Ата- аналар җыелышы
методическая разработка на тему
Ата- аналар җыелышында куллану өчен анкета һәм анализ.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ata-_analar_zhyelyshy.doc | 68.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Ата- аналар җыелышы
«Укучы тормышында аралашуның роле»
«Бала күргәнен эшләр»
“Бала чакта кергән гадәт гомергә калыр”
“Баланы кыйнап юатма, көйләп юат”
“Баланы эшкә өйрәт,
эшен бетерергә дә өйрәт”
Гаиләдә бала тәрбияләүнең 6 принцибы:
- Баланы кабул итү
- Баланы шәхес буларак тану
- Ата- ана мәхәббәте
- Бала өчен терәк булу
- Җаваплылык тәрбияләү
- Ата- ана авторитеты
Ата- аналар белән әңгәмә
- «Бала белән аралашу» төшенчәсен ничек аңлыйсыз?
- Бер үк вакытта ярату һәм ягымлылык күрсәтеп, баланы җәзаларга мөмкинме?
- Сездә балада җаваплылык һәм үздисциплина тәрбияләүнең серләре бармы?
- Бала тәрбияләүдә сезнең өчен нәрсә мөһимрәк: баланы яратумы, ата- ана бурычын үтәүме?
Ата- аналар өчен анкета
1 | Мин балама үземнең балачагым турында еш сөйлим. | Әйе | Юк |
2 | Без балалар белән бик сирәк уйныйбыз. | Әйе | Юк |
3 | Минем балам миңа яңалыкларын һәрвакыт, ә кайвакыт серләрен дә сөйли. | Әйе | Юк |
4 | Әгәр минем баламның проблемалары була икән, ул мине һичшиксез ярдәмгә чакырачак. | Әйе | Юк |
5 | Баланың кечкенә генә хатасын да игътибарсыз калдырырга ярамый, бу балада оешканлык тәрбияләргә ярдәм итә. | Әйе | Юк |
6 | Без гаилә белән аена кимендә ике тапкыр ял итәргә барабыз. | Әйе | Юк |
7 | Әгәр балалар өй эшләрен эшләгәндә ярдәм сораса, мин һичшиксез булышам. | Әйе | Юк |
8 | Минем баламның бүген нинди китап укыганын мин төгәл беләм. | Әйе | Юк |
9 | Әгәр балам «2», «3» билгесе ала икән, аны җәза көтә. | Әйе | Юк |
10 | Баламны мактарга мин һәрвакыт сәбәп табам. | Әйе | Юк |
11 | Без чын күңелдән сөйләшергә яратабыз. | Әйе | Юк |
12 | Кайвакыт миңа балаларны тиргәү өчен генә вакыт сарыф иткән кебек тоела. | Әйе | Юк |
13 | Мин баламның башыннан еш сыйпыйм һәм кочам | Әйе | Юк |
17 | Мин балалар белән кырыс тонда сөйләшәм | Әйе | Юк |
15 | Балалар белән өй эшләрен әзерләшмәсәм, алар бөтенләй эшләмәячәк. | Әйе | Юк |
16 | Мин баламның хыялын беләм. | Әйе | Юк |
17 | Башка балаларны яки үземне балама үрнәк итеп сөйлим. | Әйе | Юк |
18 | Әгәр бала ачуыннан әйбер бозса, аны җәза көтә. | Әйе | Юк |
19 | Без балам белән китап һәм фильмнар турында сөйләшәбез | Әйе | Юк |
20 | Гаиләдәге проблемалар турында балалар белән сөйләшәбез. | Әйе | Юк |
21 | Әгәр мин авырсам яки арысам, балам минем хәлемә керә һәм булыша. | Әйе | Юк |
22 | Минем балам минем белән ешрак бергә вакыт үткәрергә теләвен белдерә. | Әйе | Юк |
23 | Балам белән аралашу миңа рәхәт. | Әйе | Юк |
Анкеталарны анализлау:
Уңай (позитив) игътибар (Яшел төс өстенлек итсә)
0 дән 5 кә кадәр балл:
Мөгаен сезнең балагызга уңай игътибар җитмидер. Сез эштә дә, өйдә дә буш түгел, ә балагызның аралашасы килә.Истә тотыгыз, игътибарның саны түгел, сыйфаты әһәмиятле. Теләсә нинди эш вакытында да балаларның мәктәптәге проблемалары, үзегезнең балачагыгыз турында сөйләшеп була.
5 тән 10 га кадәр балл:
Мөгаен сезнең балагызга игътибар җитмидер. Уйлап карагыз әле, бәлки сезнең аралашу формаль характердадыр: ашату, эчертү, көндәлеген карау? Ләкин бу гына аз.
10 нан 15 кә кадәр балл:
Мөгаен сезнең балагызга игътибар җитә. Сез үзара ышанычлы аралашу формалаштыргансыз. Балагыз сезнең белән киңәшләшеп яши.
Җитәрлек дәрәҗәдә булмаган игътибар.(Сары төс)
1 дән 4 кә кадәр балл:
Сезнең балагызга игътибар җитә. Бәлки кирәгеннән дә артыграктыр. Аның иреген кысмыйсызмы? Бәлки аның проблемаларын да чишәсездер? Бу очракта баланың социаль үсеше тоткарлана, ул үз- үзенә ышанмаучан булып үсә.
5 тән 9 га кадәр балл:
Балага аралашу җитми. Аның сорауларына игътибарлырак булыгыз. Тормыш- көнкүрештә аннан да ярдәм сорагыз, фикере белән кызыксыныгыз.
9 дан 13 кә кадәр балл:
Бала белән аралашу бик түбән дәрәҗәдә. Балагызны мактарга да, башыннан сыйпарга да һәр буш минутыгызны файдаланыгыз, юкса, аның белән уртак тел табу авыр булачак.
Кире (негатив) игътибар(кызыл төс)
0 дән 2 гә кадәр балл:
Сезнең гаиләдә барсы да яхшы: балагызга игътибар җитәрлек.
2 дән 4 гә кадәр балл:
Сезнең позиция артык кырыс түгелме? Әллә аз аралашасызмы? Ул үенә җәлеп итү өчен кирәкмәгән эшләр дә эшләп ташлый. Юк- барга тиргәмәгез.
4 тән 8 гә кадәр балл:
Сезнең балагыз ачулануларга шултиклем күнеккән, башкача аралашу бары турында оныткан. Үзенә игьтибар җәлеп итү өчен ул сезне чыгырдан чыгара. Үз- үзегезнең бала белән аралашу алымнарын үзгәртегез.
Аны мактагыз. Башыннан сыйпагыз. Сөйләшкәндә гел өйрәтмәгез. Бала күзгә күренеп үзгәрер.
Йомгаклау.
- Җыелыш сезнең өчен файдалы булдымы?
- Бала тәрбияләү- ата- ананың изге бурычы булуы турында ышаныч тудымы?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ата - аналар җыелышы . Тема: ”Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”
Бүгенге көндә һәр гаилә замана агымынннан артта калмас өчен тырыша. Без дә үзебез бала вакытта булмаган мөмкинлекләрне балаларыбызга булдырырга тырышабыз. Безнең тырышлыгыз һәр вак...
3 класс “Наркотиктан ничек сакланырга?” (ата-аналар җыелышы)
3 нче сыйныфта “Наркотиктан ничек сакланырга?” темасына ата-аналар җыелышы....
Ата-аналар җыелышы тематикасы
Ата-аналар җыелышы өчен якынча план...
Презентация: ата- аналар җыелышы
Укучы тормышында аралашуның роле дигән темага ясалган презентация....
Ата-аналар җыелышы. "Укучы тормышында аралашуның роле".
Ата-аналар җыелышында куллану өчен "Укучы тормышында аралашу" темасына презентация....
ата- аналар җыелышы өчен чыгыш "Сәламәт яшәү серләре", презентация
ата-аналар җыелышында файдалану өчен чыгыш. Бик эчтәлекле тормыш кагыйдәләре бар....
Ата-аналар җыелышы беркетмәсе
Ата-аналар җыелышында үткәрелгән тренинг...