Выступление на родительском собрании на тему"Профилактика правонарушений среди учащихся"
презентация к уроку
В ходе выступления была использована презентация на данную тему.проведено анкетирование среди родителей.Родители получили ответы на интересующие вопросы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
doklad.docx | 21.89 КБ |
doklad.ppt | 287.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Бидәңге төп гомуми белем мәктәбе”
Укучылар арасында хокук бозуга
каршы профилактик эш
(ата-аналар җыелышында ясаган доклад)
Башлангыч сыйныфлар укытучысы
Хөсниева З.З.
Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль- психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел һәм бу негатив нәтиҗәләргә китерә. Алар авырлыклардан чыгу юлын наркотик, аракыдан эзлиләр, бу төрле җинаятькә илтә. Мондый күренешләрне булдырмас өчен, мәктәптә эшләүче педагоглар һәм ата-аналар алдына төрле социаль-актив позицияле, негатив күренешләргә “юк” дип әйтә белүче, үзенең сүзе белән башкаларга да ярдәм итә алучы шәхес тәрбияләү бурычы куела. Бу шәхес сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм яхшы белем алып, киләчәчәктә үзенең урынын табарга тиеш.
Укучылар белән хокук бозуга профилактика – катлаулы, күп аспектлы, дәвамлы эш. Хокук бозуны кисәтү эшнең төп үзенчәлеге – башлангыч профилактика уздыру.
Балаларның үз-үзен тотышындагы читкә тайпылышларның түбәндәге стадияләрен билгелиләр:
1. Укучының үз -үзен тотышында тискәре күренешләр;
(шуклык, тик тормау, кирелек кебек сыйфатлары белән бәйле ярамаган эшләр)
2. Өлкәннәр тарафыннан шелтәләнүче тәртип (дисциплина бозу, сугышу, тупаслык, каршы эндәшү);
3. Девиант, яки әхлак нормаларына сыймый торган эш-гамәлләр (икейөзлелек, ялган, эгоизм, агрессивлык, караклык кебек гадәткә әйләнгән эшләр);
4. Җинаять кылуга якын эш-гамәлләр (җәмгыятьтә кабул ителгән әхлак нормаларын махсус рәвештә еш бозу, хулиганлык, кыйнау, акча кысу, спиртлы эчемлекләр эчү һ.б.);
5. Җинаятьчел эш-гамәлләр.
Шәхеснең әхлакый деформациясе һәм тәртибендәге тайпылышлар күп вакытта баланы чолгап алган даирәдән килеп чыга. Бу даирәләрнең иң зурларыннан гаилә, мәктәп һәм урамны атарга мөмкин. Хәзер гаиләдә бала белән мөнәсәбәтләрдә булырга мөмкин булган җитешсезлекләр, кимчелекләрне карап китик.
- Ата-аналарның ассоциаль тәртибе (алкоголизм, наркомания, җинаятьчелек). Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, һәр өченче балигъ булмаган хокук бозучы шундый гаиләдә тәрбияләнә икән.
- Ата-аналар тарафыннан игътибар һәм мәхәббәт җитмәү. Яхшы киенгән һәм ашатылган бала да эчке яктан ялгыз булырга мөмкин, чөнки ата-аналарның аңа игътибар итәргә вакытлары җитми. Мондый балалар игътибарны читтән эзлиләр һәм начар кешеләр белән аралаша башларга мөмкиннәр.
- Артык игътибар бирү, ягъни бала өчен күп нәрсәне үзең башкару, аңа мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә мөмкинлек бирмәү. Мондый балалар контроль бетүгә ориентацияләрен югалталар. Моңа мисал итеп яхшы гаиләдәге балаларның көтмәгәндә җинаятькә тартылуын китерергә мөмкин.
- Барлык теләкләрен үтәп үстерелгән балалар да гел җайлы тормыш өмет итеп, җинаятьчел юлга басарга мөмкин.
- Артык таләпчәнлек һәм ата-аналарның авторитарлыгы. Мондый гаиләләрдә кыюсыз, үзен якларга сәләтсез балалар үсә.
Урамда аралашуның тискәре йогынтысы да баланың тәртибендә чагылырга мөмкин. Яшүсмерләр гадәттә, үзләренә ошаган яшьтәшләре белән аралаша һәм монда мәктәптә, гаиләдә тапмаган аңлау, хөрмәтне таба. Яшүсмерләр берләшкән группаларда азартлы уеннар уйнау, спиртлы эчемлекләр эчү, наркотиклар куллану, җенси тормыш алып бару кебек асоциаль күренешләр күзәтелергә мөмкин. Алда санап кителгәннәр социаль факторлар булып тора.
Шулай ук яшүсмерләрнең үз-үзен тотышындагы тайпылышларны биологик факторлар буенча да аңлатырга мөмкин.
- Нәселдәнлек;
- Күчеш чорының үзенчәлекләре.
Күчеш чорында мөстәкыйльлеккә омтылу, кирелек, моңа кадәр кабул ителгән нормаларны бөтеләй кабул итмәү, кире кагу хас. Шуңа күрә мәктәптә һәм гаиләдә баланың тәртибендәге тайпылышларны булдырмаучы, укучыга кызыклы һәм яхшы булган атмосфера тудыру шарт.
Бу иң беренче, дәрестән тыш чаралар, иҗади коллектив эшләр. мәктәп күләм чаралар, төрле ярышлар. Алар укучының буш вакытын файдалы уздыру белән мөһим.
Турыдан-туры хокук тәрбиясе бирүче чаралар да була.
Класс җитәкчеләре түбәндәге темаларга тәрбия дәресләре уздыралар:
-мәктәптә, урамда,өйдә, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне дрес тот кагыйдәләре
- законнар, хокук-бурычларны өйрәнү;
- төрле тәртип бозу, кылган начар гамәлләрнең ахыры ничек бетәчәген күзаллауга корылган тәрбия дәресләре.
Аерым игътибар сораучы укучылар дуслык, ярдәмләшү, принципиальлек, кыюлык, дөреслек кебек әхлакый кыйммәтләрне үзләренчә аңлыйлар. Алар күзаллавы буенча, кыюлык ул – курыкмыйча берәр әшәкелек эшләү, кирелек принципиальлек дип кабул ителә, дорфалык үзеңнең иреклегеңне күрсәтү һ.б. Бу укучыларның башкалар белән мөнәсәбәте дә катлаулы. Алар иптәшләре белән еш бәхәскә керәләр, сугыш оештыралар. Мондый бала белән уртак тел табу өчен, аны аңларга кирәк. Баланы аңлап, хөрмәт итеп аңа таләпчән булу – кыен бала белән мөнәсәбәтләрнең нигезе. Монда куркыту, янау, гел ачуланып тору ярамый. Укучының яхшы якларын күреп алып, аны нинди дә булса эшчәнлеккә тартырга кирәк. Бу эшчәнлектә ирешкән уңышлары белән үсендереп, аңа үз-үзендә ышаныч тудырырга мөмкин.
Боларга бер көндә генә ирешергә мөмкин түгел. Бу укытучылардан да,ата-аналардан да зур сабырлык, даими күзәтү, гаилә һәм башка педагоглар белән алып барылган максатчан тәрбия эше сорый.
Югарыда әйтелгәннәрне искә алып, укучылар белән әхлакый һәм хокук бозуга каршы профилактик эшне тагын да үстерү, бердәм эшләү максаты куела. Безнең эш күрсәткече булып, түбәндәге нәтиҗә торырга тиеш:
- Укучылар хокукларын һәм бурычларын белү;
- Укучы үзенең нинди җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин булуын белү;
- Ата-аналар үз баласының укуы һәм тәртибе турында хәбәрдар, мәктәп белән уртак тәрбия эше алып бару;
- Укучының буш вакыты дөрес оештырылган булу;
- Һәр укучының мәктәптә үзен кирәкле, тулы хокуклы итеп сизүе.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Мәктәптә хокук бозуга профилактика эше Башлангыч профилактика уздыру Нигезе: - Шәхескә нормал ь үсеш өчен шартлар тудыру; - Кризизлы ситуацияләрне күреп алу һәм дөрес чаралар күрү.
Яшьүсмернең үз-үзен тотышындагы тайпылышларның төрле стадияләре: Ярамаган эшләр; Шелтәләнүче тәртип; Д е виант эш-гамәлләр; Җинаят ь кылуга якын эш-га мәлләр; Җинаят ь кылу.
Шәхесне чолгап алган даирә: Гаилә; Мәктәп; Урам.
Гаилә белән бәйле җитешсезлекләр: Ата-аналарның асоциал ь т әртибе; Тиешле иг ътибар җитмәү; Балага мөстәкыйл ьлек бирмәү; Артык иркәләү; Артык таләпчәнлек һәм ата-ананың авторитарлыгы.
Урамның тискәре йогынтысы: Укучы башка җирдә тапмаган аңлау һәм хуплауны таба, шул ук вакытта төрле аморал ь күренешләргә дучар була.
Биологик факторлар: Нәселдәнлек; Күчеш чоры үзенчәлекләре.
Мәктәптә һәм өйдә уңай атмосфера Баланы аңларга тырышу; Таләпчәнлек; Файдалы эшләргә тарту; Укучының уңышларын күрә белү; Яңа уңышларга рухландыру.
Мәктәп һәм гаилә алдына куелган бурычлар Әхлакый һәм хокук бозуга профилактик эшне көчәйтү; Бу эштә яңа технологияләр куллану; Мәктәп һәм гаиләнең бердәм максатчан эшчәнлеге.
Көтелгән нәтиҗә: Һәр бала хокукларын һәм бурычларын белә; Укучы үзенең нинди җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин булуын белә; Ата-аналар үз баласының укуы һәм тәртибе турында хәбәрдар, мәктәп белән уртак тәрбия эше алып бара; Укучының буш вакыты дөрес оештырылган; Һәр укчы мәктәптә үзен кирәкле, тулы хокуклы итеп сизә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Выступление на родительском собрании на тему: «Профилактика школьных трудностей у будущих первоклассников».
Родительские собрания проходили 16.09.2015 в первых классах, выступление педагога - психолога было посвящено профилактике школьных трудностей у будущих первоклассников, а также родителям были даны инф...
Родительское собрание на тему: «Профилактика агрессии и жестокости в семье. Профилактика агрессивности ребенка».
В современном мире каждый человек сталкивался с агрессией, являясь или ее жертвой, или активным субъектом агрессивных действий. Просматривая телепередачи, листая газеты, работая, мы часто замечаем ее ...
Родительское собрание на тему: «Профилактика агрессии и жестокости в семье. Профилактика агрессивности ребенка».
До сведения родителей довелись основные понятия: что такое агрессия и агрессивность. Каковы причины возникновения агрессии. Причины жестокости в семье. Наказание и агрессивность детей....
Справка о результатах деятельности по профилактике правонарушений среди учащихся
Справка о результатах деятельности по профилактике правонарушений среди учащихся...
Из опыта работы классного руководителя по профилактике правонарушений среди учащихся
Из опыта работы классного руководителя по профилактике правонарушений среди учащихся...
Выступление на родительском собрании с темой "Игромания среди детей"
Выступление на родительском собрании с темой "Игромания среди детей"...
Родительское собрание по теме "Профилактика экстремизма в молодёжной среде"
Родительское собрание по теме "Профилактика экстремизма в молодёжной среде"...