Баланың дикциясен яхшырту күнегүләре
тренажёр
Предварительный просмотр:
Тизәйткечләр
Тизәйткечләр тиз арада баланың "телен шомартырга" ярдәм итә, дикциясен яхшырта. Тизәйткечләр кызык итеп яңгырый, кәефне дә күтәрә.
- Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.
Андый төймә Ләбибәдә дә бар, Нәфидәдә дә бар.(а,ә) .
- Әрәмәдәге әрем әче. (ә,э)
- Без, Бәдәр белән бәрәңгегә барганда,
Бәдәрнең бидрәсенә балчык белән бәрә-бәрә бардык, (б)
- Мин агамның дагаланган
Атын дагалаганмын, (г)
- Үгезегез үзегезнеке,
Мөгезе үгезегезнеке, (з)
- Сигез сыер асраганчы симез сыер асра. (с, з)
- Мич башында биш мәче,
биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына
ишелмәсен мич ташы. (м,ч)
- Кара карга кардан бара
Канатларын кага-кага. (к,р,г)
- Карга, кара, кара, карга!
Каррык, каррык, каркылдама! (к,р)
- Тукый, тукый тукыган,
Тугыз талны чукыган, (т, к)
- Тау башындагы таллыкта
Тукраннар тукылдый, (т)
- Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,
Чык-чык, кошчык, очып чык! (ч, к)
- Чыбык-чабык дип чыгып чабып,
Чак чыбык-чабыкка абынмадым, (ч, к)
- Күпер башында күп күркә,
Күп күркәгә кирәк күп көрпә, (к, у)
- Таулар биек таллардан
Тал бөресе балланган, (л)
- Белән шушы төшне тиште, (ш)
- Җәйнең ямьле көннәрендә
Җиләк җыя Җәмилә,
Җиләк ,җиләк,җиләкләр,
Бик тиз тулмый чиләкләр.
Тулыр иде чиләге,
Юк бит аның җиләге. (җ)
- Күп күркәгә кирәк күп көрпә (ү)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балықшы мен балық
Әдебиеттік оқуСабақтың тақырыбы: Пушкин А.С. "Балықшы мен балық"(Ертегі)Сабақтың мақсаттары: Сабақтың мақсаты:1. Ертегі мазмұнын түсіну арқылы идеясын ашуға, өмірімен байланыстыра білуге дағдыла...

"Әдепті бала, арлы бала" тәрбие сағаты
Тәрбие сағаттың тақырыбы: "Әдепті бала, арлы бала" деп аталады. Тәрбие сағатының мақсаты: а) Оқушыларды адамгершілікке, қарапайымдылыққа, кішіпейілділікке, әдептілікке,...

Сценарий Пушкинского бала «Я был от балов без ума!»
Занятие построено в форме бала XIX века, что позволяет учителю познакомить учащихся с некоторыми страницами романа А.С.Пушкина «Евгений Онегин», пробудить интерес к творчеству великого русского поэта ...