интегрированный урок
план-конспект урока по окружающему миру (2 класс) на тему
сэкономив время можно пройти много материала, урок проходит интересно,насыщенно Ученики много работают, не устают.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yln.docx | 21.47 КБ |
Предварительный просмотр:
Әйләнә-тирә– уку (2 сыйныф)
ТЕМА:Әйләнә-тирә – «Кыргый хайваннар кышын».
УКУ - «Сез кайда кошкайлар?»
МАКСАТ: 1) сәньгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен камильләштерү;
2) табигатьне игътибар белән күзәтергә өйрәтү;
3) табигатькә сакчыл караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
ҖИҺАЗЛАУ: кышкы урманны сурәтләгән, тактаны биләп торган картина, кыргый хайваннарның рәсемнәре, видеоязмалар, П.И.Чайковскийның портреты, сынамышлар язылган плакат, кышкы күренешләр төшкән картиналар, магнитлар.
ДӘРЕС БАРЫШЫ
I. Дәресне оештыру. Эшлекле халәт тудыру.
II. Үткән дәресне кабатлау.
а) Картина буенча эш. (Кышның матурлыгын сурәтләгән картиналар карау.)
- Елның кайсы вакыты сурәтләнгән? Кышның билгеләрен санап чыгыйк. (Балараның җаваплары тыңлана.)
б) Балалар үзләре язган шигырьләрне укыйлар.
Матур булып кар яуган,
Күк йөзе дә агарган.
Агачлар йомшак бәстә,
Бөтен җир ап-ак төстә.
Әкрен генә кыш килде.
Бөтен җир ак шәлен киде,
Кыш бабай буранын бирде.
Балаларны эшләтә:
Балалар кар көриләр,
Шатланалар, көләләр.
Йөгереп чыктык урамга,
Кар атышып уйнарга.
Әй уйнадык, уйнадык,
Әллә нигә туймадык.
в) «Кар бөртеге» җырын җырлау. Р.Харис сүзләре, Р.Ахиярова көе.
г) Укытучы сүзе:
- Әле гыйнвар ае. Гыйнвар ае кышның уртасы. Инде көчле салкыннар да, котырган бураннар да шаккаттырмый. Табигать, кар юрганына төренеп, тынычлап калган сыман. Тукай әйтмешли «Җир йоклый тыныч, күреп тәмле төш». Гыйнвар ае турында сынамышлар да күп. (Такта янына эленгән плакаттан укыйбыз)
- Январь башында көн җылы булса, арыш уңар.
- Алтысында тулы ай-
Язгы ташу суга бай.
- 20сендә салкын булса, җәй эссе булыр.
- 24ендә бәс тотса, җәй яңгырлы килер.
- Бөек композиторыбыз П.Чайковский гыйнвар ае турында искитеч матур музыка язган. Аның исеме «Ел фасыллары. Гыйнвар.» дип атала. Хәзер шул әсәрдән өзек тыңлап китәбез.
д) «Кем күбрәк?» дигән уен уйнала.
- Шушы кышкы көннәрдә кошлар нәрсә эшли икән? (Сыйныф ике группага бүленә. Һәр группага чиста кәгазь бите бирелә. 1группа – җылы якларга очучы кошлар; 2 группа – кышлаучы кошларның исемнәрен яза. Кайсы группа күбрәк яза, шул җиңгән була.)
- Ни өчен кайбер кошлар кышларга монда калалар? Кайсы кош кыш көне бала чыгара? Кошларга без ничек ярдәм итә алабыз? (Җимлекләр ясыйбыз, …)
- Ә җылы якка киткән кошларның хәле ничек икән? «Сез кайда кошкайлар?» шигырен укып, белик әле. (Балалар шигырьне укый, җылы як күренешләре төшкән видео күрсәтелә.)
- Шундый матур җирләр булса да, барыбер туган якларын сагынып кайталар икән кошкайлар.
Физминутка
III. Яңа дәрес материалын өйрәнү.
а) Тактага эленгән картина буенча эшләү. (Укытучы, сөйләү барышында кыргый хайван рәсемнәрен, магнит ярдәмендә, тактага эленгән зур картинага беркетә бара. Мәсәлән: тиенне сөйләгәндә - агачка, керпене – кар астына, балыкны су төбенә.)
- Кыргый хайваннар нишли икән кыш көне?
Урман көрткә чумды, җимешләр һәм орлыклар карга күмелде, аеруча үсемлекнең тамыры тирәндә калды. Яфраклар да, үлән дә юк. Бөтен җир ап – ак кар. Шул ак кәгазьгә хайваннар кулларын куйганнар кебек. Әнә куян. Ак тунын кигән. Ул агач кайрылары белән туклана. Аның аяклары бик көчле. Ул дошманнарыннан чабып кына котылмый. Мәсәлән кырда аны карчыга куа башласа, ул аркасына ята да аяклары белән тыпырчына башлый, тагын чаба, тагын ята. Шулай итеп агачлыкка кадәр чабып котыла ала.
Менә тагын эзләр. Төлке эзе.Ул урман чокырлары һәм кырлар тирәсендәге җирләрне ярата. Ул тирән көрттән йөри алмый, шуңа урман читләренә, авыл кырыйларына килә. Төлке куяннар, кошлар, тычканнар белән туклана. Ул шундый сизгер. Кар астындагы тычканның тавышын 100 метрдан ишетә.Сикереп төшә дә, ак тузаннар туздырып, карны казырга тотына, тычканны эләктереп тә ала.
Бүреләр. Алар һәрвакыт ач йөриләр. Кыш көне көтүләре белән йөриләр. Алай ризык табуы җиңелрәк була. Суыкта алар бик усаллар.
Пошилар. Пошиның зур эзләрен башка эзләр белән бутау мөмкин дә түгел. Ул, чыннан да урманда яшәүче иң эре хайван. Аның авырлыгы 400 килограммга җитә. Мондый гәүдәгә ашау да күп кирәк. Пошилар, тирән карда акрын гына йөреп, яшь агачларның ботакларын, ылысларын ашыйлар, ауган усакларның кайрасын яратып кимерәләр. Бу җәнлекләр барысы да кыш көне үзләре азык таба торганнар.
Әнә тиен эзе. Куян эзенә охшаган. Җирдән йөрергә бик яратмый. Агачтан – агачка сикерә. Куянга караганда аңа яшәве җайлырак. Оя табып, мамык, йон ташып җылыта. Нык суыкта ишеген дә ябып куя. Шишка, чикләвек, гөмбә җыя. Гөмбәне чыбыкка куеп киптерә. Майлы гөмбә, каен гөмбәсе бигрәк ярата. Димәк тиен запас җыя торга җәнлек.
Керпе, яфраклар җыеп, үзенә өн ясый.Тән темпиратурасы 34-35ºt тан 2-4ºt ка кадәр төшә.
Бурсык. Ул кыш көне йоклый. Уянып запасларын ашый да, яңадан йокыга китә. Бурсык бик чиста хайван.
Иң көчле, зур хайван – аю. Җәй көне күп итеп ашап симерә. Хәзер ятып йокласа да була. Өнен алдан әзерләп куя. Җил берәр агачны сындырган булса, шундый җирне ярата. Тагын да ныграк чокый. Арткы аякларына басып мүк ташый. Ботаклар да ташый. Билгеле үләннәр ашап, йоклар алдыннан эчен чистарта. Кайбер чакта йөреп, кар яуганын сизми калырга мөмкин. Ул чагында аю, куян кебек өне тирәли әйләнеп йөри дә, өненә сикерә. Димәк керпе, бурсык, аю кышны йоклап уздыра.
Балыклар исә су төбенә үк чумалар. Кайберләре, елга төбендә бер – берсенә елышып, калын катлаулар булып яталар. Кышкы йокы вакытында җәйге дошманлык бөтенләй онытыла. Җәен балыгы – җәй көне карпның иң куркыныч дошманы. Ә кышын алар бергәләп йоклыйлар: елга төбендә - җәеннәр, алар өстендә - карплар. Әмма барлык балыклар да кышны йоклап үткәрми, балыкчылар белә: күп кенә балыклар кышын да кармакка яхшы эләгә.
IV. Белемнәрне ныгыту.
Г. Хәсәновның «Куян» хикәясен уку, эчтәлеге буенча фикер алышу.
V. Рефлексия. (Тактадагы картинада куелган кыргый хайван рәсемнәрен
3 группага бүләбез.)
- ризык эзли торганнар;
- йоклый торганнар;
- запас әзерли торганнар.
VI. Дәресне йомгаклау. Белемнәрне бәяләү, үзбәя.
Өй эшен аңлату:
ярым иҗади бирем: кыргый хайваннар турында табышмаклар алып килергә,
иҗади бирем: табышмакларны үзең уйлап табарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Фрагмент интегрированного урока «Литературного чтения» с уроком «Развития речи» с использованием ТРКМ. 4 класс Тема урока: «А. Чехов. Ванька. Написание письма».
Систематическое проведение интегрированных уроков с применением ИКТ обеспечивает повышение уровня знаний по предмету, который проявляется в глубине усваиваемых понятий, ...
Фрагмент интегрированного урока «Окружающего мира» с уроками «Музыки», «Изобразительного искусства» с использованием ТРКМ. 1 класс Тема урока: «Листвы прощальная краса. Золотые краски осенних листьев».
Интегрированные уроки позволяют сформировать представление о целостности мира, взаимосвязи его явлений и объектов; позволяют объединить «усилия» различных предметов по форми...
Фрагмент интегрированного урока «окружающего мира» с уроком «обучения грамоте» с использованием ТРКМ. 1 класс Тема урока: «Природы милое творенье… Царица цветов. Чтение слов с буквой Ц».
Интегрированные уроки позволяют сформировать представление о целостности мира, взаимосвязи его явлений и объектов; позволяют объединить «усилия» различных предметов по форми...
Фрагмент интегрированного урока «Русского языка» с уроками «Литературного чтения» и «Изобразительного искусства» с использованием ТРКМ. 2 класс Тема урока: «Скоро весна!»
Интегрированные уроки позволяют сформировать представление о целостности мира, взаимосвязи его явлений и объектов; позволяют объединить «усилия» различных предметов по форми...
Фрагмент интегрированного урока «Окружающего мира» с уроком «Экология» с использованием ТРКМ. 3 класс Тема урока: «Почва. Охрана почвы»
Систематическое проведение интегрированных уроков с применением ИКТ обеспечивает повышение уровня знаний по предмету, который проявляется в глубине усваиваемых понятий, раскрытии закономерностей...
ИНТЕГРИРОВАННЫЕ УРОКИ КАК СРЕДСТВО ОБУЧЕНИЯ МЛАДШЕГО ШКОЛЬНИКА. ИНТЕГРИРОВАННЫЙ УРОК ЛИТЕРАТУРНОГО ЧТЕНИЯ, МУЗЫКИ, ИЗОБРАЗИТЕЛЬНОГО ИСКУССТВА В 3 КЛАССЕ
В статье раскрываются преимущества интегрированных уроков. Такие уроки способствуют глубокому проникновению учащихся в слово, в мир красок и звуков, помогают формированию навыков грамотной устной и пи...
Конспект интегрированного урока математики + окружающий мир Тема урока: Сложение и вычитание чисел в пределах 10. Тип урока: Урок - закрепление знаний.
Предлагаю вам конспект интегрированного урока - путешествия в математический лес "Сложение и вычитание в пределах 10". Данный материал будет полезен учителям начальной школы.Урок разработан ...