доклад для родителей
статья по теме
Предварительный просмотр:
Бүген җәмгыятьтә барган үзгәрешләр тормышыбызның барлык өлкәләрендә дә яңа технологияләр куллануны таләп итә. Бүгенге мәктәп заман белән бергә атларга тиеш. Минем төп максатым- уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү. Шуңа күрә хәзерге шартларда укучыларның үзләренең социаль мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру, тормышта үз урыннарын табу, үз-үзләрен камилләштерү мәсьәләләре бик кискен куела. Социаль актив шәхес формалаштыру өчен, укучыларның иҗади үзүсеш омтылышын стимуллаштыру күнекмәсенә ия булуы, иҗади үсеш нигезен һәм балаларның укыту-иҗади эшчәнлеге үзенчәлекләрен белү зарури. Иҗади үзүсеш мотивының формалашуы яшь буынның иҗади эшчәнлегенең төп компоненты булып тора.
Без еш кына кешеләрнең сәләтле, талантлы, даһи булулары турында, сүз йөртәбез, уйланабыз.Кешенең нинди дә булса бер өлкәдә сәләтле булуы табигатьтән, нәселдән килә. Һәрбер балада шәхескә хас булган эчке табигый көчләргә җирлек бар, һәм ул билгеле бер зарури, ләкин ул әзер килеш бирелми, ә аларның үсеш мөмкинлекләре генә бирелә.
Сәләтлелек һәм талантлылыкның кешедәге индивидуаль-шәхес сыйфатлар, әхлакый-эстетик сыйфатлар белән бәйле булуы бәхәссез. Инанганлык, үзең инанган идеягә тугырылык, принципиальлек, рухи иреклелеккә омтылу, үҗәтлелек, фидакарьлек, үз-үзеңне билгели бер тәртипкә буйсындыра белү һәм аңлы рәвештә кабул ителгән кешелеклелек – болар барысы да кешедә сәләтнең, талантның үсүе өчен мәҗбүри һәм зарури шартлар.
Махсус сәләтләргә ия булган балалар югарырак нәтиҗәләргә ирешәләр, белемнәрне тизрәк һәм азрак көч куеп үзләштерәләр. Сәләте ачык сизелеп торганда, аларны тормышка ашыру өчен азмы-күпме шартлар тудырылса (мәсәлән, рәсем ясау өчен кәгазь карандаш булганда), сәләт сабый чактан ачыла-үсә башларга мөмкин. Тәҗрибә шуны да күрсәтә: соңыннан гаҗәеп талантка әверелгән бик зур сәләт тә, әгәр кешегә үз көчләрен эшкә җигеп бу сәләтен ачарга мөмкинлек тулырылмаса, озак вакытлар ачыла алмыйча йомылып ятарга мөмкин.
Сәләтлелек нәрсә ул? Сәләтле яки сәләтсез кеше. Бу нәрсә безне һәр вакыттада кызыксындырып тора. Ата – аналар еш кына болай дип борчылалар : “ Минем улымның математикага бернинди сәләте юк, ә мин аның әтисе кебек инженир булуын булуын телим”ди . Иҗади хезмәттәшлек булган җирдә сәләт тә тизрәк ачыла, ләкин шуны онытырга ярамый: баланың эшен кискен тәнкыйтьләү аны үз эченә бикләнергә, үз фикерен әйтмичә яшереп калдырырга һәм олыларга ышанычын югалтуга китерергә мөмкин. Гел кисәтүләр ясап тору аның үсешен тоткарлаячак, шуңа күрә аны чамасын белеп кенә мактау, бераз үсендереп җибәрү файдага гына була, аның күңелендә зурларга карата ышаныч уята.
Иҗади сәләтне үстерүдә хыяллана белүнең дә әһәмияте бик зур. Бу бигрәк тә рәсем дәресләрендә чагыла. Кәгазьгә очраклы гына тамган буяуны ул аю яки бүрегә охшата икән, димәк, ул аны шулай күрә. Бу очракта аның фантазиясен хупларга, аңа кушылып, үзең дә берәр хикмәтле әйберне сурәтләргә кирәк. Иҗади күзаллау төрле образлар тудырырга ярдәм итәчәк. Бәлки бу балада булачак рәссам яшеренеп ятадыр, аны ача белү, әлбәттә, үзе бер талант.
Сәләт һәм сәләт үсеше мәсьәләсендә төп һәм үзәк проблема булып, гадәттә сәләтлелекнең типларын, дәрәҗәсен, сәләтнең асыл үлчәмнәрен билгеләү тора. Балаларда туган сәләтнең төрләре һәм типлары шактый күп. Аларны билгеләү һәм танып-күреп алу өчен гомуми үсеш күнекмәләрен һәм махсус күнекмәләрне бергә кулланып эш итү сорала.
Психолог-галим И.Дубровина фикеренчә сәләтле балалар өч категориягә бүленә: -зыялыклы сәләте кече яшьтән ачылганнар;
-аерым фәннәрне яхшы үзләштерүче;
-сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар.
Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади дәресләр зур әһәмият бирә. Аларнын төрләре байтак. Мәсәлән, дәрес-инша, дәрес-сәяхәт, дәрес-экскурсия, дәрес-КВН һәм башкалар. Иҗади дәресләрне төрле укытучы төрлечә уздыра. Мәсәлән, "5"леләрне аулау" дигән дәрес-уенда бик кызыклы үтә. Анда мәсьәләләрне чишү күнекмәләре ныгытыла. Башта укытучы тема буенча бер төрдәге биремне аңлата. Аннары мөстәкыйль эш өчен шундыйларга охшаш биремнәр бирә. Дөрес эшләү юлын тапкан укучы тыныч кына такта янында шул эшне эшли, ул "5"ле ала.
Мондый алым балаларны үзләрен иркен тотарга күнектерә. "4" ле, "5"леләр алу мөмкинлеге тудыру аларның активлыгын арттыра. Уенда йомшаграк укучылар да катнаша. Алар берсен эшли алмаса, икенчесен, өченчесен эшләп карыйлар. Дәрестә һәм класстан тыш чараларда шулай ук башка төрле уеннар үткәрү иҗади сәләтне үстерүгә ярдәм итә. Алар түбәндәгеләр:
"Сорау бирү" уены, сюжетлы картиналарга карап балалар сорау бирәләр, аннары картина буенча хикәя төзиләр;
"Билгесез әйбергә ачкыч", укытучы кулына качырылган әйберне белү өчен балалар укытучыга төрле сораулар бирәләр;
"Охшаш аермалы яклар", ике әйбернең охшаш һәм аерым якларын әйтәләр;
"Предметны куллану юллары", укытучы нинди дә булса предмет әйтә һәм укучылар аның кайда, ничек кулланырга мөмкин булуы турында сөйлиләр;
"Җөмләләр төзү", бер-берсенә бәйле сүзләрдән укучылар җөмләләр төзиләр;
"Нинди предмет уйланган", укытучы нинди дә булса бер предмет уйлый һәм укучылар төрле сораулар биреп, бу предметны табарга тиешләр, укытучы укучылар соравына бары тик "әйе" яки "юк" дигән җавап кына биреп бара;
Шуны азсызыклап китәргә кирәк, индивидуальләштерү һәм дифференцияләштерү укытучы эшендә төп юнәлеш булырга тиеш. Белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештырырга мөмкин. Чөнки һәр бала - шәхес. Аларның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлекләр, кызыксыну һәм һәвәслек сыйфаты хас, һәркем чынбарлыкны үзенчә күрә.
Укытучы белән укучыларның бер-берсе белән ирекле аралашуы, ярдәмләшүе, күмәк иҗади эшләрне планлаштыруы, тәрбия чараларына әзерләнүе һәм аларны үткәрүе сәләтне үстерүгә зур ярдәм итә.
Компьютер да безнең тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керә. Чөнки 2 нче сыйныфтан ук укучыларыбыз информатика укыйлар.. Безнең моңа мөмкинлегебез бар. Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткәнне үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару кирәк. Хәзерге этапта, минем фикеремчә, объектив тикшерүнең бер юнәлеше - тестлар. Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге аларны башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә ге нә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, компьютер программала рында да файдаланып була. Бик күп фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарының нәкъ менә тестлар формасында башкарылуын да истә тотканда да бу эшкә әзер булырга кирәк дигән сүз.
Без балаларның иҗади активлыгын үстерүнең төрле формаларын сайлап алырга тырышабыз. Төрле фән атналыклары үткәрәбез. Алар барышында төрле бәйгеләр, викториналар, эстафеталар уздырабыз.
Укучыларыбызның барысы да түгәрәк эшләренә тартылалар. Һәр уку елы саен фән түгәрәкләре, "Оста куллар",Бию түгэрэге, спорт секциясе эшләп килә. Бу түгәрәкләрнең планы балаларның яшь үзенчәләгенә һәм сәләтенә карап төзелә. Иҗади шәхес тәрбияләүдә бу эшләр зур этәргеч булып тора.
Минем дэ сэлэтле балаларым район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашып призлы урыннар алдылар. Район күләмендә үткәрелгән бәйгедә Галимҗанова Алинә “Сэлэтле бала-2011”фестивалендэ,
5 нче Республика яшьләр фестиваленен Ватан конкурсында , Г . Тукайга-125 ел унаеннан уздырылган шигырь конкурсында,1 урынны яулады. Шулай ук Созвездие Йолдызлык фестивалендэ конферанс номинациясендэ Хайруллин Илнар белән чыгыш язап зона турына уздылар. Шагеева Зэлия жырга монга гашыйк.Ул шулайук 5 нче Республика яшьләр фестиваленен Ватан конкурсында районда 1урынны яулап Буада үткәрелгән Зона конкурсында катнашып “Монлы бала”номинациясен яулады.Бу укучылар белән конкурска хэзерлек быел да дәвам итә. “Җиңүнең 65 еллыгына багышланган һәм” Ут белэн сак эш ит!дип аталган район күләмендә үткәрелгән рәсем конкурста, Гайнетдинов Камил,Мингазиева Голназлар 1 нче һәм 2 нче урыннарны яуладыларБию түгүрүгендү йоргән укучылар һәр чарада актив катнашалар. Россия күләмендә үткүрелгән “Русский медвежонок”,”Кенгуру” конкурсларында сәләтле укучылар узләренен көчләрен сыныйлар.
Сәләтсез бала булмый, һәр бала күпмедер дәрәҗәдә табигый сәләткә, талантка ия, ә аны үстерү, ныгыту бик кечкенәдән башланырга тиеш.Бала йөрәгенә дөрес юл әкият, маҗаралар, уеннар, аларның кабатланмас мавыктыргыч иҗаты аша салына. Укытучы, укучылар белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырганда гына, аларның иҗади сәләтен үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эшли ала. Шуңа күрә баланың яшь һәм психологик үзенчәлекләрен искә алу, укыту-тәрбия процессында яңадан-яңа алымнар куллану, эшкә иҗади якын килү сорала.
ТР Апас муниципаль районы Иске Йомралы урта гомумбелем бирү мәктәбе
Белем бирү учреждениесе шартларында һәр баланың сәләтен ачыклау һәм үстерү
югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Тимергалиева Ф.Ә.Бакырчы урта гомумбелем бирү мәктәбендә район башлангыч укытучыларына МО
ясаган чыгышы
2012 ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
доклад для родителей
Балалар сэламэтлеген кайгырту...
Доклад для родителей. "Оореникчилернин сагып чоруур хун чуруму"
Родительское собрание по теме. "Режим дня школьника"...
Доклад "Роль родителей как субъекта в процессе воспитания в начальной школе"
Традиционно главным в воспитании детей является семья. То, что ребенок в детские годы приобретает в семье, он сохраняет в течение всей последующей жизни. В ней закладываются основы личности ребенка, и...
Как быстро выучитьтаблицу умножения (доклад для родителей)
У детей с плохо развитой механической памятью образная и эмоциональная, как правило. развиты лучше. поэтому запоминание таблицы умножения строить на этой основе....
Доклад "Авторитет родителей".
Доклад "Авторитет родителей"....
Доклад для родителей
Доклад для родителей...
Доклад для родителей
Доклад для родителей...