Защитим природу!
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) по теме

Защитим природу

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon alargayashyergyetiesh.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Алар яшәргә тиеш.

Максат: 1) балаларны Кызыл китап, анда кергән үсемлек һәм

                       хайваннарның кайберләре белән таныштыру;

                   2) Кызыл китапта кергән үзебезнең якта очрый торган

                       үсемлекләрнең исемнәрен истә калдырырга ярдәи итү? аларны    

                       таный белү күнекмәләре бирү;

                   3) табигатькә; үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына сакчыл

                        караш, ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Татарстанның Кызыл китабы, шартлы “Кызыл китап”; серле

                       тартмада дару үләннәре, Кызыл китап турында видео кассета;

                      “Үсемлекләр һәм хайваннар ни өчен юкка чыга?”, “Табигатьне

                       саклау билгеләре” (кулдан ясалган таблицалар);

                        “Үсемлек һәм аның өлешләре” таблицасы; тест – 19 данә;

 

                          Китаплар күргәзмәсе: “Табигать һәйкәлләре”;

                                                                “ Алар яшәргә тиеш” һәм башкалар.

                          Җимлекләр күргәзмәсе.

  1. Дәресне оештыру.
  2. Үтелгән материал өстендә эш.

                

  1. Балалар, без сезнең белән хәзер урманга экскурсиягә китәрбез. Безне монда урманчы бабай каршы ала. Ул сезне сынарга тели. Аның кәрзинендә урман кагыйдәләре язылган яфраклар бар. Аларның дөресләрен генә алырга кирәк.

      а) агач ботакларын сындырмагыз: үләннәрне, яфракларны өзмәгез;

     б) урманда уйнарга ярый: чәчәкләрне өзеп, тәкыя үрергә; букет ясарга була;

      в) урманда кычкырырга, шауларга була. Чөнки берәүгә дә      

          комачауламыйсың;

       г) шауламагыз! Алайса, урман куркыр. Ул сезгә бер серен дә ачмас.

       д) баканы, шөпшәне, еланнарны куарга кирәк. Алар булмаса яхшырак

           булыр иде.

       е)  җәнлекләр барысы да әһәмиятле һәм кирәкле. Алар һәрберсе                        

           табигатьтә файдалы эш эшли.

  Дөрес, молодцы! Әйдәгез әле “Табигатьне саклау билгеләре таблицасын карыйк. Тагын нинди кагыйдәләр бар икән? (таблица буенча санау).

  1. Балалар, без урманга килеп җиттек. Карагыз әле, анда нинди матур үсемлекләр үсә.

      а) үсемлек, аның өлеше. Үсемлекнең үрчүе турында кабатлау.

                                                                                            агачлар

                                       Үсемлекләр                                 куаклар

        үләнчел  үсемлекләр

      б) хайваннар һәм үсемлекләр тормышы үзара ничек бәйләнгән?

                                                                                      а) туклана

                                                                                      б) яшеренә

                                                                                       в) дәвалана

       в) үсемлекләр торышы үзара ничек бәйләнгән?          

  1. Урманчы бабай безне кабат сынарга тели.

Тест алу.

Физкультминут.

III. Төп өлеш.

1)  үсемлекләр юкка чыкса нәрсә булыр иде?

                               Моны хәрефләре, рәсемнәре булмаган китап белән        

                               чагыштырып булыр иде.

     а) табигатьне матурлый;

     б) кислородка баета;

     в) дәвалый – дару үләннәре турында сөйләү.

Урманчы бабай җибәргән үләннәр турында сөйләү.

Женьшень – тормыш тамыры. Тамыры бик кыйммәтле. Шуңа күрә кешеләр

                        аны күпләп җыйганнар. Ул бик акрын үсә. Тәмам өлгереп  

                        җитсен өчен 150-200, кайчакларда 400 ел кирәк. Кешеләр аның

                        тамырыннан дару әзерлиләр. Аннан озак вакытлар

                        файдаланганда организмның гомуми хәле яхшыра. Арганлык

                        бетә, кешенең хезмәткә сәләте яхшыра.

Сары мәтрүшкә - чәчәк атканда җыялар. Киптерәләр. Сары мәтрүшкәне

                                   борын куышы; авыз һәм тамак ялкынсынганда;

                                   неврларны дәвалаганда кулланалар.

Яшел мәтрүшкә - ул басуда, юл буйларында, бакчаларда, йорт тирәләрендә

                                    күпләр очрый. Чәчәк атканда җыялар. Күләгә һәм җиләс

                                    урында киптерәләр. Салкын тигәндә авызны һәм

                                    тамакны сайкаү. Күз һәм чәчне юу өчен кулланалар.

                                    Ашказаны һәм эчәкләрдә ялкынсыну булганда да  

                                    ромашкадан әзерләнгән төнәтмәне эчәләр.

Мелисса – кызыклы үзлеккә ия – аның бөтен органнарыннан көчле тәмле

                     хуш ис килә. Ул лимон кабыгы исен хәтерләтә. Мелисса үләне

                     төнетмәләре йөрәк – кан тамырлары авыруларын, тын беткәндә,

                     аз канлылыктан уңышлы файдаланалар.

Юкә - даруга ян яфраклы чәчәк төркемнәрен файдаланалар. Юкә -

            кыйммәтле баллы үсемлек. Шифалы юкә балы. Элек-электән дан тота.

           Дару формаларын авыз һәм тамакны саклау өчен кайнатма, салкын

           тигәндә тирләткәч буларак файдаланалар.

Үги ана яфрагы – кыйммәтле дару үләннәренең берсе. Яфраклары

                                 төнәтмәсе һәм кайнатмасын, сулыш алу органнарын

                                 дәвалау өчен, какырып чыгарганда һәм йомшарткыч

                                 буларак файдаланалар.

Бака яфрагы – орлыклары бик ябышучан һәм аяк киемнәреңә,

                            хайваннарның тоякларына һәм тәпиләренә ябышып;

                            сукмаклар, юллар буйлап тиз тарала. Яфраклары төнәтмәсе

                            яфракларның тиз төзәлүенә ярдәм итә. Халык

                           медицинасында бака яфрагын күптәнге заманда ук

                           ялкынсынучан тире авыруларын, эренле шешләрне, киселгән

                           җирләрне, пешүләрне дәвалау, кан ачуны туктату өчен

                           кулланганнар.

Мәтрүшкә - элекке заманнарда, мәтрүшкәне буыннар сызлаганда, бавыр

                         һәм ашказанын дәвалаганда, шулай ук сидерткеч чара

                         сыйфатында куллаганнар. Мәтрүшкә үләнен теш сызлаганда

                         һәм тешләрне таштан чистарту өчен чәйнәргә тәкъдим

                         иткәннәр.

Кура җиләге – кура җиләге төнәтмәсен яки аның чәен салкын тигәндә

                            тирләткәч аның температураны төшерә торган средство

                            буларак кулланалар. Кипкән җиләкләрендә склерозга каршы

                            үзлекләр бар.

2) Кызыл китап белән таныштыру.

   Табигать – тиңсез хәзинә. Ләкин аннан уйлап, чамасын белеп файдаланырга     кирәк. Ләкин кешеләр без турыда уйлап бетермәгәннәр. Кешенең саксыз     карашы аркасында җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең йөзләчә җир

йөзеннән юкка чыкты. (Таблица буенча аңлату).

   Алар хәзер Кызыл китапка кертелгән. Димәк, ул китапка җир йөзеннән юкка чыгып бара торган җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында язылган, алар турында мәгълүматлар теркәлгән.

   Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган.

   Кызыл битләргә теркәлгән хайван һәм үсемлекләрнең хәле бик аяныч. Алар

тәмам юкка чыгып баралар.

     Сары битләргә теркәлгән хайван һәм үсемлекләр котылгысыз рәвештә кимеп бара.

     Ак битләргә әле юкка чыгу куркынычы булмаган хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән. Әмма алар бик аз санда сакланып калган. Сирәк урыннарда очрыйлар.

     Яшел битендә - кайчандыр кызыл, сары, ак биттә булган. Ләкин хәзергә вакытта яңадан тергезелгән хайваннар һәм үсемлекләр кертелгән. Кызыл китапка үсемлекләр генә түгел, хайваннар да кертелгән.

Зубр – буе 3 м, авырлыгы тоннадан артып китә. Ул 2 м биеклегендә һәм 3 м

            киңлегендәге чокырны җиңел сикереп чыга. Алар төрле үсемлекләр,

            үлән, ботак-сатак, агач яфраклары, кайрылары белән туклана. Зубрлар

            хәзерге вакытларда зоопаркларда һәм тыюлыкларда гына сакланып

           калган. Аларны кешеләр рәхимсез рәвештә кырганнар. Хәзер аларны

           тыюлыкларда үрчетәләр. Аларның саны 1000 нән артык. Кызыл

           китапның яшел битендә.

Ак торна – бик матур һәм сирәк очрый торган кош табигатьтә алар бик аз

                      калган. Кешеләр махсус питомникларда үрчетәләр.

Бөҗәк – Зәңгәр күбәләк (“Кызыл китап” – 156 бит).

    Саны елдан-ел кими. Заповедникта саклана.

                                Үзебезнең Кызыл китап белән танышу. Балалар сөйли.

 - Түбәндәге үсемлекләр (бездә очраучы)  Кызыл китапка кертелгән:

1) Адонис (язгы утчәчәк) – 111 бит (Табигать һәйкәлләре).

2) Урман җилдәге (114 бит)

3) Гөлбадран  (Кызыл китап – 232 бит)

4) Сары мәтрүшкә  (282 бит – Кызыл китап)

5) Зәңгәр мәтрүшкә

6) Эре бака яфрагы  (325 бит – Кызыл китап)

ж)  “Кызыл китап” турында видеозапись карау.

Нәтиҗә:

3)Үсемлекләр һәм хайваннар ни өчен юкка чыга? (таблица өстендә эш).

 - завод – фабрикалардан чыккан агулы матдәләр;

 - пычрак сулыклар;

 - чүпне теләсә кая ташлау, самолетлар чүп – үләннәргә каршы агу сибә һәм башкалар;

 - кешеләр хайваннарны ит, тире өчен аулыйлар.

Өстәмә материал:

  1. “Явызкай – Шакшыкай” турында язылган сичинениеләрне укыту.

Йомгаклау.

  1. Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы. Һәрберебезнең уртак йорты булгач табигатьне саклау өчен безнең нәни кулларыбыз нәрсә эшли ала? (Җимлекләр карау).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Защита природы" - воспитательное мероприятие в 3 классе

Способствовать воспитанию бережного отношения к окружающему миру, развивать нравственные и эстетические качества....

Внеклассное мероприятие "Защита природы"

Разработка внеклассного мероприятия...

Конспект воспитательного мероприятия в 3 классе на тему «Защита природы».

Конспект воспитательного мероприятия в 3 классе на тему "Защита природы"...

В защиту природы (экологический классный час)

Мы часто говорим детям, что природу нужно беречь. Но как научить их любить природу, бережно и умело использовать ее богатства, не принося при этом вреда окружающему миру. Данное мероприятие может быть...

Внеклассное мероприятие по окружающему миру в начальной школе "Защитим природу"

Цели:формировать представление об экологии и её роли в жизни людей,развивать интерес учащихся к изучению природы родного края,воспитывать бережное отношение к природе....