"Спорт - сәламәтлек чыганагы" авторлык программасы.
учебно-методический материал (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Гибадуллина Нурсана Турисовна

Бу программа класстан тыш эш өчен төзелгән программаларның бер варианты һәм аерым бер сыйныф белән эшләү өчен тәкъдим ителә.

Программа 132 сәгатькә исәпләнгән һәм, бу сәгатьләрне атнага тигез итеп бүлеп, укучылар белән атна саен даими класстан тыш эш итеп үткәрү өчен бирелә (атнага 4 сәгать исәбеннән).

Программа 4 мөстәкыйль бүлектән тора. Һәр бүлек беренче сыйныф укучылары белән билгеле бер класстан тыш эш оештыру өчен каралган һәм үзенең аерым педагогик бурычын үтәү максатына юнәлдерелгән.

Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зарарлы  гадәтләрнең организмга тискәре йогынтысы турында күзаллауларын киңәйтү, әхлаклы итеп үстерү - безнең төп бурыч.

Программа  4 бүлектән тора: спорт – сәламәтләндерү юнәлеше: «Чемпион» түгәрәге эшчәнлеге – 33  сәгать:  халык уеннары – 6сәг, психик процессларны үстерүгә уеннар – 6сәгать, хәрәкәтле уеннар – 14 сәгать, спорт уеннары - 7 сәгать; сәнгать: театр сәнгате түгәрәге эшчәнлеге - 33 сәгать:  үсеш бирүче күнегүләр – 11 сәгать, спектакльне әзерләү - 16 сәгать, спектакльне күрсәтү - 6сәгать;  сәнгать:  «Тылсымлы карандаш» түгәрәге эшчәнлеге  - 33 сәгать:  төсле карандашлар – 13 сәгать, акварель – 20 сәгать; мавыктыргыч ял: әдәби түгәрәк эшчәнлеге  «Әкияттә  кунакта»  - 33 сәгать.

Программа башлангыч сыйныф укучылары өчен предметара бәйләнешне үстерү, хезмәт сөючәнлекне арттыру, актив фикер йөртү  осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен  баету,  әхлакый аңлы шәхес тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенең беренчел күнекмәләрен камилләштерү, аның төп өлешләренә тукталып  зиһенгә алу, чыныгу  максатын исәпкә алып төзелде.

Программаның төп максаты - физик яктан камил, сәламәт, шат күңелле яшь буын тәрбияләү,   балаларны  сәламәтлекләрен сакларга өйрәтү. Сәхнәләштерелгән күренешләр, әкиятләр буенча әңгәмәләр үткәрү ярдәмендә укучыларның  сөйләм телен, аңын үстерү, аралашу күнекмәләрен камилләштерү, үз-үзенә ышанычыны ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Авторская программа400.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язу

Бу программа класстан тыш эш өчен төзелгән программаларның бер варианты һәм аерым бер сыйныф белән эшләү өчен тәкъдим ителә.

Программа 132 сәгатькә исәпләнгән һәм, бу сәгатьләрне атнага тигез итеп бүлеп, укучылар белән атна саен даими класстан тыш эш итеп үткәрү өчен бирелә (атнага 4 сәгать исәбеннән).

Программа 4 мөстәкыйль бүлектән тора. Һәр бүлек беренче сыйныф укучылары белән билгеле бер класстан тыш эш оештыру өчен каралган һәм үзенең аерым педагогик бурычын үтәү максатына юнәлдерелгән.

Балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зарарлы  гадәтләрнең организмга тискәре йогынтысы турында күзаллауларын киңәйтү, әхлаклы итеп үстерү - безнең төп бурыч.

Программа  4 бүлектән тора: спорт – сәламәтләндерү юнәлеше: «Чемпион» түгәрәге эшчәнлеге – 33  сәгать:  халык уеннары – 6сәг, психик процессларны үстерүгә уеннар – 6сәгать, хәрәкәтле уеннар – 14 сәгать, спорт уеннары - 7 сәгать; сәнгать: театр сәнгате түгәрәге эшчәнлеге - 33 сәгать:  үсеш бирүче күнегүләр – 11 сәгать, спектакльне әзерләү - 16 сәгать, спектакльне күрсәтү - 6сәгать;  сәнгать:  «Тылсымлы карандаш» түгәрәге эшчәнлеге  - 33 сәгать:  төсле карандашлар – 13 сәгать, акварель – 20 сәгать; мавыктыргыч ял: әдәби түгәрәк эшчәнлеге  «Әкияттә  кунакта»  - 33 сәгать.

Программа башлангыч сыйныф укучылары өчен предметара бәйләнешне үстерү, хезмәт сөючәнлекне арттыру, актив фикер йөртү  осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен  баету,  әхлакый аңлы шәхес тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенең беренчел күнекмәләрен камилләштерү, аның төп өлешләренә тукталып  зиһенгә алу, чыныгу  максатын исәпкә алып төзелде.

Программаның төп максаты - физик яктан камил, сәламәт, шат күңелле яшь буын тәрбияләү,   балаларны  сәламәтлекләрен сакларга өйрәтү. Сәхнәләштерелгән күренешләр, әкиятләр буенча әңгәмәләр үткәрү ярдәмендә укучыларның  сөйләм телен, аңын үстерү, аралашу күнекмәләрен камилләштерү, үз-үзенә ышанычыны ныгыту.

                                  Программаның төп бүлекләре

    №

         Бүлек исеме

Гомуми сәгать

саны

Аудиториядә

үткәрелгән

сәгатьләр саны

Аудиториядән тыш актив сәгатьләр саны

1

Спорт – сәламәтләндерү юнәлеше: «Чемпион» түгәрәге эшчәнлеге

33

1.1

Халык уеннары

6

6

1.2

 Психик процессларны үстерүгә уеннар

6

6

1.3

Хәрәкәтле уеннар

14

14

1.4

Спорт уеннары

7

7

2

Сәнгать эшчәнлеге: театр сәнгате түгәрәге эшчәнлеге

33

2.1

Үсеш бирүче күнегүләр

11

11

2.2

Спектакльне әзерләү

16

10

6

2.3

Спектакльне күрсәтү

6

6

3

Сәнгать эшчәнлеге:  «Тылсымлы карандаш» түгәрәге эшчәнлеге

33

3.1

Төсле карандашлар

13

13

3.2

Акварель

20

20

4

Мавыктыргыч ял эшчәнлеге : әдәби түгәрәк эшчәнлеге  «Әкияттә  кунакта»

33

33

Программаны тормышка ашырудан көтелгән нәтиҗә

  1. Мәктәп укучысының  иҗтимагый  белем туплавы, иҗтимагый чынбарлыкның  һәм көндәлек тормышның асылына төшенүе :

мәктәп укучысында  көндәлек тормышта очрый торган әхлак, мораль, җәмгыяттә кабул ителгән үз-үзеңне тоту, аралашу кагыйдәләре формалашу,    сәламәт яшәү рәвеше нигезләре, гаилә һәм Ватан тарихы, татар халык уеннары турында белем алуы, группада килешеп эшләү кагыйдәләре формалашуы:  иҗтимагый проектлар  эшкәртүе , коллектив иҗат эшчәнлеген оештыруы, мөстәкыйль эзләнү ысуллары , информацияне табу һәм эшкәртү күнекмәсе формалашу, тикшерү алып бару кагыйдәләре  турында белем туплавы.

  1. Мәктәп укучысында  җәмгыятебездә тупланган байлыкка һәм иҗтимагый чынбарлыкка позитив мөнәсәбәте формалашу: 

укучының  Туган иленә, аның табигатенә һәм культурасына, хезмәткә, белемгә, үзенең сәламәтлегенә һәм эчке дөньясына сакчыл карашын  үстерү .

  1. Мәктәп укучысының мөстәкыйль иҗтимагый эш тәҗрибәсе алуы: укучының тикшеренү тәҗрибәсе тупларга өйрәнүе;  халык алдында чыгыш ясау тәҗрибәсе, үз-үзенә хезмәт күрсәтү, үз-үзен оештыру, башка балалар белән бергә оештыру тәҗрибәсе туплавы.

  1. Спорт – сәламәтләндерү юнәлеше

                                                       Уен эшчәнлеге

                                            «Чемпион» түгәрәге

          Максат:

  • сәламәтлекне саклау һәм ныгыту турында системалы белем һәм күнекмәләр бирү,
  •  мөстәкыйль рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнү күнекмәләре, сәламәт яшәү культурасы формалаштыру,
  •  шәхеснең һәрьяклап үсешенә ярдәм итү  

    Бурычлар:

  • укучыларның сәламәтлеген ныгыту, физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту, бала шәхесенең һәрьяклап физик һәм гармоник үсешенә мөмкинлекләр тудыру;
  • тормышта мөһим булган хәрәкәт осталыгына һәм күнекмәләренә өйрәтү;
  • тәртип, иптәшләреңә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү,
  • укучыларны рухи яктан баета, уңай хисләр тудыруга ярдәм итә торган спорт-сәламәтләндерү, профилактик чаралар үткәрү.

                                                Аңлатма язу

Югары хәрәкәтчәнлек активлыгы – балаларның биологик ихтыяҗы. Ул

 балаларның  нормаль үсүенә һәм ныгуына кирәк.

Хәрәкәтле уеннар – зур тәрбияви көчкә ия булган шатлыклы тойгы, хис-кичерешләрнең табигый чыганагы. Хәрәкәтле халык уеннары педагогиканың традицион алымы булып тора. Элек-электән аларда кешеләр тормышы, аларның көнкүреше, хезмәте, милли тотрыклык чагылдырылган. Халык әкиятләрендә намус, кыюлык, батырлык, көч белән, җитезлек, чыдамлык, түземлек белән җиңү, тиз һәм матур хәрәкәт, җиңүгә омтылыш сүрәтләнгән.

Уен –балаларны әйдәп баручы эшчәнлек. Эчтәлеге буенча барлык халык уеннары кыска һәм ачык, мәгънәле һәм гади. Алар актив рәвештә уйларга мөмкинчелек бирә, белем дәрәҗәсен киңәйтергә булыша, тирә-як дөнья турында күзаллауларына ачыклык кертә, төрле психик  процессларның камилләшүенә китерә, бала организмы үсешенең тагы да биегрәк баскычына күчүенә этәргеч бирә. Уеннарда танып-белүгә ярдәм итә торган материал күп. Алар баланың сизү өлкәсенең үсешенә, уйлау, фикерләү дәрәҗәсенең үсешенә һәм мөстәкыйль эш итә белүләренә ярдәм итә.

Психик процесслар үсешенә (шәхеснең уйлау, хәтер, игътибар, зиһен, сөйләм теле, хис, тойгы өлкәсе)  бирелгән уеннар ирекле өлкәне үстерә (фикерләрне тупларга, игътибарны юнәлдерергә, тырышып эшләргә осталык).

Программа  дүрт кисәктән тора:  халык уеннары, психик процесслар үсешенә йогынты ясаучы уеннар, хәрәкәтле уеннар, спорт уеннары.

Балалар өйрәнәләр:

актив рәвештә, мөстәкыйль һәм чын күңелдән уйнарга, игътибар дәрәҗәсен һәм уйлау киеренкелеген үзлектән идарә итәргә, әйләнә-тирә мөхитнең үзгәрешенә җайлашырга, кискен хәлдән чыгу юлы табарга, тиз генә бер фикергә килергә һәм аны үтәргә, җитәкчелек итәргә, иптәшләрчә ярдәмләшергә, гомуми максатка ирешергә;

              белергә тиеш:

  • кешенең хәрәкәтләнү, күчү ысулы һәм үзенчәлеге турында;
  • физик күнегүләр үтәгәндә сулау системасы һәм хәрәкәте, бу системалар эшчәнлегенең гади  тикшерү ысулы турында;
  • шәхси гигиенаның гомуми һәм шәхескә хас нигезе, чыныгу процедуралары куллану кагыйдәләре, гәүдәнең бозылуын булдырмау чаралары турында;
  • имгәнү сәбәпләре һәм аны кисәтү кагыйдәләре турында;

            булдыра алырга тиеш:

  • координацияләр үсешенә һәм гәүдәнең дөрес формалашуына физик күнегүләр җыелмасын төзи һәм дөрес итеп үти белергә;
  • үзлектән хәрәкәтле уеннар оештыра һәм үткәрә белергә;
  • занятие вакытында классташлары белән үзара ярдәм итә белергә.

                                         

                                     Тематик планлаштыру                                             

 Тема

Эчтәлек,  материалны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

Халык уеннары

1.

Татар халык уены

«Әбәк-әбәк».

Уен кагыйдәләре. Уен алымнарын үзләштерү. Уенны үткәрү.

1

2.

Татар халык уены

«Үрмәкүч һәм чебеннәр».

Уен кагыйдәләре. Уен вакытын сайлау һәм чикләү. Уенны үткәрү.

1

3.

 Татар халык уены

«Хәйләкәр төлке».

Уен кагыйдәләре.

 Уенны үткәрү.

1

4.

  Татар халык уены

«Тычкан тәбесе».

Уен кагыйдәләре. Уенны өйрәнү. Уенны үткәрү.

1

5.

  Татар халык уены

«Төенчек».

Уен кагыйдәләре. Уенны үткәрү.

1

6.

Татар халык уены

«Өченче – артык».

Уен кагыйдәләре. Уенны үткәрү. Эстафета.

1

Психик халәтне үстерүгә уеннар

7.

 Зиһенне үстерүгә уеннар.

Уен кагыйдәләре белән таныштыру һәм уенны үткәрү: «Үзең әйтеп бир»,  «Келәмнәр кибете»,  «Очты-очты ».

1

8.

  Игътибарны үстерүгә күнегүләр һәм уеннар.

Күнегү  «Уч төбе – йодрык», уеннар  «Тукталмыйча эзлә»,  «Барысын да күр!»,  «Тәртипне истә калдыр».

1

9.

 Хәтерне үстерүгә уеннар.

Уеннар «Минем арттан кабатла!», «Хәрәкәтләрне истә калдыр!», «Алфавит».

1

10.

 Күзаллауны үстерүгә уеннар.

Уеннар «Серле йомырка», «Бел, кем мин?», «Ал һәм тапшыр».

1

11.

 Уйлау, фикерләү һәм сөйләмне үстерүгә уеннар.

Уеннар «Әйдәле, тап!»,  «Уенчыкны бел!».

1

12.

 Баланың эмоциональ халәтен үстерүгә  уеннар.

Уеннар «Убырлы»,  «Өч холык».

1

Хәрәкәтле уеннар

13.

 Игътибарны үстерүгә уеннар. «Класс, смирно!»,

«Флажокларга!».

Уен кагыйдәләре. Тезелү, күченеп тезелү күнегүләре.

1

14.

 Гомуми үсеш бирүче күнегүләр кергән уеннар «Диңгез дулкынлана – бер»

Уен кагыйдәләре. Иртәнге гимнастика комплексы күнегүләре.

1

15.

 Туп белән күнегүләр «Аучылар һәм үрдәкләр».

Туп белән гомуми үсеш бирүче күнегүләр. Берәрле колоннадан икешәрле колоннага күченеп тезелү күнегүләре.

1

16.

 Туп белән күңелле стартлар.

Гимнастик күнегүләр. Эстафеталар.

1

17.

 «Боланнар аулау», «Бүре чокырда»  уеннары

Туп белән уеннар: тоту, ыргыту, тапшыру.

1

18.

  Сикергеч белән күңелле стартлар

Сикергеч  белән гомуми үсеш бирүче күнегүләр.

1

19.

 Сикерүгә уеннар

«Күчтем – күч» уены.

Уен кагыйдәләре. Уенны үткәрү.

1

20.

Саф һавада уеннар.

 «Минем арттан!», «Төз атып тидерү».

Чаңгыда шуу. Уенны өйрәнү һәм үткәрү.

Карны билгеләнгән урынга  тидерү.

1

21.

«Тиеннәр, бүреләр, төлкеләр» уены.

Уен кагыйдәләре. Уенны үткәрү.

1

22.

 «Буш урын» уены.

Уен кагыйдәләре. Уенны үткәрү.

1

23.

 «Кармак» уены

Сикергеч һәм туп белән уеннар.

1

24.

«Урыннарны алмаштыру» уены.

Тезелү. Күченеп тезелү күнегүләре.

1

25.

 «Туп йөртеш»,  «Тупны тидерү» уеннары

Уен кагыйдәләре. Уеннарны үткәрү.

1

26 .

 «Чокыр аша сикер» уены

Хәрәкәт итүне камилләштерү

1

Спорт уеннары

27.

 Футбол

Уен кагыйдәләре. Уен алымнарын үзләштерү.

1

28.

Футбол

Уенны үткәрү.

1

29.

Пионербол

Уен кагыйдәләре. Уен алымнарын үзләштерү.

1

30.

Пионербол

Уенны үткәрү.

1

31.

Баскетбол.

Уен кагыйдәләре. Уен алымнарын үзләштерү. Кәрҗингә туп ыргыту.

1

32.

Баскетбол.

Уенны үткәрү.

1

33.

Спорт бәйрәме: «Безнең осталыкны күрегез!»

Уеннар, эстафеталар, күңелле минутлар. Әти-әниләргә осталыкны күрсәтү. Бүләкләүләр.

1

2. Сәнгать эшчәнлеге:  

 Театр сәнгате түгәрәге эшчәнлеге

Максат :   шәхеснең акыл һәм рухи , эчке тойгылары өлкәсендәге

                   үсешенә театр сәнгате аша йогынты ясау, иҗади сәләтләрен

                   үстерү.

Бурычлар:  

  • баланың рухи халәтенә йогынты ясау:  акылына, ирегенә, хис- тойгыларына;
  •  «укучы – укытучы»,  «укучы – укучы» арасында фикерләрне белдерү өчен уңай шарт тудыру;
  • һәр баланың эш нәтиҗәсе уңышлы булуны тәэмин итү;
  • танып-белүөлкәсен һәм ирекле психик процессны көчәйтү;
  • укучының стрессларга  каршы торучанлыгын һәм ияләшү мөмкинлеген үстерү.

                                                   Аңлатма язу.

Соңгы йөз елларда оешкан һәм хәзер психологлар тарафыннан актив рәвештә кулланыла торган  Россия актёрлык мәктәбе ирекле хәтерне, дикъкатьне, фантазияне, сөйләм телен, ритмик тән хәрәкәтләре ясау осталыгын, фикерләрне тапшыру сәләтен үстерүче күнегүләр системасын күздә тота.

Кайбер актёрлык күнегүләре бары профессионалларга гына хас, ләкин күп кенә күнегүләрне башлангыч сыйныф укучылары белән кулланырга мөмкин.

Занятиеләрдә укучылар театр сәнгатенең төрләре һәм жанрлары , спектакльне әзерләү  процессы, актёрлык осталыгы үзенчәлеге белән танышалар.

Беренче ел нигездә үстерешле уеннарга һәм күнегүләргә ( хәтерне, игътибарны, сулышны куюга, дикцияне үстерүгә, иҗади күзаллауны, фантазияне үстерүгә) багышлана.

Уеннарның һәм күнегүләрнең күбесе катнаштырылган, ягъни игътибарны да, хәтерне дә, сөйләм телен дә, уйлау, фикер йөртүне дә, ритмик тән хәрәкәтләре ясау осталыгын да  үстерә.  Яңа күнегүләр акрынлап кертелә: һәр занятиедә таныш биремнәргә 2-3 яңа бирем өстәлә, ә яңа тизәйткечләр бер занятиегә берәү генә бирелә.

Беренче сыйныфның беренче яртысында үстерешле күнегүләр  занятие буена диярлек үткәрелә, ә алга таба дәреснең бер өлеше театр теориясе сорауларына багышлана.   Укучылар курчак, драматик, музыкаль театрларның үзләренә генә хас үзенчәлеге, драматург, режиссёр, гримлаучы, рәссам – куючы һәм башка һөнәрләр белән танышалар.

                                      Тематик планлаштыру

 Тема

Эчтәлек,  материалны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Сәгать саны

Үткәрү

вакыты

1

Мускулларны йомшартуга, тәндәге мускуллар белән идарә итүне үстерүгә күнегүләр (күнегүләр басып эшләнә)

Кулдагы, тәндәге мускулларны йомшарту өчен  «сәгать теле»,  «җил вакытында агачлар»,  «пластилин» күнегүләре.

1

2

Сулышны куюга күнегүләр (күнегүләр басып эшләнә).

«Шәмгә өрәбез (тузганакка, кайнар сөткә, мамыкка)»,  «Яңакларыбызны кабартабыз» күнегүләре.

1

3

Кул бармакларының үсешенә күнегүләр (вак чуклар).

Бармаклар белән шигырьләрне, вакыйганы сәхнәләштерү (диңгез дулкынлана, кош оча, әкәм-төкәм шуыша, һ.б.), кул шәүләсе театры.

1

4

Артикуляцион аппарат үсешенә күнегүләр.

Тел өчен күнегүләр. Иреннәр өчен күнегүләр. Радиотеатр: әкиятне тавышлыландыру (җил исә, бөҗәкләр жуылдый, ат чаба һ. б.)

1

5

Дикция үсешенә күнегүләр (тизәйткечләр, чистаәйткечләр).

Төрле интонация, темп

һәм көч белән чиратлашып тизәйткечләр әйтү күнегүләре.

1

6

Ирекле игътибарны үстерүгә күнегүләр.

«Син - мин»,  «Ябалак», «Оча  – очмый», «Көн һәм төн» һ. б. ш. күнегүләр.

1

7

Хәтерне үстерүгә күнегүләр.

«Парын тап»,  «Нечкә чылбыр», «Нәрсә үзгәрде?» күнегүләре.

1

8

Аваз-хәреф анализы ясауга әзерлек күнегүләре.

«Сүзне тап», «Хәреф адашты», «Сүзне исеңдә калдыр», «Бары бер аваз» күнегүләре.

1

9

Физик хәрәкәтне истә калдыру күнегүләре  – күзалдына китергән предметлар белән хәрәкәтләр.

«Алфавит»,   «Һәйкәл»,  «Энә, җеп, төен»,

 « Кубиклар һәм туплар», «Һөнәрне тап» уеннары.

1

10

Иҗади күзаллауны, фантазияне үстерүгә күнегүләр.

Күренешләр, этюдлар, «Айда», «Киләчәк авылы (шәһәре)»,    «Әкият иҗат итәбез» һәм башкалар.

1

11

Коллектив эшне килешеп эшләүгә күнегүләр.

Теге яки бу нәтиҗәне белү өчен билгеле бер вакытка биремнәр.

1

12

«Урман мәзәкчесе» әкиятен иҗат итү.

Көзге экскурсиядән соң  коллектив рәвештә  сценарий уйлау.

1

13

Персонажлар әзерләү, композиция төзү.

Персонажлар, аларның  костюмнарын, вакыйга уйлап чыгару.

1

14

Уен – драмалаштыру.

Спектакльне кую.

1

15

«Теремкәй» әкиятенә персонажлар, декорацяләр әзерләү.

Әкият персонажларының тышкы кыяфәтләрен уйлап чыгару.

1

16

«Теремкәй» әкиятен куюга әзерләү.

Спектакльне куюга әзерләү.

1

17

«Теремкәй» әкиятен сәхнәләштерү.

Спектакльне әти-әниләр каршында кую.

1

18

«Кәҗә белән сарык» әкияте буенча төзелгән спектакльне  әзерләү.

Персонажларны әзерләү. Репетиция.

1

19

«Кәҗә белән сарык» әкиятенә  декорацияләр әзерләү.

Әкияткә декорацяләр әзерләү.

1

20

«Кәҗә белән сарык» әкиятен  сәхнәләштерү.

Спектакльне кую.

1

21

«Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр» әкияте өстендә эшләү.

Костюмнарны әзерләү. Репетиция.

1

22

«Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр» әкияте буенча спектакльне куюга әзерләү.

 Декорация өстендә эшләү. Репетиция.

1

23

«Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр» әкиятен сәхнәләштерү.  

 Спектакльне кую.

1

24

Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте буенча төзелгән спектакльгә  персонажлар һәм декорацияләр әзерләү.

Персонажлар әзерләү, декорация, белдерү. Спектакльне әзерләү.

1

25

«Су анасы» әкиятенә спектакльне куюга әзерлек.

Чыгышка әзерләнү.

1

26

«Су анасы» әкиятен сәхнәләштерү.

Класс алдында чыгыш ясау.

1

27

«Камырматур»  әкият-тамашасы өстендә эш.

Костюмнарны әзерләү. Репетиция.

1

28

«Камырматур»  әкият-тамашасын сәхнәгә куюга әзерләү.

Декорация өстендә эшләү. Репетиция.

1

29

«Камырматур»  әкият-тамашасын сәхнәләштерү.

Әкият-тамашаны мәктәп укучылары каршында кую.

1

30

Фәнис Яруллин әкияте буенча әзерләнгән «Урман әкияте»н сәхнәләштерүгә  әзерлек.

Спектакльгә әзерләнү.

1

31

«Урман әкияте»нә  әзерлек, декорацияләр һәм костюмнар әзерләү.

Репетиция.

1

32

«Урман әкияте»нә  әзерлек.

Репетиция.

1

33

«Урман әкияте»н сәхнәләштерү.

Спектакльне әти-әниләр каршында кую.

1

                                            3. Эстетик – сәнгать юнәлеше

     «Тылсымлы карандаш» түгәрәге

    Максат:   баланың иҗади мөмкинлек дәрәҗәсен сәнгать-сурәтләү

                      чаралары ярдәмендә ачыклау.  

Бурычлар: 

  • күзаллауларын, иҗади хыялларын, сәнгатькә карашларын үстерү;
  • әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкны танып-белү алымын киңәйтү;
  • бала шәхесенең үсеш дәрәҗәсен һәрьяклап җәелдерү;
  • әхлаклылык һәм эстетик хисләр тәбияләү, көчле тойгылы,  үз-үзенә һәм әйләнә-тирәгә уңай карашлы шәхес тәрбияләү.

                                              Аңлатма язу.

Түгәрәк программасы әйләнә-тирәдәге тормышны күзәтүгә нигезләп укучыларның иҗади эшчәнлеген күздә тота. Сәнгать эшчәнлеге белән шөгыльләнү, декоратив-гамәли сурәтләү әсәрләре белән танышу балаларны аерым бер сәнгать юнәлешендә генә тәрбияләми, ә мөһимрәк  - иҗади акыл сәләтен дә үстерә. Балаларның практик эшчәнлеге аның аң дәрәҗәсенә туры килерлек итеп әйләнә-тирә дөньяны күзаллауга юнәлдерелгән.  

Бу баскычта укучыларның төп эшчәнлек төре булып матурлыкны күрә белү, информация белән танышу, сурәтләү эшчәнлеге,  сәнгатьтә фикерләрне тапшыру (күргәнне анализлау, әдәби әсәрләрне сайлау, өйрәнеләсе материал белән тематик бәйләнешле поэтик әсәрләрне башкару, музыкаль әсәрләрне тыңлау һәм башкару), ягъни, рус теле, рус әдәбияте, татар теле, татар әдәбияте, сынлы сәнгать, технология, музыка дәресләрендә кече яшьтәге мәктәп укучысының барлык иҗади сурәтләү тәҗрибәсен куллануы, һәм бу тәҗрибәне киләчәктә дә туплау.  

Занятиеләрдә  актив рәвештә сурәтләү чараларының төрләре кулланыла: рәсемне ясау, иллюстрация, орнамент эскизлары, төсләрне сайлау, бизәү элементлары.

                                   Тематик планлаштыру

  Занятие темасы

Эчтәлек

Сәгать саны

Үткәрү

вакыты

1

«Минем мавыгуларым» темасына иҗади эшләр.

Балаларның мавыгулары турында әңгәмә. Тема буенча рәсем ясау.

1

2

«Мин һәм минем гаиләм» темасына рәсемнәр.

Балаларның гаиләләре турында сөйләүләре. Тема буенча рәсем ясау.

1

3

Җәйге истәлекләр.

Җәйге истәлекләр турында  фикер алышу. Төсле карандашлар белән эш. Күзаллау буенча рәсем ясау.

1

4

«Иң матур открытка ясаучы» конкурсы.

Акварель белән таныштыру. Орнамент. Сюжет.

1

5

Куян кызы портреты.

Төсле карандашлар белән эш. Күзаллау буенча рәсем ясау.

1

6

«Төлке һәм торна» әкиятенә иллюстрация  (акварель).

Әкиятне тыңлау. Иллюстрацияләр эшләү.

1

7

«Авыл өе » темасына рәсемнәр.

Балаларның авыл, авыл өйләре турында сөйләүләре. Тема буенча рәсем ясау.

1

8

«Урман әкиятчесенең көзге әкиятләре» темасына рәсемнәр (акварель).

Урманда көзге үзгәрешләр. Көз картинасы ясау.

1

9

Рәсемнәр конкурсы: «Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш»  (төсле карандашлар).

 Уйлап чыгарылган юл тамгалары эскизы. Юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә.

1

10

Рәсемнәр конкурсы: «Минем яраткан әкиятләрем».

Яраткан әкияткә тышлык ясау. Әкият геройлары. Әкияти табигать.

1

11

«Безнең кече туганнарыбыз» темасына рәсемнәр.

Җәнлекләргә мөнәсәбәт. Яраткан йорт хайваны.

1

12

Яңа ел бәйрәменә битлекләр ясау.

Карнавал. Карнавал маскасы.

1

13

Рәсемнәр конкурсы: «Кошлар – безнең дусларыбыз».

Кышын кошлар тормышы турында әңгәмә. Тема буенча рәсем ясау.

1

14

«Без чәчәкләр ясыйбыз» темасына рәсемнәр конкурсы.

Чәчәкләр турында видеофильм. Тема буенча рәсем ясау.

1

15

Татар халкының бизәкле кулъяулыклары. Татар бизәкләре белән таныштыру.

Татар халык бизәкләре белән таныштыру.  Кулъяулыкка бизәк төшерү.

1

16

«Дөнья балалар күзлегеннән» темасына рәсемнәр.

Балаларның космос турында күзаллаулары. Тема буенча рәсем ясау.

1

17

Татар халык әкияте «Батыр әтәч». Иллюстрация.

Әкиятне тыңлау. Иллюстрация.

1

18

Татар халык әкияте «Камыр батыр». Камыр батыр рәсеме.

Батырлар турында әкиятләр. Батырларны күзаллау буенча ясау.

1

19

«Кышкы күңел ачулар» темасына рәсемнәр.

Кышкы үзгәрешләр. Тема буенча рәсем ясау.

1

20

«Су асты патшалыгы» темасына рәсем ясау.

 Күзаллау буенча рәсем ясау.

1

21

А.Алишның «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» әкиятенә иллюстрация.

  Әкиятне тыңлау. Иллюстрацияләү.

1

22

Спектакльгә игълан ясау.

 «Игълан» төшенчәсе белән таныштыру. Игълан әзерләү.

1

23

«Тирә-ягыбыздагы матурлык» темасына рәсем ясау.

Туган як табигатен сурәтләү.

1

24

« Әкияти өй» темасына рәсем- декорация.

Тема буенча рәссамнәр картиналарын карау. Күзаллау буенча рәсем ясау

1

25

«Яраткан  геройларыбыз» темасына рәсемнәр.

Кеше һәм җәнлек рәсемнәрен төрле сәнгать чаралары ярдәмендә ясау.

1

26

«Туган илем» темасына рәсем ясау.

Туган як матурлыгын мәгънәле чаралар ярдәмендә тапшыру.

1

27

Бәйрәм открыткасы әзерләү.

Гади бүләк открыткасы иҗат итү.

1

28

«Язгы көн» темасына рәсем ясау.

Язгы көн матурлыгын акварель краска ярдәмендә тапшыру.

1

29

Татар халык әкияте «Аю, бүре һәм төлке» . Иллюстрация.

Әкияткә нигезләп сюжетлы  композиция иҗат итү.

1

30

«Бардым күлгә, салдым кармак...» әкияте буенча тере портретлар ясау.

Әкияти күренешләрне, портретларны сәнгать алымы белән модельләштерү.

1

31

Фантастик әкият геройлары: Су анасы, Шүрәле.

Әкияти һәм фантастик геройларны сурәтләү.

1

32

«Урман әкиятчесенең җәйге әкиятләре» темасына рәсемнәр (акварель).

Урманда җәйге үзгәрешләр. Җәй картинасы ясау.

1

33

«Минем уңышларым»

Балаларның ясаган рәсемнәренә күргәзмә.

1

                      4. Әдәби түгәрәк «Әкияттә кунакта»

 Максат:   беренче сыйныф укучыларын квалификацияле укучылар итеп

          формалаштыру;  әкиятләр һәм әкият китаплары белән

          кызыксыну хисе тәрбияләү;  укучыларның күзаллауларын үстерү.

Бурычлар:  

  • халык фикере, халык кичереше, халык тормышы дөньясын ачу;
  • җәнлекләр турындагы әкиятләрдән файдаланып үз көчеңә ышаныч, тормышка оптимистик караш, яхшылыкның җиңәчәгенә ышаныч тудыру;
  • хис-тойгыларын үстерү;
  • укырга - күзәтергә өйрәнү;
  • уку күнекмәләре формалаштыру.

                                                 Аңлатма язу

Уку материалы итеп беренче сыйныф укучыларының – китап укучыларның – түгәрәкчеләрнең формалашуына ярдәм итәр өчен  фольклор (халык) әкиятләре сайланды. Сайлау очраклы рәвештә генә түгел. Беренче сыйныф укучысы –үзенчәлекле укучы һәм тыңлаучы. Ул, уйлап эш иткәнче, күбрәк хис-тойгыга бирелүчән, шуңа күрә дә әкият күренешләре аның өчен ышандыргыч һәм чын, тормышка ашарлык. Әкият –ул ышандыручы, танып-белү, өйрәнү, дөреслекне ачыклау өчен  балаларга якын һәм аңлаешлы бер чара. Беренче сыйныф укучыларына халык телен өйрәткәндә, без аларны халык фикере, тойгылары, хис-кичерешләре дөньясына алып керәбез. Әкияттә халык хыялы, иҗтимагый әдәпләр, халык холкы, халык тормышы тарихы чагылдырыла. Яхшы итеп сөйләнгән әкият – әдәплелек тәрбиясе башлангычы да.

Әкиятне сайлау зур әһәмияткә ия. Әдәбият белгечләре фикеренчә, алты-җиде яшьлек укучылар өчен җәнлекләртурындагы әкиятләр яхшы әкиятләр булып санала. Бу әкиятләр тормышка өмет белән карарга, үз көчләренә, җиңүгә ышанырга өйрәтә.  Хәзерге заман балаларына, күбесенчә, яхшылык, мәрхәмәтлелек, игелек, изгелек, ышаныч, тормышка өмет белән караш җитеп бетми.

                                     Тематик планлаштыру

                 Тема

 Эчтәлек, материалны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Сәгать саны

Үткәрү

вакыты

1

Әкиятләр. Халык әкиятләре һәм авторлар язган әкиятләр. Без әкиятләр беләбез.

Әкиятләр турында әңгәмә. Укучыларга таныш булган әкиятләрне ачыклау.

1

2

Татар халык әкияте «Ике дус». Рус халык әкияте «Шалкан».

Халык әкиятләре турында әңгәмә. Китаплар күргәзмәсе. Әкиятләрне тыңлау һәм чагыштыру. «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү.

1

3

Белорус халык әкияте «Пых».

Украин халык әкияте «Башак».

Әкиятләрне тыңлау һәм чагыштыру. Анализлау.

1

4

Җәнлекләр турында әкиятләр. А.Алиш әкияте «Куян кызы», рус халык әкияте «Мактанчык куян».

Куян турында әкиятләр. Әкиятләрне тыңлау. Эчтәлекләрен, геройларын чагыштыру. Халык һәм автор әкиятләре арасындагы аермалыкларны табу.

1

5

Рус халык әкияте «Куян өе». Латвия халык әкияте «Куян өе».

Әкиятләрне тыңлау. Эчтәлекләрен, геройларын чагыштыру. Рәсемнәр.

1

6

Әфган халык әкияте «Куян һәм юлбарыс». Кыргыз халык әкияте «Арыслан һәм куян».

Әкиятләрне тыңлау. Эчтәлекләрен, геройларын чагыштыру. Иллюстрацияләү.

1

7

  Адыгей халык әкияте «Кем  көчлерәк?» һәм мансия халык әкияте «Куянның колаклары ни өчен озын?»

Әкиятләрне уку. Эчтәлекләрне чагыштыру. Катнашкан геройлар.

1

8

Викторина. Куян турында әкиятләрне гомумиләштерү.

Куян турындагы әкиятләрне искә төшерү. Викторина.

1

9

«Теремкәй» әкиятенең төрлечә эшкәртмәсе.

Аю турында әкиятләр. Әкиятләрне уку. Сюжетларны чагыштыру. Сәхнәләштерү.

1

10

  Украин халык әкияте «Бияләй». Чукот халык әкияте «Койрык».

Әкиятләрне уку.

Эчтәлеген анализлау. Иллюстрацияләү.

1

11

Татар халык әкияте «Аю, бүре һәм төлке». Һинд халык әкияте «Юлбарыс, бүре һәм төлке».

Әкиятләрне тыңлау. Эчтәлекләрен, геройларын чагыштыру. Әкият эчтәлеге буенча сораулар төзү.

1

12

Удмурт халык әкияте «Аюлар ничек барлыкка килгән?» Индонезия халык әкияте «Аю койрыгы».

Әкиятләрне уку. Сюжетларны, геройларны чагыштыру. Эчтәлек буенча сораулар төзү.

1

13

  Мордва халык әкияте  «Илтифатлы аю».

Әкиятне уку. Иллюстрацияләү.

1

14

Әкият герое – аю турында белемнәрне  гомумиләштерү. Викторина.

Әкият геройларын чагыштыру, белемнәрне гомумиләштерү.

Викторина.

1

15

  Татар халык әкияте «Төлке һәм торна». Рус халык әкияте «Аю».

Төлке турында әкиятләр. Әкиятләрне уку. Геройларны чагыштыру, аермалыкларны табу. Рәсемнәр.

1

16

Г.Ибраһимов әкияте «Төлке һәм каз». Рус халык әкияте «Казлар һәм төлке».

Әкиятләрне уку, чагыштыру. Халык һәм автор әкиятләре арасындагы аермалыкларны табу. Иллюстрацияләү.

1

17

Фарсы халык әкияте «Төлке белән әтәч». Каракалпак халык әкияте «Әтәч белән төлке».

Әкиятләрне уку. Геройларны чагыштыру, аермалыкларны табу. Рәсемнәр.

1

18

Викторина. Куян, төлке һәм аю турында әкиятләрне гомумиләштерү.

Китаплар күргәзмәсе. Әкиятләрне искә төшерү. Викторина.

1

19

Татар халык әкияте «Батыр әтәч». Африка халык әкияте «Акыллы әтәч».

Кошлар турында әкиятләр. Әкиятләрне уку. Геройларны чагыштыру. Иллюстрация.

1

20

Рус халык әкияте «Тавык, тычкан һәм көртлек».

Әкиятне уку. Сәхнәләштерү.

1

21

Мордва халык әкияте «Батыр әтәч». Болгар халык әкияте «Хәйләкәр әтәч».

Әкиятне уку.  Рольләп уку. Эчтәлек сөйләү.

1

22

Бәйрәм «Әкияттә кунакта».

Әдәби бәйрәм.

1

23

 Калмык халык әкияте «Әтәч һәм тавис». Эвенк халык әкияте «Әтәч нигә кычкыра?»

Әкиятләрне уку. Геройларны чагыштыру. Иллюстрацияләү.

1

24

Удмурт халык әкияте «Песнәк һәм карт чыпчык».

Әкиятне уку. Эчтәлек буенча эш.

1

25

  Бурят халык әкияте «Саесканның койрыгы ни өчен озын?»

Әкиятне уку. Укыганны анализлау.

1

26

Ингуш халык әкияте «Лачын һәм карга».

Әкиятне уку. Эчтәлек буенча эш.

1

27

Викторина. Кошлар турында әкиятләрне гомумиләштерү.

Китаплар күргәзмәсе. Әкиятләрне искә төшерү. Викторина.

1

28

Тормыш-көнкүреш әкиятләре. Татар халык әкияте «Өч кыз».

Китаплар күргәзмәсе. Әкиятне тыңлау, анализлау.

1

29

Рус халык әкияте «Үз кызы һәм үги кыз».

Әкиятне тыңлау. Эчтәлекләрен, геройларын чагыштыру.

1

30

Татар халык әкияте «Ике ялкау».

Әкиятне тыңлау. Эчтәлек буенча әңгәмә, геройларга характеристика.

1

31

Каракалпак халык әкияте «Дүрт ялкау һәм аучы».

Әкиятне тыңлау. Эчтәлекләрне, геройларны чагыштыру.

1

32

Татар халык әкияте «Әтисе белән улы». Якут халык әкияте «Бабай, әти һәм онык».

Әкиятләрне тыңлау. Эчтәлекләрен, геройларын чагыштыру. Рольләп уку.

1

33

Йомгаклау.

КВН «Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал!»

1

                                     Кулланылган әдәбият:

  1. Григорьев Д.В. Внеурочная деятельность школьников. Методический конструктор: пособие для учителя /Д.В. Григорьев, П.В. Степанов. –

М. :Просвещение, 2010.

  1. Коротков И.М. Подвижные игры во дворе. М. : Знание, 2004.
  2. Ладыженская Т.А. и др. Детская риторика в рассказах и рисунках: Учебная тетрадь для первоклассника. В 2-х ч. – М. Издательский дом. С-инфо; Издательство «Баласс», 2006.
  3. Савенков А.И. Методика исследовательского обучения младших школьников. – 2-е изд., исправленное и дополненное. – Самара: Издательство. Учебная литература, 2006.
  4. Спортивные игры. / Под редакцией Ю.И. Портных. М. : Ф и С, 2006.
  5. Балалар  иртәсе. Насыйров Г.С. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003 ел.
  6.  “Мәгариф” журналлары. №8, 2010 ел, № 12, 2011 ел, №10, 2012 ел
  7.   Сәламәтлек . Укыту- методик эшкәртмә. Касаткин В.Н., Щеплягина Л.А. Мәскәү, 2007 ел.
  8.  Уйныйбыз да, укыйбыз да. Амонашвили Ш.А. Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2004 ел.
  9.   Үзеңне- үзең савыктыр. Гәрәев И.В. Әлмәт, 2008 ел.
  10.   Хәрәкәтле уеннар һәм сәламәтлек дәресләре. Дереклеева Н.И. Москва “ ВАКО” , 2009 ел.
  11.  Энҗе чәчтем- энҗе җыям.  Ягъфәров Р.Ф. Татар халык уеннары. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел.
  12.   Энҗе чәчтем- энҗе җыям. Төзүчесе Мәхмүтов Х.Ш. Күңел ачкычы. Казан: “ Мәгариф” нәшрияты,   2004 ел.  
  13.  Уйный-уйный үсәбез. Закирова К.В. Казан : “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел.

           

                                                     Кушымта №1.

                        Сәламәтлекне  ныгытуга хәрәкәтле уеннар.

1. Буш урын

        Шобага яки санашу юлы белән берәүне “көтүче” итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап,  бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап,  түбәндәгечә   җырлап йөри:

                                                               Саескандай чайкаклап,

                                                               Мин йөримен өй саклап,

                                                               Каздай булып кыйгаклап,

                                                               Сиңа тиям, син әбәк!

      Шулай дип берсенең аркасына суга да түгәрәк  буйлап йөгерә. Сугылган бала урыныннан  чыгып,   аңа  каршы  яктан йөгерә.  Алдан  әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы   көтүче була да, уен дәвам итә.

2. Тупны тот

       Балалар  түгәрәккә  басалар.  Берсенең кулында туп. Уенны  алып  баручы  түгәрәктән читтә  басып тора. Укытучы сигналы булгач, уенда катнашучылар тупны түгәрәк буйлап тиз генә бер- берсенә бирәләр. Алып баручы түгәрәк  буйлап туп хәрәкәт иткән юнәлештә  йөгерә . Туп,  уенны  

башлаган  балага кире әйләнеп килгәнче, алып  баручы тупка кулы белән кагылырга тырыша.  Әгәр   ул моны эшли алса, түгәрәккә баса, яңа алып баручы сайлана һәм уен дәвам итә.

3. Кармак

     Балалар түгәрәк ясап басалар, бау (скакалка) тоткан алып баручы түгәрәк уртасында тора.

     Алып баручы бауны балаларның аяк астыннан үтәрлек итеп әйләндерә. Уенда катнашучылар бауның кайсы якка  хәрәкәтләнүен игътибар белән  күзәтәләр һәм бауга басмаска тырышалар. Бауга  баскан бала алып баручы итеп билгеләнә. Бер тапкыр да бауга басмаган укучы җиңүче  була.

4. Әбәк-әбәк

       Балалар сафка тезелә. Алардан 12-15 м ераклыкта сызык сызыла. Уенны алып баручы сайлана. Ул: “Кемнәр гыйнвар аенда туган алга чыгыгыз!”- ди. Туган көннәре шул айда булган балалар каршы якка йөгерәләр, бу вакытта алып баручы  аларны әбәкләп калырга тырыша. Әбәкләнгән укучылар арасыннан яңа алып баручы сайлана. Ул февраль, һ.б. айларда туган балаларны чакыра. Бер тапкыр да әбәкләнмәгән укучы җиңүче була.

5. Алфавит

     Укучылар, ике командага бүленеп, мәйданчыкның капма-каршы якларына тезеләләр. Укытучы, алфавиттагы бер хәрефне әйткәч, укучылар бер-берсенә комачауламыйча гына, мәйданчыкның икенче ягына йөгерә һәм аталган хәрефне төзеп баса аннары балалар чүгәләп утыралар. Биремне тизрәк үтәгән команда җиңүче була. Уен яңа хәрефне әйтеп, берничә тапкыр кабатлана.

6. Энә, җеп, төен

      Балалар  кулга-кул  тотынып түгәрәкләнеп басалар.  Бер  бала - энә, икенчесе - җеп, өченчесе - төен булып , шул тәртиптә бер сафка тезеләләр.  Энә җеп белән төенне балалар арасыннан төрлечә йөреп  адаштырырга тырыша. Тегеләре бер-берсеннән  калмыйча  аның артыннан йөриләр.    

      Әгәр берәрсе адашып  калса, аның  урынына икенче бала  уйный. Ә тегесе түгәрәккә баса. Уен дәвам итә.

7. Ак аю

     Диаметры 4-5 метр булган әйләнә сызып, уйнаучылар шунда кереп басалар.  Ике бала” ак аю” итеп билгеләнә һәм әйләнәнең тышкы ягында кала. Алар кулга-кул тотынып әйләнә эчендә  йөрүче  балаларны “ җәтмәгә эләктереп”  йөриләр.  Һәр эләккән бала уеннан чыга барып, соңыннан

аюларга  тоттырмаган бер генә бала кала. Ул җиңүче була.

8. Бүре һәм сарыклар

     Уйнаучылар арасыннан “бүре” һәм “көтүче” сайлана. Калганнары сарыклар була. Беренче сарык - көтүчегә, икенче  сарык - беренчесенә, өченчесе икенчесенә тотынып, шул  тәртиптә бер-бер  артлы  тезеләләр. Каршыга бүре баса. Бүренең бурычы - көтүдәге сарыкларны  тотып бетерү,    ләкин  уен шарты буенча  ауны ул  иң арттагы сарыктан  башларга тиеш. Бүре көтүгә һөҗүм  иткәндә, көтүче аңардан сарыкны саклап калырга тырыша. Сарыклар  берсеннән - берсе калмаска,  чылбырны  өзмәскә  тиешләр. Тотылган сарыкларны бүре читкә  алып китә бара. Соңгы сарык иң  куркыныч вакытта бүредән качып көтүче янына йөгерә һәм  аның алдына килеп баса. Шулай итеп, бу сарык көтүчегә, бүре арттагы сарыкка, ә арттагы   сарык бүрегә әйләнә.

9. Аучылар һәм төлкеләр

      Диаметры 5-6 метр булган түгәрәк сызалар. Уйнаучылар ике төркемгә:

”аучылар”га  һәм  “төлкеләр”гә бүленәләр. Аучылар түгәрәк эчендә, төлкеләр  түгәрәкнең тышына  урнаша. Һәр аучы  янында 1,2-2  мерт озынлыкта бау куела. Аның очы бераз түгәрәкнең тышына чыгып  торырга  тиеш. Төлкеләр  төрле юллар  белән (куллары һәм аяклары ярдәмендә, яткан килеш  һ.б) бауны түгәрәктән чыгарырга тырышалар. Аучы төлкенең кулына сугып, үзенең бавын   саклый. Ләкин ул сызыктан читкә чыгарга тиеш  түгел.  Әгәр  төлке  бауны урыныннан  кузгата алмаса, ул уеннан чыга. Ә  инде төлке бауны әз генә тартса да , аны кире урынына куярга ярамый. Уен бер төркем  җиңгәнчегә кадәр дәвам итә.

10. Аждаһа белән ерткычлар

          Уйнаучылар ике командага: ”аждаһа” һәм “ерткычларга” бүленеп, куллары белән тотынышып басалар. Ерткычларның саны аждаһаларныкыннан ике тапкырга ким булырга тиеш. Сигнал  булу  белән аждаһа ыжгырып ерткычларны чолгап алырга тырыша. Ерткычлар качарга тиешләр. Аждаһа белән чолганып алынганнар “үтерелгән” санала, уеннан чыгарыла. Уен  ерткычлар тотылып  беткәнче дәвам итә.

11. Мияу-мияу, нинди төс?

       Санамыш ярдәмендә бер” песи” сайлана. Калганнары бер сафка тезелә. Песи алга баса  һәм ”Мияу–мияу!” - ди. Балалар: ”Нинди төс?” - дип сорыйлар. Песи берәр төсне атый. Балалар  шунда ук  шул төстәге әйберне тотарга тырышалар (сары күлмәк, салам ). Андый әйбер тапмаган бала тиз  генә йөгереп китә. Песи аны тотарга тырыша. Тота алса, ул бала песи булып,  тота алмаса  үз  урынында калып , уен дәвам итә.

12. Кысла

        Санамыш ярдәмендә “кысла” сайланып куела. Аның  кулларын  бау яки  яулык  белән  артка бәйлиләр.  Калган  балалар түгәрәкләнеп  басалар. Кысла атрка  бәйләнгән куллары  белән иптәшләренең берсен чеметергә теләп куып йөртә. Чеметелгән кеше кысла була. Уен шулай дәвам  итә.

13. Кәвешче

       Уйнаучылар  кулга-кул тотынып  бер түгәрәк ясыйлар. Уртадагы бүкәнгә утырган “кәвешче” куллары белән читек теккән кебек кыйланып көйләп утыра:

                                                               Итек, читек, энә, без,

                                                               Матур итеп тегәбез.

                                                               Кирәкмиме, алмыймсыз,

                                                               Әллә киеп карыймсыз?

         Түгәрәктәгеләр, җыр беткәч, бар да беравыздан: “Кая бир!” - дип, бер якка түгәрәк буенча йөгерәләр. Тегүче  утырган  урыныннан  йөгерүчеләрдән  берәрсенең  аягына кулы белән тиеп калырга  тырыша. Тия алса, аны урынына утыртып,  үзе түгәрәккә керә. Тидерә алмаса, уен яңадан  башланып, ул ”кәвешче” була.

14. Алтын капка

       Уйнаучылар шобага  тотышалар. Иң  өскә чыкканы белән аста калганы атаман булалар. Калганнары  парлашып читкәрәк китеп  бер-берсенә исем  кушалар.  Берсе - алтын күлмәк, берсе - ефәк шарф , яки  елга - дәрья,  акбүз- күккүз, алмагач - сандугач һ.б  .  Атаманнар, кулларын  капка  кебек  тотып, “алтын капка” ясыйлар.  Калганнары пар-пар киләләр   һәм:

       -Ефәк күлмәкме, ефәк шарфмы? - дип сорыйлар. Атаманнарның берсе кайсысының кушаматын әйтә, шул кеше капка аша чыгып, әйтүче артына баса. Икенчесе икенче  атаман артына  баса. Шулай ике атаман кешеләре ике сафка тезеләләр дә, тартыша башлыйлар. Үз ягына тартып чыгара алган як җиңгән була.

15. Син йөгер!

        Бу уенда балаларның саны җөп булуы шарт. Уйнаучылар  кулга-кул  тотынып бер  түгәрәк ясалгач, санашып так, җөп саннар туры килгәннәрне билгелиләр.Таклар җөпләрнең алдына  чыгып басып  эчле-тышлы ике түгәрәк ясыйлар. Ике түгәрәктәгеләр дә йөзләре белән бер-берсенә каршы  

торалар. Уйнаучыларның  берәрсе үз каршысында  торган  иптәшенә  әбәкләп ике  түгәрәкнең  уртасыннан йөгереп китә. Иптәше аны куа. Йөгергән уйнаучы артына куучы җитә  башласа, ул  яки эчке, яки тышкы түгәрәктә торган иптәшләренең берсе алдына килеп   туктый ала. Бу   вакытта инде алдына тукталган кеше йөгерүне дәвам иттерә. Ул да теләгән   иптәшенең алдына туктый ала. Куучы йөгерүчене тотса, үзе йөгерүчегә әйләнеп, тотылган   кеше аны куа башлый.

16.  Ике урамлы

      Бу  уен  урамда уйнала. Иң  беренче шобага әйтешүләре ярдәмендә балалар икегә бүленәләр.  Шуннан соң ике команда, бер-берсенә 20 метрлап ара калдырып, капма-каршы баса. Ике  команда  арасындагы араны урталай бүлеп, җиргә сызык  сызалар һәм  йөгереп урыннарын  алышалар. Шул  

арада  беренче команда кешеләре икенче команданың берәр уенчысын ( ул сызыкның  бу ягына чыкканчы) тотып калырга тырыша (кемне тотуны алдан уйлыйлар). Тотылган кеше   икенче командага  күчә.  Аннан  соң  икенче команда кешеләре  беренче  команда кешесен  тотып   калу турында  киңәшәләр  һәм  урын алышалар. Уен бер команда кешеләре җиңгәнче дәвам итә.

17. Чык, йөгер!

         Балалар үз араларыннан уен башы һәм куучы билгеләп куялар. Куучы  уйнаучыларның  тавышлары ишетелми, кыланышлары күренми торган җиргә читкәрәк китеп тора. Аннан соң   уйнаучы үзенә берәр кош исемен атап, шыпырт  кына башның колагына килеп әйтә. Исемнәр   билгеләнеп,

уйнаучылар берәр нәрсә ( бүрәнә, чирәм)  өстенә  тезелеп  утыргач,  уен башы  куучыны  чакырып:  ”Сиңа нинди кош кирәк?” - дип сорый. Куучы үзе белгән кош исемнәрен саный. Әгәр   әйткән  кош исемнәре  арасында  уйнаучылардан берәрсене  исеме булса, ул  торып йөгерә, ә куучы аны  куып    китә.  Тота  алса, алар үз  рольләрен алмаштыралар. Әгәр  йөгереп киткән уйнаучы тоттырмыйча яңадан урынына килеп утырса, балаларга исемнәр аталып, уен яңадан   башлана.

18. Укытучылы

       Бер ”укытучы”  сайлана. Калганнары бер рәткә тезеләләр. Аларның  алгы  ягына 10 метр  алда  бер  сызык сызыла. Укытучы иң беренче торган балага берәр төрле әйбер исемен атап туп ыргыта.  Әгәр ул исем ашамлык әйберсе булса, бала тупны тотып калырга тиеш. Әгәр тотып кала алса , ул   бер  адым  алга  чыга  Әгәр   ашамлык  әйбере  исеме  әйтелгәндә тотып  кала алмаса яки  

ашамлык  әйбере  исеме  әйтелмәгән очракта тупны  тотса, ул урынында кала. Укытучы туп ыргы тучыны чират   буенча алып бара. Кем  иң  беренче җиңү  сызыгына  килеп  җитә, шул җиңүче була.

19. Борчак чәчеш

        Балалар бер-бер артлы, ике куллап билләреннән алып, бер чылбыр хасил итәләр. Баштагы  бала бу чылбырны төрле кискен борылышлар, зигзаглар белән әйдәп йөртә. Арттагылар мондый кискен  борылышларда кайсы кая чәчелеп кала бара. Уен бер генә кеше калганчы дәвам итә.

20. Кем тизрәк?

      Балалар ике-дүрт  командага бүленә һәм командалары белән бер–берсенең кулларын тотып, шеренгалар булып бер сызыкка тезеләләр. Судьяның сигналы буенча командалардагы уенчылар алдан  билгеләп  куелган сызыкка кадәр  бер аякта  сикереп  баралар. Сызыкка  беренче булып килеп җиткән команда җиңә.

21. Туплы эстафета

        Уйнаучылар ике-өч командага бүленә. Алар старт сызыгы артына берәм-берәм колонна булыплы  тезеләләр. Һәр команданың беренче  уенчысы  кулында туп була. Судьяның сигналы буенча алар,  бер кул белән суга-суга, тупны алып баралар. Стойкага барып җиткәч, уенчылар аны   уңлап (яисә    сулдан) уза, кире кайта һәм җиргә сугып, тупны  үзләренең иптәшләренә  тапшыралар. Ул тупны     ала  һәм шушы ук биремне башкара. Шул рәвешле команданың һәр уенчысы  әлеге эстафетаны уза. Алданрак тәмамлаган команда ота.

22. Үрмәкүч һәм чебеннәр

   Залның бер почмагына яки читенә сызык сызып “үрмәкүч оясы” билгеләнә. Аңа бер укучы кереп баса. Башкалар, ягъни “чебеннәр”, ирекле рәвештә урнашалар. Укытучы сигналы буенча алар, йөгереп йөреп, куллары белән чебеннәр кебек төрле хәрәкәтләр ясыйлар. Укытучы: “Үрмәкүч!” дип әйтүгә уенчылар кинәт тукталырга һәм шул торышта катып калырга тиешләр. Селкенгән баланы “үрмәкүч” “үз оясына” алып китә. Уен шул рәвешле ике-өч тапкыр кабатланганнан соң, тотылган “чебеннәр” санала һәм икенче “үрмәкүч” билгеләнә. Уен ахырында укытучы тоттырмаган “чебеннәр”не һәм үз вазифасын яхшы башкарган “үрмәкүч”ләрне билгели.  

23. Хәйләкәр төлке.

   Балалар бер-берсеннән берәр адым ара калдырып Һәм уртага карап түгәрәккә басалар. Түгәрәк читендә кечкенә түгәрәк “хәйләкәр төлке йорты” сызыла. Уенны алып баручы барысына да күзләрен йомарга куша да, балаларның артыннан түгәрәкне әйләнеп чыкканда, берәр кешегә кулы белән кагыла. Ул кагылган бала “хәйләкәр төлке” була. Шуннан соң барысы да күзләрен ачып “хәйләкәр төлке”нең кем икәнлеген белергә тиеш булалар. Белә алмасалар, балалар хор белән: “Хәйләкәр төлке, син кайда?” – дип өч тапкыр кычкырып сорыйлар һәм бер-берсенә карыйлар.  Бераздан “хәйләкәр төлке” түгәрәк уртасына йөгереп чыга да: “Мин монда!” – дип әйтә. Шул вакытта уенчылар төрле якка таралышып йөгерәләр, ә “хәйләкәр төлке” аларны куа башлый һәм әбәкләргә тырыша. Әбәкләнгән бала “хәйләкәр төлке йортына” түгәрәккә барып баса тора. Ике-өч уенчы тотылгач, барысы да яңадан түгәрәккә тезелә һәм уен “хәйләкәр төлке” белән дәвам итә.

24. Җитез һәм төз атучылар.

   Ике (өч-дүрт) команда, старт сызыгына тигезләнеп, колонналап тезелә.

Старт сызыгыннан 20м ара калдырыла һәм финиш сызыгы билгеләнә. Финиш сызыгыннан 3м арырак һәр команда каршысына берәр кыршау яткызып куела. Командаларда беренче торучыларның һәрберсенең кулында өчәр кечкенә туп. Укытучы сигналы булуга, алар финиш сызыгына кадәр йөгерәләр дә өч тупны да бер-бер артлы кыршауга төшерергә тырышалар; аннан соң тупларын алып кире йөгереп кайталар да үз командаларының чираттагы уенчыларына бирәләр, ә үзләре колонна ахырына барып басалар. Башка уенчылар да шуны ук кабатлый. Кыршауга тупларны күбрәк төшереп, эстафетаны уңышлы тәмамлаган команда җиңүче була.

25. Ябалак

   Залның бер почмагына яки читенә зур булмаган түгәрәк сызып “оя” билгеләнә. Анда “ябалак” тора. Укучылар залда ирекле рәвештә урнашалар. Укытучының: “Таң атты!” – дигән сүзләреннән соң алар, зал буенча йөгереп, куллары белән күбәләкләр, коңгызлар кебек очу хәрәкәтләре ясыйлар. Укытучы: “Төн җитте!” – дип әйтүгә, алар кинәт тукталырга һәм шул торышта калырга тиешләр. Шулчак “ябалак” ауга чыга һәм, берәрсенең селкенгәнен күрсә, аны үз “оясына” алып кереп китә. “Таң атты!” дигән сигналга “ябалак” үз оясына юнәлә, ә укучылар яңадан хәрәкәткә киләләр һәм зал буйлап йөгереп йөри башлыйлар. “Ябалак” ике-өч уеннан соң алмашына. Аның кулына эләкмәүчеләр яки иң күп уенчыны үз “оясына” илтүче җиңүче була.

26. Көтүче һәм көтү

   Залның бер ягында гимнастик эскәмияләр (“коймалар”) белән “сарык абзары” билгеләнә. Укучылар (“сарыклар”) аның эченә керәләр. Бер укучы “көтүче” итеп сайлана. Аның күзен яулык белән бәйлиләр дә “абзар” янына җитәкләп алып килеп бастыралар. “Көтүче”: “Сарыклар, сарыклар, мин сезнең янга килдем,” – дип әйтә. Бу сүзләрдән соң “сарыклар” гимнастик эскәмияләр аша чыгып басалар.

   “Көтүче”дән һәрберсе болай дип сорый: “Көтүче, көтүче, миңа ничә адым атларга рөхсәт бирәсең?” “Көтүче” бердән унга кадәрге саннарның берсен әйтә. “Сарыклар” әйтелгән санча алга атлап баралар да туктыйлар. Барлык “сарыклар” да шулай таралышкач, “көтүче”: “Минем көтү кайда икән?” дип сорый. “Сарыклар”: “Бә, бә, бә...” дип җавап кайтаралар. Аннан соң “көтүче” аларга таба атлый һәм, берәрсенә кагылгач: “Сарык, сарык, син кем?” – дип сорый. “Сарык тагын: “Бә, бә,” – дип тавыш бирә. “Көтүче” аның исемен әйтергә тиеш. Әгәр дә аны танымаса, икенчесе янына барып, аның исемен белергә тиеш. Исем дөрес әйтелсә, “көтүче” яулыгын чишә. Танылган кеше “көтүче” була, уен яңадан башлана.    

27. Бүре чокырда

   Мәйданның уртасына аралары 1м булган ике сызык сызалар – бу “бүре” утыра торган  чокыр.  Аннан ерак түгел түгәрәк сызыла – бу “кәҗәләр” өе. Укытучының: “Кәҗәләр, болынга!” – дигән командасыннан соң балалар каршы якка йөгерәләр һәм чокыр аша сикерәләр.

   “Бүре”  йоклый, аларга тими. “Кәҗәләр, өйгә!” командасыннан соң балалар өйләренә  йөгерәләр һәм кабат чокыр аша сикерәләр. “Бүре” уяна, аларны тота. Тотылган “кәҗә” “бүре” була.

   “Чокыр” аша сикереп кенә үтәргә мөмкин. “Бүре”гә вакытыннан алда чокырдан чыгарга ярамый.

     

   

       

                                           

Кушымта №2.

Спорт теремкәе

(сәхнәләштерү өчен әкият)

  ( Матур алан.  Тирә-якта агачлар. Аланда теремкәй.)

Автор: Борын-борын заманда түгел, хәзерге вакытта бер бик матур аланда терем-теремкәй булган ди. Ләкин ул гади түгел, ә тылсымлы ди. Аңа Олимпия уеннарын белүче, спорт белән шөгыльләнүчеләр генә керә алган.

      Менә бер көнне шул теремкәй яныннан Куян үтеп барган.

(Җырлый-җырлый куян керә, кулында сикергеч.)

 Куян: Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

      (Аңа җавап бирүче булмый. Куян ишеген төртеп карый – ачалмый, аннан язуны күрә: “Бу теремкәйгә Олимпия уеннарын белүче, спорт белән шөгыльләнүчеләр генә керә ала.”) Мин Олимпия уеннарын белән. Анда төрле ярышлар була: футбол буенча, хоккей, волейбол, баскетбол, теннис, бадментон, буенча, биеклеккә, озынлыкка сикерү, йөгерү буенча һәм башкалар. Әле мин бадментон буенча дөнья чемпионы Наталья Бабикны беләм.  Үзем дә спорт белән шөгыльләнәм, биеклеккә дә, озынлыкка да сикерәм. (күрсәтә). (Ишек ачыла, куян керә.)

     ( Тиен йөгереп килә.)

Тиен: О-о-о! Нинди матур теремкәй! Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

  • Мин – Куян, ә син кем?
  • Ә мин Тиен. Минем дә синең белән яшисем килә. Кертәсеңме мине?

        - Бик кертер идем дә, ләкин бу гади теремкәй түгел, ә спорт теремкәе. Монда Олимпия уеннарын белүче, спорт белән шөгыльләнүчеләр генә керә ала. Син кайсы спорт төре белән шөгыльләнәсең?

  • Мин агачларга менәм, агачтан агачка сикерә алам. Күрсәтимме?
  • Күрсәт.

(Тиен “агач төпләре” аша  сикереп күрсәтә.)

  • Күрдеңме?
  • Күрдем. Әйдә кер алайса.

(Теремкәйнең ишеге ачыла. Куян белән Тиен кереп китәләр.

Обруч белән уйный-уйный Төлке килеп чыга.)

Төлке: Ай-яй нинди теремкәй. Минем дә бу теремкәйдә яшисем килә. (Ишек шакый) Кем бу теремкәйдә яши?

  • Мин – Куян.
  • Мин- Тиен, ә син кем?
  • Ә мин - Төлке, сез мине бу матур теремкәйгә кертәсезме?

        -Бу бит гади теремкәй түгел, монда Олимпия уеннарын белүче, спорт     белән шөгыльләнүчеләр генә керә ала. Ә син спорт белән шөгыльләнәсеңме?

        -Мин Олимпия уеннарын беләм. Гимнастка Полина Астахова кебек чемпион буласым килә. Аның бит 5 алтын медале, 2 көмеш медале, 3 бронза медале бар. Ә минем медальләрем унау булачак. Минем матур, сылу гәүдәм табигатьтән генә түгел. Мин көн саен музыка кабызам да, ритмик күнегүләр ясыйм.  Сезнең дә шундый матур буласыгыз килсә, әйдәгез бергәләп ясыйк.

(Музыка астында ритмик гимнастика ясыйлар.)

Тиен: Хәзер керик инде.

             (Теренмкәйгә кереп китәләр.Кулына туп тоткан Аю килеп җитә.)

Аю: Ай-яй, нинди матур теремкәй! Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

  • Мин – Тиен.
  • Мин – Төлке. Ә син кем?
  • Мин – Аю. Минем дә сезнең белән бу матур теремкәйдә торасым килә.
  • Ә син спорт белән шөгыльләнәсеңме?

     -   Әйе, мин элек менә болай йөри идем (табанының тышкы ягына басып йөреп күрсәтә). Аннан соң бер туп таптым да, зарядка ясый башладым. Хәзер мин менә ничек йөрим. (йөреп күрсәтә). Сезнең дә туп уйныйсыгыз киләме?

    - Килә.

    - Әйдәгез, бергәләшеп уйныйбыз. (Туп уйныйлар)

    - Ә хәзер кертәсезме ?

        - Ишек ачылса керәсең инде!

(Ишек ачыла, бөтенесе кереп китәләр.

Бераздан Юлбарыс йөгереп килә.)

Юлбарыс: Бу нинди теремкәй? Бу теремкәйдә  кем яши?

  • Мин – Куян.
  • Мин – Тиен.
  • Мин – Төлке.
  • Мин - Аю. Ә син кем?

         -   Мин Юлбарыс – бөтен хайваннарның патшасы. Минем дә бу теремкәйдә яшисем килә.

  • Ә син Олимпия уеннарын беләсеңме, спорт белән шөгыльләнәсеңме?
  • Мин агачка да сикереп менәм, тиз йөгерә дә алам (күрсәтә). Ә тагын мин   уеннар да беләм. Берсен сезгә дә өйрәтәм. Тезелегез түгәрәккә. “Буш урын” уенын уйнатам.

    Саескандай чыйкаклап,

    Мин йөримен өй саклап,

    Каздай булып кыйкаклап,

    Сиңа тиям син – әбәк!

Төлке: Әйдәгез әле, чәй эчеп алыйк.

            (Теремкәй эченә кереп китәләр.

    Төчкерә, йөткерә Шүрәле килеп керә.)

Шүрәле: Бу нәрсә? Минем дә бу теремкәйгә керәсем килә! (Ишеген ачып карый, ача алмый) Кем яши бу теремкәйдә?

  • Мин – Куян.
  • Мин – Тиен.
  • Мин – Төлке.
  • Ә мин – Аю.
  • Мин- Юлбарыс. Ә син кем?
  • Мин – Шүрәле

Төлке: Син – Шүрәле?

Шүрәле: Шүрәле шул, мин сезне кытыклап үтерә алам.

Юлбарыс: Синме? Кытыклапмы?

Куян: Син аягыңда көчкә торасың бит! (Шүрәле төчкерә)

Аю: Төчкергәндә авызыңны капла! (Шүрәле тагын төчкерә)

Шүрәле: Ай, сез авызымны капларга куштыгыз бит.

Тиен: Срочно Таңсылу табибәне чакырырга кирәк.

(Төлке теремкәйгә кереп китә һәм телефоннан шалтырата.)

Төлке: Таңсылу табибә! Безнең Шүрәле чирләде. Тизрәк килегез!

Таңсылу табибә: Хәзер килеп җитәм (йөгереп керә). Кем авырый монда?

Шүрәле: Мин

Таңсылу табибә: Күрсәт әле тамагыңны! (карый). Ай-яй тамагы да кызарган, борыны да тыгылган. Син бер дә спорт белән шөгыльләнмисеңме әллә?

Шүрәле: Нәрсә соң ул спорт?

Таңсылу табибә: Син спорт күнегүләрен дә белмисең мени? Шуңа күрә авырыйсың инде син. Минә минем җәнлекләрем спорт белән шөгыльләнәләр, шуңа күрә авырмыйлар да. Яле, куянкай, гимнастика күнегүләре ясап күрсәт әле. Көн саен шуны ясасагыз, чирләмәссез.

      (Барысы да тезелеп басалар. Куян артыннан кабатлыйлар.)

Куян.   Бер, ике, өч!Бер, ике, өч!

Сулыйбыз иркен итеп

Чүгәлибез, торабыз

Башны уңга борабыз

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз

Шуңа күрә барыбыз да

          Сәламәт, йөзебез шат

          Сәламәт буласыгыз килсә

          Спортны яратыгыз!

Таңсылу табибә: Тагын авырмас өчен нәрсә эшләргә икәнен беләсезме?

Төлке: Иртәнге гимнастиканы ясарга кирәк.

Юлбарыс: Саф һава, кояш кирәк.

Аю: Юынырга кирәк.

Тиен: Хәрәкәтле уеннар уйнарга кирәк.

Шүрәле: Спорт күнегүләре ясарга.

Куян: Чыныгырга кирәк.

Таңсылу табибә: Ә тагын дөрес тукланырга кирәк. Менә безнең мәктәп укучылары да спорт белән шөгыльләнәләр. Күп кенә ярышларда беренчелекне яулап грамоталар алдылар: волейбол, шахмат, җиңел атлетика буенча. Сез дә спорт белән шөгыльләнегез. Таза-сау булырсыз, бер дә авырмассыз. Уңышлар сезгә!

      Барысы: Рәхмәт!

     “ Хәрәкәттә – бәрәкәт” җырын җырлыйлар:

1. Сәламәтлек үзе бәхет

Киләчәк көнебездә.

Чыныгырга, нык булырга

Кирәк һәммәбезгә дә.

Кушымта:

          Хәрәкәттә - бәрәкәт

          Тәнгә керә көч һәм дәрт.

          Тәнгә – сихәт, җанга – рәхәт

          Хәрәкәткә мең рәхмәт.

2. Иртәнге гимнастика,

Саф һава, кояш кирәк.

Сәламәт булу өчен

Спортны ярату кирәк.

Кушымта:

          Хәрәкәттә - бәрәкәт

          Тәнгә керә көч һәм дәрт.

          Тәнгә – сихәт, җанга – рәхәт

          Хәрәкәткә мең рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек программасы.

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән сәламәтлек программасы....

Тәрбия сәгате. (4 нче сыйныф) Спорт һәм сәламәтлек.

    Әлеге тәрбия сәгате,  укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, спорт һәм физик культура  тарихы белән таныштыру,  универсиада һәм олимпиада төшенчә...

"Спорт һәм сәламәтлек" сыйныф сәгатенә презентация.

       Спорт һәм    сәламәтлек темасына сыйныф сәгате өчен презентация....

Спорт- сәламәтлек нигезе.

Укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү, патриотик хис тәрбияләү,сәламәт кеше генә Туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле бул...

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Сәламәтлек программасы

Башлангыч классларда сәламәтлек өстендә эшләү программасы...

2 нче сыйныфта физкультура дәресендә балалар белән уздырылган спорт чарасы Тема: "Сәламәтлек-зур байлык” .

Укучыларда, Сәламәт яшәү рәвеше” программасын тормышкаашыру максатыннан,үзләрен һәрьяклап үстерүгә,физик культура белән актившөгыльләнүгә ихтыяҗ тәрбияләү,аларның ихтыяр көчләрен,сәламәтле...