Башлангыч сыйныфларда эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген оештыру
статья (1, 2, 3, 4 класс)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
doklad_ibragimova_s.n.docx | 28.2 КБ |
Предварительный просмотр:
Башлангыч сыйныфларда эзләнү – тикшеренү эшчәнлеген оештыру
С. Н. Ибрагимова
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе - Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбе филиалы - “Караширмә башлангыч гомумбелем бирү мәктәбе
“ Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,
чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен
дөньяга килгәннәр”, - дип язды мәшһүр галим Риза Фәхреддин.
Чыннан да, җиһан тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдә җаваплылыгы арта. Уку-укыту эшчәнлегенең мотивациясен һәм сыйфатын үстерү юлы буларак эзләнү – тикшеренү һәм проект ысулы мөһим урын били.
Эзләнү – тикшеренү һәм проект ысулын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, кызыксындырган проблемаларны билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.
Эзләнү - тикшеренү һәм проект ысулы эшчәнлегенең эпиграфы итеп шундый юлларны кулланыр идем: “Сөйлә - миңа - мин онытырмын, күрсәт - истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”.
Проект эшчәнлеген башлангыч сыйныфларда ук башлау дөрес булыр. Әйе, укучылар бу яшьтә әле кечкенә дә кебек. Ләкин белем һәм күнекмәләрне, мөстәкыйль, иҗади эшли белүгә, анализларга, үз эшеңнең нәтиҗәсен бәяләргә өйрәтүгә башлангыч сыйныфларда нигез салына бит. Эзләнү күнекмәләре аша кече яшьтәге мәктәп баласының иҗади-интеллектуаль потенциалын үстерү максат итеп куела. Бурычлар билгеләнә:
- Кече яшьтәге мәктәп укучыларын өйрәнүле-эзләнүләргә өйрәтү.
- Балаларның иҗади эзләнү активлыгын үстерү.
- Фән белән кызыксыну уяту.
- Укыту-тәрбия процессына ата-аналарны җәлеп итү.
Билгеле, балаларны өйрәткәнче, укытучы бу технологияне үзе үзләштерергә тиеш. Укытучы кайбер кагыйдәләрне истә тотса, проект уңышлы тәмамланыр:
- Әзерлек эшен уйлап оештырырга.
- Төп сорауны төгәл куярга.
- Яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрне истә тотарга, ягъни укучының мөмкинлегеннән чыгып эшләр бирергә һәм аңа ярдәм сорый алуын әйтергә.
Мотивация тудырырга.
Чөнки мотивация-иҗади активлык чыганагы. Моның өчен эзләнү – тикшеренү эшчәнлеге барышында дөрес юнәлеш бирергә һәм проблема белән кызыксындырырга кирәк.
Эзләнү – тикшеренү эшчәнлегендә укучы белән укытучы мөнәсәбәтен түбәндәгечә күз алдына китерергә була .
Укучы:
- эшчәнлекнең максатын билгели
- яңа белемнәр туплый
- эзләнә, төрле юллар сайлый
- актив
- эшчәнлекнең субъекты
- үзенең эше өчен җаваплы
Укытучы:
- эшчәнлекнең максатын билгеләргә булыша
- эзләнү чыганакларын тәкъдим итә
- кирәкле эш юнәлешләрен күрсәтә
- укучының актив эшләвенә шартлар тудыра
- укучының партнёры
- эш нәтиҗәсен бәяләргә булыша
Проектны сайлаганда һәрвакыт укучының кызыксынуы исәпкә алына. I сыйныфтан ук «эзләнәбез», «тикшерәбез» сүзләренә күнектерелә. Алар белән проект эше коллектив характерда, фотосурәтләр, рәсемнәр ярдәмендә тормышка ашырыла. Мәсәлән, әйләнә - тирә дөнья фәненнән “Минем гаиләм”- темасына проект эшләгәндә, 1 сыйныф укучылары үз гаиләләрен чагылдырган рәсемнәр ясадылар, әти – әниләре белән гаилә архивын актардылар. Бергәләп кирәкле фотоларны сайлап, эзлекле рәвештә, зәвыклы итеп ябыштыра белделәр. Иң әһәмиятлесе шушы проектны яклау иде. Фотосурәтләргә нигезләнеп үз гаиләләрен тасвирлап сөйләү, аңлату отышлы килеп чыкты. Укучылар эзләнделәр, кирәкле мәгълүматны аерып ала белделәр, эш дәфтәренә яки ватманга эзлекле рәвештә урнаштыра алдылар һәм шуны сыйныфта бәйләнешле итеп фикерләп, сөйләп күрсәттеләр, нәтиҗә ясадылар. Шунысы кызыклы булды: бер бала да читтә калмады, берсен – берсе кабатламадылар, үз фикерләрен беренчеләрдән булып белдерергә ашыктылар, үз гаиләләре белән горурлык хисләре кичерделәр. Күзләрендәге очкын шуны аңлатты. Ә инде Хузин Райнур гаилә архивында эзләнүен тагын да дәвам итеп, үзләренең гаиләсен спорт гаиләсе буларак ачты. Әлеге эзләнү эше белән район күләмендәге бәйгедә катнашып 2 урынны алуга иреште.
Шулай ук “Минем сыйныфым һәм мәктәбем” темасына эшләгән проект эше дә уңышлы килеп чыкты.
II – III сыйныфларда эш коллектив характерда була. Тема да шулай ук укытучы тарафыннан тәкъдим ителә, ләкин һәрбер укучы үз хезмәтен кертә. Бу – балаларны коллективта эшләргә өйрәтә. IV сыйныфта бала инде үзенә кызыклы теманы сайлый белә. Укытучы аңа сораулар ярдәмендә булыша:
• Миңа бигрәк тә нәрсә кызык?
• Мин нәрсә белән шөгыльләнергә телим?
• Буш вакытларымда мин нәрсәләр белән шөгыльләнәм?
• Нинди предметлар буенча минем билгеләрем бик яхшы?
• Нәрсә турында мин күбрәк белергә телим?
• Мин нәрсә белән горурлана алам? һ.б.
Шушы сорауларга җавап тапкач, бала укытучы белән киңәшә ала, тема сайлый. Эзләнү – тикшеренү эшчәнлеге укучыны китап, вакытлы матбугаттан файдалана белергә өйрәтә. Бала эшенә өлкәннәрнең дә битараф калмавы кирәк. Ул үзенең файдалы, алдагы укуына кирәкле эш белән шөгыльләнгәнен тойсын. Укучыга ярдәмгә төрле күрсәтмәләр бирергә була:
1. Уйла: бу турыда син нәрсә беләсең? Бу турыда син нинди фикерләр әйтә аласың? Белгәннәреңнән чыгып, син нинди нәтиҗә ясый аласың?
- Китаплар һәм вакытлы матбугат аша мөһим дип санаган информацияне язып ал.
- Бу турыда башка кешеләрдән сорап белеш, тапкан материалны язып куй.
- Телематериаллардан файдалан һәм гаҗәпләндергән нәрсәләрне язып куй.
- Интернеттан файдалан һәм компьютердан тапкан яңалыкларны язып куй.
- Күзәт. Кызыклы күзәтүләреңне язып куй.
- Мөмкинлек булганда сәер тоелган фактларны фотога төшер.
- Эксперимент үткәр. Аның планын һәм нәтиҗәләрен яз.
Һәр тикшерү эше якланырга тиеш. Моның өчен алдан хәзерлек алып барырга кирәк. Хәзерлек этабы үз эченә ала:
1. Биремнән төп төшенчәне билгеләү:
• мисал китереп аңлату;
• сурәтләү;
• характеристика бирү;
• чагыштыру;
• аерымлыкларын табу.
2. Күренеш һәм вакыйгаларны классификацияләү.
3. Төп идеяләрне мөһимлегеннән чыгып урнаштыру.
4. Чагыштыру.
5. Үз фикереңне һәм нәтиҗәне чыгару.
6. Проблеманы дәвам итү юлларын күрсәтү.
7. Доклад текстын әзерләү.
8. Докладның күрсәтмәлелеген барлау.
Әлбәттә, балага проектны яклау авыр. Аңа укытучы һәм әти-әниләр ярдәмгә килә. Яклау вакытында әти-әниләрнең катнашуы уңай нәтиҗә бирә һәм мәктәп белән араны ныгыта.
Без 3 сыйныфлар белән әйләнә - тирә дөнья фәненнән “Су һәм аның үзлекләре” бүлеген өйрәнгәндә, үзебезнең авылыбыз чишмәләрен дә тикшерергә булдык. Шул максаттан “Эчәр суыбыз чистамы?” – дигән темага эзләнү – тикшеренү эше эшләдек.
Максат: 1.Җирлектәге чишмәләрне барлау, тарихын өйрәнү.2.Чишмәләрнең санитар торышын, суының сыйфатын, эчәргә яраклылыгын тикшерү.3.Чишмәләребезне, сулыкларны киләчәк буыннарга да чиста, саф килеш тапшыру.
Тикшерү объекты: чишмәләр. Эзләнүне 3 сыйныф укучылары алып барды.
Эзләнү гипотизасы: Без, 3 сыйныф укучылары, авылыбыздагы чишмә сулары эчәргә яраклы, чиста, сыйфатлы дип уйлыйбыз. Тикшеренү нәтиҗәләре уңай булыр, чишмәләрне сакламасак, алар корырга мөмкин дип фаразлыйбыз.
Эзләнү методы:, күзәтү, сораштыру, матбугаттан мәгълүмат җыю, интернет куллану, эксперимент уздыру, нәтиҗәләр ясау.
Мөмкинлекләреннән чыгып, һәр балага эш бүлеп бирелде. Укучылар эзләнделәр, тапкан мәгълүматларын минем белән, әти – әниләре һәм гаиләдәге өлкәннәр белән дә уртаклаштылар, бер фикергә килделәр.
Чишмәләребезнең килеп чыгу тарихын белү өчен, авылыбызның өлкән кешеләреннән сорашып, Иске Җөри урта мәктәбе музей материаллары белән дә таныштылар. Авылыбыз уртасына китертелгән “Сәгыйть чишмәсе” һәм өйләребезгә килә торган “Карачтау чишмәсе” суларын чагыштырып эксперимент үткәрделәр.
Безнең өйрәнүләрдән, тикшеренүләрдән күренгәнчә, чишмәләребезнең суы чиста, эчәргә яраклы. Ә индә өйләребезгә килүче “Карачтау чишмәсе” суы сыйфатлырак икәнен белдек.
Җирлегебездәге чишмәләрнең санитар торышын ачыклау ниятеннән авыл халкы арасында сораштыру үткәрдек. Авыл кешеләренең 75% чишмәләребезнең санитар торышы яхшы икәнлеген эйтсэ, 25% эле чишмә тирәсен чүпләү күзәтелүенә борчуларын белдерде.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча укучылар чишмә тирәсен һәрвакыт чистартып, тәртипкә китереп торырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр!
Бу эзләнү – тикшеренү эшен эшләгәндә укучылар максатка ирешү өчен эзләнделәр, мәгълүмат җыйдылар, аралашырга, иҗади фикер йөртергә өйрәнделәр, тикшеренүләр үткәреп, чагыштыру юлы белән, үзләре нәтиҗә ясадылар. Балаларда туган як табигатенә сакчыл караш формалашты.
Чыннан да, эзләнү -тикшеренү эшчәнлегендә катнашып, укучылар үзләрен кызыксындырган өлкәдә белемнәрен арттыру белән бергә үзләренә максат куярга, аңа ирешү юлларын планлаштырырга;
мөстәкыйль мәгълүмат табарга, аны аерырга һәм гомумиләштерергә;
үз эшләренә төзәтмәләр кертергә, контрольдә тотарга, бәя бирергә;
бер-берсе белән килешеп, төркемнәрдә эшләргә;
үз фикерен әйтү өчен тел чараларын кулланырга;
аудитория алдында сөйләргә;
башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәнәләр.
Чыгышымны йомгаклап шуны әйтәсем килә: Эзләнү – тикшеренү эшчәнлеге, минемчә, сүз тәрбиясеннән күчеп, тормышның үзендә һәм тормышның үзенә тәрбияләү юлын ача.
Бер акыл иясе ярлы, мескен кешеләр янына килгән дә “Күрәм, сез ачтан тилмерәсез, мин сезгә балык бирим” – дигән. Вакыт үткән, бу кешеләр кабат ачыкканнар.
Хөрмәтле коллегалар! Балаларга әзер балык бирмик, ә балыкны тотарга өйрәтик!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Кулланылган әдәбият
- Ахметшина Н., Козина Г. Исследовательская работа в начальной школе. Мәгариф. Ноябрь,
2017 ел,
- Байбородова, Л.В. Проектная деятельность школьников в разновозрастных группах. Пособие для учителей общеобр.организ. Л. В. Байбородова, Л. Н. Серебренников. - Москва Просвещение, 2013.
- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы. Мәшһүр мәгърифәте – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту- тәрбия процессында файдалану. Казан. РИЦ, ”Школа”, 2004 ел.
- Тигров В.В. Проектная деятельность учащихся в условиях творческой технологической среды В. В. Тигров. Педагогика. - 2013.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.
Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....
Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.
Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...
Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.
Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...
Башлангыч сыйныфларда 8 Март бәйрәме!
Бәйрәмнәр -балаларга яхшы кичерешләр, күтәренке кәеф бүләк итә....
“Башлангыч сыйныфта икенче буын ФГОСын гамәлгә куюда укучы эшчәнлеген оештыру”
Опубликовано 13.11.2013 - 21:46 - Шигапова Наджия Наиловна 2011-2012 нче уку елыннан районыбыз мәктәпләре дә яңача укытуга күчтеләр. Яңача укыту мәгариф системасына зур үзгәрешл...
ФДБбСын гамәлгә ашыру шартларында дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыру
Доклад содержит материал о том, как организовать деятельность учащихся на уроках....
ФДБбСын гамәлгә ашыру шартларында дәресләрдә укучылар эшчәнлеген оештыру
Эту презентацию могут использовать в своей методической работе руководители методического объединения учителей начальных классов....