"Тэрбияле бала"
статья по теме

Выступление для родительского собрания

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ata-analar_zhyelyshyna_chygysh.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

                          

Ата – аналар җыелышы өчен чыгыш

“Р.Фәхретдиннең “Тәрбияле ана” китабына күзәтү ясау”

                  Укытучы: Мусина Г.М.

                                                                                                 

      Ата – ана... Нинди булырга тиеш соң алар? Балалар күңеленә ата – аналар нинди орлыклар салырга тиеш? Ата – ана балаларына нинди үрнәк күрсәтергә тиеш? Бу сорауга җавап табарлык китаплар, хезмәтләр бүгенге көндә бик күп. Аларны укырга гына кирәк. Мин сезне мәшһүр язучыбыз Ризаэтдин Фәхретдиннең “Тәрбияле ана” китабы белән таныштырмакчы булам.

      Р.Фәхретдин (1859 – 1936) – бөтен гомерен, барлыгын халыкка хезмәт итүгә багышлаган татар галиме. 1897 нче елны Р.Фәхретдиннең “Тәрбияле ана” исемле китабы басылып чыга. Китап зур күләмле түгел. Бу китап зур булмаса да, язучының әйтәсе фикерләре бик күп урнашкан. Китапта язучы ана кешенең бурычларын санап китү белән генә калмаган, ә яхшы булу өчен киңәшләрен дә биргән.

       Бүгенге көндә тормыш авырая бара дияргә яратабыз. Ата – ана эштән кайтып керми, балалар аналарын кичләрен генә күреп алалар. Балаларга тормышны өйрәнергә үрнәк булып торучы кеше яннарында юк. Шуннан соң үзебез үк зарланабыз: нишләп безнең балалар бернәрсә дә белми, нишләп алар тәртипсез булып үсеп җиттеләр? Ә кемнән күреп яхшы булсын соң алар? Алар янында ата – аналар юк бит. Балалар күп вакытларын урамда эшсез үткәрәләр. Кая барырга белмичә ары сугылалар, бире сугылалар. Аптырагач, өйләренә кайтып, компьютер, телевизор карап утыра башлыйлар. Ә телевизорларда нәрсә генә күрсәтмиләр. Балаларга: “Карама, яхшыга өйрәтми бит ул”, - дип әйтүче кеше юк.

        Мәшһүр мәгърифәтчебез бала тәрбияләүне биәектән башларга кирәк дип саный һәм шуңа күрә ана булган хатын – кызны тәрбияләү мәсьәләләренә бик күп игътибар бирә. Р.Фәхретдин “Тәрбияле ана” китабын аналарның бөеклеге белән башлап җибәрә. “Кешеләрне дөньяга китерүче – ана” дип яза. Шул ук вакытта балаларның ничек үсүе – усаллыгы, яхшылыгы, әдәплелеге, әдәпсезлеге, белеме, белемсезлеге – аналардан тора икәнлеген искәртә. Ана кеше нинди булса, бала да шундый була. Тәрбияле аналар – бетмәс вә төкәнмәс хәзинә. Әгәр дә йортта ана кеше тәрбияле икән, мондый йорт бай булып санала. Ә бай булып та, бала тәрбияли белмәгән гаиләләр еш очрый безнең заманда. Баланың ничек булып үсүе байлыкка да, дан – шөһрәткә дә карамый, ә тәрбиядән килә.

   Тәрбияне иң кечкенә вакыттан ук башларга кирәк. Тугач та вакытында уяну, вакытында ашау, вакытында йоклау гадәтләрен өйрәтергә кирәк. Иң сабый вакытта алган тәрбияләр картайганчыга кадәр күңелләрдә саклана. Ашау – эчү белән беррәттән балага калган тәрбияне дә бирергә кирәк.

        Бала анага кайгы китерүдән, анадан куркып, аны хөрмәтләп торырга тиеш. Барлык начарлыклардан аналары саклый белә икәнлекләренә ышанырлар. Ана кешеләр үзенең балалары белән тыныч, тигез тавыш белән сөйләшергә. Аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тиеш. Ана кеше үзенең балаларын кечкенә чактан ук үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәтергә тиеш.

        Тәрбияле аналар балаларына үрнәк. Ана кешеләр үзләре өйрәткәнне үзләре дә төгәл эшләргә тиешләр. Балалары аналарыннан күреп эшли. Ана кеше балаларга ата кешенең юаш булсалар да, иң зур, иң көчле кеше икәнен аңлатырга тиеш. Ә аның өчен кирәк вакытта балаларын аталары белән куркытырлар да.      

      Балалар мәктәпкә барганда ук мәктәпнең нәрсә икәнлеген, анда ничек икәнлеген белеп барырга тиешләр.  Тәрбияле аналар балаларын укытучы белән куркытмаска тиешләр. Уку – ул куркыныч нәрсә  түгел. Җиде яше тулган баланы мәктәпкә җибәрергә тиешләр. Ана кеше балаларга мәктәптән кайткач, булышырга, аңламаган дәресләрен аңлатып җибәрергә тиеш. Балаларның сәламәтлеген дә аналар кайгыртырга тиеш икәнлеген язып калдыра Р.Фәхретдин. Балаларның йокы бүлмәләрен җилләтү, киемнәрен чиста тоту, дөрес итеп киендерү, формадан йөрүгә һәрдаимисләрнә төшереп тору, вакытында йоклату, дөрес итеп тукландыруны да аналар белергә тиеш.

         Мәшһүр мәгърифәтче галимнең игътибарыннан уку – укыту, тәрбия - әхлак мәсьәләләре беркайчан да читтә калмый. Бу эше белән ул гомере буе шөгыльләнә һәм педагогик мәсьәләләренә багышлап 77 китап бастырып калдыра. Алар арасында “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле хатын”, “Гаилә”, “Нәсыйхәт” һәм шуның кебек китаплары бик күп. Бу китапларны укыган кеше үзе дә бик тәрбияле булыр, башкаларга да киңәшен биреп, тугры юлга бастыра алыр дип ышанып каласы килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балықшы мен балық

Әдебиеттік оқуСабақтың тақырыбы: Пушкин А.С. "Балықшы мен балық"(Ертегі)Сабақтың мақсаттары: Сабақтың мақсаты:1.  Ертегі мазмұнын түсіну арқылы идеясын ашуға, өмірімен байланыстыра білуге дағдыла...

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

"Әдепті бала, арлы бала" тәрбие сағаты

Тәрбие сағаттың тақырыбы:  "Әдепті бала, арлы бала" деп аталады. Тәрбие сағатының мақсаты:     а) Оқушыларды  адамгершілікке, қарапайымдылыққа, кішіпейілділікке, әдептілікке,...

Сценарий Пушкинского бала «Я был от балов без ума!»

Занятие построено в форме бала XIX века, что позволяет учителю познакомить учащихся с некоторыми страницами романа А.С.Пушкина «Евгений Онегин», пробудить интерес к творчеству великого русского поэта ...