ул җөмлә? Нәрсәләрдән тора?

б) тактада язылган биремне эшләү: Җөмлә ахырын билгеләргә.

Язгы көн җылы болыннар, урманнар кояш нурларына коена болында күбәләкләр оча.

- Җөмләнең ахырын ничек билгеләдегез? (мәгънәсенә карап). 

- Бу җөмлә нинди тавыш белән укыла? (тыныч)

III. Яңа тема өстендә эшләү.

а) хикәя җөмләгә төшенчә бирү:

- Менә шундый тыныч тавыш белән хәбәр ителгән җөмлә хикәя җөмлә дип атала. Исеменнән үк күренеп тора – хикәяли, сөйли, хәбәр итә.

б) таблица белән эш. (Таблицада хикәя җөмләләрдән төзелгән текст.)

Җөмләләрне укып, нәтиҗә ясыйбыз.

НӘТИҖӘ: Хикәя җөмлә тыныч тавыш белән хәбәр ителә торган җөмлә. Ахырында нокта куела, тавыш түбәнәя.

в) дәреслекнең 109 битендәге 221нче күнегүне эшләү. (Башта телдән эшлибез, аннан язабыз.) 

223нче күнегү –җөмлә ахырын билгеләргә. (Телдән эшләү.)

Физминутка

г) Һ.К.Андерсенның «Патшаның яңа киеме» әкияте өстендә эш.

- Һ.К.Андерсенның «Патшаның яңа киеме» әкияте белән танышыйк. Һ.К.Андерсен – ул бөек Дания язучысы. Аның дистәләгән әкиятләрен бөтен дөнья балалары яратып укыйлар. Аның мәңге үлмәс әкиятләрендәге Дюймовочка, Шыксыз үрдәк бәбәкәсен, Аккургаш солдатын кем генә белми һәм яратмый икән? Бу әкиятләрне укыганда үзең дә шул геройлар дөньясында яшисең, шатланасың, кайгырасың, көләсең. Алар безне бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияләргә өйрәтәләр: мәрхәмәтлелеккә, туры сүзлеккә, батырлыкка, алдакчы булмаска өндиләр.

       Без бүген Андерсенның бик үтемле, көлкеле әкиятен укый башлыйбыз. Текст белән таныша башлаганчы, минем сезнең алга шундый сораулар куясым килә: бу патша акыллы патша булганмы? Ил белән мондый патша идәрә итсә, ул нишләр? Алдакчылар нинди кешеләр? Вәзирләре?

д) текстны өлешләргә бүлеп уку, сораулар буенча әңгәмә, балалардан җаваплар алу. е) тексттан хикәя җөмләләр табып уку, 3 җөмләне дәфтәргә язу.

IV. Йомгаклау. Рефлексия.

 - Дәрестә нинди яңа белемнәр алдыгыз?

- Сезгә әкият ошадымы?

- Ул безне нәрсәгә өйрәтә?

Өйгә эш: татар теле – 224нче күнегү;

уку - әкиятнең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

        

                                           

ТАТАР ТЕЛЕ - УКУ (4 сыйныф)

ТЕМА: ТАТАР ТЕЛЕ: Үткән заман хикәя фигыль.

             УКУ:  Ә. Еники. «Матурлык» хикәясе.

МАКСАТ: 1) фигыль турында белемнәрне ныгыту;

                  2) үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә бирү;

                  3) сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү.

ҖИҺАЗЛАР: «Фигыльләр» - таблица, Ә.Еники портреты, Ә.Еники әсәрләре җыентыгы.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Үткән материалны кабатлау.

1. Сорауларга җавап бирү:

- Нәрсә ул фигыль? Нәрсәләр белдерә? Ниниди сорауларга җавап булып килә?

- Фигыль нинди төркемнәргә бүленә?

Аерма нәрсәдә?

Боерык фигыль – эшкә кушуны, эштән тыюны белдерә, боера, өнди. Эшкә куша, үтәләме, юкмы билгесез.

Хикәя фигыль – эшнең үтәлү – үтәлмәве турында хәбәр итә.

2. Уен «Нинди төркемгә керә?» ( Укытучы фигыльләр укый. Әгәр боерык фигыль булса укучылар – уң кулларны күтәрәләр, хикәя фигыль – сул кулларны күтәрәләр.)

Чыга, көт, җыйдым, пешер, куй, яса, ашый, бәйли, йокла, шатлана, сайла, чык.

3. Хикәя фигыль нинди заманнарда төрләнә? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

III. Яңа дәрес материалын өйрәнү.

1. - Ноябрь аенда әниләр көне билгеләп үтелде. Без ниләр эшләдек әле?    

- Әниләрнең портретларын ясадык, шигырьләр яздык, мәкальләр өйрәндек, хикәяләр укыдык, котладык. Болар бар да үтте инде. Бу фигыльләр үткән заман хикәя фигыль булалар.

2. Таблица белән эшләү.

Үткән заман хикәя фигыль

Кушымчалар:

-ДЫ / -ДЕ, -ТЫ / -ТЕ

-ГАН / -ГӘН, -КАН /- КӘН

(ОЧ - ТЫ, ӘЙЛӘН - ДЕ, ОЧ - КАН, ӘЙЛӘН - ГӘН,

ЯЗ - ДЫ, ЭШЛӘ - ДЕ, УКЫ - ГАН, ЭШЛӘ - ГӘН)

Урманда тәмле җиләкләр өлгерде.

Урманда тәмле җиләкләр өлгергән.

             

3. Ә.Еникиның «Матурлык» хикәясе өстендә эш.

а) - Фигыльләр безнең сөйләмдә күп кулланыла. Язучыларның әсәрләрендә дә бик күп.   Бүген Ә.Еникиның «Матурлык» хикәясен укыйбыз.

      Ә.Еники 1909 елның 17 февралендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылында туа. Г.Тукайның «Су анасы»н бик яратып укый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Хикәяләр, әсәрләр яза. Ул безнең горурлыгыбыз. Хикәя «Матурлык» дип атала. Матурлык сүзен сез ничек аңлыйсыз? Кайда күрәсез матурлыкны? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

- Без аны табигатьтә күрәбез, кеше күзенең матурлыгы, тыныч тормыш, илнең байлыгы, әти - әнинең җылы кочагында иркәләнеп, сөелеп яшәүдә күрәбез.

Хикәядә нинди матурлык турында сүз бара икән?

б) Сүзлек эше: ()

өяз – район

сөкет калу – тын калу

мөкиббән калу – бирелү

шәриктәш – бергә укыган кеше

низам – тәртип

арык - өшән – ябык

киҗене – мамык җеп катнаштырып тукылган (сөлге),

тарантас – утырып йөри торган арба

тома балавыз – умарта кортлары әзерләгән җимеш

өчаяк - өч тимер аякка беркетелгән казан

чәчәк дәхмәте – йогышлы авыру

иләмсез – ямьсез

җөрьәт итү – батырчылык итү,

хөрти – начар

әсәре дә юк – эзе дә

дәрья – елга

өртелү – йөздә чагылу

фаҗига – авыр хәл

аңлаудан гаҗиз – аңлый алмаслык

в) Хикәяне уку, фикер алышу.

- Әсәрдә матурлык кайда? Бәдретдиндәме, әнисендәме, әтисендәме? Барысында да. Бу аерым – аерым матурлык түгел. Малай әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән, әтисенең мескенлегеннән уңайсызланмый. Ул боларны бөтенләй күрми. Болар барысы да зур мәхәббәт астында күмелеп кала.

- Әнисе ни өчен улы белән горурлана? Ул скрипкада әнисе өчен уйный. Анага ул көй үзе кадерле түгел, ә улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле. Әйтерсең шул көй аша ана белән бала үзара аңлаша, сөйләшә.

- Бу йорт бәхетлеме? Хәерчелек булса да? Әйе. Бәхет – ананың баласында бер – берсенә карата хөрмәте, яратуы. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең еше була белүендә. Димәк, әсәрдә әни белән бала арасындагы булган мәхәббәт матурлыгы сурәтләнгән.

IV.Белемнәрне ныгыту.

        - «…Күк алашаны җигеп…» дигәннән  алып, азакка кадәрге өлештән үткән заман хикәя фигыльләрне табып, күчереп язарга.

V. Дәресне йомгаклау.

        - Нинди фигыльләргә үткән заман хикәя фигыль дибез?

       - Кешедә нинди матурлык әһәмиятлерәк: тышкы матурлыкмы яисә эчке матурлыкмы? Ни өчен? (Балаларның җаваплары тыңлана)

VI. Өй эшен аңлату: Уку - «Матурлык» хикәясен дөрес укырга өйрәнергә;

«Матурлык» темасына рәсем ясарга.

Татар теле - 207 нче күнегү. Үткән заман хикәя фигыльләр кергән җөмләләр төзергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.

Тема:                   Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"

"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән темага сыйныф сәгате тәкъдим итәм....

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...