Доклад ФГОС турында
статья по теме

Салихова Алсу Котдусовна

ФГОС ны кертү үзенчәлекләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad_fgos_turynda.docx15.74 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа стандарт куйган таләпләр.

  Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә.

     Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

   Ә хәзер башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы белән танышып узыйк. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

     Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына (федераль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куела. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәләренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

    Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр — һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсал белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендә (республика, төбәк, аерым мәгариф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гыйбарәт.

    Нәтиҗәләргә таләпләр — гомуми белем программаларының барлык төрләренең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлекнең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

   Метапредмет нәтиҗәләренә стандартларда универсал уку эшчәнлеге дип билгеләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга мөмкин.

    Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсал уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.

Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аңлый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрә-кәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра бөлүне үз эченә ала.

      Укучыларның уку елында алган белемен бәяләүгә түбәндәгеләр керә:

— билгеле бер уку фәне өлкәсендә функциональ грамоталылык параметрлары: фән буенча тупланган һәм универсал ысуллар нигезендә тупланган уку бурычларын хәл итүгә сәләтлелек; теге яки бу фән эчтәлеге буенча белемнәр; алга таба белем алу өчен кирәкле база төшенчәләренә, төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм анализлау күнекмәсенә ия булу;

— өйрәнелә торган объект һәм күренешләрнең уку-укыту модельләре белән эшләргә сәләтлелек;

— тормышта очрый торган төрле типик проблемаларны хәл итү өчен туплаган белемнәрне куллану күнекмәсе алу;

— төрле социаль рольне үтәү, контроль һәм үзконтрольгә сәләтлелек.

Педагогик совет уку елы нәтиҗәләре буенча башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларның төп мәктәптә укырга әзер булуы турында карар кабул итә.

      Базис укыту планы, элеккеге стандартлардагы кебек үк, кече яшьтәге укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен, шулай ук башлангыч мәктәпнең алга таба белем алу нигезе икәнлеген аңлауга юнәлтелгән. Ләкин, шуның белән бергә, ул бу юнәлешләрне конкретлаштыра һәм үстерә.

    Базис укыту планы — төп гомуми белем мәктәбе программасының мөһим өлеше. Аның инвариант һәм вариатив өлешләре бар. Инвариант өлештә мәктәптә дәресләрнең мөмкин булган иң зур гомуми күләме (аңа бюджеттан акча бүлеп бирелә), уку фәннәре составы һәм аларны һәр сыйныфта, һәр уку елында өйрәнү вакыты күрсәтелгән.

Базис укыту планының вариатив өлешенең «Укудан тыш эшчәнлек» дигән бүлегендә укучыларның мәнфәгатьләрен, кызыксынуын канәгатьләндерү өчен сәгатьләр саны күрсәтелгән. Ул өстәмә белем бирү, укучыларны социальләштерү, тәрбия программаларын гамәлгә ашыруны күздә тота. Бу эшкә һәр вариантта да 10 сәгать вакыт бирелә.

  Башлангыч һәм төп мәктәптә базис укыту планының инвариант өлеше укыту өчен бирелгән вакытның — 65% ын, ә вариатив өлеше — 35. Планның вариатив өлеше укучыларның яшь һәм психик үзенчәлекләрен, белемгә ихтыяҗын һәм кызыксынуын искә ала. Вариатив өлешкә бирелгән вакытны төбәкләр, шулай ук аерым мәгариф учреждениеләре укытырга теләгән фәннәрне, курсларны (алар инвариант өлештә күрсәтелгән) өйрәнү өчен файдаланырга мөмкин. Планның вариатив өлеше атнасына алты көн укытуга исәпләп төзелгән. Укучыларның мөмкин булган иң күп нагрузкасын билгеләүче гигиена таләпләре системасын искә алып, I сыйныфка укыту планының вариатив өлеше тәкъдим ителми.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "ФГОС начального общего образования"

Доклад зачитан на родительском собрании . О необходимости введения ФГОС НОО...

Доклад "ФГОС и роль предмета "Иностранный язык" в формировании современных ценностных ориентаций на начальной ступени обучения"

Доклад "ФГОС и роль предмета "Иностранный язык" в формировании современных ценностных ориентаций на начальной ступени обучения"...

Доклад ФГОС 2 поколения

Доклад  ФГОС 2 поколения...

Доклад "ФГОС НОО"

Доклад на  педагогическом  совете о  формировании   техники  чтения и пути решения проблем...

Презентация (доклад) на тему: "Развитие логического мышления учащихся при решении текстовых задач (математическое моделирование) на уроках математики в рамках реализации ФГОС НОО" (выступление с докладом на круглом столе)

Основной задачей школьного курса математики всегда являлось обучение решению текстовых задач. Решение задач занимает в математическом образовании огромное место. Умение решать задачи является одним из...

Доклад «ФГОС для детей с ОВЗ».

Министерство юстиции РФ зарегистрировало ведомственные приказы Минобрнауки об утверждении федеральных государственных стандартов обучающихся с ограниченными возможностями здоровья и обучающихся с инте...