Ата-аналар җыелышы өчен докладлар
материал на тему

Тимирова Гульзира Вакифовна

ата-аналар, укучылар өчен анкета сораулары, докладлар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ата-аналар җаваплы

  Балалар – гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.

 Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Тормыш катлаулы. Бала анда яхшыны да, начарны да, вөҗданлылык һәм тәрбиясезлекне дә күрә.

  Кешенең формалашуы авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк, монда барысы да бала күңелендә күпмедер дәрәҗәдә эз калдыра. Аз гына күреп җиткермәдеңме – кеше туры юлдан читкә тайпылырга мөмкин.

  Үзара хөрмәт һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан гаиләләрдә яхшы яки начар эшләре өчен үзе җавап бирергә тиешлегенә инанган кеше үсә. Бала, кечкенә чактан ук, ярамаган эшләр өчен җавап биреләчәген белергә тиеш. Әкренләп аның психикасында тыя торган киртәләр барлыкка килә, соңрак психик карашы формалаша.

  Законны хөрмәт итү гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Биредә әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларның үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.

  Балалар үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата-аналары янында уздырган бер чорда аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга ничек ярдәм итәргә кирәген турыдан-туры өйрәтергә зур мөмкинлекләр бар.

  Ата-ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ләкин баланы бик нык ярата торган ата-аналар да чама белергә тиеш. Югыйсә үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән баш тарта алмый торган кеше үсәргә мөмкин.

  Яшүсмернең ничек гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгүен билгеләү кайвакыт читен була. Әмма күп очракта моңа китергән сәбәп – балага күз-колак булмау. Тәрбия һәм баланы күздә тоту, үзара нык бәйләнгән булсалар да, икесе ике күренеш. Тәрбия һәрвакыт актив була, әмма аны күңел кайтаргыч кайгыртучанлыкка әйләндермәскә кирәк. Балалар тормышыннан аерылмау, аны кызыксынып һәм игътибар белән күзәтү, кирәк очракта гына катнашу зарур. Менә шул педагогик күз-колак булу инде. Кечкенәләр моңа мохтаҗ. Алар тормышта очрый торган куркыныч хәлләр белән таныш түгел. Яшүсмерне исә тагы да катлаулырак хәвефләр: кайчакларда зуррак малайларның шикле “геройлык”ларына охшарга тырышу, маҗараларга ашкынып тору, котырту сагалап тора.Яшүсмернең яшәвен күзәтмәсә, өлкән кеше катлаулы хәлдә кала, кыен мизгелләрдә аңа вакытында ярдәм итү мөмкинчелеген югалта. Яшүсмер, үз чиратында, өлкәннәрнең үзен күзәтмәвен белеп, кылган гамәлләре өчен кемдер каршында җавап бирү кирәклеген тоймый башлый. Чит кешеләр йогынтысына тиз бирелә.

  Баланың өлкәннәр күзәтүеннән башка “ирекле тормышы” аны мәктәптән аера, урам иркенә ташлый, “тайгак юлга” этәрә. Күзәтүсезлек тагын шуның белән дә куркыныч: яшүсмернең кайберләре әхлакый яктан гарипләнгән хәлдә тормышка аяк атлый. Мондый очракларда ата-аналар еш кына үзләренең эштә булуларын сылтау итеп куялар. Ләкин һәммә кеше эшли бит, шуңа да карамастан, күп гаиләләр балалар белән мөнәсәбәтләрен үрнәк итеп оештыралар. Балалар ата-аналар тормышына комачаулык итә дип санаган гаиләләрдә злеге дә баягы эш күплек еш кына аклану чарасы буларак калып чыга.

  Сорашып-белешүләр нәтиҗәсе шуны күрсәтә: яшүсмерләрнең закон бозуларының яртысыннан күбрәге 22 сәгатьтән соң, ягъни, кагыйдә буларак, ата-аналар өйдә чакта эшләнә.

  Җинаять – ул кешенең үз-үзен тотышының чиге, соңгы баскычы. Ә бит барысы да ата-аналарның бала кечкенә чакта ук менә болай фикер йөртүеннән килеп чыга: “Малайга мыек чыгып килә, нигә хәзер аның белән мәшәкатьләнергә? Исең киткән икән, бераз шаярып алган...” Болай да була: малай начар укый, ялкаулыкка бирелә, урамда тәртип боза, берәр чит кеше аңа сүз әйтсә, әти белән әни шунда ук аны яклап чыга. “Яклау” тупас хурлауга һәм янауга әйләнеп китә. Ә малай боларның бөтенесен ишетеп тора. Ата-аналарның үз балаларына карата таләпсез, юл куючан мөнәсәбәте зур зарар китерә, тотнаксызлыкка илтә. Кичә малай тупас җавап кайтарды, начар сүз әйтте. Бүген, ачуланып, әбисенә кулын селтәде. Ә иртәгә кечкенәләрнең хәтерен калдырыр, үзеннән кечкенәләрне кыйнар...Иң куркынычы шул: өйдә миһербансыз кеше үсә, аның өчен тормышта изге бернәрсә дә булмыячак.

  Әгәр сезнең балагызда эгоизм, ялкаулык, ялганлау кебек начар сыйфатлар күренсә, бу – хәвефле сигнал. Әлеге сыйфатлардан шәфкатьсезлеккә ерак калмый. Шәфкатьсезлек кансызлыкны китереп чыгара.

  Закон ата-аналарга балаларын тәрбияләү җаваплылыгын йөкли. Шул җаваплылык тойгысы әти һәм әнине тәҗрибәле педагогларга киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә, өстәмә педагогик әдәбият укырга мәҗбүр итә. Педагогик белем булмау ата-аналарны бала тәрбияләү җаваплылыгыннан азат итми.

  Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне җайга салганда әхлак һәм хокук нормалары бик тыгыз үрелә. Ата-аналарның хокуклары да, бурычлары да бар. Алар үзара бик нык бәйләнгән. Бурычларын үтәп, ата-аналар баланы шәхси тәрбияләү хокукын тормышка ашыралар. Ата-аналар хокукларын барыннан да бигрәк үз бурычларын актив үтәү юлы белән тормышка ашыралар. Ата-аналарның хокуклары балалар мәнфәгатьләренә каршы килеп тормышка ашыра алмый.

  Ата-аналар тәрбия эше белән шөгыльләнүне үз эшләре итеп кенә карый алмыйлар. Бу аларның иҗтимагый һәм дәүләткүләм бурычлары, моның өчен алар закон каршында шәхси җавап бирәләр. “Мине ничек тәрбияләгәннәр, мин дә шулай тәрбиялим” дигән кагыйдә һәрвакыт дөрес кагыйдә түгел. Әлбәттә, элекке тәҗрибә әһәмиятле, әмма шартларның үзгәрүен, мәгълүматның артуын һәм башка нәрсәләрне исәпкә алмый ярамый.

  Балалар үскән саен, аларның белемнәре, танышлары да арта. Мондый күренеш – табигый хәл. “Кечкенә баланың мәшәкате дә кечкенә, балалар зурайгач, мәшәкате дә арта” дип халык бик дөрес әйткән.

  Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, аларның даими шөгыль һәм ял итү урыннарын белгән, укытучылары, иптәшләре һәм аларның гаиләләре белән бәйләнештә булган ата-аналар балаларының ничек яшәгәнен күреп торалар.

Әйе, тормыш белән бәйләнешне һәр кеше үзенчә кичерә. Тормышта үпкәләү, уңышсызлыклар, күңел кайтулар булырга мөмкин. Берәүләрне ул читкә алып ташлый,күтәреп торгыза. Икенчеләрне исә уңышсызлыклар көрәшергә мәҗбүр итә, батырлыкка һәм кыюлыкка өйрәтә, чын кеше ясый. Мондый кешеләр тормышның йөзенә туры карый беләләр. Алар чыдамнар. Аларны гаиләдә шуңа өйрәткәннәр.

  Еш кына, киләчәк бүген төзелә, диләр. Ата-аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгәсе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгәсе көн өчен барыннан да бигрәк ата-аналар җаваплы.



Предварительный просмотр:

Ата- аналар өчен


“Уенның-балалар үсешендә зур роле”

https://image.jimcdn.com/app/cms/image/transf/dimension=239x10000:format=jpg/path/s3ceab4ee39ee2577/image/i5fb910188b928619/version/1454001007/image.jpg

 

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына түгел, алар нәниләргә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Физик активлык, балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү белән беррәттән, нәниләрнең игътибарын арттыруга, хәтерләрен үстерүгә дә булышлык итә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенәдән алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнерәк танышырга ярдәм итә. 

Уен – баланың тормышка әзерләнү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр, алар ярдәмендә ул үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала торган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәнә, моның өстенә бу уеннар балада зур канәгатьләнү хисе уята. Уеннар, бер яктан, физик тәрбия чарасы булса, икенчедән, күп кенә уеннар эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә. Хәрәкәтләрнең төгәллеге, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, балаларның төрле образлар башкарулары һ.б. – болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисләре уята, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына да уңай йогынты ясый. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әверелдерә. Минем өчен уен – балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да якынаю чарасы. Чөнки нәкъ уен вакытында баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрү, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлау мөмкинлеге. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса ниндидер роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. 

Уеннар күптөрле: сюжетлы рольле, хәрәкәтле, музыкаль, дидактик, төзелеш, танып белү, халык уеннары һ.б. Әлеге уеннар нәниләрнең төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора. 

Уеннар, балаларның псхологик үзенчәлекләрен истә тотып, яшь аермалыкларына карап, һәр төркем өчен бүленеп бирелә. Нәниләрнең яше арткан саен, уеннарның максаты катлаулана бара. 

Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. 

Мин уеннарны җанлы, кызыклы, тәэсирле итеп оештырырга тырышам. Иң элек уенны сайлап алыр алдыннан, балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, кәефләрен истә тотам. 

Уеннарны сайлаганда, ел фасылы, һава торышының нинди булуын да истә тоту зарур. Кышкы көннәрдә күп хәрәкәтле, йөгерүле – сикерүле уеннар планлаштырылса, җәйге эссе көннәрдә, киресенчә, аз хәрәкәтле уеннар уйнарга  мөмкин. 

Уен өчен уңайлы шартлар тудыру: бүлмәнең зурлыгы; җилләтелгән, чиста булу; уен кирәк – яраклары бала алырлык һәм уйнаганнан соң кире куярлык итеп җайлы булу, уенчыклар игътибарны җәлеп итә торган матур булу мөхим. Шулай булганда, балаларның уен белән кызыксыну дәрәҗәсе тагын да арта. 

Балаларны уенга җыя белү зур әһәмияткә ия. Минем уенда турыдан –туры катнашуым балаларның кызыксынуларын арттыра. Балалар җыелып беткәч, уенның исемен әйтәм, эчтәлеген сөйлим, кагыйдәләре белән таныштырам. Уен вакытында рольләрне билгеләү өчен санамышлар кулланам. 

Уен барышында барлык балаларга да игътибарлы булу, аларны күзәтеп тору, кирәк чакта ярдәм итү зарур. Шулай ук балалар тарафынан уенның кагыйдәләре үтәлүгә дә зур игътибар бирәм. Кагыйдәләрнең үтәлүе түземлелек, тәртиплелек, ихтыяр көче, тотнаклылык тәрбияли. 

Уеннарны оештыруга җитди әзерләнергә кирәк. Никадәр кызыклырак итеп оештырылса, аларның файдасы шулкадәр зуррак. Балаларга алар яратмаган уенны көчләп тагарга ярамый. Барлык балаларны да уенга тарта белү осталыгы, иҗат фантазиясе, активлыгы җитәрлек булмаган балаларны да дәртләндерә торган алымнар өстендә эшләвемне дәвам итәм 

Ата- аналар өчен анкета

https://image.jimcdn.com/app/cms/image/transf/dimension=241x1024:format=jpg/path/s3ceab4ee39ee2577/image/i1f080eaa19882eda/version/1454001713/image.jpg

“Баланың кызыксынулары” 

1.Балагыз сораулар бирергә яратамы? Нинди эчтәлектәге сораулар бирә? 

2.Балагыз нәрсә белән ныграк кызыксына? 

3.Балагыз үзен кызыксындырган темага төрле мәгълүмат чараларыннан (радио, телевизор, газета-журналлар, интернет, һ.б.) җавап табамы? Моңа сез ярдәм итәсезме? 

4.Дусларына һәм олылырга үзен кызыксындырган нәрсәләр турында сөйлиме? 

5.Әңгәмәдә катнашамы? Белгәннәре белән теләп уртаклашамы? 

6.Уенда, иҗади эшләр эшләгәндә (хикәя, шигырь иҗат итү, рәсем ясау, һ.б.) үзенең күзаллауларын иҗади рәвештә чагылдыра аламы? 

7.Яраткан эше, уены, шөгыле белән озак вакыт кызыксына аламы? Эше, шөгыле барып чыкмаганда нәрсә эшли: барыбер ахырынча эшләргә тырышамы яки ул эшне ташлыймы? 

8.Балагыз мавыгучанмы, аны әйләнә-тирә күренешләр кызыксындырамы? 

9.Гаиләдә сораулар белән күбрәк кемгә мөрәҗәгать итә? 

10.Балагызның кызыксынучанлык дәрәҗәсе нинди дип уйлыйсыз: югары, түбән, даими, үзгәрүчән,һ.б. 

11.Гаиләдә баланың кызыксынучанлыгын артттыру өчен нәрсәләр эшләнә? 

         

Әти-әниләр өчен анкета 

Хөрмәтле әти-әниләр! Класстан тыш чараларны уңышлы оештыру өчен безгә сезнең балагызның нәрсәләр белән кызыксынуы, мәктәпкә карашын белергә кирәк. Игътибар белән әлеге анкетаны укып чыгуыгызны һәм җавап бирүегезне сорыйбыз. Алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез. 

Баланың исем, фамилиясе_______________________________________________________ 

1. Гаилә составы_______________________________________________________________ 

2. Бала кайда тәрбияләнде (өйдә, балалар бакчасында)? Әгәр өйдә булса, ул кем белән калды?______________ 

3. Баланың яраткан шөгыле______________________________________________________ 

4. Балагыз нинди уеннар һәм кем белән уйнарга ярата? 

 а) өйдә_______________                                                        б) урамда____________________ 

5. Балагыз нәрсә белән кызыксына________________________________________________ 

6. Гаиләгездә балагыз күбрәк кемгә тартыла, кем белән күбрәк аралаша? _______________ 

7. Балагыз сез әйткән таләпләрне, эшләрне, вакытында үтиме, әллә аңа берничә тапкыр әйткәч кенә үтиме? Һәм аларны ничек 

 башкара?__________ 

8. Балагызның мәктәпкә карашы ничек:             

 а) уңай                      б) тискәре           в) нейтраль 

9. Уку процессында балагызның мәктәпкә карашы үзгәрдеме? Кайчан?_________________ 

10. Бигрәк тә кайсы предметлар белән кызыксына?__________________________________ 

11. Кайсы предметлардан өй эшләрен бик тиз башкара?______________________________ 

12. Кайсы предметлардан өй эшләрен бик акрын эшли?______________________________ 

13. Балагызда сезгә нәрсәләр ошамый?____________________________________________ 

14. Өй эшләрен тикшерәсезме? 

а)һәрвакыт             б) кайчакта           в) кирәк дип тапмыйм. 

15. Балагыз мәктәпкә ничек бара: 

           а) теләп                      б) бернинди мөнәсәбәт белдермичә. 

16. Укуга карата балагызның нинди жалобалары бар?________________________________ 

17. Ничек уйлыйсыз, боларны ничек төзәтеп була?__________________________________ 

18. Сезнең нинди тәкъдимнәрегез, киңәшләрегез, теләкләрегез бар?___________________ 

Анкетаны тутыру вакыты _______________________________________________________ 

Тутыручы: Ф.И.О., белеме_______________________________________________________ 

 

  

Юл йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмә

https://image.jimcdn.com/app/cms/image/transf/dimension=193x10000:format=jpg/path/s3ceab4ee39ee2577/image/i48b6b4489b69e7b5/version/1454003789/image.jpg

 

    Көн саен, телибезме без моны юкмы, без барыбыз да бик мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Юл-транспорт хәлакәтләренең 25 %-ты җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен  каты бозу белән бәйле.

    Аварияләрдә гаепле булган җәяүлеләр генә түгел, юл хәрәкәтендә башка катнашучылар да азаплана.

    Юл-транспорт хәлакәтендә яраланган һәм һәлак булган җәяүлеләр бөтен җәфаланучыларының яртысын тәшкил итә.

    Шуңа күрә законны ихтирам итүче, тәртипле булган җәяү йөрүчеләрне укыту һәм тәрбияләү мөһим.

Кагыйдәләр җәяүлеләр йөрергә тиешле урыннарны билгелиләр:

- тротуар;

- юл кырые;

- җәяүлеләр өчен сукмак;

- велосипедта йөрү өчен юллар.

    Шәһәрдән яки авылдан чыккач, җәяү йөрүчеләр транспортка каршы барырга тиеш, ә шәһәр, яки авыл эчендә - каршы һәм транспорт йөреше буенча. 

    Велосипедны, мопедны, мотоциклны, чаналарны, кул арбаларын алып баручы, инвалид коляскаларда баручы кешеләр транспорт  йөреше буенча барырга тиеш.

Рөхсәт ителгән урыннарда җәяү йөрүчеләр өчен кагыйдәләр.

- уң яктан йөрергә;

- ремонт җирләрен һәм басып торучы кеше төркемнәрен йортлар ягыннан яки юл кырыеның тышкы ягыннан урап чыгарга;

- ишегалларыннан чыгу урыннарына, транспортның стоянка урыннарына игътибар итәргә;

- җәяү йөрүчеләр урыннарында катгый тыела: велосипедта, роликларда йөрергә, бордюрларда һәм юл киртәләрендә йөрергә, басып һәм утырып торырга.

- караңгыда һәм начар һава торышы булганда җәяү йөрүчеләр киемнәренә уткайтаручы элементлар беркетелергә тиеш

Мондый иминлек чаралары юеш юлда, караңгы төшкән вакытта җәяүлеләрне күрү өчен кирәк.

    Җәяүлеләргә рөхсәт ителми:

- җәяүлеләр өчен кичү урыннары, юл киртәләре булмаган җирдән йөрергә ярамый;

- шәхси һәм юлда башка катнашучыларның иминлегенә ышанмыйча, юлга чыкмаска;

- маяк уты янган транспорт җәяүле кичү юлына җиткәндә аны уздырып җибәрергә кирәк. Бу транспорт һәм ул озатып барган колонна үтмичә, юлны чыгарга ярамый.

    Тиздән кыш җитә, ә кышын көннәр кыскара. Шуның өчен юлда күрү начарая. Еш кына күрү алдаулары була: басып торучы әйберне хәрәкәт ясаучы дип күрергә була һәм киресенчә; якын әйберне еракта итеп күрергә була һәм киресенчә.

    Караңгыда аеруча игътибарлы булыгыз. Тәүлекнең караңгы вакыты гына юлда тоткарлык түгел. Якты кояш һәм ап-ак кар да җәяүлене күрергә комачаулый. Алар якты тап эффектын булдырып, машина йөртүчене дә, җәяүлене дә "күзсез итәләр”. Шулай итеп, юл хәрәкәтендә барлык катнашучылар да игътибарлы булырга тиеш.
  
 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата - аналар җыелышы . Тема: ”Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”

  Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымынннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыз һәр вак...

3 класс “Наркотиктан ничек сакланырга?” (ата-аналар җыелышы)

3 нче сыйныфта “Наркотиктан ничек сакланырга?”  темасына ата-аналар җыелышы....

Ата-аналар җыелышы тематикасы

Ата-аналар җыелышы өчен якынча план...

Ата- аналар җыелышы

Ата- аналар җыелышында куллану өчен анкета һәм анализ....

Презентация: ата- аналар җыелышы

Укучы тормышында аралашуның роле дигән темага ясалган презентация....

Ата-аналар җыелышы. "Укучы тормышында аралашуның роле".

Ата-аналар җыелышында куллану өчен "Укучы тормышында аралашу"  темасына презентация....

ата- аналар җыелышы өчен чыгыш "Сәламәт яшәү серләре", презентация

ата-аналар җыелышында файдалану өчен чыгыш. Бик эчтәлекле тормыш кагыйдәләре бар....