Выступление
статья

Шакирова Зульфия Хайдаровна

Кем ул лидер? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Лидер кем ул?36 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

“Ләбиб Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе”.

“ Кем ул лидер?”

Педагогик киңәшмәдә чыгыш

Кулланылган  әдәбият:

 http://rsloboda-rt.ru/news/mәgarif/internettan-nrs-yanyiy

http://mugallimplan.ru/pedagogika/makalalar/page/3/

adiplar.belem.ru 

Күпьеллык практика күрсәткәнчә, укучыларның уңышлы интеллектуаль (рухи) үсеше өчен мәктәптә системалы эш бетми. Моның мөһим шарты булып сәләтлелекне билгеләү һәм үстерүдә фәнни күрсәтмәләр һәм методларны уңышлы куллану тора. Соңгы күрсәтмәләр буенча, мәктәп яшендәге балаларның 20%ы сәләтле балаларга керә. Ләкин алар талантларын үстерүгә булышлык итүдән мәхрүм ителгәннәр. Сәләтле балалар белән даими эшләү кирәк. Балаларның сәләтлелеген һәм талантын ачу аларның үзләре өчен генә түгел, ә бәлки җәмгыять өчен мөһим булып тора.

Сәләтле балаларны билгеләү һәм өйрәтүне озак еллар буена кирәк дип санамаганнар: талант үзе бөтенесен дә булдыра дип уйлаганнар. Ләкин фәнни тикшерүләр һәм практика күрсәткәнчә, талант үсешенең теләсә кайсы этабында тукталып калырга, тоткарлыкка очрарга мөмкин.

Хәзерге вакытта сәләтлелекнең ачык билгеләмәсе юк. Сәләт сүзенә аңлатма биргәндә, аны талант сүзенең синонимы итеп карау шактый зур авырлык тудыра. Сәләтле һәм талантлы балалар дип, тәҗрибәле белгечләр бәясе буенча, бер яки берничә эшчәнлек өлкәсендә югары уңышка ирешүчеләрне атарга мөмкин. Моңарга түбәндәгеләр керә: интеллектуаль (рухи), академик, иҗади, аралашу һәм әйдәп бару, матур әдәбият һәм спорт.  Сәләтләрнең берсенә тукталып китәсем килә.

Бүгенге көчле конкуренция һәм котырган тормыш ритмы шартларында яшүсмергә күп кенә белем һәм күнекмәләргә ия булырга туры килә. Заман  төрле ситуацияләрдә җиңел чыга белүче, дөрес чишү юлларын күрсәтүче, әйдәп баручы лидерларны таләп итә.

Кем ул лидер? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Лидер - ул        үз төркемендә иң зур абруйга ия булган һәм танылган, башкаларны да үз артыннан ияртергә сәләтле кеше.          

        Яшүсмерләрдә лидерлык сыйфатлары булу аларга үзләрен ышанычлы тотарга, үз алларына максат һәм бурычларны куярга, коллективка уңай йогынты ясарга, конфликтлардан уңышлы чыга белергә ярдәм итә.

        Инглиз язучысы Норткот Паркинсон лидерлыкның төп 6  элементын билгеләп үтә. Һәм без - класс җитәкчеләре, гаилә, тәрбиячеләр балада элеге элементларны булдырырга, уку һәм тәрбия процессында  үстерергә тиеш.

Беренче элемент- КҮЗАЛЛАУ.

Икенче элемент – БЕЛЕМ.

Өченчесе – ТАЛАНТ.

Дүртенче элемент – КАТГЫЙЛЫК,

Бишенчесе – АЯУСЫЗЛЫК.

 Алтынчы элемент – ҖӘЛЕП ИТҮ.

Санап үтелгән сыйфатлардан тыш, лидер тагын АРАЛАШУ сәнгатенә ия булырга тиеш.

Заман таләп иткән элеге сыйфатны үстерүдә төрле эш формалары уңышлы кулланыла.

Тренинглар, ситуацияләр чишү, проблемаларны хәл итү, төркемнәрдә дискуссияләр, иҗади биремнәр чишү, практик биремнәр ярдәмендә күмәк проектлар эшләү, һ.б. Шушы формалардан мин берсенә генә кыскача тукталып үтәм. Үтемле, уңышлы дип саналган  эш формасы булып куренекле лидерлар тормышы белән танышу  санала. Әлеге темага багышланган шөгыльләрдә укучылар җитәкче белән берлектә лидерларның шәхси сыйфатлары белән танышалар, анализлыйлар. Җәмгыятьтә тоткан урыны, керткән олеше, стиле, мотивациясе  турында белешмә алалар. Төп акцент әлеге лидерның ничек шәхес булып формалашуына ясалырга тиеш. Шул ук вакытта шәхеснең оештыру, дипломатик, аралашу, идарә итү, проблемаларны һәм конфликтларны чишү осталыкларын , үз алдына куйган максатларын өйрәнү әлеге шөгыльләрдә урын алып тора.  Лидерның үзе белән аралашу, аның фикерләрен тыңлау булачак лидерлар өчен тагын да отышлырак санала.

Дәрестән тыш эшчәнлек булачак әйдаманнар өчен зур роль уйный. Платонов фикеренчә, бары тик кирәкле үз эшчәнлегендә генә  сәләтләр үсәчәк, чәчәк атачак. Практик эшчәнлек проеессында лидер статусы эффектлылыгын тагын да арттырачак. Һәм без, әти-әниләр, класс җитәкчеләре балаларга ярдәм итәргә, мөмкинлекләр тудырырга тиеш.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на общешкольном родительском собрании по теме: «Как будут учить наших детей по новым стандартам».Презентация к выступлению.

Выступление на общешкольном род. собрании для родителей 1-х классов. С 1 сентября 2011 года все образовательные учреждения России перешли на новый Федеральный государственный образователь...

Выступление по теме :"Роль изложений в развитии речи. Творческие изложения". Презентация к выступлению.

Выступление посвящено важной проблеме совершенствования обучения школьников связной речи....

Выступление на педсовете. Тема выступления: «Связь наблюдений в природе с другими видами деятельности».

Любая деятельность детей протекает более эффективно, если у них есть сильные мотивы. Поэтому наблюдение, как один из видов деятельности,  дает более качественные результаты, если неотрывно связан...

Выступление на городском заседании творческой группы учителей начальных классов. Тема выступления: « Технология обучения чтению с опорой на звуковой ориентир и зрительную модель слова.

Выступление на  городском заседании творческой группы учителей «Актуальные вопросы содержания и методики преподавания предмета « литературное чтение» в начальной школе в соответ...

Выступление на зональных педчтениях (тема выступления)

Копия из программы выступлений на 5 зональных педчтениях....