Аз комплектлы башлангыч мәктәптә заманча белем бирү технологияләрен куллану аша заманча дәреснең эффектлылыгын күтәрү
статья (1, 2, 3, 4 класс)

Ибрагимова Светлана Нагимовна

Җәмгыятебезнең  иң  зур  байлыгы - кеше. Барлык  халыкларның  да  иң  зур, якты  хыялы- һәрьяклап  үскән, белемле, укымышлы, иҗади  фикер  йөртә  белә  торган  камил  шәхес  тәрбияләү.Шушы  максатка  ирешүдә  мәктәптә  уку  елларының, бигрәк  тә  башлангыч  сыйныфларда  уку  чорының  мөһим  булуы  бәхәссез. Бу  һәр  башлангыч  сыйныф  укытучысыннан  балаларның  индивидуаль  үзенчәлекләрен  искә  алып, һәр  бала  ихтыяҗына  хезмәт  итә  торган  алымнар  кулланып  эшләүне  таләп  итә.   

    Әле кайчан гына аз комплектлы башлангыч мәктәпкә икенче сортлы уку йорты буларак карыйлар иде, анда белем һәм тәрбия бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешү кыен, - дип уйлыйлар иде. Бүген күп кенә белгечләр монда да билгеле бер өстенлекләр бар дигән нәтиҗәгә килә. Иң мөһиме-мәктәптә, сыйныфларда  укучыларның аз булуы укытучыга шәхескә юнәлтелгән укыту-тәрбия процессын оештырырга, һәр укучыга барып җитәргә мөмкинлек бирә. Төрле яшьтәге зур булмаган коллектив кечкенәләрне өлкәннәр итеп тәрбияләү һәм укыту өчен шартлар тудыра.Төрле яшьтәге балаларның бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге автомат рәвештә диярлек барлыкка килә.

Заманча белем бирүгә таләпләр укытучыларны укытуның һәм тәрбиянең югарырак нәтиҗәләренә ирешергә, уку процессына яңа белем бирү технологияләрен кертергә мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле яңа заманча технологияләр эзләргә дәртләндерә.       Педагогик технологияләр арасында өстенлекле булганнарын санап китәргә мөмкин:

1. Мәгълүмати-коммуникатив технология.

2.Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе

3. Укытуда системалы-эшчәнлекле якын килү технологиясе

4. Проект технологиясе

5. Үстерелешле  укыту технологиясе

6. Сәламәтлекне саклау технологияләре

7. Проблемалы укыту технологиясе

8. Уен технологиясе

9. Модульле технология

10. Кейс-технология

11. Интегральләштерелгән укыту технологиясе

12. Хезмәттәшлек технологиясе һ.б

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБГБУ- Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбе филиалы “Караширмә башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе

Аз комплектлы башлангыч мәктәптә заманча белем бирү технологияләрен куллану аша заманча дәреснең эффектлылыгын арттыру

Ибрагимова Светлана Нагимовна – башлангыч сыйныфлар укытучысы

    Җәмгыятебезнең  иң  зур  байлыгы - кеше. Барлык  халыкларның  да  иң  зур, якты  хыялы- һәрьяклап  үскән, белемле, укымышлы, иҗади  фикер  йөртә  белә  торган  камил  шәхес  тәрбияләү.Шушы  максатка  ирешүдә  мәктәптә  уку  елларының, бигрәк  тә  башлангыч  сыйныфларда  уку  чорының  мөһим  булуы  бәхәссез. Бу  һәр  башлангыч  сыйныф  укытучысыннан  балаларның  индивидуаль  үзенчәлекләрен  искә  алып, һәр  бала  ихтыяҗына  хезмәт  итә  торган  алымнар  кулланып  эшләүне  таләп  итә.  

    Әле кайчан гына аз комплектлы башлангыч мәктәпкә икенче сортлы уку йорты буларак карыйлар иде, анда белем һәм тәрбия бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешү кыен, - дип уйлыйлар иде. Бүген күп кенә белгечләр монда да билгеле бер өстенлекләр бар дигән нәтиҗәгә килә. Иң мөһиме-мәктәптә, сыйныфларда  укучыларның аз булуы укытучыга шәхескә юнәлтелгән укыту-тәрбия процессын оештырырга, һәр укучыга барып җитәргә мөмкинлек бирә. Төрле яшьтәге зур булмаган коллектив кечкенәләрне өлкәннәр итеп тәрбияләү һәм укыту өчен шартлар тудыра.

Төрле яшьтәге балаларның бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге автомат рәвештә диярлек барлыкка килә.

  Шуңа күрә зур мәктәпләргә хас булган җитди тәртипсезлек һәм башка хокук бозулар очраклары юк. Биредә һәркемне беләләр һәм яраталар, барысы да бер-берсенә ышаналар һәм ярдәм итәләр. Балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләнә.

     Минем өчен уку процессындагы төп бурычларның берсе-укучыларда укуга, иҗатка кызыксыну уяту аша  белемнең сыйфатын күтәрү. Бу мәсьәләне дәрестә укыту процессында заманча  технологияләрне кулланып, укучыларның иҗади активлыгын арттырып хәл итәргә мөмкин.

    Заманча белем бирүгә таләпләр укытучыларны укытуның һәм тәрбиянең югарырак нәтиҗәләренә ирешергә, уку процессына яңа белем бирү технологияләрен кертергә мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле яңа заманча технологияләр эзләргә дәртләндерә.       Педагогик технологияләр арасында өстенлекле булганнарын санап китәргә мөмкин:

1. Мәгълүмати-коммуникатив технология.

2.Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе

3. Укытуда системалы-эшчәнлекле якын килү технологиясе

4. Проект технологиясе

5. Үстерелешле  укыту технологиясе

6. Сәламәтлекне саклау технологияләре

7. Проблемалы укыту технологиясе

8. Уен технологиясе

9. Модульле технология

10. Кейс-технология

11. Интегральләштерелгән укыту технологиясе

12. Хезмәттәшлек технологиясе һ.б

   Күптөрле Заманча белем бирү технологияләре арасыннан һәр укытучы  башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәндә кулланырга мөмкин булганнарын сайлап ала. Заманча белем бирүдә беренче урында баланың шәхесе һәм аның эшчәнлеге тора.  

Белем   бирүдә     мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану укучыларның фикерләү сәләтен үстерә, эстетик тәрбия бирә, информацион культура тәрбияли, предметара бәйләнеш булдыруга ярдәм итә.                      Дәрестә  компьютер  технологияләрен  куллану күрсәтмәлелекне тәэмин итеп  һәм   күп   мәгълүмат   биреп,  укытуның  сыйфатын күтәрергә ярдәм  итә. Компьютер белән эшләгәндә укучыларда шатлану хисе туа, игътибарларын  җәлеп итеп була, кызыксунучанлыклары арта  укучыларда  эзләнү-тикшеренү теләге уята. Эш тәҗрибәмдә өйрәнелә торган темага һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә бәйле рәвештә эшчәнлекле (деятельностный), проблемалы-эзләнү, информацион-коммуникатив, уен, проект, сәламәтлекне саклау технологияләрен кулланам.

Эшчәнлекле (деятельностный) һәм проблема-эзләнүле якын килү дәрестә укучыларны “ачыш”лар ясарга этәрүче проблемалы ситуацияләр тудыру белән бәйле.
Дәрестә хезмәттәшлек, проблемалы сорауга бергәләп җавап эзләү атмосферасы туа.

    Мәсьәләләр чишәргә өйрәткәндә эшчәнлекле һәм проблемалы-эзләнү технологияләре чишелешне эзләү эшчәнлеген ачыклауны, эзләнүнең төрле ысул һәм алымнарын аңлатуны күз алдында тота. Укучыларның интелектуаль күнекмәләре запасын мәсьәләләр чишүнең төрле ысулларын өйрәтү исәбенә арттырырга була. Бу ысулларны өйрәнү аларны стандарт булмаган ситуациядә югалып калмаска, дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтә, математика дәресендә аларның эшчәнлеген максатчан итә.       Эшчәнлекле һәм проблемалы-эзләнү технологияләрен кулланганда укучыларда:

– гипотеза чыгару, проблеманы әйтеп бирә белү күнекмәләре формалаша;

– иҗади сәләтләре, күзаллау үсә;

– максатчанлык һәм оешканлык тәрбияләнә;

Балалар дөньясы – бик үзенчәлекле, бик җанлы, кызык дөнья. Алар эшсез, хәрәкәтсез тора алмыйлар. Шулай булмасалар балалар җитез, сәләтле,нык һәм ихтыяри   көчле   кеше булып  үсә алмаслар иде. Ә балаларның дөньяны танып белүләре, тормышка яраклашу  өчен кирәкле күнекмәләр алулары, белүебезчә уен  аркылы  бара. 

Рус педагогы Станислав Шацкий: “Уен ул, безгә шундый тәэсир итә, ул безгә һава һәм азык кебек кирәк, шуңа күрә аңа зур урын бирелергә тиеш”,дип язган.       
Еш кына уеннарны түбәндәгечә төркемлиләр. Педагогик уеннарны классификацияләү:  
 куллану максаты буенча: –    белем бирүче (танып белү , тренинг, иҗади, гомумиләштерү); –    тәрбия бирүче, үстерүче (коммуникатив, социаль һ.б.); –  контроль ясаучы;  методика   үзенчәлекләре   һәм   оештыру   технологияләре буенча: –        билгеле бер фән буенча; –        сюжетлы; –        рольле; –        эвристик; –        имитацион; –        эшлекле;  проблемалылык дәрәҗәсе буенча :       тренинг;      репродуктив;      иҗади.  аралашу дәрәҗәсе буенча:       шәхси;  парларда;  төркемнәрдә;  коллективта.  техник чараларның кулланылуы буенча: тренажерлы уеннар;  компьютер уеннары.

Уен укуга омтылыш, стимул булдыруның бер чыганагы булып тора. Балалар дәресләрдә  үзләрен  ачып  бетермәскә  мөмкин,  ә төрле  уеннар   вакытында моңашартлар  тудырыла.Балалар бу вакытта үзләрен кыюрак тота башлыйлар; аларның, беренчедән, үз-үзләренә, икенчедән, үзләре янәшәсендәге 

кешеләргә ышанычлары арта. Мин үзем  Шакурова М.М., Гиниятуллина Л.М. ның “Дидактик уеннар “җыентыгын бик яратып кулланам

     Бүгенге көндә башлангыч классларда алдынгы технология буларак проект методы уңышлы кулланыла. Проект методы -ул укучының белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы.

    Проект эшен башкарганда укучылар өстәмә чыганаклардан мәгълүматлар эзләргә һәм аларны анализларга, тиешле урында кулланырга өйрәнәләр, төркемнәрдә эшләү, аралашу күнекмәләрен, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен үстерәләр, үзләрендә башлаган эш өчен җаваплылык хисе, башлаган эшне ахырына җиткерү күнекмәләре, үз-үзләренә ышаныч формалаштыралар. Проект эшен башкарганда  укучылар мөстәкыйль эшләүче саналсалар да укытучыдан яки өлкән кеше ярдәменнән башка уңышка ирешә алмыйлар. Бу эштә укытучы ярдәмче, киңәшче ролен үти. Ата-аналарның ярдәме дә артык булмый. Бу юнәлеш буенча эш бары тик укытучы һәм укучы эшчәнлеген тиешле бәйләнештә алып барганда гына югары нәтиҗәләр бирә.

     Мин үземнең практикамда проект методын беренче сыйныфтан башлап кулланам. Рәсем сәнгате, технология, әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку дәресләрендә проект методы ешрак кулланыла. Без беренче сыйныф укучылары белән "Минем яраткан хәрефем","Минем мәктәбем, сыйныфым" “Безнең гаилә”темаларына проект ясыйбыз. Монда укучылар әти-әниләре, туганнары ярдәме белән тема буенча шигырьләр, мәкальләр, кызыклы биремнәр әзерлиләр, рәсемнәр ясыйлар. Мәсәлән, "Минем яраткан хәрефем" проекты буенча А хәрефенә гаилә членнары арасында "Кем бер минутка ничә сүз әйтә?"дип аталган тикшерү үткәргән, сүзләр белән төрле уеннар уйлап тапкан.

  2 нче сыйныфта татар теленнән "Ялгызлык исемнәр"темасын  өйрәнгәндә "Исемең матур"проектын башкарабыз. Бу эш барышында һәр укучы әти-әнисеннән сорашып, аннары төрле чыганаклардан эзләнеп, үз исеменең мәгънәсен ачыклый, җавапларны чагыштыра, әти-әнисенең ни өчен шул исемгә тукталу тарихын ачыклый. Бу проект нәтиҗәсеннән алар бик канәгать калалар.

 3-4 классларда укучылар материал эзләү белән генә чикләнмиләр, төрле тикшеренүләр, тәҗрибәләр, сораштырулар үткәрәләр һәм җавапларны анализлап, нәтиҗә ясарга өйрәнәләр. Алар проектны иҗади, эзләнү, сәхнәләштерү формаларында башкаралар. Сыйныфта балалар саны аз булу сәбәпле төркемнәрдә эш үз югарылыгында алып барылмый, парларда эшләүгә игътибар бирелә, укучылар үз эшләренә генә түгел, иптәшләренең хезмәтенә дә контроль булдыралар, аларның эшләренә дә бәя бирәләр. Проектны яклау һәрвакытта да мәктәп, сыйныф кысаларында гына булмый. Мәсәлән, 3 сыйныфлар белән “Су һәм аның үзлекләре” бүлеген өйрәнгәндә  “Эчәр суың чистамы,”- темасына проект эше эшләделәр. Проектны республика күләмендәге конференциядә якладылар. Әдәби укудан Муса Җәлил иҗатын өйрәнгәндә Камалеев Кәрим сугыш ветераны булган  бабасының бабасы турында эзләнеп, “Мой прадедушка участник войны”- дигән темага проект эше эшләде һәм аны район күләмендә яклап, призер булды. Проектны эшләгәндә Кәрим бабасының бабасы турында куп мәгълүматлар тапты, туплады. Башта дәрестә балалар каршында чыгыш ясады. Кәрим мәктәпкә бабасының бабасына бирелгән орден, медальләрен алып килде. Аларның һәрберсенең нәрсә өчен бирелгәнен сөйләде. Балалар аларны тотып карадылар, тагып та карадылар, бабасының батырлыкларына соклануларын белдерделәр.Укучыларның кызыксынучанлыклары артты,аларда патриотик тәрбия формалашты. Без, укытучылар һәрберебез дә, укыту-тәрбия процессында алдынгы технологияләрне кулланып, заманча дәрес үткәрергә тырышабыз.Нинди генә технология куллансаң да педагогик технологияләрнең түбәндәге төп принципларына таянып эш итәргә кирәк:

 а) гомуми талантлылык (талантсыз кешеләр юк, бары аны күрә белергә генә кирәк), б) үзара өстенлек (берәр балада ниндидер сәләт башкаларныкына караганда азрак булса, аңардагы бүтән сәләт көчлерәк булырга мөмкин, аны ачыкларга гына кирәк), в) үзгәрешләрнең котылгысызлыгы (кеше турында бер генә уй-фикер дә кистереп әйтелгән, иң төгәл бәяләмә дип санала алмый).

  Укытучының һөнәри эшчәнлегендә эзләнү һәм иҗат итү өчен мөмкинлекләр күп. Укытучы бары тик укучыларның үзенчәлекле якларын истә тотып, заман таләпләренә туры килерлек итеп эшли белергә һәм укыту процессын укучыларның танып – белүчәнлекләрен үстерерлек итеп дөрес оештыра белергә, укучыларны алган белемнәре үз эзләнүләренең нәтиҗәсе булуына ышандыра алырга тиеш.

   "Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү — укытучының беренче эше булыр," – дигән олуг галим  Р. Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда - балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р.Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"

        Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында башлангыч сыйныфта математика дәресләрендә яңа технологияләр

Мәктәп мөстәкыйль тормышта үзен ышанычлы хис итүче заманча белем һәм күнекмәләргә ия укучылар тәрбияләргә тиеш. Традицион репродуктив укыту, пассив, буйсынган рольдәге укучы бу бурычларны чишә алмавын...

Башлангыч мәктәп өчен Белем бәйрәменә сценарий / Сценарий «Здравствуй, новый учебный год!»

Сценарий для начальной школы,воспитание в которой ведется на двух языках: русском и татарском...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...