Шөгыль(2)
материал по окружающему миру по теме
Предварительный просмотр:
Тема: Юл фәне иленә сәяхәт.
Максат:Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләрен,
белемнәрен камилләштерү.Юл билгеләре һәм транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаш- тыру.Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игъ- тибарлылыкларын үстерү. Әдәплелек һәм татар халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Материал:
1.Учебное пособие. Обучение детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах. Казань-1995.
2.Юл фәне әлифбасы.Казан-1998.
3.Юлда йөрү кагыйдәләре. 2 класс.Казан-1998.
Җиһазлау:
транспорт төрләре, җыелма елан,юл билгеләре,киселгән рәсемнәр, таныклыклар,милиция киеме, магнитафон һ.б.
Шөгыль төзелеше:
- Оештыру өлеше. Хәрәкәтләнү чарасын сайлау.
- Юл фәне иленә сәяхәт.
А)Уеннар
Б)Шигырьләр
В)Табышмаклар
Г)Мәкальләр
Д)Викторина.
3.Йомгаклау. Сөенеч мизгеле.
Шөгыль барышы.
ТӘРБИЯЧЕ:
-Балалар, безгә юл фәне иленнән чакыру кәгазе килгән иде.
Инспектор кунакка чакыра, менә хәзер бу илгә юл тотабыз. Нәрсә белән барыйк икән?
БАЛАЛАР.
Төрле транспорт төрләрен атыйлар, начар якларын барлыйлар.
Т.
-Әгәр транспортның берәрсенә утырсак без кемнәр булабыз?
Б.
-Пассажирлар.
Т.
-Ләкин безнең юлыбыз ерак түгел, ничек бара алабыз?
Б.
-Җәяү.
Т.
-Кемнәр булабыз?
Б.
-Җәяүлеләр.
Т.
-Менә килеп тә җиттек.(Ишеккә тотынгач звонок тавышы ишетелә)
ИНСПЕКТОР.
-Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар. Мин бу илнең хуҗасы- инспектор. Минем чакыруым буенча килүегезгә бик шатмын.
-Ә хәзер бер мизгелгә генә күзләрегезне йомыгыз әле.(Металлафон тавышына күзләрне ачалар) Менә без барыбыз да юл фәне илендә. Мин сезне сынап карарга чакырдым. Белемнәрегезне тикшергәч мин сезгә “Җәяүле отличник” дигән документ бирермен. Башта ярышып алыйк. Өстәлләр артына утырыгыз.(Сары, кызыл, яшел)
(Музыкаль өчпочмакка сугып ала.) Яшелләр командасына сорау.
-Бу нинди билге, аның турында нәрсә беләсез?
Б.
-Бу беренче чыккан светафор. Аның бары тик ике төсе булган.(кызыл, яшел) Аны регулировщик көйләп торган.
И.
-Кызылларга икенче светафор турында сөйләргә.
Б.
-Соңрак бер түгәрәкне 3 кә бүлеп светафор ясаганнар. Регулировщик аны ук ярдәмендә хәрәкәтләндереп торган.
Инспектор.
-Кем ул регулировщик? Хәзер бармы ул?
Б.
-Ул юл чатында светофор булмаган урында тора. Ул кулына аклы-каралы таяк тоткан, күкрәгендә билгесе булган милиция хезмәткәре.
И.
-Светофор да, регулировщик та юлның кайсы җирендә торалар?
Б.
-Юл чатында.
И.
-Ягез әле , барыбыз бергә басып кулларыбыз белән юл чаты ясап күрсәтик.
И.
-Нәрсә булмаса юл кагыйдәләре кирәкмәс иде?
Б.
-Юл, транспорт булмаса.
И.
-Яшелләргә сорау: Юл кайда була?
Б.
-Шәһәр, авыл урамнарында, болын һәм кырларда.
И.
-Сарыларга сорау: Юлны нәрсәләргә ошатабыз?
Б.
-Тасмага, еланга, шарфка, бауга һ.б.
Табышмак әйтешеп ярышу.(кайсы команда җавап бирә, шуңа фишка бирелә)
И.
-Борылган да сырылган, озын булып сузылган.
2.Манарадан озын, үләннән кыска.
3.Арка җиргә аркалык.
4.Барасың-барасың очына чыга алмыйсың.
5.Алда да бар, артта да бар.
6.Барам-барам очы юк.
7.Юлга чыксаң, уяу бул.(мәкаль)
8.Урау булса да юл яхшы.
9.Юлга чыксаң, азыгың үзең белән булсын.
10.Юлга чыксаң, иптәшең үзеңнән яхшы булсын.
ИНСПЕКТОР.
-Булдырдыгыз балалар.(җиңүче команда билгеләнә) Мин сезгә транспортлар әзерләп куйган идем, килегез әле монда. Ай-һай балалар, боларның юлына нәрсә аркылы төшкән?
Б.
-Елан.
Е.
-(магнитафон язмасында) Тыңлап-тыңлап яттым да, бик белдекле булырга ошагансыз. Минем сорауларыма да җавап бирә алырсызмы икән, булдыра алсагыз, юл үзе ачылыр.(елан өлешләрдән тора)
1.Бензин белән нәрсә туклана?
2.Трамвайны каян әйләнеп узалар?
3.Йөкне һәм пассажирларны йөртүче нәрсә ул?
4. Җигүле транспортны йөртүче кем?
5.Җәяүлеләр тротуарның кайсы ягыннан йөриләр?
7.Мотоциклны йөртүче кем?
8.Машинаны кем йөртә?
9.Нәрсә ул велосипед?
10.Юллар кисешкән урын ничек дип атала?
И.
-Транспортларга юл ачык, игътибар итегез, нинди транспорт төрләре бар.
Б.
-Җир, су, һава, тимер юл.
И.
-Тагын нинди җир, һава, су, тимер юл транспортларын беләсез? Бу транспортлар юлларын дәвам итә алыр дисезме?
Б.
-Самолётның канаты юк, машинаның тәгәрмәче юк.
И.
-Хәрәкәт итәр өчен транспортлар нинди булырга тиешләр?
Б.
-Төзек булырга тиешләр.
И.
-Бик күп сорауларга җавап бирдегез, бераз уйнап алыйк инде. Мин сезне төрле әйберләргә әйләндерәм, сез минем сигналларга карап эш итәргә тиешсез. (Ял минутында балалар бер-бер артлы машина, самолет, ракета, көймә, велисопедчы, юл образына керәләр.) торып утырдык. Күңелле булдымы? (Ишектән Белмәмеш керә).
Б-ш.
- Исәнмесез, сезгә бик күп хатлар җибәргәннәр, мин шуларны китердем.
И.
- Рәхмәт, Белмәмеш. Бир инде алайса.
Б-ш.
- Ашыкмагыз, менә хәзер (сумкасын актарып юл билгеләрен чыгара), тотып торыгызчы.
И.
- Бу билгеләр синең сумкаңа каян килеп керде?
Б-ш.
- Юл җаенда матур рәсемнәр әрәм булып ятмасыннар дип алдым инде.
И.
- Балалар, болар рәсемме?
Б.
- Юк, болар – юл билгеләре.
И.
- Яле, Энҗе, бу билге нәрсәне аңлата? (Балалар җавабы.)
Б-ш.
- Минем бу билге турында бик тә сорыйым килә. Өчпочмакта балалар ник йөгереп баралар?
Б.
Ә бу юлның билгесен бар дөньяда беләләр. Ул чакыра, ул эндәшә: “Сак булыгыз, балалар!”
Б-ш.
- Менә искиткеч бу билге, күзләремә ышанмыйм,
Нигә монда батарея, һич шуны аңлый алмыйм.
Б.
- Мин моны күптән аңладым, бу дуслар – шлагбаум.
И.
- Ә бу билге нәрсәне аңлата? (Төрле төр билгеләр турында балалар сөйлиләр.) Балалар, юл билгеләре булмагач юлда нәрсәләр килеп чыгарга мөмкин?
Б.
- Төрле фаҗигалар, аварияләр.
Б-ш.
- Алайса, мин тизрәк бу билгеләрне урыннарына илтеп куйыйм. (Китәргә җыена)
И.
- Хатларны калдыр инде.
Б-ш.
- Сау булыгыз.
И.
- Балалар бу конвертларда киселгән рәсемнәр икән, әйдәгез әле, төзеп карыйк, нәрсә килеп чыгар икән? (Балалар рәсемне төзеп нинди юл кагыйдәләре бозылган, шул турыда сөйлиләр.)
Балалар, белемнәрегезнең ныклыгына ышандым. Хәзер тиешле документларыгызны тапшырам (музыка астында тапшырыла.) Алдагы көннәрегездә юл йөрү кагыйдәләрен онытмыйча саулыкта уздырыгыз. Хәзер тагын бер кат күзләрегезне йомыгыз әле (Металлофон тавышын ачалар, инспектор тәрбиячегә әйләнгән).
Т.
- Сәяхәт ошадымы? Әйдәгез, бергәләп үзебезнең яраткан җырлап ял итик.
Тәрбияче: Корбангалиева Халидә Илдаровна.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Шөгыль. Родной язык.
Зурлар төркемендә сойләм телен үстерү шогыле....
Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»
Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү. Бурычлар: Өйрәтү: «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте белән танышу ...
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча 2 нче кечкенәләр төркемендә күрсәтелгән ачык шөгыль конспекты "Куянкай белән сәяхәт".
Тема:Куянкай белән сәяхәт.Максат:Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре турында бе...
Тема: “Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” Зурлар төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле.
Тема: “Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт”Максат:10 га хәтле санауларын ныгыту. Геометрик фигуралардан мәсәлә төзергә өйрәтү,тәртип буенча санауны ныгыту.Тәрбия бурычы:Иптәшләре белән дус, тат...
Әниемә бүләккә темасына дәрестән тыш эшчәнлектән шөгыль
Тема: Әниемә бүләккә Максат: кисеп ябыштыру алымы белән роза чәчәген ясарга өйрәтү; чәчәкне ясаганда төгәллек, пөхтәлек, игътибарлылык сыйфатларын үстерү; кеше тормышында чәчәкләрнең ...