Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты
материал по теме

Галиева Гульнара Анасовна

Выступление на тему "Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bashlangych_syynyfta_belem_syyfaty.docx19.57 КБ

Предварительный просмотр:

        Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты

Галиева Гөлнара Әнәс кызы

Iкатегорияле башлангыч сыйныф укытучысы

   Заман, безнең алга яңа, тагы да катлаулырак, колачлырак бурычлар куя. Хәзер тирән мәгълүматлы булу гына җитми. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора. Мондый шартларда авыл мәктәбенә таләпләр нигездә үзгәрде: балаларга сыйфатлы белем бирү, аларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген ныгыту, яшь буынны интеллектуаль яктан тәрбияләү һәм үстерү, укучылар үзидарәсе һәм балалар хәрәкәте эшчәнлеген оештыру, милли, рухи, гражданлык һәм патриотик тәрбия, гаилә тәрбиясе бирү проблемалары килеп туды.  Башлангыч мәктәп укучыларны урта һәм югары сыйныфларда уңышлы укырга әзерләү белән бергә аларны заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләргә дә тиеш.

        Укыту-тәрбия процессында укучының үсешен, аның танып-белү мөмкинлегенә генә кайтарып калдырмыйча, аны үз эшчәнлегенең субъекты итү очрагын беренче планга куярлык методикага тукталырга кирәклеген аңлау мөһим.

       Укытучы укытуның сыйфаты, укучыларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе өчен җавап бирә. Шуңа күрә, белем бирү төшенчәсенә билгеле бер максатка юнәлдерелгән процесста укучылар үзләштергән фәнни белемнәрнең нәтиҗәсе һәм шул нигездә формалашкан дөньяга карашлары, шәхеснең әхлак сыйфатлары, аның иҗади көче һәм сәләте үсеше кергәнен укытучы һәрвакыт күздә тотып эшләргә тиеш.

      Тормышның төрле сфераларындагы технологизация мәктәп тормышына да үзгәрешләр кертте. Әзер белем биреп чыгару уку процессында төп бурыч булудан туктады, укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Хәзер сүз белем бирү процессын компьютерлаштыру, төрле педагогик, шул исәптән яңа технологияләр кертү турында бара.  Башлангыч мәктәп укучыларны урта һәм югары сыйныфларда уңышлы укырга әзерләү белән бергә аларны заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләргә дә тиеш.

       Россия  мәгарифен  модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә, заман таләпләренә туры килерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең  нәтиҗәле системасын булдыру  - мәгарифне үзгәртеп коруның беренче  дәрәҗәдәге  бурычы булып тора.  Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт  күләмендә ил үсешенең  хәзерге  заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе.  Педагогик яктан караганда, ул белемнәрнең  билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел, ә бәлки  шәхес үсешенә, аның танып-белү, конкурентлык итə алу сәләте, эшлеклелеге сыйфатлары үсешенә  юнәлтелгән булуы.

   Бүгенге заман таләп иткәнчә сыйфатлы белем алган, алга таба һөнәр алырга әзер булган шәхес тәрбияләү- безнең төп бурычыбыз. Бу бурыч ничек тормышка ашырыла соң, мәктәпнең йөзен күрсәтүче юнәлешләр  нинди?                   Узган уку елында башлангыч сыйныфлар берләшмәсенең эше түбәндәге төп максатларга ирешүгә юнәлдерелгән иде:

  1. Укучыларның белем сыйфатын үстерү, бигрәк тә:

а) белем стандартлары таләпләренә ирешү, шәхескә юнәлдерелгән үстерешле укыту методикасына нигезләнеп, “4” һәм “5” билгеләренә укучылар санын арттыру;

б) башлангыч звенода урта звенога күчкәндә, шәхескә юнәлдерелгән укыту методикасына нигезләнеп, балаларның белем дәрәҗәсен түбәнгә төшермәскә тырышу;

в) математика, рус теле фәннәреннән укучыларның белем дәрәҗәләрен күтәрү;

г) белемнәрне иҗади биеклектә, стандарт булмаган очраклар өчен алуга ирешкән укучылар санын үстерү;

  1. Укучыларның әхлакый һәм рухи тәрбиялекләрен үстерү, балаларны начар юлга керүдән саклап калу.
  2. Укучыларның интенсив психик үсешләрен, иҗади сәләтләрен үстерү.
  3. “Белем бирү һәм сәламәтлек” дигән республика программасы нигезендә балаларының сәламәтлеген һәм физик үсешләрен ныгыту.

       Мәктәп эшчәнлегенең төп күрсәткече- ул белем сыйфаты. Аны  күтәрүгә күп факторлар йогынты ясый. 2010-2011 нче уку елында 2-4 нче сыйныфларда 37 укучыга билге чыгып, шуларның 4 се отличник, 18 е ударник булды, сыйфат-59.4%

       Белем сыйфатын күрсәтүче тагын бер  юнәлеш - бу сәләтле балалар белән эш. Республикада  сәләтле  балаларны  үстерү,  аларга белем, тәрбия алу өчен тиешле шартлар  тудыру юнәлешендә  максатчан эш оештырыла.  Бу  безнең мәктәптә дә зур чагылыш таба, укучылар төрле түгәрәкләргә йөреп,  төрле олимпиада, конкурсларда  катнашып  бик күп нәтиҗәләргә ирештеләр: 4 сыйныф укучысы Шайгарданов  И.И. рус теленнән район олимпиадасында 2 урынны яулады(Бариева Г.Г.).

 “ Тукайның тылсымлы сүзе”исемле район иҗат бәйгесендә катнашып 2 сыйныф укучысы Ахметгараева А.Ф. 1 урын (Галиева Г.А.), 1 сыйныф укучысы Хамидуллин Ш. (Ахметгараева Г.А.)һәм 4 сыйныф укучысы Ахметгараева Л.Ф. 2 урынны (Бариева Г.Г),“Алтын лотос” бәйгесендә Ахметгараева А.Ф. 1 урын (Галиева Г.А.), 4 сыйныф укучысы Ахметгараева Л.Ф. 2 урынны (Бариева Г.Г)яуладылар. 3 сыйныф укучысы Лотфуллина Р.Р. (Харрасова Н.И.)“Безопасное колесо”, “Марш парков” бәйгеләрендә,1 сыйныф укучылары Яр Чаллы шәһәрендә оештырылган “Туган ягым-яшел бишек” экологик бәйгесендә уңышлы гына катнашып мактау язулары белән бүләкләнделәр. 4 сыйныф укучысы Шайгарданов И.И. Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган “Сөйкемле шүрәле” Республика бәйгесендә катнашып 2 урынга лаек булды.

    Мәктәп еллары-кешенең шәхес буларак формалашуында иң мөһим чор. Бүген мәктәптә баланың сәламәтлеген саклау дигәндә, нигездә аның физик иминлеген кайгырту, тагын да төгәлрәк әйтсәк, белем алу шартларының санитар нормаларга туры килүе күздә тотыла.

       Без укыту-тәрбия эшен укучының сәламәтлегенә зыян килмәслек итеп оештыруга нык игътибар итәбез. Көндәлек режим, дөрес туклану, шәхси гигиена темаларына әти-әниләр белән берлектә әңгәмәләр оештырабыз, анкеталар тутырабыз, фельдшерлар белән очрашабыз. Балаларның умыртка баганасын, арка, корсак, аяк-мускуллар ныгытуга даими рәвештә күнегүләр ясыйбыз, динамик паузалар үткәрәбез.

      Сыйныф җитәкчеләре, мәктәптә үз фәннәре буенча белем бирүдән тыш, укучылар белән төрле чаралар үткәрәләр, балаларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнәләр, әти - әниләр белән тыгыз элемтәдә торалар. Гомумән, бала күңеленә иң якын торучылар да алар. Бу урында Илдар Юзеев шигырен искә аласы килә: "..Кояш мәңге нур чәчәр... Ә менә Кеше күңелендә Кояш батса, Җир ничек яшәр.?” Эшлекле, булдыклы, тәвәккәл яшьләр тәрбияләүдә армый – талмый эшлик һәм балаларыбыз күңелендәге җылы, якты кояшны сүндерми саклап калыйк.

    Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим.

   Чыгышымны Фəнис  Яруллинның шигырь юллары  белəн  тəмамлыйсым  килə.

Укытучым!

Яшəгəн һəр  көнең,

Эшлəгəн һəр эшең

Сузылсын  якты бер нур булып.

Сайлаган  юлыңа

Гомерең  буена

Рəхмəтлəр өелсен тау булып.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект методы.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.   Проект эшчәнле...

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Башлангыч сыйныфта УУГ

Башлангыч сыйныфта УУГ  турында чыгыш....

Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр

Татар  теле дәресләрендә  куллану  өчен  кагыйдәләр  тупланмасы. Презентация  башлангыч  сыйныф  укытучыларына  тәкъдим  ителә....

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру.

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру....

Мастер класс "Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге"

Мастер класс "Башлангыч сыйныфта дәресләрдә проект эшчәнлеге"...

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында башлангыч сыйныфта математика дәресләрендә яңа технологияләр

Мәктәп мөстәкыйль тормышта үзен ышанычлы хис итүче заманча белем һәм күнекмәләргә ия укучылар тәрбияләргә тиеш. Традицион репродуктив укыту, пассив, буйсынган рольдәге укучы бу бурычларны чишә алмавын...