Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | УУГ ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ - танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ - коммуникатив универсаль уку гамәлләре |
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру Максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, хезмәттәшлек итү теләге уяту. | Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. - Рәхмәт, кояш! Таң китердең, Бар дөньяны ялт иттердең. Нурың төште бүлмәбезгә, Җылы, рәхәт һәммәбезгә. - Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Көнне яхшы сүзләр, яхшы кәеф белән башласаң бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез бер-берегезгә елмаюлы караш белән карагыз әле. - Ә мин сезгә һәр яңа көн тынычлык, сәламәтлек һәм бик күп бишлеләр алып килсен дип телим. Шушы кәеф белән дәресебезне башлыйк. |
-Исәнмесез.
-Карыйлар.
-Утыралар. | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую |
II. Актуальләштерү. Максат: дәрестә яңа мәгълүматлар кабул итүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү.
| Телдән исәпләү 1.Әйләнмәле мисаллар чишү.
12-6 13-5 6+7 8+9 63-60 17+3
3+9 20+40 60+3 2. Мәсәләләр чишү. А) Кәрзиндә 9 алма бар. Шушы 9 алманы 3 балага тигез итеп бүлергә кирәк һәм тагын кәрзиндә 3 алма калырга тиеш. Б) Салат ясар өчен 7 кг. кыяр, ә помидорларны 3 кг.га әзрәк алдылар. Помидорны күпме алганнар? В) Чиләктә 12 литр сөт бар. Шуның берникадәр өлешеннән творог ясаганнар һәм чиләктә 7 литр сөт калган. Творог ясар өчен ничә литр сөт тотылган? |
-бер балага кәрзине белән бирәбез
-4 кг. помидор алганнар
-5 литр сөт тотылган | РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
III. Уку мәсьәләсен кую. Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру, яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм белемнәрне үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү | -Нинди үлчәү берәмлекләре беләбез? -Озынлык үлчәү берәмлегенә кайсылары керә? -Авырлык үлчәү берәмлегенә? Таблица белән эш. Үлчәү берәмлекләрен тоташтырабыз. Зурлыклар | Үлчәү берәмлекләре |
Озынлык | Сантиметр Сәгать Метр Дециметр Минут миллиметр |
-Нинди үлчәү берәмлекләре калды? -Алар нәрсә үлчиләр? Бер сүз белән ничек әйтәбез? -Дәреснең темасы ничек аталыр? -Нинди максатлар куябыз? | -озынлык, авырлык (масса)
-мм., см., дм., м. -грамм, кг.
- Сәгать, минут
-Вакыт
-Вакыт үлчәү берәмлекләре - Сәгать һәм минутны таный, аера, күрсәтә белергә | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
IV.Яңа материал өстендә эш. Максат: сәгать һәм минутны аеру, вакытны билгели белү. | 1. Табышмак әйтү. Утырган килеш йөри, Тик торган килеш йөри, Соңа калып та йөри, Очып барганда йөри, Кайчак аны кешеләр, Кулларына да тагып йөри. -Нәрсә була бу? - Сәгать йөри аламы? -Аның нәрсәсе йөри? 2. Сәгать белән таныштыру. (слайд 1) -Аның ничә теле бар? -Алар ничек аталалар? (слайдтан күрсәтү һәм сөйләү) - Сәгать теле ничек хәрәкәт итә? (слайд 2) -Минут теле ничек хәрәкәт итә? (слайд 3) -Шундый ничә сызык бар? Санагыз әле. (слайд 4) -Минут теле бер тулы әйләнеш ясаганда ничек эйтелә? -Кечкенә теле икенче цифрга күчәме? -Димәк, 1 сәгатьтә ничә минут? Тактага язып куела 1 сәгать = 60 минут 3. Физкультминутка. Сораулар бирелә. Әгәр җавап белән килешәсез икән “әйе” була, басып торасыз, килешмәсәгез “юк” була чүгәлисез. 4. Дәреслек белән эш. 1. №8, 35 бит. - Сәгатьләр нинди вакытны күрсәтә?
2. №3, 45 бит (мәсәләне анализлау, тактада схемасын сызып күрсәтү һәм телдән чишү) 5. Сәгать төрләре белән таныштыру. - Сәгатьләр һәрвакыт мондый булмаган, алар төрле булган. Сез нинди сәгатьләр беләсез? Слайд 5, 6, 7, 8,9 -Аларны кайларда очратканыгыз бар? |
- Сәгать -юк -телләре
-3
- Сәгать, минут, секунд.
-Бер цифрдан икенчесенә күчә.
-Бер кечкенә сызыктан икенчесенә күчә. -60
- -Әйе -60 минут
-сигезенче ярты -сигез туларга 15 минут калган -сигез тула 5 минуттан -экскурсиягә 60 минут (1сәг) вакыт киткән.
-кул сәгате, стена сәгате, электрон сәгать | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
IV. Белемнәрне ныгыту. Максат: күнегүләр башкарып, белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру.
| Сәгать моделе белән эш.
| Сәгать моделендә әйтелгән вакытларны күрсәтәләр. | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
V. Белемнәрне мөстәкыйль куллану. Максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру
| Мөстәкыйль рәвештә зурлык үлчәү берәмлекләрен чагыштыруга карточка эшлиләр.
| - Үз җавапларыңны күршеңнеке белән чагыштыр.
| ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү |
VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә. Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү | - Дәрес башында нинди максат куйган идек? - Максатыбызга ирештекме? -Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың? - Синең фикереңчә бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде? - Үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез? | - Сәгать һәм минутны таный, аера, күрсәтә белергә -Эйе
- Сәгатькә карап вакытны әйтә белергә
| ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
VII. Өй эше. Максат: укучыларның белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату, өй эшен дөрес башкару | №5, 31 бит | Өй эшләрен язалар |
|