2 сыйныфта ” Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф”
презентация к уроку по чтению (2 класс) по теме
2 сыйныфта ” Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасына презентация башлангыч сыйныф укытучыларына тәкъдим ителә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
prezentatsiya_2.pptx | 69.08 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Максат 1. Кеше исемнәре һәм фамилияләрен һәрвакыт баш хәрефтән язарга кирәклегенә төшендерү; Бурычлар 1. Кеше исемнәре һәм фамилияләрен аерып тану, дөрес язу, сөйләмдә куллана белү ; 2.Хәрефләрне дөрес язу һәм тоташтыру күнекмәләрен ныгыту; 3.Алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү ; 4 .Үз исемең белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә : 1. Кеше исемнәре һәм фамилияләрен һәрвакыт баш хәрефтән язарга кирәклеген аңлау ; 2. Кеше исемнәре һәм фамилияләрен дөрес яза белү ; 3. Үз исемеңнең мәгънәсен белү .
Дәреснең структурасы: Дәрес этаплары УУГ I . Оештыру . Эшкә кызыксыну тудыру . КУУГ ШУУГ II . Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру. ТБУУГ РУУГ КУУГ III . Уку мәсьәләсен кую. ТБУУГ РУУГ КУУГ IV . Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү. ТБУУГ РУУГ КУУГ V . Яңа белемнәрне ныгыту. ТБУУГ РУУГ КУУГ ШУУГ VI . Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү. ТБУУГ РУУГ КУУГ ШУУГ VII . Рефлексия. Уку эшчәнлеген йомгаклау. РУУГ ШУУГ
Ресурслар: 1 . И.Х.Мияссарова , К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек , 2 кисәктә , Казан, “ Мәгариф-Вакыт ” нәшрияты , 2012, 2 нче кисәк , 24-26 б. 2. И.Х.Мияссарова , К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: Мөстәкыйль эш дәфтәре , Казан, “ Мәгариф-Вакыт ” нәшрияты , 2012, 44 б. 3. И.Х.Мияссарова , К.Ф.Фәйзрахманова . Татар теле: 2 нче сыйныф : укытучы өчен методик кулланма , Казан, “ Мәгариф-Вакыт ” нәшрияты , 2012 4. Презентация Power Point - “ Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф ” 6 . Тарату һәм күрсәтмә материаллар : карточкалар , тест, « Аңлатмалы сүзлек ».
Биремнәр 1. Матур язу күнегүе. Аа Алсу – зур кыз. Нәтиҗә: үрнәк белән чагыштырып, матур итеп язу. 2.Алсу сүзе белән җөмләләр төзегез. - Җөмләләрне укыгыз. - Нәрсәгә игътибар иттегез? Нәтиҗә: Бер үк сүз төрлечә язылырга мөмкин. ( РУУГ ) 2. Карточкалар белән эш . Ни өчен калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең берсе – юл хәрефтән , ә икенчесе баш хәрефтән языла . Партадашың белән фикерләш . (ТБУУГ, КУУГ) Йолдыз күктә җемелдәгән йолдызларга карап соклана. Иркә бик иркә кыз булып үсеп килә. Бакчадагы резеда чәчәкләренә Резеда көн саен су сибә. Нәтиҗә: Кеше исемнәре баш хәрефтән языла.
3. Дидактик уен Хәрефләрне җил очырган.Фамилияләрне телдән алфавит тәртибендә әйтегез. Р әфыйков , Ә минов, Х әсәнов, М әхмүтов, Ә мирханов, Т инчурин. Нәтиҗә : Әминов , Әмирханов,Мәхмүтов, Рәфыйков , Тинчурин, Хәсәнов. (ТБУУГ , КУУГ, РУУГ) 4. Парлап эшчәнлеккә карточкалар таратыла. Җөмләләрне тутырып язарга. Әтинең фамилиясе … . Әнинең фамилиясе … . Минем фамилиям … . Безнең укытучыларның фамилияләре … Нәтиҗә: Фамилияләр баш хәрефтән языла. (ТБУУГ, КУУГ, РУУГ, ШУУГ)
5 . Исемеңнең мәгънәсен беләсеңме ? Индивидуал ь эш. Әңгәмә. М. Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” исемле китабында менә мондый фикер таптым: “Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә, аның чисталыгын, аның ихтирамын сакларга тиешсең. Һәр начарлык, һәр начар эш исемгә сеңеп кала шикелле. Исемгә йогарлык начарлык эшләүдән сакланырга кирәк. Исем ул синең үзең генә дә түгел бит: ул синең йөзең, ата- анаңның, нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Исем ул- синең тормыш юлыңнан күтәреп барган үз байрагың”. - Байрак югарылыкта тора, исемнәр баш хәреф белән языла. Күрәсезме, нинди бәйләнеш? - Үз исемегезне яратасызмы? Кайларда ишетәсегез килә? -Кеше исемнәре ни өчен баш хәреф белән языла ? Нәтиҗә: Кеше үз исеме белән горурланырга тиеш . (ТУУГ, КУУГ)
Тест. 1.Артык сүзне тап. а) Наил ә) Дилбәр б) Зилә 2. Кайсы сүз кеше исеме генә була ала а)Роза ә)Алсу б) Гөлназ 3.Дөрес җөмләне сайлап ал. а) Кеше исемнәре баш хәреф белән языла . ә) Кеше исемнәре юл хәреф белән языла . б) Кеше исемнәре һәм фамилияләр һәрвакытта да баш хәреф белән языла . Нәтиҗә : Исем һәм фамилияләр баш хәрефтән языла (ШУУГ, РУУГ).
Предметлы белем бирү тирәлеген булдыруның нәтиҗәлелеге. Дәрестә кулланылган таратма материаллар, схемалар, интерактив, информацион-коммуникатив биремнәр предметлы белем бирү тирәлеген формалаштырырга ярдәм итә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ по теме:Исем
Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру. 2. Дөрес язу, төрле кил...
Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)
Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....
Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)
Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....
4 сыйныфта "Исем сүз төркемен кабатлау" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
Бу дәрестә Сингапур структуралары кулланылды. Кабатлауга бик тә Модель Фрейер структурасы отышлы дип уйлыйм. Минем дәрес эшкәртмәм күп укучыларга файдалы булыр дип уйлап калам....
2 сыйныфта ” Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф” темасына татар теле дәресе
Дәреснең темасы программада “Исем” бүлегенә кертелгән. “ Сүз ” темасын өйрәнүгә 40 сәгать, ә төп “Ялгызлык исемнәр” темасын өйрәнүгә 3 сәгать бирелгән. Дәрес баш...
Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф
2 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема: Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф....
Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф
Татар теленнән үткәрелгән дәрестә укучыларны исем һәм фамилияләрнең әһәмияте, кулланылышы, дөрес язылышы белән таныштырылды. Мисаллар ярдәмендә укучылар исемнәргә сораулар куеп кеше исемнәрен ае...