проектная деятельность
проект по математике на тему
Предварительный просмотр:
«Казан (Идел буе) Федераль университеты» федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе
Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификциясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге
«Федераль белем бирүнең дәүләт стандартлары таләпләре югарылыгында укучыларның уку-эзләнү эшчәнлеген проектлаштыру» программасы буенча тыңлаучыларның проект эше
Проектны эшләде:
Арча районы “Кәче төп гомумбелем мәктәбе”
муниципаль белем бирү учреждениесе
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Мөхәмәтшина Эльмира Госман кызы;
Фәнни җитәкче:
ПМЦПК и ППРО КФУ
мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү бүлегенең
өлкән мөгаллиме
Җамалетдинова Зальфира Исхаковна
Проект яклауга кертелә:
«21» ноября 2014 г.
Казан, 2014
Дәрескә аннотация
Проектта 3 сыйныфта татар теленнән “Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре” темасына дәреснең технологик картасы бирелгән. Технологик карта “Перспективалы башлангыч мәктәп” УМК буенча федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә төзелгән. Технологик карта төзегәндә «Казан (Идел буе) Федераль университеты» федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге тәкъдим иткән структура кулланылды. Дәрес эчтәлеге ФГОС таләпләрен искә алып төзелде. Проектта “Җөмлә” темасы буенча белемнәрне кабатлаганда, әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләрен аерырга һәм җөмлә ахырында тыныш билгеләре куярга өйрәткәндә укучылар эшчәнлегенең төрләре, интерактив тактада эш алымнары, информацион –коммуникатив технологияләр кулланылышы бирелгән. Кушымтада тарату материалы, контроль-бәяләү материалы үрнәге куелган. Проект башлангыч сыйныф укытучыларына файдалы.
Проектның актуальлеге
Дәрес башлангыч белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартларында куелган таләпләрне истә тотып планлаштырылды. “Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы – аның эчтәлеген, алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү” [№1, 13 бит] , ягъни белем алу белән бергә, универсаль уку гамәлләре дә формалаштыру тора. Татар теле дәресләре “белем бирүгә, җәмгыятькә һәм мәдәнияткә мөнәсәбәтле максатны тормышка ашыра: укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру – әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру; укучыларны тел фәненең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү”. Бу максатка түбәндәге гамәли бурычларны уңышлы хәл иткәндә ирешеп була: “балаларның сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен һәм иҗади хыялын үстерү, ана телендә аралашу максатына, бурычларына, шартларына туры килгән тел чаралары сайлый белергә, уй-фикерләрен төгәл белдерергә һәм әңгәмәдәше әйткәнне тәңгәл аңларга күнектерү” [№1, 14 бит]. Шушы макчат һәм бурычларны тормышка ашыру барышында башлангыч сыйныф укытучылары “Перспективалы башлангыч мәктәп” УМК белән укытканда методик материал җитеп бетмәү сәбәпле, кыенлыкларга очрыйлар. Югарыда язылганнардан чыгып, әлеге проект актуаль дип санала. “Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре” темасын үзләштергәндә 3 сыйныф укучылары да аерым кыенлыкларга дучар булалар. Төгәлрәк әйтсәк, алар әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләрен бутыйлар. Язганда тыныш билгеләрен дөрес куймылар, бигрәк тә өндәү җөмләләр белән боерык җөмләләрне бутыйлар. Дәрес “фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлылык һәм активлык, укучыларга аерым якын килү, күрсәтмәлелек, системалылык, аралашу, ситуатив-тематик, дифференциацияләү һәм психологик принципларга таянып эшләүне күз алдында тота”[2, 3 - 4 битләр]. Укыту процессы эшчәнлекле укытуга (системно-деятельностный подход) нигезләнгән, ягъни “эшчәнлек аша укыту”га. Дәрес укытучы –укучы, укучы –укучы үзара бәйләнешендә бара. Бу бәйләнеш, үз чиратында, татар телен өйрәнүгә кызыксыну, үз мөмкинлекләреңне күрсәтергә омтылу, уку процессында актив катнашучы булу, үз фикереңне курыкмыйча әйтергә өйрәтә.
Проктның максаты: 3 сыйныфта татар теленнән «Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре» темасына дәреснең технологик картасын төзү һәм кулану.
Проектның бурычлары:
- татар теле дәресләренә технологик карта төзегәндә ФГОС таләпләрендә эшлекле якын килү принцибын кулланырга өйрәнү; (изучить требования ФГОС к разработке технологической карты урока тат.яз. на основе принципа системно-деятельностного подхода);
- 3 сыйныфта татар теленнән «Перспективалы башлангыч мәктәп» УМК караган «Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре» дәресенең технологик картасы эчтәлеген һәм структурасын ачыклау (определить структуру и содержание технологической карты урока тат.яз. по теме «Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре» в рамках УМК «Перспективная начальная школа»;)
- «Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре» темасы буенча дәрескә дидактик материал әзерләү (разработать систему дидактического обеспечения урока по теме «Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре» включающая в себя презентацию, раздаточный материал);
- «Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре» темасына УУГ бәяләү өчен контроль-бәяләү материалын эшләү (разработать контрольно-измерительный материал для оценки планируемых результатов обучения по теме ) ;
- Гомуми белем бирү мәктәбе шартларында дәрес үткәрү һәм аның эффекттлылыгын бәяләү (провести урок в условиях общеобразовательной школы и оценить его эффективность для формирования представлений обучающихся о видах предлоңений по интонации и цели высказывания, развитие УУД.)
Татар теленнән “Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре” темасына дәреснең
технологик картасы
Максат. Җөмлә турында белемнәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.
Бурычлар:
дидактик:
- җөмлә турында белемнәрне тирәнәйтү, әйтү максаты һәм интонация буенча җөмлә төрләрен өйрәтү өчен җирлек тудыру;
үстереш:
- логик фикер йөртүне, җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәләрен, грамоталы язу, дөрес интонация белән уку күнекмәсен, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү; логик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендә эшне дәвам итү;
тәрбияви:
- туган телгә мәхәббәт, үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, дикъкатьлелек, туган як табигатен ярату, күзәтүчәнлек тәрбияләү өчен шартлар тудыру;
сәламәтлекне саклау:
- эшчәнлекнең төрле төрләрен һәм актив ял итүне, ИКТ кулланып, сыйныфта комфортлы һәм ышанычлы атмосфера тудырып укучыларның сәламәтлекләрен саклау.
Дәрес тибы. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр.
Предмет нәтиҗәләре: сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты һәм интонациясе буенча төрләрен аеру, җөмлә ахырында тыныш билгесен кую, дөрес куллану.
Танып белү: танып-белү максатын кую, логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү, синтез-анализ, чагыштыру алымнарын
файдалану, модельләштерү.
Шәхси: үзбилгеләмә (самоопределение) - үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу, үз фикереңне әйтә белү.
Регулятив: белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, планлаштыру, үз эшләрен бәяли белү.
Коммуникатив: информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү.
Төп төшенчәләр: Җөмлә, әйтү максаты буенча җөмлә төрләре, хикәя җөмлә, сорау җөмлә, өндәү (боеру) җөмлә, тойгылы җөмлә, сөйләм, интонация, хәбәр итүне белдерү, хис белән хәбәр итүне белдерү, белергә теләп әйтелү.
Методлар: өлешчә эзләнүле, аңлатмалы-иллюстратив, сингапурча укыту алымнары (эй ар гард, сималтинус релли тэйбл)
Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья
Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, парларда, индивидуаль, төркемнәрдә.
Контроль: укытучы контроле, үзара , үзконтроль.
Чыганаклар : Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәктә. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013;
Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Мөстәкыйль эш дәфтәре. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013;
Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Методик кулланма Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфында эшләүче укытучылар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013;
Мультимедиа проекторы, интерактив такта, компьютер, презентация, кагыйдәләр өчен сүзләр язылган 3 конверт, индивидуаль биремле карточкалар, тест сораулары.
Йомгаклау.
- Әлеге технологик карта укыту процессын оптимальләштерергә ярдәм итә. Дәрестә интерактив тактада эшләү, дидактик матеиаллар, җөмллә чикләрен билгеләү һәм тыныш билгеләре кую кебек эш төрләре, сингапур укыту системасы алымнары кулланып укучыларда ТБУУГ(үз сөйләмеңне төзү, логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү), ТУУГ (кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу, прогнозлау (алдан фаразлау), үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү), КУУГ(фикерне әйтә белү күршең белән хезмәттәшлек итү, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, башкаларны тыңлый, аңлый белү); ШУУГ (үз уңышларың/ уңышсызлыкларың турында фикер йөртү, үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү) формалаштыру өчен җирлек тудыра. Өй эше укучыларга индивидуаль якын килеп 3 дәрәҗәдә бирелә.
- Проектны башлангыч сыйныф укытучыларына татар теленнән “Җөмлә. Әйтү максаты һәм интонациясе буенча җөмлә төрләре” темасын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин; укытучыларның белемнәрен күтәрү курсларында мастер класслар уздыру өчен кулланырга тәкъдим ителә.
Кулланылган әдәбият:
- Татар теле һәм әдәбяты. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен, 1-11 ссыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Үрнәк программалар. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011
- Э л е к т р о н Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа. 1-4 сыйныфлар. Төзүче-авторлары: Ч. М. Харисова, И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина. Казан, 2011
- Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәктә. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013
- Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Мөстәкыйль эш дәфтәре. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013
- Мияссарова И. Х., Фәйзрахманова. Татар теле Методик кулланма Татар теле татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныфында эшләүче укытучылар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013
Кушымта
Уңышларыбыз | ||||
Число 21.11.2014 | №1, исеме | №2, исеме | №3, исеме | №4, исеме |
Миңа бу дәрестә ошады... | ||||
Миңа бу дәрестә авыр булды... | ||||
Мин бу дәрестә аңладым... | ||||
Мин үземнән... | 1.Канәгать 2.Канәгать түгел 3.Бик үк канәгать түгел | 1.Канәгать 2.Канәгать түгел 3.Бик үк канәгать түгел | 1.Канәгать 2.Канәгать түгел 3.Бик үк канәгать түгел | 1.Канәгать 2.Канәгать түгел 3.Бик үк канәгать түгел |
ЭЙ АР ГАЙД | Исемегез_____________ _____________________ | Фамилиягез__________ _____________________ |
Сул багана | Уң багана | |
Әйе “+”, Юк “-“ | Кагыйдәләр | Әйе “+”, Юк “-“ |
Җөмлә сүзләрдән тора | ||
Җөмлә тәмамланган уйны белдерә | ||
Җөмлә сүзне белдерә | ||
Җөмләдә сүзләр ничек теләсәң, шулай урнаша | ||
Әйтү максаты буенча җөмләләр 3 төрле була | ||
Җөмләдә сүзләр бер-берсенә бәйләнгән | ||
Интонациясе буенча җөмләләр 2 төрле була | ||
Җөмлә ахырында һәрвакыт нокта куела | ||
Җөмлә ахырында өтер куелырга мөмкин | ||
Җөмлә ахырында , сорау куелырга мөмкин | ||
Яз. – Бу җөмлә | ||
Нинди күңелле! – Бу сорау җөмлә |
Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул | Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул |
Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул | Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул |
Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул | Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул |
Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул | Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул |
Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул | Без ял көне урманга киттек их, ямьле дә соң язгы урман нинди тавыш килә анда сыерчык үзенең моңлы җырын суза икән ничек матур җырлый икән ул |
Предварительный просмотр:
Кәче төп гомуми белем мәктәбе
1 класс
Математика
Компьютерлаштырылган
сәяхәт- уен дәрес планы.
Укытучы: Мөхәмәтшина Э.Г
Тема: Ныгыту өчен күнегүләр.
Максат: Өйрәнелгәннәрне ныгыту, актуальләштерү.
1 дән 10 га кадәрге саннарны кушу һәм алу
күнекмәләрен ныгыту.
Мәсьәлә төзү һәм чишү, саннарны чагыштыру,
матур язу күнекмәләрен үстерү.
Математика фәненә , табигатькә мәхәббәт
һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Материал: М. И. Моро “Математика” 1 кисәк
Җиһазлау: Санау материаллары, карточкалар( груп-
паларга бүленеп),компьютер,мультипроектор.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
Исәнләшү.
II.Телдән исәпләү.
Әкиятләр иленә сәяхәт.
Мультипроектордан күрсәтү.
- “Күршеңне тап” уены.
- “Белмәмешкә ярдәм ит “ уены.
6+3=10 8-3=5 0+3=3
7+2=9 9-2=6 1+0=10
Белмәмеш дөрес чишмәгән мисалларны төзәтү.
3.Мәсьәләләр чишү.
N 2
00000
000
5+3=8
Җавап:8китап
Физкультминут.
N 3
Карточкаларга язылган мәсьәләне чишү.
7-2=5
Җавап: 5чәчәк.
III.Гамәлләр эшләү.
Буратино 2группага бүлеп мисаллар алып килгән.
(Балалар мисалларны сайлап алалар.)
Физкультминут.
2.Саннарны чагыштыру.
4*5 0*10 6*7 8*10 3*2 1* 10
IV.Зирәклеккә мәсьәлә чишү.
V. Дәрескә йомгак.
- Кайсы әкият героеның эше авыр булды?
- Бигрәк тә сезгә кайсы эш ошады?
- Бу дәрестә сезнең ролегез нинди?
Кәче төп гомуми белем мәктәбе
3класс
Компьютерлаштырылган класстан тыш уку
дәресе.
Укытучы:Мөхәмәтшина Э.Г.
Тема:
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай.
Максат:1. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыскача мәгълүмат бирү.
Шигырьләрен уку. Җырларын тыңлау.
2. Бәйләнешле сөйләм телен, матур язу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.
3. Туган телебезгә, шагыйрьнең иҗатына,
туган илгә, туган җиргә, хезмәткә, табигатькә,
кошларга карата мәхәббәт тәрбияләү.
Әдәбият:Р.Г.Вәлитова , С.Г.Вагыйзов “Әлифба”
К. 1994 ел 96-97 битләр “Габдулла Тукай”
1-2-3 томнар К. 1985 ел.
Г.Тукай “Шүрәле”; “Су анасы”;”Сарык белән кәҗә”. К. 1985 ел. “Мәгариф” 1996 ел.
Җиһазлау:портрет, таблица “Тукай - балалар шагыйре”; плакатлар, китаплар, альбомнар; карточкалар,компьютер.
Дәрес планы.
1.Оештыру өлеше.
1.- Исәнмесез балалар!
- Исәнмесез-саумысез!
- Хәерле иртә балалар!
- Имин үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек?
- Кояшлы иртә кебек.
- Мәктәпкә нигә килдек?
- Тукай телен, анам телен өйрәнергә дип килдек.
2. Кизү укучынының отчеты.
II.Актуальләштерү.
- Укучылар, кемнеңдер аяк тавышлары ишетелә.
Кем икән ул?
(Кулына балта тоткан, Былтыр кыяфәтендә бер
малай кереп килә.)
- Үләм, үләм арыдым, тәмам хәлем бетте.
- Нәрсә булды Раиль?
- Әнә, теге Шүрәле дигәннәре арттан калмый гына. Артымнан куа-куа монда кадәр килеп җитте.
- Борчылма Раиль, без сиңа ярдәм итәрбез.
(Шүрәле йөгереп керә)
- Тотам , тотам , барыбер миннән котыла
алмассың.
- Бәлки Шүрәленең кети-кети уйныйсы килә тор -
гандыр.
- Кети-кети уйнаулар артта калды. Менә минем
биремнәремә җавап бирә алмаса , үзем белән кара
урманга алып китәм мин аны.
- Балалар, әйдәгез Раилгә булышыйк әле, Раилебезне
Шурәлегә биреп җибәриик. Ярдәм итәбезме ?
- Әйе .
- Яле Шүрәле , нинди биремнәр ул?
(Шүрәле биремнәрен үтәү)
I .
1) Бу юллар кайсы әкияттән алынган?
Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба.
Ах харап эш ! - Су анасы да минем арттан чаба .
Кычкырадыр : « Качма! Качма!
Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны, ул бит
минем алтын тарак!»
(«Су анасы»)
2)Борын заман бер ир белән
хатын торган
Тормышлары шактый фәкыйрь булган,
Асраганнар бер кәҗә берлә бер сарык -
Болар булган берсеннән дә берсе арык.
(«Кәҗә белән сарык»)
II . Икенче биремне үтәп карагыз. Туган тел җырын
җырларга. (Бергәләп җырны җырлаү)
- Я, Шүрәле биремнәренне үтәдек. Хәзер нәрсә
әйтәсен инде .
- Сез бик белемле балалар икән, бик ошадыгызмиңа.
Сезнең яныгызда гына калырга рөхсәт итегез.
- Рөхсәт итикме балалар ?
- Әйе.
III. Яңа дәрес материалы өстедә эш.
1. - Укучылар бу нинди конверт икән ?
Ягез ачып карыйк әле.
(Укытучы күрсәтмәдән укый)
- Исәнмесез, хәерле кон
Нәниләрем, берләрем
Инде сезгә әйтәмен мин
Бу дәреснен серләрен.
Буген дәресебез дуслар
Булыр Тукай хакында
Шигырләрен өйрәнегез
Көен тоңлагыз җырда.
Ана телен һич онытмыйк
Кирәк чакта сөйләгез,
Тукаебыз гафу итмәс
Җырларын да көйләгез.
- Менә бит укучылар, бик хикмәтле конверт булып чыкты
бит әле бу. Кемнән икән бу?
- Сыерчыктан . Укучылар, бу бит безнең тәрәзә төбендә
сайраучы кошыбыз. Күрәсез, бу дәрестә без сезнен белән
соекле шагыйребез Габдулла Тукай турында сойләшәбез
икән. Шурәле килүе дә очраклы хәл түгелдер шулай бит.
2. а) Яраткан шагыйребез Г. Тукай тормышын кыскача
сөйләп китү.
б) китаплар күргәзмәсе оештыру.
в) альбомнар карау.
г) шигырьләрен уку.
- Нинди шигырьләрен беләсез?
1) “Бала белән Күбәләк” шигырен уку.
2) “Кызыклы шәкерт” шигырен яттан сөйләү.
Физкультминут
“Песи” уены формасында
3. Дәреслек белән эш.
1) “Туган авыл” шигырен уку
а) укучынын яраткан сөйләве
б) җырлау
в) эчтән уку
г) кычкырып уку
Карточкалар белән эш
1) Тиешле хәрефләрне кую
2) Шигырьне тикшерү
3) Эчтән уку
4) Кычкырып уку
Физкультминут “Яңгыр”.
5. Дәфтәрләрдә эш.
а) тикшерелгән сүзләрне күчереп язу, хәрефләр астына сызу.
б) телдән җөмләләр төзү
6. “Карлыгач” шигырен тынлау (магнитофон тасмасында).
7. “Бишек җырын” тынлау.(видеоязмада)
IV. Йомгаклау.
1. Дәрескә нәтиҗә ясау.
- Нәрсә белдек ?
- Нинди эш сезгә күбрәк ошады?
- Тагын нәрсәләр эшләр идегез ?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Современные образовательные технологии: проектная деятельность. Проектный метод в школьном образовании
Эта статья включает в себя историю проектной деятельности, организацию проектной деятельности на практике. В приложении можно найти проект по информатике....
Проектная деятельность и проектные задачи в начальной школе.
Выступление на семинаре с опорой на презентацию....
Методические рекомендации по подведению итогов проектной деятельности и представлению итогов проектной деятельности ученическому и педагогическому сообществу
Метод проектов создает условия для стимулирования интеллектуальной, поисковой и коммуникативной активности, осознанной, значимой деятельности учащихся и, как следствие, у ребен...
Проектная деятельность в начальной школе в рамках реализации ФГОС. Общие рекомендации к урокам, содержащим проектную деятельность.
В настоящее время процесс обучения все больше связывают с деятельностным подходом к освоению детьми новых зданий. Одной из разновидностей такого подхода является проектная деятельность....
Проектная деятельность в начальной школе. Преемственность в проектной деятельности. Первый проект в пятом классе
В статье раскрывается суть метода проектов, обосновывается его применение в практике начальной школы и раскрывается преемственность в проектной деятельности на примере первого проекта в 5 классе....
«Организация проектно-исследовательской деятельности младших школьников»: Проектная деятельность учащихся
laquo;Организация проектно-исследовательской деятельности младших школьников»: Проектная деятельность учащихся...
Выступление на ГМО по теме: "О проектной деятельности учащихся в рамках проектной деятельности по предмету Окружающий мир"
Цель проектной деятельности может быть достигнута: - через проживание детьми ситуации успеха не на словах, а на деле, через чувство собственной значимости, успешности, способности преодолевать различн...