Уку һэм язуда кимчелекләре булган кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗек структурасын үстерү өчен дидактик уеннар һәм күнегүләр.
методическая разработка по логопедии на тему

Газетдинова Фируза Файзерахмановна

Соңгы елларда мәктәпкә беренче сыйныфка килүче балалар арасында сөйләм телендэ кимчелеге булганнар саны арту күзәтелә. Киң таралган сөйләм кимчелекләренең берсе – иҗек структурасы бозылу.

Иҗек структурасы – сүзләрдә иҗекләр санының урнашу тәртибе. Үсү барышында бала сүзләрнең ритмын интуитив рәвештә сизәргә өйрәнә. Сүзнең иҗек структурасы бозылу составында катлаулы иҗекләр булган сүзләрне эйткәндә авырлыклар барлыкка килү белән сурәтләнә (сүздәге иҗекләр тәртибе бозылу, аваз яки иҗекләрне төшереп калдыру яки урыннарын алыштыру); вакыт һәм дөрес оештырылган төзәтү эшен таләп итә. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Уку һэм язуда кимчелекләре булган кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗек структурасын үстерү өчен дидактик уеннар һәм күнегүләр.

Соңгы елларда мәктәпкә беренче сыйныфка килүче балалар арасында сөйләм телендэ кимчелеге булганнар саны арту күзәтелә. Киң таралган сөйләм кимчелекләренең берсе – иҗек структурасы бозылу.

Иҗек структурасы – сүзләрдә иҗекләр санының урнашу тәртибе. Үсү барышында бала сүзләрнең ритмын интуитив рәвештә сизәргә өйрәнә. Сүзнең иҗек структурасы бозылу составында катлаулы иҗекләр булган сүзләрне эйткәндә авырлыклар барлыкка килү белән сурәтләнә (сүздәге иҗекләр тәртибе бозылу, аваз яки иҗекләрне төшереп калдыру яки урыннарын алыштыру); вакыт һәм дөрес оештырылган төзәтү эшен таләп итә.

Сүзнең иҗек структурасы бозылу балаларның сөйләм телен тикшергәндә ачыклана. Балаларга иҗек структурасын катлауландыру тәртибендә рәсемгә нигезләнеп һәм аннан башка 15 сүз кабатлау, 5 гади җөмлә кабатлау, уку, күчереп язу, ишетү диктанты язу кебек биремнәр бирелә. Сүзләр билгеле бер авазлар, төрле сандагы һәм типтагы иҗекләрдән төзелгән, тартык авазлар тезелмәсе сүз башында, уртада һәм ахырда булган сүзләр алына. Күчереп язу өчен катлаулы сүзләр һәм җөмләләр бирелә.

Кагыйдә буларак, кимчелекләр төрлечә: катлаулы иҗек структурасы булган сүзләрне кечкенә төгәлсезлек белән әйтүдән алып өч ачык иҗектән торган сүзләрне рәсемгә таянып әйткәндә дә иҗек структурасын тупас бозу очраклары була.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, иҗек структурасы бозылган балаларның анамнезында иртә һәм бакча яшендәге балаларның сөйләм үсеше тоткарлану, беренче сүзләрдә үк кимчелекләр булу күзәтелә. Әгәр балага вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, бу кимчелек еллар буена дәвам итә һәм катлаулы иҗек структурасы белән очрашкан саен, башлангыч сыйныфтагы мәктәп балалары бик еш кына аңлы рәвештә катлаулы сүзләрне кулланудан качалар.

Сүзнең иҗек структурасын үзләштерүгә баланың гомуми һәм тел үсеше дәрәҗәсе, төгәлрәк итеп әйткәндә ишетә һәм сөйли алу дәрәҗәсе йогынты ясый. Сүзнең иҗек структурасын узләштергәндә балада анализлау һәм синтезлау тәҗрибәсе формалаша, ә бу үз чиратында грамоталы язуны үзләтерүгә әзерлек чарасы булып тора.

Язарга өйрәнү аналитик-синтетик метод белән башкарыла. Шуңа күрә грамоталы бала, җөмләне яза башлаганчы ук, андагы  һәрбер сүзне аерып ала, аның аваз-иҗек составын билгели белергә тиеш. Әгәр мондый сөйләм агымы бала өчен башкарып чыга алмаслык икән, аның язуында уку һәм язу күнекмәләрен үзләштерү мөмкинлекләрен түбәнәйтә торган махсус хаталар барлыкка килергә мөмкин. Сүзнең иҗек составын кабул итү әйтүдәге авырлыклар баланың сүзлек запасын формалаштыруны катлауландыралар.

Шулай итеп, тикшерү барышында баланың сөйләмендәге типик хаталар, сүзнең иҗек структурасы бозылу дәрәҗәсе ачыклана. Ә бу үз чиратында төзәтү эшен грамоталы планлаштыруга мөмкинлек бирә.

Сүзнең иҗек структурасындагы кимчелекләрне төзәтү буенча методика ике этаптан тора.

Әзерлек этабының максаты – туган телдәге сүзләрнең ритмик структурасын үзләштерүгә әзерлек. Бу этапта сөйләм-уку мәсәләләре куелган, махсус оештырылган  уеннар төп урынны алып тора. Бу күнегүләр сөйләмнең фонетик ягын гына түгел, психик процессларны үстерүгә дә юнәлтелгән.

Уйлап фикер йөртүгә нигезләнгән уеннар һәм күнегүләр ишетеп игътибар итү, ишетеп хәтердә кадыру, ритм  өстендә эшләү, кулларның динамик праксисын формалаштыру, график күнегүләргә юнәлтелгән.

Телдән сөйләүгә нигезләнгән уеннар һәм күнегүләр вакыт һәм пространствода күзаллауны формалаштыруга нигезләнгән. Бу этапта аваз әйтелешен формалаштыру мөстәкыйль мәсьәлә булып тормый. Ул төрле иҗек структуралы сүзләрне үзләштерү белән тыгыз бәйләнгән. Баланы бу этапта сүзләрне иҗекләргә бүләргә, сүзләрне иҗекләп әйтергә өйрәтәләр.

Төзәтү этабының максаты – иҗек структурасы бозылган баланың кимчелекләрен төзәтү. Бу эш сузык авазлар, иҗекләр, сүзләр дәрәҗәсендә уздырыла. Сүзнең иҗек структурасын камилләштерүгә параллель рәвештә сүзнең авазлар җыелмасы, авазлар әйтелеше өстендә эш алып барыла, чөнки болар барысы да сүзнең фонетик яктан дөрес формалашуында хәлиткеч факторлар булып тора. Бу эш вакыт таләп итә. Ул гадидән катлаулыга, эшчәнлекнең әйдәп баручы төрен исәпкә алу, күрсәтмәлелек куллану кебек дидактик принципларны кулланып алып барылырга тиеш.

Әзерлек этабында түбәндәге эш төрләре тәкъдим ителә:

  • сүзнең ритмын кул чабу ярдәмендә ишеттерү;
  • өстәл өстенә шаку ярдәмендә ишеттерү;
  • аяк белән тыпырдау ярдәмендә ишеттерү;
  • туп белән идәнгә бәрү ярдәмендә ишеттерү;
  • музыкаль инструментлар ярдәмендә ишеттерү (бубен, барабан, металлофон).

1 нче күнегү. “Кабатла”.

Максат: бирелгән ритмны әйтергә өйрәтү.

Материал: туп, барабан, бубен, металлофон, таякчыклар.

Күнегү барышы: логопед предметларның берсе белән ритм бирә, ә укучылар аның артыннан кабатларга тиеш.

2 нче күнегү. “Схеманы сайла”.

Максат: ритмны карточкадагы схема белән чагыштырып туры китерә өйрәтү.

Материал: төрле ритмны күрсәткән схемалар карточкалары.

Күнегү барышы: 1нче вариант. Логопед ритм бирә,укучылар тиешле схеманы сайлап ала. 2нче вариант. Логопед схема күрсәтә, укучылар шул схемега туры килгән  ритм бирә.

3 нче күнегү. Ритмик диктант.

Максат: ишетеп әйту ритмын кабул итү өчен шартлар тудыру.

Материал: карандаш, дәфтәр.

Күнегү барышы: укучыларга логопед биргән ритмны график рәвештә язарга тәкүдим ителә.

4 нче күнегү. “Вальс ритмында”.

Максат: хәрәкәт ритмын диктант ритмына туры китерергә мөмкинлек тудыру.

Күнегү барышы: логопед тавышына буйсынып, карашны дәфтәрдән аермыйча график элементны язу.

Төзәтү этабында эш ишетү, күрү, тотып карау сәләтенә нигезләнеп алып барыла.

1 нче күнегү. “Кул чабыйк”.

Максат: Сүзнең ритмик рәсемен тоярга өйрәнү өчен шартлар тудыру.

Күнегү барышы: логопед сүзне басымлы иҗекне аерып әйтә, укучылар ритмны кул чабып бирәләр.

2 нче уен. “Туплы уен”.

Максат: сүзнең ритмын тоя белергә өйрәтү.

Уен барышы: логопед әйткән сүзнең ритмын укучылар туп бәрү ярдәмендә бирә.

3 нче уен. “Телеграф”.

Максат: сүзләрне иҗекләргә бүләргә өйрәтү.

Уен барышы: укучылар логопед әйткән сүзне ритмик рәсем ярдәмендә бер-берсенә “тапшыралар”.

4 нче күнегү. “Дирижер”.

Максат: сүзнең ритмын тоярга өйрәтү.

Күнегү барышы: бирелгән сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, тел төзәткечләрне кул хәрәкәте астында иҗекләп әйтергә.

5 нче уен “ Хәрефләрне кушу һәм алу”.

Максат: иҗек анализын һәм синтезын, игътибарлылыкны үстерү өчен шартлар тудыру.

Уен барышы: укучыларга карточкалар таратыла, анда хәреф һәм иҗекләрне кушу яки алу ярдәмендә аңлаешлы сүз китереп чыгарырга.

6 нчы күнегү. График диктант.

Максат: сүзләрне иҗекләргә бүләргә, иҗек анализы ясый белү өчен шартлар тудыру.

Күнегү барышы: бирелгән сүзләрне иҗекләргә график рәвештә бүлеп, сузык аваз хәрефләрен язарга.

7 нче уен “ Ахырын әйт”.

Максат: иҗекләрдән сүзләр синтезларга өйрәтү.

Материал: туп.

Уен барышы: логопед бер укучыга тупны бирә һәм сүзнең беренче иҗеген әйтә, ә укучы икенче иҗеген әйтеп тупны кире бирә ( БА – ЛА, СА – ЛА һ.б.)

8 нче уен. “Поезд”

Максат: бирелгән иҗек схемасына туры килгән сүзләр табарга өйрәтү.

Материал: поезд, вагоннар, предмет рәсемнәре.

Уен барышы: укучыларга “юлчыларны” вагоннарга утыртырга тәкъдим ителә, иҗекләр саны вагондагы тәрәзәләр санына туры килергә тиеш.

9 нчы уен. “ Кем күбрәк?”

Максат: иҗекләрдән сүзләр синтезлый белү өчен шартлар тудыру.

Материал: төрле төстәге түгәрәкләргә иҗекләр язылган карточкалар җыелмасы.

Уен барышы: бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзергә.

Әдәбият:

Агранович З.Е. Логопедическая работа по преодолению нарушений слоговой структуры слов у детей. СПб: Детство-Пресс, 2000.

Большакова С.Е. Преодоление нарушений слоговой структуры слова у детей. Москва: Сфера, 2007.

Волина В.В. Учимся играя. Екатеринбург: Арго,1996.

Ефименкова Л.Н. Коррекция устной и письменной речи  учащихся начальных классов. М.: Гуманитар. Изд. Центр ВЛАДОС, 2006.

Козырева Л.М. Мы читаем по слогам. Комплекс игр и упражнений для детей 5 – 7 лет. Москва: Гном и Д, 2006.

Курдвановская Н.В., Ванюкова Л.С. Формирование слоговой структуры слова. Москва: Сфера, 2007.

Лалаева Р.И., Серебрякова Н.В. Коррекция общего недоразвития речи у дошкольников. СПб: Союз,1999.

Лопухина И.С. Логопедия. Москва: Аквариум, 1996.

Меттус Е.В., Литвина А.В., Турта О.С. Лгопедические занятия со школьниками. СПб.: КАРО,2006.

Ткаченко Т.А. Коррекция нарушений слоговой структуры слова. Москва: Гном и Д, 2001.Филичева Т.Б., Чиркина Г.В. Подготовка к школе детей с общим недоразвитием речи в условиях специального детского сада. Москва: 1991.

Четверушкина Н.С. Слоговая структура слова. Москва: Гном и Д, 2001.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту.

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту....

"Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укудагы хезмәттәшлеге" темасына чыгыш.

Бу чыгышны педсоветта, методик берләшмәләрдә кулланырга була....

Кече яшьтәге мәктәп балаларының физик һәм психик яктан сәламәтлеген саклау.

 Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һэм акыл хезмәтенең мәдәнияте үсүгә уңай йогынты ясый. Физик тәрбия дәресләре организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик ...

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс.

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс тәкъдим итәм....