2 нче сыйныф укучылары өчен математик викторина
методическая разработка по математике (2 класс)
Аннотация: викторинаны дәрестән тыш чараларда, йомгаклау һәм кабатлау дәресендә, математик айлыкта кулланырга мөмкин. Әлеге викторина төркемнәрдә ярыш тибында үтәргә тиеш.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
viktorina.docx | 37.84 КБ |
Предварительный просмотр:
2 нче сыйныф укучылары өчен математик викторина
Аннотация: викторинаны дәрестән тыш чараларда, йомгаклау һәм кабатлау дәресендә, математик айлыкта кулланырга мөмкин. Әлеге викторина төркемнәрдә ярыш тибында үтәргә тиеш.
Максат:
1. Укучыларның иҗади сәләтләрен формалаштыру.
2. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру, логик, фикерләү, игътибарлылык, сөйләм телен үстерү.
3. Коллективизм, җаваплылык хисләре, математикага мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итү
Викторина барышы
1 конкурс “Бездән – сорау, сездән-җавап”
Һәр командага 3 шәр сорау бирелә. Дөрес җавапка 1 балл куела.
1нче командага сораулар:
1. Чаңгы ярышыннан кайткан чаңгычылар ял итәргә туктыйлар. Ашханә янында җирдә 20 чаңгы,ә 20 чаңгы таягы карга батырып куелган. Ничә чаңгычы ярышта катнашкан? Җавап: 10 чаңгычы
2. Бабай, әби, онык, эт, мәче һәм тычкан шалканны тарталар, тарталар һәм тартып чыгаралар. Ничә күз шалканга карап тора? Җавап: 12 күз
3. Дәү әни оныкларына бияләй һәм шарф бәйли. Әгәр дә әби 3 шарф һәм 6 бияләй бәйләгән булса, аның ничә оныгы булган? Җавап:3 онык
2 нче командага сораулар:
1. Ике таякның ничә башы бар? Җавап:4
2. Этнең 2 алгы, 2 арткы тәпиләре бар. 2 тәпие уң якта, 2 тәпие сул якта. Этнең барлыгы ничә тәпие бар? Җавап:4
3. Камилә Мәскәүгә бара. Юлда ул 3 малай очрата. Һәр малайның җилкәсендә капчык, ә капчыкта берәр мәче. Ничә җан иясе Мәскәүгә юл тота? Җавап:1
2 конкурс «Үткен күзле бул »
Командалар фигурада ничә өчпочмак булуын билгеләргә тиеш.
Дөрес җавап өчен 1 балл куела.
Җавап: 7
3 конкурс «Логика- акыл өчен зарядка»
Дөрес җавап өчен 1 балл куела.
1. Кем олырак?
Бертуган Айбулат, Марат, Самат – төрле сыйныфларда белем алалар. Айбулат Мараттан олы түгел, Самат Айбулатка караганда өлкән түгел. Иң кечкенә, уртанчы, өлкән малайның исемен ата.
Җавап: Иң кечкенәсе- Самат, уртанчы малай – Айбулат, өлкән малай- Марат.
2. Дәфтәр ручкага караганда очызрак, ләкин карандашка караганда кыйммәтрәк. Иң арзаны нәрсә?
Җавап:Карандаш
4 конкурс. “Математик эстафета”
Дөрес җавап өчен 1 балл куела.
1нче команда 2 нче команда
40 + 23 = 30 + 57 =
51 + 6 = 42 + 5 =
78 – 5 = 69 – 6 =
90 – 31 = 80 – 21 =
45 + 29 = 64 – 47 =
5 конкурс “Әкияттә кунакта”
Дөрес җавап өчен 1 балл куела.
1) Күпбалалы кәҗәдә ничә кәҗә бәтие булган?? (Җиде)
2) Али бабаның ничә сугышчысы булган? (40)
3) А. С. Пушкинның «Балыкчы һәм балыкчы турында әкият»әкиятендә карт белән карчык диңгез буенда ничә ел яшәгән? (33)
4) Алтын балык карчыкның ничә теләген үтәгән? (4)
5) Золушка балда булганда, сәгать ничә тапкыр суккан?(12)
6) Су кызлары ничә ел яши? («Русалочка " әкияте) (300)
6 конкурс “ 1 минутка”
Командаларга сораулар бирелә. 1 минут эчендә кубрәк сорауларга җавап бирергә кирәк. Дөрес җавап өчен 1 балл куела.
1нче командага:
1. "Математика" сүзендә ничә иҗек бар? (5)
2. Рус алфавитында ничә хәреф бар? (33)
3.Атнада ничә көн? (7)
4.10 дистәле санны ничек атарга? (йөз)
5.Иң зур Икеурынлы Сан нинди? (99)
6.1 метрда ничә сантиметр? (100)
7.7 шәм яна. Аларның 2се Сүнгән. Ничә шәм калган? (2)
8.2 тычканның ничә колагы бар? (4)
9. Өстәлдә 4 груша. Аларның берсен урталай кискәннәр. Өстәлдә ничә груша бар? (4)
10. Өстәл янында 4 почмак. Берсен кисеп алдык. Ничә почмак калган? (5)
11. Күппочмакның барлык яклары озынлыкларының суммасы нәрсә дип атала? (Периметр).
12. 1 Сәгатьтә ничә минут? (60).
2 нче командага:
1."Квадрат" сүзендә ничә сузык аваз бар? (2)
2.Квадратның ничә ягы бар? (4)
3.Иң кечкенә Өчурынлы сан нинди? (100)
4. 18 санында ничә дистә бар? (1)
5. Йомырка 3 минут пешә. 3 йомырканы пешерү өчен күпме вакыт кирәк булыр? (3 мин)
6. 1 дециметрда ничә сантиметр? (10)
7.12 абый бер-берсе артыннан йөриләр, бер-берсен читләтеп үтмиләр! Нинди туганнар алар? (ай)
8. Сез ничә цифр беләсез? (Ун).
9. Иң зур Өчурынлы сан? (999).
10. 1Елда ничә ай? (12)
11. 1 Минутта ничә секунд? (60).
12. 2 сыерда ничә тояк? (8)
7 конкурс. “Без рәссамнар”
Һәр команданың капитаны 5 минутта бары тик геометрик фигураларны гына кулланып мәче яки төлке рәсемен ясарга тиеш.
Биремне вакытка карап бәяләргә кирәк.
1 минут-5 балл
2 минут-4 балл
3 минут – 3 балл
4 минут – 2 балл
5 минут – 1 балл
8 нче конкурс “Ребуслар”
Һәрбер сүз бер балл белән бәяләнә.
1нче командага:
100ем, И100РИЯ, к3ек, 6н, Пи100лет, Сви100к
2 нче командага:
100ек, 5ек, , т10, Кис . , 100янка, По 2 л
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе
Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....
Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме
Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме...
"Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча 2 сыйныф укучылары өчен "Җир-су хайваннары" темасына тест
"Әйләнә-тирә дөнья" фәне буенча 2 сыйныф укучылары өчен тест...
Укудан 2нче сыйныф укучылары өчен тематик план
Рус төркемендә укучы балаларга укыту- тиматик планы...
2 нче сыйныф укучылары язган мәкаләләр
Укучылар иҗаты...
Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.
Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...
2 сыйныф укучылары өчен арадаш аттестация биремнәре.
2 сыйныф укучылары өчен арадаш аттестация биремнәре башлангыч сыйныф укытучылары өчен тәкъдим ителә....