Кече яшьтәге мәктәп балаларының физик һәм психик яктан сәламәтлеген саклау.
статья на тему

Ярулина Заиля Сабитовна

   Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һэм акыл хезмәтенең мәдәнияте үсүгә уңай йогынты ясый. Физик тәрбия дәресләре организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик эш сәләтен арттыра.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе

Кече яшьтәге

мәктәп балаларының

физик һәм психик яктан

сәламәтлеген саклау

Яруллина З. С.

Кече яшьтәге мәктәп балаларының физик һәм психик яктан сәламәтлеген саклау.

   «Сәламәт тәндә- сәламәт акыл», - ди халык. Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу кунегүләрен уткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу- болар барысы да физик сәламәтлекнен нигезе.Ләкин еш кына сәламәт булу өчен кирәкле бөтен шартларны үтәгән кеше дэ авырый. Нилектән шулай сон бу? Әлеге сорауга җавап бирү өчен, җан саулыгы, җан тынычлыгы белән тән саулыгы арасында нинди бәйләнеш барлыгын ачыкларга кирәк.

   Баладан борчу, кайгыларны яшереп кала алмыйбыз. ә борчылу, курку баланы нерв системасын киеренке хәлдә тота, какшата. Нерв системасы какшаган баланын физик сәламәтлеге нык була алмый. Физик сәламәтлекнен нигезе- нерв системасынын ныклыгы, тынычлыгы ул. Ата- ана, бала, укытучы узара аңлашып, бер- берсен хөрмәт итеп, ныклы бәйләнештә эшләгәндә генә сыйныфта уку- укыту, тәрбия эшчәнлеге өчен тиешле шартлар туа.

   Психик яктан сәламәт булуы кече яшьтәге  мәктәп балалары язмышында зур әһәмияткә ия. «Психик сәламәтлек» төшенчәсе бала психикасынын гомуми торышын һәм уңай үсешен аңлата. Бу исә баланың танып белү процессында ( аңлау, хәтерләү, игътибарлы булу, уйлау), шулай ук аны эмоциональ яктан реакциясендә, ихтияҗларында һәм теләкләрендә, шул ук вакытта аның шәхесе үсешендә һәм уз- үзен тотышында чагыла.

   Кеше психикасы, билгеле булганча, эшчәнлек һәм җәмгыятьтә аралашу вакытында формалаша һәм үсә.Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен төп эшчәнлек, аларның психик үсеше этәргече – уку хезмәте. Психик усеш  балаларның укыту процессында катнашуы белән бәйле. Беренчедән, психика үзенчәлекләре баланың укуда өлгерешенә һәм үзен тотуына тәэсир итә. Икенчедән, мәктәп һәм гаилә баланың психикасына тәэсир итүче социаль тирәлекнең үзәк буыны ролен үти.

   Бүгенге шартларда иң мөһиме – баланың физик һәм рухи сәламәтлеге. Укучыны авырулардан саклау турында, ул туганчы ук кайгырту сорала. Мәктәптә исә укучының авыруын булдырмау юнәлешендә системалы рәвештә эшләү таләп ителә. Шушы максатны гамәлгә ашыру өчен, баланын үз организмын чыныктырырга өйрәтергә кирәк. Төрле һава шартларында да ул 2,5- 3 сәгать саф һавада йөрергә, салкынча бүлмәдә, мөмкин булганда, форточкаларны ачык калдырып йокларга тиеш. Иртәнге зарядка, физик күнегүләрнең әһәмияте зур. Бигрәк тә саф һавада уеннар оештыру, һичшиксез уңай нәтиҗә бирә, болар дәрестән тыш вакытта тәкъдим ителә. Дәрестә исә динамик тәнәфесләр ясау укытучының даими игътибарын һәм һөнәри әзерлеген сорый.

   Гимнастика- физик культура эшенең иң әһәмиятле бүлеге; ул физик күнегүләр системасыннан гыйбарәт. Аларның кайберләре- аерым мускуллар группасын ныгытуга, кайберләре сулыш һәм кан әйләнеше органнарын ныгытуга юнәлдерелгән.

   Йөрү, йөгерү, сикерү, тигезлекне саклау, шуышу, үрмәләу, ыргыту һ.б. күп кенә күнегуләр хәрәкәтчәнлек, җитезлек үз хәрәкәтләрең белән идарә итә белүне тәрбияләүгә ярдәм итәләр, алар күчү, каршылыкларны җиңү, каршы тору, һөҗүм итү ысулларын тулысынча үзләштерүгә юнәлдерелгәннәр.

   Гимнастикага балалар дәрестә өйрәтеләләр. Ләкин физкультура дәресләре атнага ике дәрес кенә була. Ә физик күнегүләр еш һәм даими булганда гына тиешле нәтиҗәне бирә. Шуңа күрә көн саен иртәнге гимнастика белән шөгыльләнү гаять зур әһәмияткә ия. 15 минутлык иртәнге гимнастиканың максаты системалы күнегүләр юлы белән йөрәк – кан юлларын һәм сулыш аппаратын ныгыту, чыдамлылык тәрбияләү һәм укучыларны физик чыныктыру. Иртәнге гимнастиканың эчтәлегенә түбәндәгеләр керә:

  1. спорт күнегүләре, әкрен һәм тиз йөреш, катнаш күчүләр, гади йөгерү;
  2. физкультура дәресләрендә өйрәнелгән һәм гомуми үсешкә хезмәт итүче һәртөрле күнегүләр;
  3. йөгерү, сикерү, ыргыту, үрмәләү, каршылыкларны җиңү һ.б. элементлар кергән кыска вакытлы гади уеннар.

   Җиңелчә генэ аерым күнегүләрне кайбер дәресләрдә физкультминуткалар итеп кулланырга була.Бу күнегүләрнең максаты- күңел күтәренкелеген саклау, нәтиҗәле акыл хезмәтенә әзерләнү. Аларның тәртипкә өйрәтүдә дә әһәмияте бар.

   Спорт уеннары һәм күңел ачулар да гимнастика һәм хәрәкәтле уеннар шикелле үк әһәмияткә ия. Халык уеннарын уйнау да яхшы нәтиҗәләр бирә.

   Тәнәфес вакытларындагы физик күнегүләр утырып шөгыльләнгәннән һәм акыл хезмәтеннән соң тәнне язып җибәрә, балаларның тәртибенә дә уңай йогынты ясый. Кайчакларда зур тәнәфесләрдә музыкага күмәк биюләр, кыска гына спорт чыгышлары оештырырга мөмкин. Балаларның бу эшләрдә катнашуы бары тик ирекле рәвештә генә булырга мөмкин.

   Дәрес вакытында физкультминуткалар 1-2 сыйныфларда көненә 3-4 тапкыр, 3-4 сыйныфларда 2-3 тапкыр уздырыла. Балаларны ял иттереп алу вакытын укытучы үзе сайлый.Кагыйдә буларак, физкультминут дәреснең икенче яртысында үткәрелә. Бу чара- балаларның физик хәләтен яхшырта, игътибарын арттыра, нерв киеренкелеген киметә.

   Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һэм акыл хезмәтенең мәдәнияте үсүгә уңай йогынты ясый. Физик тәрбия дәресләре организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик эш сәләтен арттыра.

   Физик тәрбиянең әһәмиятле бурычларыннан берсе- балаларда төгәллек, пөхтәлек һәм тәртип күнекмәләре киң кырлы үсешкә ия булган шәхес формалаштыруга зур өлеш кертә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту.

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту....

"Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укудагы хезмәттәшлеге" темасына чыгыш.

Бу чыгышны педсоветта, методик берләшмәләрдә кулланырга була....

Уку һэм язуда кимчелекләре булган кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗек структурасын үстерү өчен дидактик уеннар һәм күнегүләр.

Соңгы елларда мәктәпкә беренче сыйныфка килүче балалар арасында сөйләм телендэ кимчелеге булганнар саны арту күзәтелә. Киң таралган сөйләм кимчелекләренең берсе – иҗек структурасы бозылу.Иҗек ст...

Кече яшьтәге мәктәп баласының сәламәтлеген һәм иминлеген ныгытуда “кагыйдәләр җыелмасы”.

Кече яшьтәге мәктәп баласының сәламәтлеген һәм иминлеген ныгытуда “кагыйдәләр җыелмасы”....