4 сыйныфта "Исем сүз төркемен кабатлау" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
учебно-методический материал (4 класс) на тему
Бу дәрестә Сингапур структуралары кулланылды. Кабатлауга бик тә Модель Фрейер структурасы отышлы дип уйлыйм. Минем дәрес эшкәртмәм күп укучыларга файдалы булыр дип уйлап калам.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ачык дәрес | 81.19 КБ |
Предварительный просмотр:
Зәй шәһәре «Татар гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе“
башлангыч сыйныф укытучысы Шәрифуллина Гөлназ Валериан кызы
4 нче сыйныфта татар теле дәресе.
Тема: Исем сүз төркемен кабатлау
Белем бирү максаты:
1. Исем сүз төркеме буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу.
- Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
- Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
- Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.
КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.
ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,
биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация, таратма материал.
Дәрес тибы: кабатлау
Дәреснең девизы: “Белемне мөстәкыйль үзләштер”
Дәрес планы:
№ | Дәрес элементлары | Вакыт |
1 | Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру) | 2 мин |
2 | Актуальләштерү( үткән материалны кабатлау Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру ) | 3 минут |
3 | Төп өлеш ( Уку мәсьәләсен кую. ) | 16 минут |
4 | Ныгыту (Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану) | 15 минут |
5 | Йомгаклау ( белемнәрне бәяләү Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә) | 7минут |
6 | Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату | 2 минут |
Дәрес этабы | Этаплар эчтәлеге | УУГ |
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру | -Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? 1 слайд Әйдәгез бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик. Хәерле көн миңа! Хәерле көн сиңа! Хәерле көн сезгә! Хәерле көн барыбызга да! -Әйдәгез укучылар безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшик инде! (Хәерле көн, исәнмесез!) -Рәхмәт укучылар, утырыгыз! | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү |
II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру | -Укучылар! Сезнең алдыгызда хәрефләр ята( с,м,и,һ,е) Шул хәрефләрдән сүз төзергә. Бер хәреф артык булырга тиеш. Кайсыгыз әйтә?(ИСЕМ) 2 слайд -Әйе, бүген безнең дәреснең темасы исем. Без дәрестә нишләрбез, алдыбызга нинди максат куярбыз икән? (исем турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне тикшерербез һәм бәяләрбез) -Без МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы ярдәмендә алган белемнәребезне искә төшерербез. | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
III. Уку мәсьәләсен кую. Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү | МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР 3 слайд -Укучылар, сезнең өстәлдә һәр кайсыгыз алдында кәгазь ята. Эшкә керештек. Сезгә 3 минут вакыт бирелә(Һәр укучы мөстәкыйль эшли, укытучы күзәтә)
Укучылар нәтиҗә ясыйлар (укытучы сораулар белән ярдәм итәргә мөмкин, укучыларны мактарга, өстәмәләр бармы дип сорап торырга) | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу ШУУГ: үзмаксат кую |
IV.Ял минуты | Б МИКС-ФРИЗ-ГРУП (исемне кабатлауга багышлана) 4 слайд
| |
V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану Максат: укучыларның алган белемнәрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру. | -Хәзер дәфтәрләрне ачып числоны һәм мәкальне күчереп язабыз. 5 слайд Егерме алтынчы ноябрь. Сыйныф эше. Тырышкан табар,ташка кадак кагар. (мәкальне ничек аңлауларын сораштыру) 1.Сүзлек диктанты язып алабыз. Һөнәр, К(к)азан,аккош, шигырь, озынборын,хезмәтче, әни, хатын-кыз, каен җиләге.
(Көтелгән җаваплар: исемнәр)
( Көтелгән җаваплар: кушма, тезмә, парлы, ясалма, тамыр) 6 слайд Укучылар, нинди сүзне язганда авырлыкка очрадыгыз? ( Көтелгән җавап: казан сүзе)
7 слайд -Ә хәзер экранга карап тикшерик.(Экранда сүзләрне күрсәтү, тикшерү) -Кемнең хатасы гел юк? (мактау)
8 слайд Кушма:аккош, озынборын. Парлы:хатын-кыз. Тамыр:һөнәр, шигырь, әни. Тезмә:каен җиләге. Ясалма: хезмәтче
2.Әйтегезче, авыр сүздән кала сезгә бәлки ошаган сүз дә бардыр? (Көтелгән җаваплар: әни.) 9 слайд Әниләр бәйрәме, аларны хөрмәтләү турында берничә җөмлә. Шигырь белүчеләрдән 1-2 укучыны тыңлау) 3.Дәреслек белән эш. 111 күнегүне язу. 1 укучы тактада ярларда сүзенә морфологик анализ ясый (Үзе яза һәм аңлата) (сүз төзелеше буенча тикшерергә дә була) 10слайд 3.Тест эшләү.(һәрберсенә тест таратыла һәм № 4 җыеп бирә) Вакыт калса Баскыч уены.Темалары: Гаилә, Кеше исемнәре,җиләк җимеш, хайваннар исеме, кошлар исеме, чәчәк исеме, яшелчә исеме. | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү УУГ: , тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү |
VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә. Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү | 11слайд -Укучылар, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша?Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?
Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.
| ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү ТБУУГ:логик фикерләү чылбырын булдыру РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу КУУГ:укытучыны тыңлау, сораулар бирү. |
VII. Өй эше Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату | 12слайд
13 слайд |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)
Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...
Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)
Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....
Татар теленнән з сыйныф өчен дәрес конспекты.
Тема: Алмашлыклар. Максатлар:информацион-коммуникатив технологияләр куллану шартларында...
Татар теленнән тестлар 3-4 класс.
Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....
4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)
Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...
Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"
Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару отышлы. Хәзерге вакытта, минем фикерем...
3 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән биремнәр һәм тест сораулары
3 нче сыйныфларда "Сүз.Сүзнең мәгънәсе " темасын үткәндә тикшерү өчен бирем һәм тест сораулары....